Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

40 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә ашкынучан булып калыгыз

«Соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә ашкынучан булып калыгыз

«Нык, какшамас булыгыз. Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегез күп булсын» (1 КӨР. 15:58).

58 ҖЫР Йәһвә сарыкларын эзлибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. «Соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне нәрсә дәлилли?

СЕЗ 1914 елдан соң тудыгызмы? Ул чакта бөтен тормышыгыз бу дөньяның «соңгы көннәрендә» үтә (2 Тим. 3:1). Без барыбыз да сугышлар, ризык җитмәве, җир тетрәүләр, үләтләр, канунсызлыкның үсүе һәм Йәһвә халкының эзәрлекләнүе турында ишетәбез. Моның барысы Гайсә пәйгамбәрлек иткән соңгы көннәр билгесенә керә (Мат. 24:3, 7—9, 12; Лүк 21:10—12). Ә Паул кешеләргә нинди сыйфатлар хас булачагын алдан сурәтләп биргән, һәм без бу пәйгамбәрлекнең дә үтәлешен күрәбез. (« Кешеләргә хас сыйфатлар» дигән рамканы карагыз.) Әйе, «соңгы көннәрдә» яшәгәнебез ап-ачык (Мик. 4:1).

2. Безгә нинди сорауларга җавап белергә кирәк?

2 1914 елдан күп вакыт үткәнгә, без «соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә яшибез дигән нәтиҗә ясау акыллы булыр. Ахыр бик якын икән, безгә мондый мөһим сорауларга җавап белү мөһим: «соңгы көннәрнең» ахырында нинди вакыйгалар булачак? Без бу вакыйгаларны көткән арада Йәһвә нәрсә эшләвебезне көтә?

«СОҢГЫ КӨННӘРНЕҢ» АХЫРЫНДА НӘРСӘ БУЛЫР?

3. 1 Тисалуникәлеләргә 5:1—3 тәге пәйгамбәрлек буенча, халыклар нинди белдерү ясар?

3 1 Тисалуникәлеләргә 5:1—3 укы. Бу өзектә Паул «Йәһвә көнен» телгә ала. Бу контекстта «Йәһвә көне» билгеле бер чорны аңлата. Сәясәтчеләр «Бөек Бабылга», ягъни бөтендөнья дин империясенә, һөҗүм иткәч, бу чор башланачак, һәм ул Армагеддон белән тәмамланачак (Ачыл. 16:14, 16; 17:5). Бу «көн» башланыр алдыннан, халыклар: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итәчәк. (Кайбер тәрҗемәләрдә бу сүзләр «Бар да тыныч, куркыныч түгел» дип яңгырый.) Кайвакыт дөнья лидерлары, халыкара мөнәсәбәтләрнең яхшыруы турында сүз кузгатканда, охшаш сүзләр әйтә *. Ләкин Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгән «Тынычлык һәм иминлек!» дигән белдерү аерылып торачак. Бу белдерү яңгырагач, кешеләр дөньяда тынычлык урнашканына ышана башлар. Чынлыкта исә дөньяны «бөек афәттә» «һәлак ителү» генә көтәр (Мат. 24:21).

Халыкларның «Тынычлык һәм иминлек!» дигән белдерүенә ышанмагыз (3—6 нчы абзацларны кара.) *

4. Тынычлык һәм иминлек турындагы белдерүгә килгәндә: а) безгә нәрсә билгесез? ә) безгә нәрсә билгеле?

4 Тынычлык турындагы белдерү хакында әйткәндә, кайбер яклар безгә билгеле, ә кайберләре билгесез. Мәсәлән, без халыкларны тынычлык турында белдерү ясарга нәрсә дәртләндерәчәген белмибез. Шулай ук безгә бу белдерү бер генә белдерүдән яисә берничә белдерүдән торырмы икәнлеге билгеле түгел. Ничек кенә булмасын, без төгәл шуны әйтә алабыз: кешеләр җирдә тынычлык булдыра алмый, шуңа күрә безгә аларның буш сүзләренә ышанасы юк. Изге Язмалар безне бу вакытны игътибар белән күзәтергә дәртләндерә, чөнки ул вакыттагы вакыйгалар «Йәһвә көненең» башланачагына билге булыр!

