Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһың Йәһвә сине кадерли!

Аллаһың Йәһвә сине кадерли!

«Түбәнсетелгән чагыбызда ул безне онытмаган» (ЗӘБ. 136:23).

33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре нинди проблемаларга очрый һәм бу аларга ничек тәэсир итә?

КИЛӘСЕ өч ситуация турында уйланыгыз. Табиб яшь абый-кардәшкә бик начар диагноз куя һәм сәламәтлеге начарланыр гына дип әйтә. Урта яшьләрдәге абый-кардәш эшен югалта һәм, күп тырышса да, башкасын таба алмый. Олы яшьтәге тугры апа-кардәш көннән-көн көчсезләнә һәм, элеккегә караганда, Йәһвәгә азрак хезмәт итә.

2 Сезгә дә шундый проблемалар таныш икән, сез үзегезне кирәксез итеп хис итәргә мөмкин. Бу хәл шатлыгыгызны урларга, үз-үзегезгә карата хөрмәт хисен җимерергә һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрегезгә тәэсир итәргә мөмкин.

3. Шайтан һәм аның дөньясы кеше тормышына ничек карый?

3 Бу дөньяда кеше тормышы тиешенчә бәяләнми. Бу Шайтан карашын чагылдыра. Шайтан иң башлангычтан ук кешеләрнең дәрәҗәсен төшергән. Мәсәлән, бу мәрхәмәтсез шәхес Хауваны алдаган һәм аңа азатлык вәгъдә иткән. Ә бит Иблис Хауваның тыңламаучанлыгы аркасында аның үләчәген белгән! Сәүдә, сәясәт һәм дин системасы һәрвакыт Шайтан кулында булган. Шуңа күрә күп кенә бизнесменнар, сәясәтчеләр һәм дин җитәкчеләре кеше тормышына түбәнсетеп карый.

4. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

4 Йәһвә исә безнең үз-үзебезгә дөрес караш саклавыбызны тели. Без берәр хәл аркасында боекканда, ул безне ныгыта һәм рухландыра (Зәб. 136:23; Рим. 12:3). Кайберәүләребез каты чирли, икътисади авырлыклар кичерә я, картлык аркасында, изге хезмәттә үзен файдасыз дип саный. Бу мәкаләдә Йәһвәнең андый чакларда ничек булышканы карала. Әмма башта, әйдәгез, мондый сорауга игътибар итик: Йәһвәнең үзебезне кадерләгәнен без кайдан беләбез?

ЙӘҺВӘ КЕШЕЛӘРНЕ ЮГАРЫ БӘЯЛИ

5. Ни өчен сез үзегезне Йәһвә күзендә кадерле дип саныйсыз?

5 Җир туфрагыннан барлыкка китерелгән булсак та, без бер уч җирдән күпкә кадерлерәк (Ярат. 2:7). Йәһвәнең безне югары бәяләгәненә дәлилләр карап чыгыйк. Ул кешеләрне үз сыйфатларын чагылдырырлык итеп барлыкка китергән (Ярат. 1:27). Моннан тыш, безне бар тереклектән өстен куеп, Аллаһы безгә җир һәм хайваннар өстеннән хакимлек биргән (Зәб. 8:4—8).

6. Йәһвәнең камилсез кешеләрне кадерләгәнен тагын нәрсә раслый?

6 Адәм гөнаһ кылса да, Йәһвә кешелеккә әһәмиятсез нәрсәгә кебек карый башламаган. Ул безне шулкадәр ярата ки, хәтта үзенең яраткан Улын, Гайсә Мәсихне, гөнаһларыбыз өчен йолым итеп биргән (1 Яхъя 4:9, 10). Йолым бәясен кулланып, Йәһвә Адәм аркасында үлгән кешеләрне терелтәчәк. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да» яңадан тормышка кайтачак (Рәс. 24:15). Әйе, Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, сәламәтлегебезгә, матди хәлебезгә я яшебезгә карамастан, без Йәһвә өчен бик кадерле (Рәс. 10:34, 35).

7. Аллаһының үз хезмәтчеләрен яратканына тагын нинди дәлилләр бар?

