Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Хезмәттә jw.org сайтының баш битен куллан

Хезмәттә jw.org сайтының баш битен куллан

Безнең сайтыбызның баш битендә күп кенә мәкаләләр һәм видеороликлар бар. Алар эчкерсез кешеләрнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп ясалган (Рс 13:48). Алар еш кына яңалыкларда каралган я кешеләрне кызыксындырган темаларны үз эченә ала.

Хезмәттә jw.org сайтының баш битен ничек кулланып була?

  • Сайтка регуляр рәвештә кер. Андагы яңа мәгълүматка игътибар ит һәм аны, берәр кызыксынган кешегә булышыр өчен, ничек кулланып була икәнен карап чык. (Баш биттәге бүтән яңа материалны табар өчен, «Күбрәк күрсәтү» дигән төймәгә бас.) Шулчак синең хезмәт өчен һәрвакыт яңа темалар булачак.

  • Сөйләшүне башлар өчен, баш биттәге мәкаләләрне һәм видеороликларны куллан. Бу материал безгә территориябездәге кешеләрне кызыксындырган темаларны сайларга булышыр.

  • Кешеләргә сайтыбызның баш битен күрсәт. Кешегә төрле темаларны һәм сайтта ничек кирәкле мәгълүматны табарга икәнен күрсәт.

  • «Уртаклашырга» дигән төймәне куллан. Кайбер кешеләр безнең белән сөйләшергә теләми, ләкин алар сайтыбызга керергә каршы түгел. Шуңа күрә андый кешеләргә сайтның баш битенә я андагы берәр конкрет мәкалә яисә видеога сылтама җибәрергә тартынма.