Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Без сезнең белән барабыз»

«Без сезнең белән барабыз»

«Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек» (ЗӘК. 8:23).

26 ҖЫР Сез моны миңа эшләдегез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Башка сарыклар («ун кеше») майланганнар («яһүд») белән бергә хезмәт итүне зур хөрмәт дип саный (1, 2 нче абзацларны кара.)

1. Йәһвә безнең заманнар турында нәрсә пәйгамбәрлек иткән?

ЙӘҺВӘ безнең заманнар турында мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган ун кеше бер яһүднең киеменә килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк» (Зәк. 8:23). «Яһүд» Аллаһының майланганнарын символлаштыра. Алар Изге Язмаларда шулай ук «Аллаһы Исраиле» дип тә атала (Гәл. 6:16). Ә «ун кеше» җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләрне символлаштыра. Алар Йәһвәнең майланганнарны фатихалаганын күрә һәм алар белән бергә гыйбадәт кылуны зур хөрмәт дип саный.

2. Нинди мәгънәдә «ун кеше» майланганнар белән «бара»?

2 Җирдә яшәүче һәрбер майланган мәсихченең исемен белү мөмкин булмаса да *, җирдә мәңге яшәргә өметләнүчеләр алар белән «бара». Нинди мәгънәдә? Алар майланганнар белән бергә хезмәт итә. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «ун кеше бер яһүднең киеменә килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк». Бу шигырьдә бер генә яһүд искә алына. Ләкин «сезнең белән» дигән сүзләр бер кешегә түгел, ә күп кешегә карый. Димәк, «яһүд» ниндидер бер кешене түгел, ә майланган мәсихчеләр төркемен аңлата. Билгеле, башка сарыклар майланганнарны үз лидерлары дип санамый. Аларның Җитәкчеләре — Гайсә (Мат. 23:10).

3. Бу мәкаләдә нинди сорауларга җавап табып була?

3 Җирдә әле дә майланганнар булганлыктан безнең мондый сораулар туарга мөмкин: 1) Майланган мәсихчеләрнең үз-үзләренә карашы нинди булырга тиеш? 2) Безгә символлардан авыз иткән мәсихчеләргә ничек карарга кирәк? 3) Майланган мәсихчеләр санының арта баруы безне борчырга тиешме? Шул сорауларга җавапны бу мәкаләдә эзләгез.

МАЙЛАНГАННАРНЫҢ ҮЗ-ҮЗЛӘРЕНӘ КАРАШЫ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

4. 1 Көринтлеләргә 11:27—29 да майланганнар өчен нинди кисәтү бар һәм ни өчен алар моның турында җитди уйланырга тиеш?

4 Майланганнар 1 Көринтлеләргә 11:27—29 да (укы) язылган сүзләр турында җитди уйланырга тиеш. Бу өзектән күренгәнчә, кайберәүләр символларны «хөрмәт күрсәтмичә» кабул иткән. Мәсихче Йәһвәнең изге нормалары буенча яшәмәсә һәм шул ук вакыт икмәк белән шәрабтан авыз итсә, бу зур хөрмәтсезлек булыр иде (Евр. 6:4—6; 10:26—29). Майланганнар, «Аллаһының бүләген» алыр өчен һәм «Мәсих Гайсә аша чакыруга» лаек булыр өчен, тугры калырга тиешлекләрен аңлый (Флп. 3:13—16).

5. Майланганнар ничек басынкылык күрсәтә?

5 Йәһвәнең изге рухы мәсихчеләргә басынкы булырга, горурлыкны басарга ярдәм итә (Эфес. 4:1—3; Көл. 3:10, 12). Шуңа күрә майланганнар үзләрен башкалардан яхшырак дип санарга һәм Йәһвә үзләренә изге рухын һәрвакыт күбрәк бирә дип уйларга тиеш түгел. Алар шулай ук Изге Язмаларны, башкаларга караганда, тирәнрәк аңлыйбыз дип уйламый һәм башка кешеләрне, символлардан авыз итәргә дәртләндереп, аларның да майланган була алуларында ышандырмый. Басынкылык саклап, майланганнар шуны таный: Йәһвә генә күккә чакыра ала.

