Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Билгеләнүегез үзгәрсә, шатлыгыгызны югалтмагыз

Билгеләнүегез үзгәрсә, шатлыгыгызны югалтмагыз

«Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә... аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (ЕВР. 6:10).

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1—3. Нинди сәбәпләр аркасында тулы вакытлы хезмәтчеләр яңа билгеләнүләр ала?

«МИССИОНЕР хезмәтендә 21 ел үткәргәннән соң, икебезнең дә әти-әниләребез авырып китте,— дип исләренә төшерә Роберт белән Мэри-Джо.— Без әти-әниләребез турында кайгыртырга шат идек. Шулай да инде күңелебез белән береккән җирне калдырып китү бик авыр булды».

2 «Сәламәтлек белән проблемалар аркасында, билгеләнүебезгә кайта алмаганыбызны аңлагач, без елап җибәрдек,— дип сөйли Уильям белән Терри.— Без чит илдә хезмәт итәргә бик ярата идек, әмма хәзер инде бу мөмкин түгел иде».

3 «Дошманнарыбызның филиалыбызны ябарга теләгәннәрен белә идек,— дип әйтә Алексей,— шулай да, аларның планнары чынга ашкач һәм безгә Бәйтелдән китәргә туры килгәч, бу безне тетрәндерде».

4. Без бу мәкаләдә нинди сораулар карап чыгарбыз?

4 Әйе, бик күп тулы вакытлы хезмәтчеләр, шул исәптән бәйтелчеләр һәм башка хезмәтчеләр, яңа билгеләнүләр алган *. Билгеле, бу кардәшләргә яраткан хезмәтләрен калдырырга бик авыр булган. Андый кардәшләргә тормыштагы үзгәрешләргә ияләшергә нәрсә булыша? Сез аларга ничек ярдәм итә аласыз? Бу сорауларны карап чыгу бик файдалы булыр. Бу безгә дә, тормышыбызда берәр үзгәреш булса, бик ярдәм итәр.

ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ НИЧЕК ИЯЛӘШЕРГӘ?

Ни өчен яраткан билгеләнүебез белән саубуллашу авыр? (5 нче абзацны кара.) *

5. Яңа билгеләнү алган кардәшләр нинди авырлыклар кичерә?

5 Бәйтелдә хезмәт иткәндә я тулы вакытлы хезмәтнең башка төрләрендә катнашканда, без кешеләр белән дуслашып китәбез һәм хәтта хезмәт иткән урын йөрәгебезгә якын булып китә. Шуңа күрә, ниндидер сәбәп аркасында китәргә туры килсә, бу безне бик күңелсезләндерә ала. Без калган кардәшләрне сагынабыз, алар турында борчылабыз — аеруча әгәр билгеләнүебез эзәрлекләүләр аркасында үзгәргән булса (Мат. 10:23; 2 Көр. 11:28, 29). Моннан тыш, яңа билгеләнү алганда, яңа культурага ияләшергә туры килә. Хәтта кире туган җирләренә кайткан кардәшләр дә охшаш хисләр кичерә. «Без культурабызга хас үзенчәлекләрне онытып бетердек һәм хәтта туган телебездә ничек вәгазьләргә икәнлеген дә оныттык,— дип сөйли Роберт белән Мэри-Джо.— Без үзебезне килмешәкләрдәй хис итә идек». Билгеләнүләре үзгәргән кардәшләр материаль яктан да авырлыклар кичерергә мөмкин. Алар киләчәктә безне нәрсә көтә дип борчыла ала. Андый кардәшләргә нәрсә булышыр?

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә калу һәм аңа таяну мөһим (6, 7 нче абзацларны кара.) *

6. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр сакларга нәрсә ярдәм итәр?

6 Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә калыгыз (Ягък. 4:8). Моның өчен Йәһвәнең «Догаларны Тыңлаучы» булуын истә тотыгыз (Зәб. 65:2). «Аңа күңелләрегезне бушатыгыз»,— дип әйтелә Зәбур 62:8 дә. Йәһвә «без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала» (Эфес. 3:20). Әйе, ул без догада сораганнар белән генә чикләнми. Еш кына Аллаһы без көтмәгән юл аша догабызга җавап бирә яки проблемабызны чишә.

7. а) Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә калырга безгә нәрсә булышыр? ә) Еврейләргә 6:10—12 буенча, Йәһвәгә тугры хезмәт итү нинди фатихаларга китерәчәк?