7 Йәһвәнең безне кадерләгәне башка нәрсәләрдән дә күренә. Ул безне үзенә җәлеп итте һәм яхшы хәбәрне кабул иткәнебезне күрде (Яхъя 6:44). Без Йәһвәгә якынлаша башлагач, ул безгә тагы да якынлашты (Ягък. 4:8). Йәһвә, безне өйрәтер өчен, көч белән вакытын сарыф итә һәм шулай итеп безне кадерләгәнен күрсәтә. Ул безнең нинди булуыбызны һәм киләчәктә нинди булачагыбызны белә. Шулай ук ул безне яратканга төзәтә (Гыйб. сүз. 3:11, 12). Әллә моның барысы Йәһвәнең безне югары бәяләгәнен расламыймы?

8. Зәбур 18:27—29 дагы сүзләр авырлыкларыбызга дөрес караш сакларга ничек булыша?

8 Кайберәүләр Давыт патшаны ким күргән, әмма Йәһвә аны яраткан һәм аңа булышкан. Моны белү Давытка үз хәленә дөрес караш сакларга ярдәм иткән (2 Иш. 16:5—7). Төшенкелеккә бирелгән чакта я җитди авырлыкларга очраганда, Йәһвә безгә ситуациягә яңача карарга һәм проблеманы кичереп чыгарга булыша ала. (Зәбур 18:27—29 укы.) Йәһвә безнең яклы, шуңа күрә аңа шатланып хезмәт итүдән безне бернәрсә дә туктата алмас (Рим. 8:31). Ә хәзер, әйдәгез, шуны карап чыгыйк: нинди өч хәл-шартта безгә Йәһвәнең яратуын истә тотарга кирәк?

КАТЫ АВЫРГАНДА

Йәһвә Сүзен уку чир аркасында туган тискәре хисләрне контрольдә тотарга булышыр (9—12 нче абзацларны кара.)

9. Җитди авыру кешенең үз-үзенә карашына ничек тәэсир итәргә мөмкин?

9 Чир эмоциональ хәлебезгә тәэсир иткәнгә, без аның аркасында үзебезне файдасыз итеп хис итәргә мөмкин. Кешеләр ниндидер сфераларда чикләнгән булуыбызны күрә башлаганда яисә безгә башкаларга бәйле булырга туры килгәндә, бу безне бик күңелсезләндерә ала. Бүтәннәргә чиребез турында билгеле булмаса да, без барыбер оят хисе кичерергә мөмкин, чөнки үзебезнең чикләнгән булуыбызны аңлыйбыз. Андый чакларда Йәһвә безне рухландыра. Ул моны ничек эшли?

10. Гыйбрәтле сүзләр 12:25 буенча, авырган чакта безгә нәрсә көч бирә ала?

10 «Яхшы сүз» авырган чакта күңелебезне күтәрә. (Гыйбрәтле сүзләр 12:25 укы.) Изге Язмаларда Йәһвә күп яхшы сүзләр саклап калдырган. Бу сүзләр безгә, чирләребезгә карамастан, Аллаһы өчен мөһим булуыбызны исебезгә төшерә (Зәб. 31:19; 41:3). Бу рухландырылган сүзләрне укысак — бәлки, хәтта бер тапкыр гына түгел, ә күп тапкыр,— Йәһвә безгә тискәре хисләребезне контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

11. Бер абый-кардәш Йәһвәдән ничек ярдәм алган?

11 Хорхе исемле кардәшнең мисалына игътибар итегез. Яшь чагында аңа куркыныч диагноз куелган булган. Хорхеның хәле тиз начарлана барган. Моның аркасында ул үзен булдыксыз бер кеше итеп хис итә башлаган. «Чирем аркасында туган хисләремә мин әзер булмаган идем. Мин, мәсәлән, оят хисе кичердем, чөнки авыруым кешеләрнең артык игътибарын җәлеп итә иде,— дип әйтә Хорхе.— Хәлем начарлангач, мин тормышымның кискен үзгәргәненә төшендем. Мин бик көендем һәм Йәһвәдән ярдәм сорадым». Йәһвә Хорхега ничек ярдәм иткән? Ул болай дип сөйли: «Миңа укырга авыр булганга, мин Зәбурдан кыска гына өзекләр укый идем. Анда Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен ничек кайгыртканы турында язылган. Мин бу өзекләрне һәр көн укып чыгам. Бу мине юата. Вакыт узгач, кешеләр күбрәк елмайганыма игътибар итте, уңай карашым аларны рухландыра дип әйтте. Мин Йәһвәнең догаларыма җавап биргәнен аңладым! Ул миңа үз-үземә карашымны үзгәртергә булышты. Мин игътибарымны чиремә түгел, ә Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәргә туплый башладым. Шулай итеп мин үз-үземә Аллаһы күзлегеннән карарга өйрәндем».