6. 1 Көринтлеләргә 4:7, 8 буенча, майланганнар үзләрен ничек тота?

6 Күккә чакырып, Аллаһы майланганнарга зур хөрмәт күрсәтсә дә, алар башкалардан ниндидер махсус мөнәсәбәт көтми (Флп. 2:2, 3). Йәһвә үз хезмәтчеләренә кемнедер майлаганы турында хәбәр итми. Шулай ук Изге Язмалар безне тиз ышанучан булмаска өйрәтә (Ачыл. 2:2). Шуңа күрә, кайберәүләр майланган мәсихченең күккә чакырылуына башта ышанмаса да, бу аны аптырашта калдырмый. Үзенә артык игътибар җәлеп итмәс өчен, майланган мәсихче үзенең майланган булуы турында һәр очраган кешегә сөйләп йөрми һәм күккә чакырылуы белән мактанмый. (1 Көринтлеләргә 4:7, 8 укы.)

7. Майланганнар нәрсә эшләми һәм ни өчен?

7 Майланган мәсихчеләр башка майланганнар белән генә вакыт үткәрми һәм үзләрен ниндидер «махсус клуб» әгъзалары дип санамый. Алар шулай ук, башка майланганнар белән күктәге өметләре турында сөйләшер өчен я Изге Язмаларны бергәләп өйрәнер өчен, аларны эзләп йөрми (Гәл. 1:15—17). Бу җыелышның бердәмлеген һич тә ныгытмас иде. Моннан тыш, үзен шулай тотып, майланган мәсихче Аллаһы халкына тынычлыкта һәм бердәмлектә хезмәт итәргә булышкан изге рухка каршы эш итәр иде (Рим. 16:17, 18).

БЕЗ МАЙЛАНГАННАРГА НИЧЕК КАРАРГА ТИЕШ?

Без майланган мәсихчеләргә я җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләргә «йолдызларга» кебек карарга тиеш түгел (8 нче абзацны кара.) *

8. Ни өчен безгә Кичәдә символлардан авыз иткәннәргә дөрес караш сакларга кирәк? (Искәрмәне дә кара.)

8 Без майланган мәсихчеләргә нинди карашта булырга тиеш? Кеше Мәсихнең майланган кардәше булса да, аңардан сокланып йөрү дөрес булмас иде (Мат. 23:8—12). Изге Язмалар безне өлкәннәрнең «иманнарыннан үрнәк алырга» дәртләндерә, анда без кешегә иярергә тиеш дип әйтелми (Евр. 13:7). Дөрес, Изге Язмаларда кайберәүләргә «икеләтә хөрмәт» бирергә кирәк дип әйтелә. Әмма алар андый мөнәсәбәткә майланган булулары аркасында түгел, ә «Аллаһы сүзен сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүчеләр» һәм «яхшы җитәкчелек итүчеләр» булганга лаек булып китә (1 Тим. 5:17). Майланган кардәшләрне чиктән тыш мактасак я аларга чиктән тыш күп игътибар бирсәк, бу аларны уңайсыз хәлгә куя ала *. Я, тагы да начаррагы, аларның горур булып китүләренә сәбәпче булуыбыз бар (Рим. 12:3). Беребез дә Мәсихнең майланган кардәшен андый җитди хатага китерергә теләми! (Лүк 17:2)

