Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Эшчәнлегебез тыелса да, Йәһвәгә хезмәт итегез

Эшчәнлегебез тыелса да, Йәһвәгә хезмәт итегез

«Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (РӘС. 4:19, 20).

122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Ни өчен хөкүмәт тарафыннан тыелу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2018 елда 223 000 нән артык вәгазьче эшчәнлегебез чикләнгән я тыелган территориядә яшәгән. Бу безне гаҗәпләндерми, чөнки, үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, пәйгамбәрлекләр буенча, мәсихчеләр эзәрлекләүләргә дучар булырга тиеш (2 Тим. 3:12). Нинди генә илдә яшәсәк тә, хөкүмәт хезмәтебезне кинәт тыярга мөмкин.

2 Хөкүмәт сез яшәгән җирдә оешмабызны тыйса, сезнең мондый сораулар туа ала: «Әллә без Аллаһы хуплавын югалттыкмы? Хөкүмәт карары хезмәтебезне туктата алырмы? Бәлки, башка илгә күченергәдер?» Бу мәкаләдә без шушы сорауларга кагылырбыз. Без тыелу вакытында хезмәтне ничек дәвам итәргә һәм нәрсәдән качарга кирәклеген белербез.

ӘЛЛӘ БЕЗ АЛЛАҺЫНЫҢ ХУПЛАВЫН ЮГАЛТТЫКМЫ?

3. 2 Көринтлеләргә 11:23—27 буенча, рәсүл Паул нинди эзәрлекләүләр кичергән һәм Паул очрагы безне нәрсәгә өйрәтә?

3 Хөкүмәт эшчәнлегебезне тыйган чакта кемдер Аллаһы безне бүтән хупламый дигән ялгыш нәтиҗәгә килергә мөмкин. Әмма андый фикер йөртү дөрес булмас иде. Рәсүл Паулны исебезгә төшерик. Ул Мәсихче Грек Язмаларының 14 хатын язган һәм башка халыклар рәсүле буларак хезмәт иткән. Һичшиксез, Аллаһы бу тугры хезмәтчене хуплаган. Шулай да ул каты эзәрлекләүләр кичергән. (2 Көринтлеләргә 11:23—27 укы.) Паул очрагыннан күренгәнчә, кайвакыт Йәһвә үз хезмәтчеләренең эзәрлекләүләргә дучар булуларына юл куя.

4. Ни өчен дөнья безне нәфрәт итә?

4 Гайсә без эзәрлекләүләргә гаҗәпләнергә тиеш түгел дип әйткән. Аның сүзләре буенча, кешеләр безне без дөньядан булмаганга нәфрәт итәр (Яхъя 15:18, 19). Эзәрлекләүләр Йәһвәнең фатихасын югалтканыбызны һич тә аңлатмый. Киресенчә, бу безнең дөрес юлдан баруыбызны раслый!

ДОШМАННАР ЭШЧӘНЛЕГЕБЕЗНЕ ТУКТАТА АЛЫРМЫ?

5. Кешеләр Йәһвә эшен туктата аламы? Аңлатыгыз.

5 Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә белән чагыштырганда, кешеләр көчсез, шуңа күрә алар Аллаһы эшен туктата алмый. Күп кенә илләр һәм хөкүмәтләр моны эшләргә маташкан, ләкин уңышка ирешмәгән. Мисал итеп Аллаһы халкы Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кичергән авырлыкларны алыйк. Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген Германиядәге нацистлар партиясе генә түгел, ә шулай ук Австралия, Канада һәм башка илләр хөкүмәтләре дә тыйган. Әмма менә нәрсә игътибарга лаек: 1939 елда — сугыш башланган елда — бөтен дөньяда 72 475 вәгазьче хезмәт иткән, ә сугышның ахырына — 1945 елда,— отчетлар буенча, җирдә 156 299 вәгазьче хезмәт иткән. Шулай итеп, Йәһвәнең фатихасы белән вәгазьчеләрнең саны икеләтә арткан!

