Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Инде хәзер Аллаһы Патшалыгы ягына басыгыз!

Инде хәзер Аллаһы Патшалыгы ягына басыгыз!

Әйтик, сез яшәгән җирдә көчле давыл көтелә, ди. Хөкүмәт кешеләрне кисәтә: «КАЧЫГЫЗ! СЫЕНЫЧ ЭЗЛӘГЕЗ!» Андый очракта нәрсә эшләү дөрес булыр иде? Әлбәттә, сыеныр урын табу.

Ниндидер мәгънәдә барыбызны да көчле «давыл» көтә. Гайсә Мәсих аны «бөек афәт» дип атаган (Маттай 24:21). Аннан котылып булмый, ләкин без «сыеныч» таба алабыз. Нинди сыеныч?

Үзенең бер билгеле вәгазендә Гайсә Мәсих болай дигән: «Алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез» (Маттай 6:33). Әйе, Аллаһы Патшалыгы безнең өчен сыеныч була ала. Ничек итеп?

Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез. Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһы Патшалыгы безнең тормышыбызда бар нәрсәдән дә мөһимрәк булырга тиеш (Маттай 6:25, 32, 33). Ни өчен? Чөнки кешеләр дөньядагы проблемаларны хәл итә алмый. Аллаһы Патшалыгы гына моны эшли ала.

Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез. Без, Аллаһының тәкъва кануннары һәм принциплары буенча яшәр өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга тиеш. Ни өчен? Чөнки нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзебез хәл итсәк, бу аяныч нәтиҗәләргә китерер (Гыйбрәтле сүзләр 16:25). Ә инде Аллаһының нормалары буенча яшәсәк, без Аллаһыны да сөендерербез, үзебезгә дә файда китерербез (Ишагыя 48:17, 18).

Алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез. Гайсә кисәткәнчә, кайберәүләр, сыенычны акчада эзләп, игътибарларын читкә юнәлтә. Башкаларның тормыш мәшәкатьләре аркасында Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәүгә вакыты калмый (Маттай 6:19—21, 25—32).

Ләкин Гайсә шуны вәгъдә иткән: Аллаһы Патшалыгы яклы кешеләрнең инде бүген бар кирәклесе булачак һәм киләчәктә алар бетмәс фатихалар татыячак (Маттай 6:33).

Гайсәнең беренче гасырда яшәгән шәкертләре Аллаһы Патшалыгын һәм тәкъвалыгын беренче урынга куйган булса да, алар бар газапларның бетүен күрмәгән. Ләкин андый тормыш рәвеше аларны яклаган. Ничек итеп?

Аллаһы сүзен тыңламаган кешеләр күп авырлыкларга очрый. Гайсәнең шәкертләре исә, Аллаһы нормалары буенча яшәп, бу авырлыклардан качкан. Аллаһы Патшалыгының идарә итәчәгенә нык иманнары аларга тормыштагы хәтта иң авыр проблемаларны да кичерергә ярдәм иткән. Аллаһы аларга, барысын кичереп чыгар өчен, «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» биргән (2 Көринтлеләргә 4:7—9).

СЕЗ АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫН БЕРЕНЧЕ УРЫНГА КУЯРСЫЗМЫ?

Гайсәнең беренче гасырдагы шәкертләре, аның сүзен үтәп, Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгән. Алар бөтен дөнья буйлап Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән (Көләсәйлеләргә 1:23). Ә бүген кем дә булса бу эштә катнашамы?

Әйе! Йәһвә Шаһитләре шуңа ышана: бик тиздән Аллаһы Патшалыгы шушы дөнья төзелешен юк итәчәк. Шуңа күрә алар Гайсәнең мондый сүзләрен үти: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).

Сез бу яхшы хәбәрне кабул итәрсезме? Македониядәге Бируя шәһәрендә яшәүче кешеләрдән үрнәк алыгыз. Рәсүл Паул аларга Патшалык турында сөйләгәч, алар аның хәбәрен «бик ашкынып кабул иткән». Алар шулай ук, «ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен, Язмаларны... җентекләп тикшергән» һәм белгәннәре буенча эш иткән (Рәсүлләр 17:11, 12).

Сез дә шулай эшләгез. Аллаһы Патшалыгын һәм тәкъвалыгын беренче урынга куеп, сез инде хәзер сыеныч табарсыз һәм киләчәктә исән-имин яшәрсез.