5. 1 Тисалуникәлеләргә 5:4—6 дагы сүзләр безгә «Йәһвә көненә» әзерләнергә ничек булыша?

5 1 Тисалуникәлеләргә 5:4—6 укы. Паул «Йәһвә көненә» ничек әзерләнеп булганын аңлаткан. «Башкалар кебек йоклап ятмыйк»,— дигән ул. Без «аек фикерле булырга» тиеш. Безгә билгеле булганча, Аллаһы Патшалыгы гына кешеләргә дөньякүләм тынычлык бирә ала. Шуңа күрә безгә сәяси нейтралитет сакларга кирәк. Сәясәт белән бәйле эшләрдә катнаша башласак, «дөньяныкы» булып китәрбез (Яхъя 15:19).

6. Без башкаларга ничек итеп ярдәм итәргә тиеш һәм ни өчен?

6 Үзебезгә уяу калудан тыш, безгә башка кешеләрне уятырга кирәк. Аларга Изге Язмалардагы хәбәрне җиткерү мөһим. Моны тоткарланмыйча эшләргә кирәк, чөнки, бөек афәт башлангач, кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кыла алмас, инде бик соң булыр. Әйе, вәгазь эшебез чыннан да ашыгыч! *

ВӘГАЗЬ ЭШЕ БЕЛӘН ЯНЫП ТОРЫГЫЗ

Вәгазьләгәндә, без Аллаһы Патшалыгы гына җиргә чын тынычлык китерә алганын сөйлибез (7—9 нчы абзацларны кара.)

7. Йәһвә бездән нәрсә көтә?

7 Бөек афәткә кадәр аз вакыт калган арада Аллаһы без вәгазь эше белән мәшгуль булырбыз дип көтә. «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләребез» күп булырга тиеш (1 Көр. 15:58). Гайсә безнең бу эштә катнашачагыбызны алдан әйткән булган. Соңгы көннәр турында әйткәндә, ул болай дигән: «Иң элек барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш» (Марк 13:4, 8, 10; Мат. 24:14). Уйлап кына карагыз: вәгазьдә катнашканда, без бу пәйгамбәрлекнең үтәлешенә үз өлешебезне кертәбез.

8. Патшалык эшенең киңәя баруы турында нәрсә әйтеп була?

Патшалык эшенең никадәр киң колач алганы турында нәрсә әйтеп була? Ел саен вәгазь эшебез киңәя генә бара. Мәсәлән, «соңгы көннәрдә» бөтен дөньяда Патшалык вәгазьчеләренең саны шактый үскән. 1914 елда 43 илдә 5 155 вәгазьче генә булган. Бүген исә 240 илдә һәм территориядә 8,5 миллионнан артык вәгазьче хезмәт итә! Шулай да хезмәтебез әле тәмам түгел. Без алга таба да Аллаһы Патшалыгының кешелек өчен бердәнбер өмет булуы турында игълан итәргә тиеш (Зәб. 145:11—13).

9. Ни өчен без алга таба да Патшалык хәбәрен вәгазьләргә тиеш?

9 Йәһвә вәгазь эше тәмам дигәч кенә, без вәгазьләүдән туктарбыз. Кешеләрнең Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих белән танышыр өчен әле күпме вакытлары бар? (Яхъя 17:3) Без белмибез. Әмма бөек афәт башланганчыга кадәр «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләр Йәһвәгә якынлаша ала (Рәс. 13:48). Әле соң булмаганда, андый кешеләргә ничек булышып була?