6. Эзәрлекләүләр нинди уңай нәтиҗәләргә китерә ала? Мисаллар китерегез.

6 Эзәрлекләүчеләр безне куркытырга тырышса да, еш кына аларның басымы безне хәтта күбрәк хезмәт итәргә дәртләндерә. Эшчәнлегебез тыелган илдә яшәгән бер ирле-хатынлы парның мисалына күз салыйк. Аларның кечкенә уллары бар. Куркуга бирелер урынына, бу пар пионер хезмәтен башлаган. Моның өчен апа-кардәшебез акчалы эшен калдырган. Иренең сүзләре буенча, оешмабыз тыелгач, күп кенә кешеләр Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге белән күбрәк кызыксына башлаган. Нәтиҗәдә, бу абый-кардәш күбрәк өйрәнүләр башлый алган. Тыюның башка уңай ягы да бар. Шул ук илдә хезмәт итүче бер өлкән сүзләре буенча, күп кенә актив булмаган кардәшләр хәзер җыелыш очрашуларына йөри һәм вәгазьли.

7. а) Левилеләр 26:36, 37 дән күренгәнчә, без нинди караштан качарга тиеш? ә) Эшчәнлегебез тыелса, сез нәрсә эшләрсез?

7 Безне тыюдан тыш, каршы килүчеләр безнең турында ялган таратырга, тентүләр үткәрергә, безне судтан судка йөртергә я хәтта төрмәгә утыртырга мөмкин. Безне эзәрлекләгәндә, дошманнар без курку аркасында гыйбадәт кылуыбызны калдырырбыз дип өметләнә. Аларның фикеренчә, кардәшләребезнең кайберләрен төрмәгә утыртсаң, бу безне куркытыр. Әмма аларның янауларына бирешмик. Югыйсә үз-үзебезне «тыюыбыз» бар. Безнең Левилеләр 26:36, 37 дә (укы) искә алынган кешеләргә охшаш буласыбыз килми. Шуңа күрә хезмәтебездән туктамыйк һәм аны киметмик. Йәһвәгә тулысынча таяныйк һәм паникага бирелмик (Ишаг. 28:16). Без Йәһвәгә дога кылырга һәм аның җитәкчелеге буенча эш итәргә тәвәккәл. Аллаһы безгә ярдәм итә икән, хәтта иң куәтле идарәчеләр дә безне Аллаһыдан баш тартырга мәҗбүр итә алмаячак (Евр. 13:6).

БАШКА ИЛГӘ КҮЧЕНЕРГӘМЕ?

8, 9. а) Һәрбер мәсихче я гаилә башы нинди карар алдында тора? ә) Кардәшкә акыллы карар кабул итәргә нәрсә булышыр?

8 Хөкүмәт сезнең илегездә Йәһвә Шаһитләрен тыйса, бәлки, сез башка илгә күченү турында уйланырсыз. Бу шәхси карар, һәм аны сезнең өчен беркем дә кабул итә алмый. Кайбер имандашларыбыз беренче гасырдагы мәсихчеләрнең нәрсә эшләгәннәрен тикшерергә булыр. Дошманнар Стифәнне ташлар атып үтергәч, Иерусалимдагы кардәшләр бөтен Яһүдия һәм Самария буйлап таралган. Мәсихчеләр, каты эзәрлекләүләрдән качып, хәтта Финикия, Кипр һәм Антиохка кадәр барып җиткән (Мат. 10:23; Рәс. 8:1; 11:19). Ә кемдер күбрәк рәсүл Паулның мисалына игътибарын туплар. Ул, эзәрлекләүләргә дучар булгач, беркая да күченмичә, вәгазь эшен шул территориядә дәвам итәргә карар иткән. Яхшы хәбәрне таратырга һәм каты эзәрлекләүләрдән интеккән кардәшләрне ныгытырга теләгәнгә, Паул хәтта үз иминлеген куркыныч астына куярга әзер булган (Рәс. 14:19—23).