12. Чир белән көрәшкәндә Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, нәрсә эшләп була?

12 Сезгә дә берәр чир белән көрәшергә туры килә икән, Йәһвәнең хәлегезне бик яхшы аңлаганын истә тотыгыз. Аллаһыдан ситуациягезгә дөрес караш сакларга булышсын дип үтенегез. Аллаһы сезнең өчен Изге Язмаларда саклап калдырган яхшы сүзләр сезне ныгытсын. Игътибарыгызны Аллаһының үз хезмәтчеләрен кадерләгәне турында әйтелгән өзекләргә туплагыз. Ул чакта сез күрерсез: Йәһвә үзенә тугры хезмәт иткән бар кешеләргә игелекле (Зәб. 84:11).

ИКЪТИСАДИ АВЫРЛЫКЛАРГА ОЧРАГАНДА

Йәһвә безнең турында һәрьяклап кайгыртырга вәгъдә итә; эш табу авыр булганда, бу фикер безне ныгытсын (13—15 нче абзацларны кара.)

13. Эш югалту гаилә башына ничек тәэсир итәргә мөмкин?

13 Билгеле, һәрбер гаилә башы үз гаиләсенең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тели. Әйтик, абый-кардәш, аның гаебе булмаса да, эшен югалтты, ди. Ул башка эш табарга тырышса да, барысы да уңышсыз. Моның аркасында ул үзен булдыксыз итеп хис итә. Игътибарын Йәһвәнең вәгъдәләренә туплау аңа ничек булыша алыр иде?

14. Ни өчен Йәһвә үз вәгъдәләрен үти?

14 Йәһвә үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти (Йош. 21:45; 23:14). Шулай эшләр өчен аның күп сәбәпләре бар. Ул моны, мәсәлән, үз репутациясен кайгыртканга эшли, шуңа күрә ул, үзенең тугры хезмәтчеләре турында кайгыртырга вәгъдә иткәч, бу вәгъдәне үтәргә тиеш дип саный (Зәб. 31:1—3). Моннан тыш, Йәһвә шуны бик яхшы белә: ул безнең турында — үз гаилә әгъзалары турында кайгыртмаса, бу безне бик күңелсезләндерер иде һәм өметсезлеккә төшерер иде. Аллаһы безнең турында матди һәм рухи яктан кайгыртырга вәгъдә итә, һәм бернәрсә дә аңа бу вәгъдәсен үтәргә комачаулый алмый! (Мат. 6:30—33; 24:45)

15. а) Беренче гасырдагы мәсихчеләр нинди авырлыкларга очраган? ә) Зәбур 37:18, 19 дагы сүзләр безне нәрсәдә ышандыра?

15 Йәһвә үз вәгъдәләрен ни өчен үти икәнлеген истә тотсак, икътисади яктан авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә таяну җиңелрәк булыр. Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең мисалларына игътибар итегез. Иерусалимдагы җыелыш эзәрлекләүләргә дучар булгач, «барысы да, рәсүлләрдән кала» таралып беткән (Рәс. 8:1). Һичшиксез, бу мәсихчеләр икътисади авырлыклар кичергән! Аларга бит үз йортларын һәм эшләрен калдырып китәргә туры килгән. Әмма Йәһвә аларны калдырмаган. Кардәшләр дә үз шатлыкларын югалтмаган (Рәс. 8:4; Евр. 13:5, 6; Ягък. 1:2, 3). Йәһвә бу тугры мәсихчеләрне фатихалаган кебек, безне дә ярдәмсез калдырмас. (Зәбур 37:18, 19 укы.)

КАРТЛЫК АРКАСЫНДА АВЫРЛЫКЛАР КИЧЕРГӘНДӘ

Кулыгыздан килгән эшләрегез белән канәгать булыгыз; Йәһвә бит хезмәтегезне бик кадерли (16—18 нче абзацларны кара.)

