Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвә рухы сынык булганнарны коткара

Йәһвә рухы сынык булганнарны коткара

Һәркем вакыт-вакыт боега. Боегу — рухи яктан көчсез булу билгесе түгел. Йәһвә ачыклаганча, хәтта аның да кайвакыт күңеле кырылган (Яр 6:5, 6). Ләкин без еш я хәтта һәрвакыт боегып йөрсәк, нәрсә эшләргә?

Йәһвәдән ярдәм сора. Йәһвә безнең психик һәм эмоциональ яктан сәламәт булуыбызны тели. Ул шатлыклы чакларыбызны да, боеккан чакларыбызны да белә. Һәм ни өчен үзебезне шулай хис иткәнебезне дә аңлый (Зб 7:9ә). Ә иң мөһиме, Йәһвә безне кайгырта һәм безгә боегу хисләрен я хәтта депрессияне дә җиңәргә булыша ала (Зб 34:18).

Психик сәламәтлегең турында кайгырт. Начар хис-тойгыларыбыз шатлыгыбызны урлый һәм Йәһвә белән дуслыгыбызга зыян китерә ала. Шуңа күрә безгә йөрәгебезне, ягъни эчке шәхесебезне, якларга кирәк (Гс 4:23).

«КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ ТЫНЫЧЛЫКТА ЯШИ» (ӨЗЕК) ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Никки депрессияне кичереп чыгар өчен гамәли яктан нәрсә эшләгән?

  • Ни өчен Никки табибка барырга кирәк икәнен аңлаган? (Мт 9:12)

  • Никки Йәһвәгә таянганын ничек күрсәткән?