9. Без майланганнарга ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

9 Без Йәһвәнең майланганнарын хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтә алабыз соң? Без алардан ничек итеп майланганнары турында сорамыйбыз. Бу шәхси сорау, шуңа күрә моның турында белергә хокукыбыз юк (1 Тис. 4:11; 2 Тис. 3:11). Шулай ук без майланган мәсихченең хатыны я ире, ата-анасы я башка туганнары да майланганнар булырга тиеш дип уйламыйбыз. Изге рух белән майлану нәсел буенча күчми бит. Бу өмет Аллаһыдан килә (1 Тис. 2:12). Без шулай ук кыерсыта алган сораулар бирмәскә тырышырбыз. Мәсәлән, без майланган абый-кардәшнең хатыныннан, ире күккә киткәч, берүзе генә җирдә мәңге яшәячәге турында нәрсә уйлаганы хакында сорамабыз. Йәһвәнең яңа дөньяда «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәген» онытмыйк (Зәб. 145:16).

10. Кешеләрдән сокланмау безне нәрсәдән саклар?

10 Майланганнарны башка мәсихчеләрдән өстен куймау безне яклый. Ни өчен алай дип әйтеп була? Аллаһы Сүзе күрсәткәнчә, майланганнар да тугрылыкларын югалтырга мөмкин (Мат. 25:10—12; 2 Пет. 2:20, 21). Кешеләрдән сокланмау безне кешегә иярүдән — шул исәптән майланган, я зур абруйга ия булган, я Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән кардәшләргә иярүдән саклар. Бу кардәшләр, тугрылыксыз булып китеп, җыелышны калдырса да, без иманыбызны югалтмабыз һәм Йәһвәгә хезмәт итүдән туктамабыз.

СИМВОЛЛАРДАН АВЫЗ ИТҮЧЕЛӘР САНЫНЫҢ АРТА БАРУЫ БЕЗНЕ БОРЧЫРГА ТИЕШМЕ?

11. Символлардан авыз иткән кешеләрнең саны турында әйткәндә, нинди тенденция күзәтелә?

11 Күп еллар дәвамында Кичәдә символлардан авыз иткән кешеләрнең саны кими барган. Әмма соңгы елларда бу сан арта гына бара. Бу безне борчырга тиешме? Юк. Әйдәгез, кайбер фикерләрне карап чыгыйк.

12. Ни өчен символлардан авыз итүчеләрнең саны арта баруы безне борчырга тиеш түгел?

12 «Йәһвә үзенекеләрен белә» (2 Тим. 2:19). Йәһвәдән аермалы буларак, Кичәдә символлардан авыз иткән кешеләрне санаган абый-кардәшләр кем чыннан да майланган икәнлеген белми. Чынлыкта, җирдә күпме майланган кардәш калганын төгәл әйтү авыр. Кемдер вакыт узу белән символлардан авыз итми башлый. Кайберәүләр эмоциональ я психик проблемалары аркасында үзләрен майланганнар дип саный. Шуңа күрә отчетка майланмаган кешеләр дә керә.

13. Изге Язмаларда бөек афәт башланган вакытка күпме майланганнар булачагы әйтеләме? Аңлатыгыз.

13 Гайсә сайланганнарны күккә алыр өчен килгәндә, алар бөтен җир буйлап таралган булыр (Мат. 24:31). Изге Язмалардан күренгәнчә, соңгы көннәрдә җирдә калган майланганнарның саны зур булмас (Ачыл. 12:17). Шулай да бөек афәт башланган вакытка аларның күпме калачагы турында Изге Язмаларда әйтелми.

Берәрсе символлардан авыз итә башласа, моңа ничек карарга? (14 нче абзацны кара.)

14. Римлыларга 9:11, 16 дан күренгәнчә, майланганнарны сайлау турында әйткәндә, безгә нәрсәне онытмаска кирәк?