16. Нәрсә аркасында бездә Йәһвә хезмәтебезне кадерлиме дигән шикләр туарга мөмкин?

16 Картайгач, без Йәһвә өчен аз эшли алуыбыз аркасында борчыла башларга мөмкин. Күрәсең, Давыт патша да андый хисләр кичергән (Зәб. 71:9). Йәһвә безгә боекмаска ничек булыша ала?

17. Джери исемле апа-кардәшнең мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

17 Джери исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аны теократик биналарны кайгыртуга кагылышлы өйрәтүгә чакырганнар. Әмма аның бер дә барасы килмәгән. Ул болай дип фикер йөрткән: «Мин инде карт һәм тол калдым. Йәһвә куллана алган бер сәләтем дә юк. Миннән файда чыкмас». Бер көн калганда, бу апа-кардәш үз йөрәген Йәһвәгә бушаткан. Киләсе көнне ул Патшалык Залында үткән шул өйрәтүгә барырга булган, ләкин һаман да бу өйрәтү аңа файда китерерме дип шикләнгән. Әмма программа вакытында бер докладчы мондый фикергә басым ясаган: Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булу теләге — иң мөһим сәләтебез. Джери болай дип исенә төшерә: «„Бу сәләт миндә бар бит!“— дип әйтеп куйдым мин үз-үземә. Йәһвәнең үз догама җавап биргәнен аңлагач, мин елап җибәрдем. Аллаһы мине кадерләгәнен һәм өйрәтергә теләгәнен күрсәтте!» Үткәнне исенә төшереп, Джери болай ди: «Бу өйрәтүгә барганда, мин борчылдым, үземне кирәксез дип санадым. Әмма бу очрашудан соң шикләрем юкка чыкты һәм мин Йәһвә күзендә кадерле булуыма төшендем!»

18. Йәһвәнең олы яшьтәгеләрне кадерләгәне Изге Язмалардан ничек күренә?

18 Картая барсак та, Йәһвә безне барыбер кулланырга тели (Зәб. 92:12—15). Сәләтләребез чикле булса да һәм башкарган эшләребез әллә ни күп булмаса да, Йәһвә тырышлыкларыбызны бик кадерли. Гайсә Мәсих моны ачык итеп аңлаткан (Лүк 21:2—4). Шуңа күрә кулыгыздан килгән эшләрегез белән канәгать булыгыз. Сез, мәсәлән, Йәһвә турында башкаларга сөйли аласыз. Кардәшләр турында дога кылып була. Сез шулай ук башкаларны Йәһвәгә тугры булып калырга дәртләндерә аласыз. Ни өчен Йәһвә сезне үз хезмәттәше дип саный? Сез бик сәләтле булгангамы? Юк. Ул сезнең тыңлаучан булуыгызны кадерли. Моны һәрвакыт истә тотыгыз (1 Көр. 3:5—9).

19. Римлыларга 8:38, 39 безне нәрсәдә ышандыра?

19 Үз хезмәтчеләрен югары бәяләгән Аллаһыга хезмәт итәргә без шундый шат! Ул безне үз ихтыярын үтәр өчен барлыкка китергән, шуңа күрә хак гыйбадәт кылуда катнашу тормышыбызны чыннан да мәгънәле итә (Ачыл. 4:11). Бу дөнья безне булдыксыз, кирәксез дип санаса да, Йәһвәнең карашы гел башка (Евр. 11:16, 38). Чирләр, икътисади авырлыклар я картлык аркасында туган проблемалар безне боектырганда, бернәрсәнең дә безне күктәге Атабызның яратуыннан аера алмаячагын истә тотыйк. (Римлыларга 8:38, 39 укы.)

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

^ 5 абз. Күп кенә кардәшләр, тормыш авырлыклары аркасында, үзләрен бернигә дә яраксыз дип саный. Сезгә дә бу хисләр таныш булса, бу мәкалә сезгә Йәһвәнең үзегезне никадәр кадерләвен искә төшерергә булышыр. Шулай ук бу мәкаләдәге фикерләр сезгә үз-үзегезгә карата хөрмәт хисен югалтмаска ярдәм итәр.