Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Үрнәк алырлык кардәшләрдән өйрәнү миңа күп фатихалар китерде

Үрнәк алырлык кардәшләрдән өйрәнү миңа күп фатихалар китерде

ЯШЬ чагымда вәгазьдә катнашу миңа җиңел бирелмәде. Вакыт узу белән миңа төрле вазифалар бирелә башлады, әмма мин үземне алар өчен әле әзер булмаган кебек хис итә идем. Шулай да мин бар куркуларымны җиңә алдым, чөнки миңа кардәшләр бик булышты. Алар минем өчен яхшы үрнәк булып торды. Нәтиҗәдә, мин тулы вакытлы хезмәттә 58 ел катнаштым һәм күп фатихалар татыдым.

Мин Канададагы Квебек шәһәрендә тудым. Бу якларда кешеләр француз телендә сөйләшә. Әтием Луи һәм әнием Зелия мине яратып үстерде. Әтием оялчан кеше иде, ул укырга ярата иде. Мин, иҗатчан бала булганга, беркөн журналист булып китәргә хыяллана идем.

Миңа якынча 12 яшь булганда, өебезгә әтиемнең Родольф Суси исемле хезмәттәше килде. Ул үзе белән дустын ияртеп килде. Алар Йәһвә Шаһитләре иде. Элек минем бу дин турында әллә ни ишеткәнем булмады. Ләкин бу кешеләр сорауларыбызга инандыргыч җаваплар бирде һәм Изге Язмаларны оста кулланды. Әти-әниемне дә, мине дә бу таң калдырды. Нәтиҗәдә, без өйрәнүгә ризалаштык.

Ул вакытта мин католик мәктәбендә укыдым. Вакыт-вакыт мин сыйныфташларыма Изге Язмалардан белгәннәрне сөйли идем. Ахыр чиктә укытучылар (ә алар руханилар иде) карашларым турында сөйләшүләремне белеп алды. Аллаһы Сүзе ярдәмендә карашларымның дөрес булмаганын раслар урынына, алар мине бөтен класс алдында фетнәче дип атады. Стресс кичерсәм дә, бу ситуация минем өчен чын фатиха булып чыкты, чөнки мин бу руханиларның тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнмәгәненә инандым. Юлларыбызның төрле икәнен аңладым. Әти-әниемнең рөхсәте белән мин башка мәктәпкә күчтем.

ХЕЗМӘТКӘ ЯРАТУ ҮСТЕРӘМ

Мин Изге Язмаларны өйрәнүемне дәвам иттем, әмма, өйдән өйгә вәгазьләргә курыкканга, рухи үсешем тиз булмады. Католик чиркәве зур хакимлеккә ия иде һәм вәгазь эшебезгә каты каршылык күрсәтте. Квебек провинциясенең премьер-министры Морис Дюплесси Католик чиркәвенә дус иде. Ул чиркәү яклы булганга, хезмәттә халык төркемнәре Йәһвә Шаһитләрен мыскыллый иде һәм аларга хәтта һөҗүм итә иде. Хезмәттә катнашыр өчен кыюлык кирәк иде.

Гилад мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган Джон Рей исемле абый-кардәш миңа куркуымны җиңәргә булышты. Джон бик тәҗрибәле, юаш, тыйнак кеше иде. Бу кардәшкә килеп эндәшү һәрвакыт җиңел иде. Ул туры киңәшләр сирәк бирә иде, ә күбрәк үз үрнәге белән өйрәтә иде. Джонга француз теле авыр бирелгәнгә, мин, аның белән хезмәттә йөреп, аңа тел ягыннан булыша идем. Аның белән йөрү миңа хакыйкать юлына басарга ярдәм итте. Йәһвә Шаһитләре белән беренче тапкыр очрашканнан соң 10 ел үткәч, мин суга чумдырылдым. Бу 1951 елның 26 мае иде.

Джон Рейның (А) яхшы үрнәге миңа (Ә) өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә курыкмаска булышты

Квебектагы кечкенә җыелышыбыз күбесенчә пионерлардан тора иде. Аларның үрнәге мине пионер булырга дәртләндерде. Ул вакытта без Изге Язмалар белән генә вәгазьләдек. Шуңа күрә мин, хакыйкатьне яклар өчен, Изге Язмалардагы шигырьләрне яхшы белергә тырыштым. Басмаларыбызны кулланмаганга, без Аллаһы Сүзен оста кулланырга өйрәндек. Шулай да, без Католик чиркәве хупламаган тәрҗемәне кулланганда, күп кенә кешеләр хәтта Аллаһы Сүзеннән укылган шигырьләрне тыңларга теләмәде.

1952 елда мин Симона Патри исемле җирле апа-кардәшкә өйләндем. Аннан соң без Монреальгә күчендек. Тормышыбызның беренче елында безнең Лиз исемле кызыбыз туды. Пионер хезмәтемне туебыз алдыннан туктаткан булсам да, без Симона белән гади тормыш алып барырга һәм җыелыш эшләрендә мөмкин кадәр активрак катнашырга тырыштык.

