Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Мыскыллауларга дучар булганда, Йәһвәгә таян

Мыскыллауларга дучар булганда, Йәһвәгә таян

Мыскыллаучылар безгә физик һәм эмоциональ яктан авырту китерә ала. Ә иманыбыз аркасында мәсхәрәләү кичергәндә, без куркуга бирелсәк, Йәһвә белән дуслыгыбыз какшарга мөмкин. Үзебезне мыскыллаучылардан ничек якларга?

Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре, аңа таянып, мыскыллауларны уңышлы кичереп чыга алган (Зб 18:17). Мәсәлән, Әсфирә патшага кыюлык белән явыз Һәмәннең ниятләрен ачып биргән (Әс 7:1—6). Моны эшләр алдыннан Әсфирә, ураза тотып, Йәһвәгә таянганын күрсәткән (Әс 4:14—16). Йәһвә аның тырышлыкларын фатихалаган; ул Әсфирәне һәм үз халкын яклаган.

Яшьләр, мыскыллауга очраганда, Йәһвәдән ярдәм сорагыз һәм берәр җитлеккән мәсихчегә, мәсәлән, әти я әниегезгә, үз авырлыгыгыз турында сөйләгез. Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә, Әсфирәгә ярдәм иткән кебек, сезгә дә булышачак. Мәсхәрәләүне кичереп чыгар өчен тагын нәрсә эшләп була?

«ЯШҮСМЕР ТОРМЫШЫМ. МЫСКЫЛЛАУЛАРНЫ НИЧЕК КИЧЕРЕП ЧЫГАРГА?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Чарли һәм Ферин мисалларыннан яшьләр нәрсәгә өйрәнә ала?

  • Чарли һәм Феринның сүзләреннән күренгәнчә, ата-аналар, балалары мыскыллауларга дучар булса, нәрсә эшли ала?