7 Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә калыр өчен, Изге Язмаларны һәр көн уйланып укыгыз. Элек миссионер булып хезмәт иткән бер абый-кардәш болай ди: «Элеккеге билгеләнүегездә кебек, гаилә өйрәнүе һәм җыелышка әзерләнү графигын тотыгыз». Шулай ук җыелыш белән актив вәгазьләгез. Истә тотыгыз: Йәһвә үз хезмәтләрен тугры дәвам иткәннәрне кадерли. Алар элеккегечә күп эшли алмаса да, ул аларны хәтерли һәм фатихалый. (Еврейләргә 6:10—12 укы.)

8. 1 Яхъя 2:15—17 дәге сүзләр тормышыгызны гадиләштерергә ничек дәртләндерә?

8 Гади тормыш алып барыгыз. Бу дөнья мәшәкатьләре рухи эшләрдә катнашуыгызны басып китмәсен (Мат. 13:22). Бу дөнья кешеләре яки кайбер туганнарыгыз белән дусларыгыз иң яхшы ниятләрдән чыгып сезне күбрәк акча эшләргә дәртләндерсә, аларның басымына бирешмәгез. (1 Яхъя 2:15—17 укы.) Йәһвәгә таяныгыз, ул бит, «ярдәм кирәк булганда», безнең турында рухи, эмоциональ һәм матди яктан кайгыртырга вәгъдә итә (Евр. 4:16; 13:5, 6).

9. Гыйбрәтле сүзләр 22:3, 7 буенча, ни өчен бурычлардан качарга кирәк һәм акыллы карарлар кабул итәргә безгә нәрсә ярдәм итәр?

9 Бурычка кермәскә тырышыгыз. (Гыйбрәтле сүзләр 22:3, 7 укы.) Күченү кайвакыт бик кыйммәткә төшә, шуңа күрә бурычларга бату бик җиңел. Бурычларыгыз азрак булсын өчен, әллә ни кирәк булмаган кредитлар алмагыз. Стресс кичергәндә, мәсәлән авырган туганыгыз турында кайгыртканда, бурычка керергәме, юкмы икәнен билгеләү аеруча авыр. Андый очракларда «дога кылыгыз һәм ялварыгыз», бу сезгә акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итәр. Йәһвә сезгә үз тынычлыгын бирер. Бу тынычлык «йөрәгегезне һәм аңыгызны» саклаячак һәм аек фикер йөртергә булышачак (Флп. 4:6, 7; 1 Пет. 5:7).

10. Яңа дуслар булдырырга нәрсә булыша?

10 Гаиләгез һәм дусларыгыз белән якын мөнәсәбәтләрдә калыгыз. Элеккеге дусларыгызга хисләрегезне уртаклашыгыз һәм кызыклы очракларыгызны сөйләгез — аеруча аларның шатлыклары һәм авырлыклары сезнекенә охшаш булса. Андый аралашу сезгә эмоциональ яктан көч өстәр (Вәг. 4:9, 10). Элек хезмәттәшлек иткән дусларыгыз алга таба да дусларыгыз булып калсын. Шул ук вакыт хәзер сезгә яңа дуслар табарга кирәк. Онытмагыз: дусларга ия булыр өчен, сез үзегез дә дус булырга тиеш. Яңа дуслар булдырырга нәрсә булышыр? Йәһвәдән килгән тәҗрибәгез белән бүлешегез, башкалар Йәһвәгә хезмәт итү сезгә нинди зур шатлык китергәнен күрсен. Бәлки, кайберәүләр тулы вакытлы хезмәткә карата яратуыгызны аңламас та, әмма башкалар, ашкынуыгызны күреп, сезгә тартылыр. Әмма шул ук вакыт мин-минлектән сакланыгыз. Үзегез һәм казанышларыгыз турында я тискәре хисләрегез турында чиктән тыш күп сөйләмәгез.

11. Никахыгыз бәхетле булып калсын өчен, нәрсәне истә тоту мөһим?

11 Билгеләнүегезне тормыш иптәшегезнең сәламәтлеге аркасында калдырырга туры килгән икән, аны гаепләмәгез. Әгәр дә инде хезмәтегезне үз сәламәтлегегез аркасында калдыргансыз икән, үзегезне дә гаепләмәгез. Сезнең аркада тормыш иптәшегезнең өметләре акланмады дип тә санамагыз. Иптәшегез белән «бер тән» булуыгызны һәм Йәһвә алдында бер-берегез турында теләсә кайсы хәлдә кайгыртырга вәгъдә иткәнегезне беркайчан да онытмагыз (Мат. 19:5, 6). Үзгәрешнең сәбәбе көтмәгәндә балага узу булса, балагыз һәрвакыт шуны сизсен: ул, элеккеге билгеләнүегезгә караганда, сезнең өчен күпкә мөһимрәк. Балагызны Аллаһыдан бирелгән «бүләк» булуында ышандырыгыз (Зәб. 127:3—5). Балагызга элеккеге билгеләнүегез сезгә нинди шатлык китергәне турында сөйләгез. Бу аны үз тормышын Йәһвәгә багышларга дәртләндерер, һәм балагыз да сез кичергән шатлыкны татый алыр.

БАШКАЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

12. а) Тулы вакытлы хезмәтчеләргә без ничек ярдәм итә алабыз? ә) Андый кардәшләргә җыелышыбызга ияләшергә ничек булышып була?

12 Күп кенә җыелышлар һәм кардәшләр тулы вакытлы хезмәттә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Мәсәлән, алар бу кардәшләрне хезмәтләрен калдырмаска дәртләндерә, аларга матди яктан булыша яисә гаиләләре турында кайгырта (Гәл. 6:2). Тулы вакытлы хезмәттә катнашучы кардәшнең билгеләнүе үзгәрсә һәм аны сезнең җыелышка билгеләсәләр, ул начар хезмәт иткән я ниндидер хата кылган дип уйламагыз *. Аңа җыелышыгызга ияләшергә ярдәм итегез: аны җылы кабул итегез һәм эчкерсез мактагыз. Андый кардәшләр, начар сәламәтлекләре аркасында, элеккегечә күп эшләр башкара алмаса да, алар барыбер мактауга лаек. Бу кардәшләр белән якынрак танышырга тырышыгыз. Алардан өйрәнегез. Бу кардәшләр бит күп кыйммәтле белемнәргә һәм зур тәҗрибәгә ия. Алар безне күп нәрсәгә өйрәтә ала.

13. Яңа билгеләнү алган кардәшләргә нинди гамәли ярдәм күрсәтеп була?

13 Яңа билгеләнү алган кардәшләр гамәли ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Мәсәлән, аларга яшәү урыны, эш табарга, транспорт турында кайгыртырга һәм башка көндәлек сорауларны хәл итәргә кирәк. Бәлки, аларга иминиятләштерүгә кагылышлы документлар алырга һәм салымнар түләргә өйрәнергә кирәктер. Без бар бу өлкәләрдә аларга ярдәм итә алабыз. Андый кардәшләр үзләрен жәлләүгә түгел, ә аңлауга мохтаҗ. Бәлки, алар авырый я берәр туганы авырыйдыр, яисә якын кешенең үлеме аркасында кайгырадыр *, яисә алар элеккеге дусларын бик сагынадыр. Төрле уй-тойгылар тудыра торган бу хисләрне кичереп чыгар өчен, вакыт кирәк.

14. Җыелыштагылар бер апа-кардәшкә яңа территориягә ияләшергә ничек ярдәм иткән?

14 Билгеләнүләре үзгәргән кардәшләр белән вәгазьләү һәм аларны рухландыру аларга яңа хәл-шартларга ияләшергә булышыр. «Элеккеге билгеләнүемдә мин көн саен өйрәнүләр үткәрдем,— дип әйтә күп еллар чит илдә хезмәт иткән бер апа-кардәш.— Яңа җирдә исә миңа кешеләргә хәтта Изге Язмалардан берәр шигырь я ролик күрсәтү авыр булды. Җирле кардәшләр мине кабат килүләренә һәм өйрәнүләренә чакыра иде. Бу ашкынучан, кыю кардәшләр өйрәнүләрен уңышлы итеп үткәрә иде. Моны күрү миңа яңа территориягә уңай караш белән карарга булышты. Мин сөйләшүләр башларга өйрәндем. Бу миңа кабат шатлык табарга ярдәм итте».

ФИДАКАРЬ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ

Яңа территориягездә хезмәтне киңәйтергә мөмкинлекләр эзләгез (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Яңа билгеләнүегездә уңышлы булыр өчен, нәрсә эшләргә?

