МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвәнең халкына булыша торган көтүчеләр
Күпләр хакимлеккә ия кешеләргә начар карашта тора. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк, чөнки тарих дәвамында кешеләр үз хакимлекләрен үзләренең файдасын эзләп кулланган (Мик 7:3). Ә безнең җыелышларда өлкәннәрне хакимлеккә дөрес караш үстерергә һәм аны Йәһвәнең халкына булышыр өчен кулланырга өйрәтәләр; без моңа бик рәхмәтле (Әс 10:3; Мт 20:25, 26).
Өлкәннәр бу дөньяның хакимлеккә ия кешеләреннән аерылып тора. Алар күзәтчеләр буларак хезмәтләрен Йәһвәне һәм аның халкын яратканга башкара (Ях 21:16; 1Пт 5:1—3). Гайсәнең җитәкчелеге астында бу көтүчеләр һәр вәгазьчегә үзләрен Йәһвә гаиләсенең бер өлеше итеп тоярга һәм Йәһвәгә якын булып калырга булыша. Алар, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракларда я табигать афәте була калса, Йәһвәнең сарыкларына бик тиз рухи һәм гамәли ярдәм күрсәтә. Ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, моның турында җыелыш өлкәннәрегезгә сөйләргә тартынмагыз (Яг 5:14).
«КӨТҮ ТУРЫНДА КАЙГЫРТУЧЫ КӨТҮЧЕЛӘР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Мариана өлкәннәр күрсәткән ярдәмнән нинди файда алган?
-
Элияж өлкәннәр күрсәткән ярдәмнән нинди файда алган?
-
Бу видеоны караганнан соң, өлкәннәр башкарган хезмәт турында сез нәрсә уйлыйсыз?