10. Йәһвә безгә яхшы вәгазьчеләр булырга ничек булыша?

10 Үз оешмасы аша Йәһвә безне яхшы вәгазьчеләр булырга өйрәтә. Мәсәлән, атна саен без мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез очрашуында белем алабыз. Анда без яңа кереш сүзләр ишетәбез һәм кабат килеп китүләрне ничек яхшыртып булганын карап чыгабыз. Без шулай ук өйрәнүләр үткәрергә өйрәнәбез. Өстәвенә, Йәһвә безгә өйрәтү кораллары бирә. Алар безгә...

  • сөйләшүләр башларга

  • кызыксыну уятырга

  • күбрәк белем алырга дәртләндерергә

  • өйрәнүләр үткәрергә

  • кызыксынган кешеләрне сайтыбыз белән таныштырырга һәм Патшалык Залына чакырырга булыша.

Әлбәттә, бу коралларга ия булу гына җитми, без аларны кулланырга да тиеш *. Мәсәлән, кызыксынган кеше белән аралашканнан соң, аңа буклет я журнал калдырып була. Ул чакта кешенең, сез аңа яңадан килеп киткәнче, рухи нәрсәләр турында укырга мөмкинлеге булачак. Һәрберебез ай саен мөмкин кадәр күбрәк вәгазьләргә тиеш. Бу шәхси җаваплылык.

11. Изге Язмаларны онлайн-өйрәнү нинди максат белән булдырылган?

11 Изге Язмаларны онлайн-өйрәнү дә кешеләргә хакыйкать белән танышырга ярдәм итә ала. Jw.org® сайтындагы бу дәресләр нинди максат белән булдырылды? Һәр ай бөтен дөнья буенча дистәләгән мең кеше, Изге Язмаларны өйрәнергә теләп, интернетта эзләнүләр үткәрә. Сайтыбыздагы Изге Язмаларны онлайн-өйрәнү дәресләре кешеләрне Аллаһы Сүзе белән таныштыра. Кайвакыт кеше безнең белән өйрәнергә ризалашмый, әмма шул ук вакыт интернет аша өйрәнергә ризалашырга мөмкин. Шул очракта кешегә сайтыбызда шул дәресләрне күрсәтергә я аларга сылтама җибәрергә әзер булыйк *.

12. Изге Язмаларны онлайн-өйрәнү кешегә нинди белем алырга булыша?

12 Изге Язмаларны онлайн-өйрәнү дәресләрендә мондый темалар карала: «Изге Язмалар һәм аның Авторы», «Изге Язмаларда искә алынган шәхесләр» һәм «Изге Язмалардагы өмет хәбәре». Алар ярдәмендә мондый сорауларга җавап табып була:

  • Изге Язмалар кешегә ничек булыша ала?

  • Йәһвә, Гайсә Мәсих һәм фәрештәләр кемнәр алар?

  • Ни өчен Аллаһы кешеләрне барлыкка китергән?

  • Ни өчен явызлык һәм газаплар бар?

Шулай ук, бу дәресләрдә аңлатылганча, Йәһвә...

  • газаплар белән үлемне юк итәчәк

  • үлгәннәрне терелтәчәк

  • кеше хөкүмәтләрен Аллаһы Патшалыгы белән алмаштырачак.

13. Кеше онлайн-өйрәнү үтсә, аңа берәр Йәһвә Шаһите белән өйрәнергә кирәкме? Аңлатыгыз.

13 Изге Язмаларны онлайн-өйрәнү кеше белән өйдә утырып өйрәнүне алмаштырмый. Гайсә безгә шәкертләрне әзерләргә кушкан. Онлайн-өйрәнү үткән кеше алган белемнәрен кадерләр һәм күбрәк белем алырга теләр дип өметләнәбез. Бәлки, андый кеше безнең белән өйрәнергә ризалашыр. Һәрбер дәреснең ахырында кешегә шәхси ярдәмче сорарга тәкъдим ителә. Һәр көн сайтыбыз аша бөтен дөнья буенча 230 дан артык кеше өйрәнү турында сорый! Әйе, кеше белән шәхси рәвештә өйрәнү үткәрү үтә мөһим.

ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘРГӘ ТЫРЫШЫГЫЗ

14. Гайсәнең Маттай 28:19, 20 дәге күрсәтмәсе буенча эш итеп, без нәрсә эшләргә тырышабыз һәм ни өчен?

14 Маттай 28:19, 20 укы. Кешеләр белән өйрәнүләр үткәргәндә, без «аларны шәкертләр итеп әзерләргә» һәм Гайсә «кушканнарның барын да үтәргә өйрәтергә» тырышабыз. Без аларга Йәһвә һәм аның Патшалыгы ягына басу никадәр мөһим икәнен аңлатырга телибез. Шуңа күрә без кешеләрне алган белемнәрен тормышларында кулланырга, Йәһвәгә багышланырга һәм суга чумдырылырга дәртләндерәбез. Хакыйкать юлына басса гына, кеше Йәһвә көнендә котылу алачак (1 Пет. 3:21).

15. Нәрсә өчен безнең вакытыбыз инде калмый һәм ни өчен?

15 Ахырга кадәр бик аз вакыт кала. Шуңа күрә безнең Мәсих шәкерте булып китәргә теләмәгән кеше белән өйрәнер өчен вакытыбыз инде калмый (1 Көр. 9:26). Эшебез ашыгыч! Патшалык хәбәрен әле бик күп кеше ишетергә тиеш!

ЯЛГАН ДИННӘН ЧИТТӘ ТОРЫГЫЗ

16. Ачылыш 18:2, 4, 5, 8 буенча, барыбыз да нәрсә эшләргә тиеш? (Искәрмәне дә кара.)

16 Ачылыш 18:2, 4, 5, 8 укы. Бу шигырьләрдә Йәһвәнең үз хезмәтчеләреннән тагын нәрсә көткәне ачыклана: бар мәсихчеләр Бөек Бабылдан читтә торырга тиеш. Хакыйкать белән танышканчы, күп кенә кеше ялган дин белән тыгыз бәйле булган. Бәлки, алар шул диннең вәгазьләренә йөргәндер, эшчәнлегендә катнашкан я аның файдасына иганәләр биргәндер. Кеше суга чумдырылмаган вәгазьче булып китәргә теләсә, ул ялган дин белән бар элемтәләрен өзәргә тиеш. Ул, хат язып я башка чара күреп, Бөек Бабыл белән бәйле оешманың әгъзасы булып тормаганын ачык күрсәтергә тиеш *.

17. Мәсихчеләр нинди эшкә ризалашмый һәм ни өчен?

17 Эш мәсьәләсенә килгәндә дә, мәсихче Бөек Бабыл белән нәҗесләнмәскә тырышыр (2 Көр. 6:14—17). Мәсәлән, мәсихче чиркәүдә күп итеп эшләргә ризалашмас иде. Ул шәхси эшмәкәр булса, ялган дин оешмалары өчен эш башкармас. Ниндидер кешегә эшләсә дә, мәсихче дини бинада эшләүдән баш тартыр. Ни сәбәпле без бу сорауга шулкадәр җитди карыйбыз? Чөнки без Аллаһы күзләрендә нәҗес булган ялган диннәрнең эшләрендә һәм гөнаһларында катнашырга һич теләмибез (Ишаг. 52:11) *.

18. Бер абый-кардәш Изге Язмалардагы принциплар буенча ничек эш иткән?

