Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһыга һәм якыныңа карата ярату ничек үстерергә?

Аллаһыга һәм якыныңа карата ярату ничек үстерергә?

Мәсихчеләр, Муса канунын хәзер үтәмәсәләр дә, Аллаһыны һәм якыныңны ярат дигән ике иң бөек әмер Йәһвә бездән нәрсә көткәнен аңларга ярдәм итә (Мт 22:37—39). Андый ярату үзеннән-үзе барлыкка килми. Аны үстерергә кирәк. Ничек итеп? Изге Язмаларны һәркөн уку — мөһим шартларның берсе. Без Изге Язмалардан Аллаһы турында күбрәк белгән саен, «Йәһвәнең күркәмлеген» күрә башлыйбыз (Зб 27:4). Нәтиҗәдә, аңа карата яратуыбыз үсә һәм фикер йөртү рәвешебез аныкына охшый башлый. Үз чиратында, бу безне Аллаһы әмерләрен үтәргә, шул исәптән башкаларга фидакарь ярату күрсәтергә дәртләндерә (Ях 13:34, 35; 1Ях 5:3). Изге Язмалар укуын тагын да кызыклырак итәр өчен, менә берничә киңәш:

  • Күзаллау сәләтен һәм хисләрне куллан. Үзеңне вакыйгалар барышында күз алдына китер. Син нәрсә күрер, ишетер һәм тояр идең? Вакыйгаларда катнашучылар, бәлки, нәрсә хис иткәндер?

  • Төрле ысуллар куллан. Менә аларның кайберләре. Кычкырып укы яки аудиоязма буенча укыганны күзәтеп бар. Мәсәлән, конкрет кеше турындагы яисә сине кызыксындырган тема буенча өзекне сайлап укып кара. Шулай ук Гайсә турында күбрәк белергә «Аллаһы Сүзен өйрәнү өчен ярдәм» (4 нче һәм   һәм 16 нчы кушымталар) дигән басма ярдәм итәчәк. Көндәлек шигырь алынган бүлекне тулаем укып чык. Изге Язмалар ничек язылган, шул тәртип буенча укы.

  • Җентекләп укыгыз. Аңламыйча күләм өчен генә бүлекләр укыр урынына, көненә бер генә бүлек уку һәм уйлану яхшырак булыр. Контекстын һәм тарихи ягын исәпкә ал. Нечкәлекләргә игътибар ит. Карталарны куллан, искәрмәләрне һәм кисешкән урыннарны кара. Аңлаешлы булмаган бер генә сорау буенча булса да тикшерү үткәр. Мөмкинлек булса, укуга бүлеп куйган кебек уйланыр өчен дә шулкадәр вакыт бүлеп куй.