Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Ата-аналар, балаларыгызга Аллаһы зирәклегенә ия булырга булышыгыз

Ата-аналар, балаларыгызга Аллаһы зирәклегенә ия булырга булышыгыз

Ата-аналар балаларына Аллаһы зирәклегенә ия булырга булыша ала. Мәсихче очрашулар бу яктан бер мөмкинлек булып тора. Балаларның очрашуларда күргәннәре, ишеткәннәре, шулай ук әзерләгән комментарийлары аларга Йәһвә турында күбрәк белергә һәм аның якын дусты булып китәргә булыша ала (Кн 31:12, 13). Сез үз балагызга очрашулардан күбрәк файда алырга ничек булыша аласыз?

  • Җыелыш очрашуларына барыр өчен тырышлыклар куегыз (Зб 22:22).

  • Очрашу алдыннан һәм аннан соң кардәшләр белән аралашыр өчен җитәрлек вакытыгыз булсын (Ев 10:25).

  • Гаиләнең һәр әгъзасында очрашуда каралачак электрон я бастырылган шәхси басмасы булсын.

  • Балагызга, комментарийны үз сүзләре белән әйтә алсын өчен, аны әзерләргә булышыгыз (Мт 21:15, 16).

  • Очрашуларга, анда алган белем һәм күрсәтмәләргә карата уңай караш белдерегез.

  • Балаларыгызга Патшалык Залын җыештыруда катнашырга һәм җыелышта олы яшьтәге кардәшләр белән аралашырга булышыгыз.

Балаларга Йәһвәгә якынлашырга булышыр өчен күп көч таләп ителә, һәм кайвакыт сез үзегезне көчсез итеп тоярга мөмкин. Ләкин сез Йәһвәнең ярдәменә өметләнә аласыз (Иш 40:29).

«АТА-АНАЛАР, ЙӘҺВӘГӘ ҺӘМ АНЫҢ КӨЧЕНӘ ТАЯНЫГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Арыганлык Зак һәм Лиягә ничек тәэсир иткән?

  • Ни өчен ата-аналарга Йәһвәдән көч сорарга кирәк?

  • Зак һәм Лия Йәһвәгә ничек таянган?