Ун елдан соң гына мин пионер хезмәте турында кабат җитди уйлана башладым. 1962 елда, Канададагы Бәйтелдә өлкәннәр өчен бер ай дәвамында үткәрелгән Изге хезмәт мәктәбендә укыганда, мин бер бүлмәдә Камилль Уэллетт исемле кардәш белән яшәдем. Аның гаиләсе булса да, ул пионер хезмәтен максат итеп куя иде. Ул вакытларда Квебекта балалы кардәшләрнең пионерлар булып хезмәт итүләре турында сирәк ишетеп була иде. Шуңа күрә Камилльнең ашкынуы мине сокландырды. Бу кардәш мине рухи максатларым турында уйланырга дәртләндерде. Берничә айдан соң мин пионер хезмәтен башладым. Кайберәүләр карарым дөресме дип шикләнә иде, әмма мин тәвәккәл булдым һәм Йәһвә миңа күбрәк вәгазьләргә булышыр дип ышандым.

КВЕБЕК ШӘҺӘРЕНӘ МАХСУС ПИОНЕРЛАР БУЛАРАК КАЙТАБЫЗ

1964 елда безне Симона белән туган шәһәребез Квебекка махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Анда без берничә ел хезмәт иттек. Ул вакытка анда вәгазь ягыннан инде җиңелрәк иде, әмма каршылыкларсыз да булмады.

Бер шимбә көнне мине Сент-Мари шәһәрендә кулга алдылар. Бу шәһәр Квебектан ерак түгел иде. Полицейский мине участокка алып килде һәм, рөхсәтсез өйдән өйгә йөреп вәгазьләвем аркасында, мине төрмәгә утыртты. Соңрак мине Байяржон исемле судьяга китерделәр. Ул бик кырыс кеше булып күренә иде. Ул миннән, адвокатың кем, дип сорады. Мин Глен Хау * исемен әйткәч, теге судья, борчылып: «Бу гына җитмәгән!» — дип әйтеп куйды. Глен Хау кардәш Йәһвә Шаһитләренең танылган бер юристы иде. Соңрак суд эшемне япты.

Каршылыклар аркасында, Квебекта очрашулар өчен туры килгән бина табу авыр иде. Шуңа күрә кечкенә җыелышыбыз салкын иске гаражда җыелырга мәҗбүр иде. Кышкы суык көннәрдә без, анда җылыныр өчен, җылыткыч кулландык. Еш кына без очрашуга берничә сәгать алдан килә идек тә хезмәтебездә булган кызыклы очракларны сөйли идек.

Вәгазь эшебез гаҗәеп җимешләр китерде. 1960 елларда Квебек шәһәрендә, Кот-Нор өлкәсендә һәм Гаспе ярымутравында берничә кечкенә генә җыелыш бар иде. Ә хәзер бу территориядә бик күп җыелышлар бар, һәм алар уңайлы Патшалык Залларында җыела.

КҮЧЕП ЙӨРҮЧЕ КҮЗӘТЧЕ БУЛЫП КИТӘМ

Күчеп йөрүче күзәтчеләр өчен очрашу (1977 ел, Торонто)

1970 елда безне Симона белән район хезмәтендә катнашырга чакырдылар. 1973 елда мине өлкә күзәтчесе итеп билгеләделәр. Бу елларда күчеп йөрүче күзәтче булган Лорье Сомюр * һәм Дэйвид Сплэйн * кебек тәҗрибәле кардәшләрдән мин күп нәрсәгә өйрәнә алдым. Һәрбер конгресстан соң без Дэйвид белән, укыту осталыгын яхшыртыр өчен, бер-беребезгә киңәшләр бирә идек. Бер очракта Дэйвид миңа болай диде: «Леонс, миңа соңгы нотыгың бик ошады. Ул шәп булды. Әмма мин бу материалны өч нотыкка бүләр идем!» Әйе, минем нотыкларымда чиктән тыш күп материал иде. Миңа гадирәк сөйләргә өйрәнергә кирәк иде.

Мин көнчыгыш Канадада төрле шәһәрләрдә хезмәт иттем

Өлкә күзәтчеләренең вазифаларына район күзәтчеләре белән хезмәттәшлек итү дә керә иде. Квебектагы күп кенә вәгазьчеләр, мине яхшы белгәнгә, минем белән хезмәттәшлек итәргә тели иде. Мин алар белән күп вәгазьләгәнгә, район күзәтчесенә аз вакыт кала иде. Бер мәлне бер район күзәтчесе миңа болай дип йомшак кына киңәш бирде: «Кардәшләргә вакыт бүлеп куюың — яхшы нәрсә. Әмма бу атна минеке бит, мин дә дәртләндерүгә мохтаҗ». Бу киңәш минем өчен бик файдалы булды.