14 Йәһвә кешене кайчан майларга икәнлеген үзе хәл итә (Рим. 8:28—30). Йәһвә үз хезмәтчеләрен Гайсә терелтелгән вакыттан алып күккә чакыра башлаган. Күрәсең, беренче гасырда бар мәсихчеләр дә майланган булган. Киләсе гасырларда ялган мәсихчеләр барлыкка килгән: үзләрен мәсихчеләр дип атаган кешеләрнең күпчелеге чынлыкта Мәсихнең өйрәтүләре буенча яшәмәгән. Шулай да җирдә хәтта шул чорда да майланган мәсихчеләр булган. Алар Гайсә мисалындагы чүп үләне арасында үскән бодайга охшаш булган (Мат. 13:24—30). Соңгы көннәрдә Йәһвә 144 000 санына кергәннәрне сайлавын дәвам итә бара *. Шуңа күрә, Аллаһы берәрсен ахыр алдыннан майларга булса, беркем дә Аллаһының зирәклеген шик астына куярга тиеш түгел. (Римлыларга 9:11, 16 укы.) * Гайсәнең башка бер мисалында эшчеләр соңгы сәгатьтә эшли башлаган эшчеләрдән зарланган. Безнең аларга охшыйсыбыз килми (Мат. 20:8—15).

15. Бөтен майланганнар да Маттай 24:45—47 дә искә алынган «акыллы хезмәтчене» тәшкил итә дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

15 Күктәге тормышка өметләнгән кардәшләрнең кайберләре генә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» тәшкил итә. (Маттай 24:45—47 укы.) Беренче гасырда майланган мәсихчеләрнең бик кечкенә өлеше генә Мәсихче Грек Язмаларын язуда катнашкан. Беренче гасырда кебек, бүген дә Йәһвә һәм Гайсә, күпләрне кайгыртыр һәм тукландырыр өчен, кайберәүләрне генә куллана. Шуңа күрә Аллаһы халкына «ризыкны үз вакытында өләшү» өчен майланган мәсихчеләрдән торган кечкенә төркем генә җаваплы.

16. Без бу мәкаләдә нинди фикерләрне карап чыктык?

16 Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыктык? Үзенең хезмәтчеләренең күбесенә Йәһвә җирдә мәңгелек тормыш бирәчәк, ә кайберләре Мәсих белән күктә идарә итәчәк. Йәһвә бар хезмәтчеләрен дә — «яһүдне» дә, «ун кешене» дә фатихалый. Ике төркемнән дә Аллаһы үз законнарына буйсынуларын һәм тугры булып калуларын көтә. Барыбыз да басынкы булырга, бердәмлек сакларга, бергә хезмәт итәргә һәм җыелыштагы тынычлыкка өлеш кертергә тиеш. Тиз якынлашучы ахырны көткәндә, әйдәгез, алга таба да Йәһвәгә хезмәт итик һәм, «бер көтү» буларак, Мәсихкә иярик! (Яхъя 10:16)

34 ҖЫР Сафлык саклап яшәү

^ 5 абз. Быел Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе 7 апрель, сишәмбе көнне, үтәчәк. Кичәдә символлардан авыз иткән кардәшләргә без ничек карарга тиеш? Майланган мәсихчеләр санының арта баруы безне борчырга тиешме? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап бирелә. Бу материал «Күзәтү манарасы» журналының 2016 ел, гыйнвар чыгарылышында бастырылган бер мәкаләгә нигезләнгән.

^ 2 абз. Зәбур 87:5, 6 дан күренгәнчә, киләчәктә Аллаһы безгә майланганнарның исемнәрен, бәлки, билгеле итәчәк (Рим. 8:19).

^ 8 абз. «Күзәтү манарасы» 2016 ел, гыйнвар чыгарылышында, 27 нче биттә, «Мәхәббәт „үзен әдәпсез тотмый“» дигән рамканы карагыз.

^ 14 абз. Рәсүлләр 2:33 тә изге рух Гайсә аша бирелгән дип әйтелсә дә, кешене күккә Йәһвә чакыра.

^ 14 абз. Күбрәк мәгълүматны «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 1 май чыгарылышында, «Укучыларның сораулары»нда, карагыз.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: төп идарә вәкилен һәм аның хатынын фотога төшерер өчен, аларга «һөҗүм итү» зур хөрмәтсезлек булыр иде!