9 Бу хәбәрләрдән нәрсәгә өйрәнеп була? Һәрбер гаилә башы күченү мәсьәләсе буенча шәхси карар кабул итәргә тиеш. Моның алдыннан ул дога кылыр, үз гаиләсенең ихтыяҗларын исәпкә алыр һәм күченүнең уңай һәм тискәре яклары турында уйланыр. Һәрбер мәсихче «үз йөген үзе йөртәчәк» (Гәл. 6:5). Башкаларны кабул иткән карарлары өчен хөкем итмик.

ТЫЕЛУ ВАКЫТЫНДА ХЕЗМӘТНЕ НИЧЕК ДӘВАМ ИТӘРГӘ?

10. Филиал белән өлкәннәр сезгә нинди җитәкчелек бирер?

10 Эшчәнлегебез тыелгач, Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам итәргә нәрсә булышыр? Филиал җыелыш өлкәннәренә күрсәтмәләр һәм гамәли киңәшләр бирер: рухи ризыкны кайдан алырга, очрашуларны ничек оештырырга һәм ничек вәгазьләргә икәнен аңлатыр. Филиалның өлкәннәр белән бәйләнеше югалса да, өлкәннәр сезгә алга таба ярдәм итеп торыр һәм сезне рухи яктан ныгытыр. Алар сезгә, Изге Язмаларга һәм басмаларыбызга нигезләнеп, җитәкчелек бирер (Мат. 28:19, 20; Рәс. 5:29; Евр. 10:24, 25).

11. Ни өчен без рухи ризыксыз калмаячагыбызга ышана алабыз һәм, үзебездә рухи ризык һәрвакыт булсын өчен, нәрсә эшләп була?

11 Йәһвә үз хезмәтчеләренә, рухи яктан ач булмассыз, дип вәгъдә иткән (Ишаг. 65:13, 14; Лүк 12:42—44). Шуңа күрә һич шикләнмәгез: Йәһвәнең оешмасы, сезгә рухилыгыгызны сакларга булышыр өчен, мөмкин булганның барысын эшләр. Әмма сездән дә билгеле бер адымнар көтелә. Илегездә эшчәнлегебез тыелган булса, Изге Язмаларны һәм басмаларны яшерен урынга качырыгыз. Рухи ризыкны — бастырылган басма булсынмы бу яки электрон форматтагы берәр басмамы — башка кеше таба алмаган урында тотыгыз. Без, рухи яктан нык булып калыр өчен, кулыбыздан килгәннең барысын эшләргә тиеш.

Йәһвәнең ярдәме белән без, куркуга бирелмичә, очрашуларыбызны калдырмабыз (12 нче абзацны кара.) *

12. Җыелыш очрашуларын оештырганда, өлкәннәр ничек эш итәр?

12 Ә җыелыш очрашулары турында нәрсә әйтеп була? Өлкәннәр очрашулар дошманнарның игътибарын җәлеп итмәслек итеп үтсен өчен кайгыртыр. Алар очрашуларны кечкенә төркемнәрдә үткәрергә карар итә ала. Өстәвенә, алар очрашуларның үткәрелү вакытын һәм урынын еш үзгәртергә мөмкин. Җыелышка килгәндә я аннан киткәндә кычкырып сөйләшмәсәгез, сез җыелышның иминлеге турында кайгыртуыгызны күрсәтерсез. Бәлки, сез җыелыш очрашуларына игътибар җәлеп итми торган кием киеп килергә булырсыз.

Хөкүмәт оешмабызны тыйса да, без вәгазьләвебезне дәвам итәрбез (13 нче абзацны кара.) *

13. Советлар Союзында хезмәт иткән кардәшләр безгә нинди үрнәк калдырган?