18 Күп еллар элек шәхси эшмәкәр булган бер өлкәнне үз шәһәрендәге чиркәүдә агач эшләре башкарырга сораганнар. Кардәшебез чиркәүдә эшләргә теләмәгәнен инде әйткән булган. Әмма бу очракта заказ бирүче кеше, башка эшчене таба алмаганга, аны күндерергә тырышкан. Шулай да кардәшебез, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итеп, бу эштән баш тарткан. Киләсе атнада җирле газетада бер фото бастырылган булган. Бу фотода бер балта остасының чиркәүгә хач беркеткәне сурәтләнгән булган. Кардәшебез бу эшкә ризалашкан булса, күрәсең, газетада аның фотосын бастырыр иделәр. Бу шул өлкәннең абруен җыелышта никадәр төшерер иде! Ә Йәһвә нәрсә хис итәр иде?

БЕЗ НӘРСӘ БЕЛДЕК?

19, 20. а) Без нәрсә карап чыктык? ә) Без киләсе мәкаләдә нәрсә белербез?

19 Изге Язмалар буенча, үтәлергә тиешле киләсе пәйгамбәрлек — халыкларның «Тынычлык һәм иминлек!» дип игълан итүе. Һәм озакламый бу вакыйга булачак. Йәһвә безне өйрәтә, шуңа күрә без халыкларның чын, өзлексез тынычлыкка ирешә алмаячакларын беләбез. Бу белдерү яңгыраганчы һәм дөньяның кинәт юк ителүе башланганчы, без нәрсә эшләргә тиеш? Йәһвә без Патшалык хәбәрен ашкынып вәгазьләрбез һәм шәкертләр әзерләрбез дип көтә. Шулай ук безгә ялган диннән читтә торырга кирәк. Моның өчен без Бөек Бабылдан чыгарга һәм ялган дин белән бәйле эштән баш тартырга тиеш.

20 «Соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә башка вакыйгалар да булачак. Йәһвә бездән башка эшләрдә дә катнашуыбызны көтә. Нәрсә турында сүз бара? Без үзебезне киләчәккә ничек әзерли алабыз? Киләсе мәкаләдә бу сорауларга җавап биреләчәк.

71 ҖЫР Без бер сафта торабыз

^ 5 абз. Тиздән халыклар: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итәчәк. Бу бөек афәтнең менә-менә башланачагына билге булачак. Бу вакыт килгәнче, без нәрсә эшләргә тиеш? Йәһвә бездән нәрсә көтә? Бу мәкалә шул сорауларга җавап алырга булышыр.

^ 3 абз. Мәсәлән, Берләшкән Милләтләр Оешмасының сайтында бу оешманың максаты — «халыкара тынычлык белән иминлек саклау» дип әйтелә.

^ 6 абз. Бу чыгарылыштагы «Аллаһының хөкемнәре. Йәһвә һәрвакыт алдан кисәтәме?» дигән мәкаләне карагыз.

^ 10 абз. Өйрәтү коралларын куллануга кагылышлы киңәшләрне «Күзәтү манарасы»ның 2018 ел, октябрь чыгарылышында, «Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә өйрәтегез» дигән мәкаләдә карагыз.

^ 11 абз. Әлегә бу дәресләр инглиз һәм португал телләрендә генә бар, әмма соңрак алар башка телләрдә дә чыгачак.

^ 16 абз. Без шулай ук ялган дин белән бәйле балалар лагерьларына һәм башка андый ял итү урыннарына йөрмибез. Бу оешмаларның әгъзалары эшчәнлегебез дин белән бәйле түгел дип әйтсә дә, бу оешмаларның максатлары һәм нигезе барыбер дин белән бәйле.

^ 17 абз. Дин оешмалары белән бәйле эшкә карашыбыз буенча күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1999 ел, 15 апрель чыгарылышында «Укучыларның сораулары»н укыгыз.

^ 83 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: яңалыкларда «Тынычлык һәм иминлек!» дип игълан ителә. Хезмәт вакытында кафега ял итеп алырга кергән мәсихче ирле-хатынлы пар, башка кешеләрдән аермалы буларак, бу ялганга ышанмый.