15 Сез яңа билгеләнүдә уңышлы була аласыз. Элеккеге билгеләнүегезне начар башкаргансыз дип уйламагыз һәм үзегезне хәзер кирәкмәгән кеше дип санамагыз. Тормышыгызда Йәһвәнең кулын күрергә тырышыгыз. Беренче гасырдагы мәсихчеләрдән үрнәк алыгыз. Кайда гына яшәсәләр дә, алар «Аллаһы сүзе турындагы яхшы хәбәрне игълан итеп йөргән» (Рәс. 8:1, 4). Сез дә вәгазьдә актив катнашыгыз, һәм бу, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә китерер. Бер территориядә пионерларны илдән куып чыгарганнар, һәм алар күрше бер илгә күченергә мәҗбүр булган. Анда күп кенә кеше шул пионерларның телләрендә сөйләшкән. Нәтиҗәдә, берничә ай эчендә күп яңа төркем барлыкка килгән.

16. Шатлык табарга нәрсә булышыр?

16 «Йәһвәнең шатлыгы — сезнең көчегез» (Ник. 8:10; иск.). Без билгеләнүебезне бик кадерләсәк тә, иң беренче чиратта, шатлыгыбыз Йәһвә белән бәйле. Шуңа күрә алга таба да Йәһвә белән йөрегез, аңардан зирәклек, җитәкчелек һәм көч сорагыз. Элеккеге билгеләнүегезне бөтен йөрәк белән үтәргә тырышканга, сез аны бик яраттыгыз. Хәзерге билгеләнүегезне дә бөтен йөрәк белән кадерләгез һәм һич шикләнмәгез: Йәһвә сезгә бу билгеләнүне дә яратырга ярдәм итәчәк (Вәг. 7:10).

17. Бүгенге йөкләмәләребез турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

17 Бар билгеләнүләребез вакытлыча, ә Йәһвәгә хезмәт итүебез мәңге. Яңа дөньяда безнең башка билгеләнүләребез булачак. Мәкалә башында искә алынган Алексей үткәндәге вакыйгалар аны яңа билгеләнүләргә әзерли дип саный. «Йәһвә һәм яңа дөнья минем өчен уйдырма түгел иде, шулай да боларның барысы да барыбер ничектер ерак иде,— дип әйтә ул.— Ә хәзер мин Йәһвәне үз алдымда күргәндәй булам, ә яңа дөнья — сәяхәтемнең киләсе тукталышы» (Рәс. 2:25). Билгеләнүебез нинди генә булмасын, әйдәгез, Йәһвә белән йөрик. Ул безне беркайчан да калдырмаячак һәм безгә шатлыклы булып калырга ярдәм итәчәк (Ишаг. 41:13).

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

^ 5 абз. Кайвакыт кардәшләргә тулы вакытлы хезмәтләрен калдырырга туры килә. Яисә алар яңа билгеләнү ала. Андый кардәшләр нинди авырлыклар кичерә һәм аларга яңа тормышка ияләшергә нәрсә булышыр? Без, аларны ныгытыр өчен, нәрсә эшли алабыз? Ә безнең тормышыбызда берәр нинди үзгәреш булса, нинди принциплар кулланырбыз? Бу мәкалә сезгә шул сорауларга җавап табарга булышыр.

^ 4 абз. Билгеле бер яшькә җиткәч, кайбер җаваплы абый-кардәшләр үз вазифаларын яшьрәк кардәшләргә тапшырган. «Күзәтү манарасы»нда, 2018 елның сентябрь чыгарылышында, «Олы яшьтәге абый-кардәшләр, Йәһвә тугрылыгыгызны кадерли» дигән мәкаләне һәм, 2018 елның октябрь чыгарылышында, «Үзгәрешләр вакытында җан тынычлыгын югалтмагыз» дигән мәкаләне карагыз.

^ 12 абз. Тулы вакытлы хезмәтченең элеккеге җыелышындагы өлкәннәр аның рекомендация хатын мөмкин кадәр тизрәк җибәрергә тиеш. Нәтиҗәдә, бу кардәш пионер, өлкән я хезмәттәш ярдәмче вазифасына тизрәк керешер.

^ 13 абз. «Кайгы вакытында ярдәм» дигән «Уяныгыз!» журналының 2018 ел, 3 нче чыгарылышын карагыз.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: чит илдә миссионер булып хезмәт иткән ирле-хатынлы пар китәргә мәҗбүр. Җыелыштагылар белән саубуллашканда, аларның күзләре яшь белән тула.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бу ирле-хатынлы пар кире туган илләренә кайта. Авырлыкларын җиңеп чыгар өчен, алар Йәһвәгә өзлексез дога кыла һәм аңардан ярдәм сорый.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвәнең ярдәме белән бу пар тулы вакытлы хезмәттә катнашуын дәвам итә. Әле миссионерлар булганда, алар яңа тел өйрәнгән, шуңа күрә хәзер иммигрантларга вәгазьли ала.