13 Вәгазь эше турында әйткәндә, шартлар аерылып торырга мөмкин. Әмма, Йәһвәне яратканга һәм башкаларга Патшалык турында сөйләргә теләгәнгә, без вәгазьләр өчен мөмкинлекләр табарбыз (Лүк 8:1; Рәс. 4:29). Тарихчы Эмили Бэран Йәһвә Шаһитләренең Советлар Союзында алып барган вәгазь эше турында болай дип яза: «Хөкүмәт шул кешеләргә үз дини карашларын таратмаска кушкач, тегеләр үз күршеләренә, хезмәттәшләренә һәм дусларына вәгазьләгән. Моның аркасында аларны эш лагерьларына җибәргәннәр, әмма анда да бу Йәһвә Шаһитләре тоткыннарга вәгазьләгән». Шулай итеп, Советлар Союзында эшчәнлегебез тыелган булса да, кардәшләребез вәгазьләүдән туктамаган. Сезнең территориядә дә вәгазь эшен тыйсалар, бу кардәшләрдән үрнәк алырга тәвәккәл булыгыз!

НӘРСӘДӘН КАЧАРГА КИРӘК?

Дәшмәү вакыты да бар икәнен онытмыйк (14 нче абзацны кара.) *

14. Зәбур 39:1 безне нинди ялгыш адымнан кисәтә?

14 Башкаларга нинди мәгълүмат бирүегезгә игътибарлы булыгыз. Эшчәнлегебез тыелган вакытта «дәшми тору вакыты бар» икәнен истә тоту үтә мөһим (Вәг. 3:7). Безгә конфиденциаль мәгълүматны, мәсәлән кардәшләрнең исемнәрен, җыелу урыннарыбыз, ничек хезмәт итүебез һәм рухи ризыкны кайдан алуыбыз турындагы мәгълүматны, сер итеп тота белергә кирәк. Без хакимият кешеләренә бу мәгълүматны бирмибез һәм хәтта безнең илебездә я башка илләрдә яшәгән дусларыбызга һәм туганнарыбызга, алар кардәшләр булса да, моның турында сөйләмибез. Югыйсә кардәшләрнең иминлекләрен куркыныч астына куюыбыз бар. (Зәбур 39:1 укы.)

15. Шайтан безнең алдыбызда нинди тозак куя һәм шуңа күрә безгә нәрсә эшләргә кирәк?

15 Аңлашылмаучанлыклар бердәмлегегезне җимермәсен. Шайтан үз-үзендә бүленгән гаилә таркалачак икәнен белә (Марк 3:24, 25). Шуңа күрә ул арабызда бүленешләр тудырырга тырыша һәм без, аның белән көрәшер урынына, бер-беребез белән көрәшербез дип өметләнә.

16. Гертруд Пётцингер безгә нинди үрнәк калдырган?

16 Хәтта җитлеккән мәсихчеләргә, бу тозакка эләкмәс өчен, сак булырга кирәк. Гертруд Пётцингер һәм Эльфриде Лёр исемле майланган апа-кардәшләрнең мисалларына игътибар итик. Алар башка апа-кардәшләр белән бергә нацистлар концлагерена җибәрелгән булган. Гертруд, Эльфриденең дәртләндергеч нотыклар сөйләгәнен күреп, аңардан көнләшә башлаган. Соңрак Гертруд үз проблемасын аңлаган һәм Йәһвәдән ярдәм сорый башлаган. Гертруд болай дип язган: «Башкалар бездән сәләтлерәк булса я аларның күбрәк җаваплылыгы булса, без моңа дөрес караш сакларга тиеш». Бу апа-кардәш үзенең хисләрен ничек җиңгән? Гертруд үз игътибарын Эльфриденең яхшы сыйфатларына туплый башлаган. Бу аңа Эльфриде белән мөнәсәбәтләрен торгызырга ярдәм иткән. Икесе дә концлагерьдан чыккан һәм, җирдәге тормыш юлларын тәмамлаганчы, Йәһвәгә тугры булып калган. Кардәшләр белән туган проблемаларны чишәргә тырышсак, бернәрсә дә бердәмлегебезне җимерә алмас (Көл. 3:13, 14).

17. Ни өчен безгә бирелгән җитәкчелекне һәрвакыт төгәл үтәргә кирәк?