1976 елда өебезгә кайгы килде. Кадерле хатыным Симона, нык авырып, үлеп китте. Симона, фидакарь булганга һәм Йәһвәне нык яратканга күрә, минем өчен яхшы хатын иде. Бу кайгыны кичереп чыгарга миңа хезмәттә актив булып калу булышты. Мин Йәһвәгә бик рәхмәтлемен: ул мине авыр чагымда калдырмады. Вакыт узу белән мин башка апа-кардәшкә өйләндем. Кэролин Эллиотт исемле, инглиз телендә сөйләшүче бу пионер Квебекка ихтыяҗ буенча күченгән иде. Кэролинга мөрәҗәгать итү җиңел, ул башкалар белән, аеруча ялгыз һәм оялчан кешеләр белән, эчкерсез кызыксына. Андый хатын белән район хезмәтендә катнашу минем өчен зур фатиха булды.

БИК ӘҺӘМИЯТЛЕ ЕЛ

1978 елның гыйнварында мине Квебектагы беренче Пионерлар мәктәбен үткәрергә билгеләделәр. Мин бик дулкынландым: студентларга кебек, миңа да программа таныш түгел иде. Шатлыгыма, беренче сыйныфта күп тәҗрибәле кардәшләр укыды. Мин, үзем укытучы булсам да, студентлардан күп нәрсәгә өйрәндем!

Соңрак, 1978 елда, Монреальнең Олимпик стадионында «Җиңүгә китерүче иман» дигән халыкара конгресс үтте. Бу Квебекта үткән иң зур конгресс иде. Программаны 80 000 нән артык кеше тыңлады. Мин конгресста журналистлар белән аралашу өчен җаваплы идем. Массакүләм мәгълүмат чараларында безнең турында яхшы хәбәрләр күрү бик күңелле булды. Телевидениедә һәм радиода безнең интервьюларыбыз 20 дән артык сәгать яңгырады. Ә газеталарда йөзләгән мәкалә чыкты. Шулай итеп төпле шаһитлек бирелде!

БАШКА ТЕРРИТОРИЯГӘ КҮЧЕНӘМ

1996 елда хезмәтемдә зур үзгәреш булды. Суга чумдырылган вакыттан бирле Квебекта француз территориясендә вәгазьләсәм дә, мине өлкә күзәтчесе итеп Торонтога инглиз территориясенә билгеләделәр. Мин яңа билгеләнүгә туры килмим дип уйлый идем һәм, инглиз телен яхшы белмәгәнгә, нотыклар сөйләргә курка идем. Миңа ешрак дога кылырга һәм Йәһвәгә тулысынча таянырга кирәк булды.

Башта бик борчылсам да, Торонто өлкәсендә ике ел хезмәт итү миңа зур шатлык китерде. Кэролин мине инглиз телендә иркенрәк сөйләшергә өйрәтте. Кардәшләр дә ярдәм итеп һәм рухландырып торды. Без бик тиз яңа дуслар таптык.

Район конгрессы алдыннан күп нәрсә оештырырга туры килсә дә, мин җомга кичләрен өйдән өйгә вәгазьләргә тырыша идем. Кемдер болай дип әйтә алыр иде: «Ял көннәре болай да тыгыз бит. Җомга көнне вәгазьгә бармасаң да була». Әмма хезмәттә кешеләр белән аралашу миңа һәрвакыт рухи көч өсти иде. Мин әле дә вәгазьдән соң канатланып кайтам.

1998 елда безне Кэролин белән Монреальгә махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Күп еллар дәвамында мин җәмәгать урыннарында хезмәтне оештыру өчен җаваплы идем һәм, кешеләрнең Йәһвә Шаһитләре турында тискәре карашы булмасын өчен, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек иттем. Без Кэролин белән Канадага күченгән чит ил кешеләренә вәгазьләргә яратабыз. Еш кына алар Изге Язмалар белән бик кызыксына.

Хатыным Кэролин белән

68 ел суга чумдырылган Йәһвә Шаһите булуым турында уйланганда, мин күп фатихалар татыганымны аңлыйм. Хезмәткә ярату үстергәнгә һәм кешеләргә хакыйкать белән танышырга булышканга, мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Кызым Лизи дә ире белән, балаларын үстергәч, пионерлар булып китте. Кызымның ашкынучан хезмәтче булуын күрү йөрәгемне җылытып тора. Үземә яхшы үрнәк күрсәткән һәм зирәк киңәш биргән кардәшләргә мин аеруча рәхмәтлемен. Алар миңа рухи яктан үсәргә һәм төрле теократик вазифаларымны башкарырга ярдәм итте. Мин шуңа инандым: Йәһвәнең изге рухына таянсак кына, без билгеләнүебезне тугры үти алырбыз (Зәб. 51:11). Йәһвә миңа үз исемен данларга мөмкинлек бирде. Мин моның өчен Йәһвәгә өзлексез рәхмәт укыйм! (Зәб. 54:6)

^ 16 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2000 ел, 22 апрель чыгарылышында Глен Хау кардәшнең «Не ваша война, а Божия» дигән тәрҗемәи хәлен укыгыз.

^ 20 абз. «Күзәтү манарасы» (ингл.) 1976 ел, 15 ноябрь чыгарылышында Лорье Сомюр кардәшнең тәрҗемәи хәлен карагыз.

^ 20 абз. Дэйвид Сплэйн Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы булып хезмәт итә.