17 Үз-үзегезгә таянмагыз. Җаваплы кардәшләр аша бирелгән җитәкчелек буенча эш итсәк, без күп кенә проблемалардан качарбыз (1 Пет. 5:5). Мәсәлән, эшчәнлегебез тыелган бер илдә җаваплы абый-кардәшләр бастырылган басмаларны бүтән таратмаска күрсәтмә биргән. Әмма бер пионер бу җитәкчелеккә буйсынмаган һәм басмаларны таратуын дәвам иткән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Бер тапкыр бу абый-кардәш башка кардәшләр белән вәгазьләгәннән соң, аларны полиция тоткан һәм алардан сорау алган. Күрәсең, хакимият кешеләре шул кардәшләр артыннан йөргән һәм бу кардәшләр тараткан басмаларны җыеп чыккан. Бу очрак безне нәрсәгә өйрәтә? Безгә билгеле бер җитәкчелек әллә ни ошамаса да, барыбер аның буенча эш итү мөһим. Арабызда җитәкчелекне үз өсләренә алган абый-кардәшләр белән хезмәттәшлек итсәк, Йәһвә безне беркайчан да үз фатихасыннан аермас (Евр. 13:7, 17).

18. Ни өчен артык кагыйдәләр урнаштыру дөрес булмас иде?

18 Артык кагыйдәләр урнаштырмагыз. Өлкәннәрнең уйлап чыгарган кагыйдәләре җыелыштагылар өчен йөк булып китә. Юрай Каминский исемле абый-кардәш элеккеге Чехословакиядә эшчәнлегебез тыелган чор турында болай дип сөйләгән: «Җаваплы абый-кардәшләр һәм күп кенә өлкәннәр кулга алынгач, җыелышларда һәм районнарда үз өсләренә җитәкчелек алган кайбер кардәшләр вәгазьчеләр өчен кагыйдәләр урнаштыра башлады, нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә эшләргә ярамый икәнен әйтеп торды». Йәһвә безгә башкалар өчен шәхси карарлар кабул итү хокукын бирмәгән. Кирәкмәгән кагыйдәләр урнаштыручылар кардәшләрне якламый — алар үз имандашларының иманнары «өстеннән хакимлек итәргә» генә тырыша (2 Көр. 1:24).

БЕРКАЙЧАН ДА БИРЕШМӘГЕЗ

19. 2 Елъязма 32:7, 8 буенча, ни өчен безгә куркасы юк?

19 Төп дошманыбыз, Шайтан Иблис, безне, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен, эзәрлекләүдән туктамаячак (1 Пет. 5:8; Ачыл. 2:10). Шайтан һәм аның ягында торучылар хак гыйбадәт кылуны тыярга тырышыр. Шулай да куркуга бирелмик һәм изге хезмәтебезне калдырмыйк! (Кан. 7:21) Йәһвә безнең яклы, һәм ул эшчәнлегебез тыелган чакта да безгә ярдәм итеп торачак. (2 Елъязма 32:7, 8 укы.)

20. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Әйдәгез, беренче гасырдагы кардәшләребез кебек булыйк. Ә алар хакимнәргә болай дигән: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһы каршында аны түгел, ә сезне тыңлау дөрес булырмы? Ә инде безнең турында әйткәндә, күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәс. 4:19, 20).

73 ҖЫР Безгә кыюлык бир

^ 5 абз. Хөкүмәт Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызны тыйса, безгә үзебезне ничек тотарга? Бу мәкалә андый очракта нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә икәнен аңларга булышыр. Бу безгә Йәһвәгә хезмәт итүдән беркайчан да туктамаска ярдәм итәр.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА Эшчәнлегебез тыелган илләрдә хезмәт иткән кардәшләр сурәтләнгән. Бу рәсемдә кечкенә төркем бер кардәшнең складында җыелыш очрашуын үткәрә.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш (сул яктан) бер хатын-кыз белән эскәмиядә сөйләшеп утыра һәм әңгәмәне рухи нәрсәләргә борырга тырыша.

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: полиция абый-кардәштән сорау ала, әмма ул аларга җыелыш турында мәгълүмат бирүдән баш тарта.