Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Атабыз Йәһвә безгә назлы яратуын белдерә

Атабыз Йәһвә безгә назлы яратуын белдерә

«Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз“» (МАТ. 6:9).

135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Фарсы патшасы белән сөйләшер өчен, нәрсә кирәк булган?

ЯКЫНЧА 2 500 ел элек Фарсы империясендә яшәгәнегезне күз алдына китерегез. Сез бу җирнең патшасы белән бер сорау турында сөйләшергә телисез. Шуңа күрә Шушанда урнашкан патша сараена юл тотасыз. Әмма, патша белән сөйләшер өчен, сезгә башта аңардан чакыру алырга кирәк. Югыйсә тормышыгызны югалтуыгыз бар! (Әсф. 4:11)

2. Ни өчен Йәһвәгә мөрәҗәгать итү җиңел?

2 Йәһвә Фарсы патшасыннан аерылып торганына без шундый шат! Билгеле, Йәһвә җирдәге идарәчеләрдән күпкә бөегрәк, шулай да ул безне теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер. Ул безнең үзенә һәрвакыт мөрәҗәгать итүебезне тели. Йәһвә Бөек Барлыкка Китерүче, Чиксез Кодрәт Иясе һәм Аллаһы Тәгалә булса да, аның «Ата» дигән титулы да бар (Мат. 6:9). Йәһвәнең безнең белән якын, җылы мөнәсәбәтләр үстерергә теләвен белү безне бик тә куандыра!

3. Ни өчен без Йәһвәне Атабыз дип атый алабыз һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Йәһвә Тормыш Бирүчебез булганга, без аны Атабыз дип атый алабыз (Зәб. 36:9). Шулай булгач, без Йәһвәгә Атабызга кебек буйсынырга тиеш. Аллаһының әмерләре буенча эш итү безгә гаҗәеп фатихалар китерә (Евр. 12:9). Җирдәге я күктәге мәңгелек тормышны алу — шул фатихаларның берсе. Әмма без фатихаларны киләчәктә генә алырбыз дип әйтеп булмый. Йәһвә инде бүген назлы Атабыз булуын ничек күрсәтә? Аның киләчәктә дә безне ташлап китмәячәген без кайдан беләбез? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап бирелер. Әмма башта, әйдәгез, Йәһвәнең безне яратканын һәм безнең турында кайгыртканын раслаучы дәлилләргә күз салыйк.

ЙӘҺВӘ — НАЗЛЫ, КАЙГЫРТУЧАН АТАБЫЗ

Ата кеше үз баласына якын булырга теләгән кебек, Йәһвә дә безгә якын булырга тели (4 нче абзацны кара.)

4. Ни өчен кайберәүләргә Йәһвәне Ата буларак кабул итү авыр?

4 Сезгә Аллаһыны Атагыз буларак кабул итү җиңелме? Кайберәүләр, Аллаһы белән чагыштырганда, бик кечкенә булулары аркасында, үзләрен әһәмиятсез дип саный. «Әллә Чиксез Кодрәт Иясе миңа игътибар итәрме?» — дип шикләнә алар. Күктәге Атабыз андый хисләргә бирелүебезне теләми. Ул безгә тормыш биргән һәм безнең белән мөнәсәбәтләр үстерергә тели. Паул Афинадагы тыңлаучыларына моны аңлатырга тырышкан. Ул Аллаһы турында болай дигән: «Ул бит һәрберебезгә якын» (Рәс. 17:24—29). Бала үз атасына кыенсынмыйча мөрәҗәгать иткән кебек, Йәһвә дә безнең шулай итеп үзенә мөрәҗәгать итүебезне тели.

5. Бер апа-кардәшнең очрагыннан нәрсә күренә?

5 Кайберәүләр балачакларында назлы ата яратуын күрмәгән, шуңа күрә аларга Йәһвәне Ата дип санау авыр. Бер апа-кардәшнең сүзләренә игътибар итегез: «Әти балачагымда мине кимсетте. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, миңа Йәһвәне күктәге Атам итеп кабул итү бик авыр булды. Әмма, Йәһвә белән якынрак танышкач, барысы да үзгәрде». Сезгә дә Аллаһыга якынлашу авыр булса, ул чакта шуны истә тотыгыз: Йәһвә сезнең өчен дә иң яхшы Ата була ала.

6. Маттай 11:27 буенча, Йәһвә безгә үзен назлы Ата итеп күрергә ничек булыша?

6 Гайсәнең сүзләрен һәм эшләрен Изге Язмаларда саклап калдырып, Йәһвә безгә үзен назлы Ата итеп күрергә булыша. (Маттай 11:27 укы.) Гайсә үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган. Ул хәтта болай дип әйтә алган: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була» (Яхъя 14:9). Гайсә Йәһвәнең чын Ата булуы турында еш сөйләгән. Яхшы хәбәр китапларыннан күренгәнчә, Гайсә «Ата» дигән титулны Йәһвәгә карата якынча 200 тапкыр кулланган. Ни өчен Гайсә бу титулны шулкадәр еш искә алган? Чөнки ул кешеләрнең Йәһвәне назлы Ата итеп күрүләрен теләгән (Яхъя 17:25, 26).

7. Йәһвәнең үз Улы белән ничек мөгамәлә итүеннән без нәрсә күрәбез?

7 Йәһвәнең үз Улы Гайсә Мәсих белән ничек мөгамәлә итүеннән без нәрсә күрәбез? Йәһвә Гайсәнең догаларын һәрвакыт тыңлаган. Моннан тыш, ул аның догаларына җавап биргән (Яхъя 11:41, 42). Нинди генә сынауларга очраса да, Гайсә үз Атасының яратуын һәм ярдәмен сизгән (Лүк 22:42, 43).

8. Йәһвә Гайсә турында ничек кайгырткан?

8 Гайсә Йәһвәнең Тормыш Чыганагы булуын һәм үзе турында кайгыртканын истә тоткан. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Мин Ата ярдәмендә яшим» (Яхъя 6:57). Әйе, Гайсә үз Атасына тулысынча таянган. Йәһвә аның физик ихтыяҗларын канәгатьләндергән. Ә иң мөһиме, Йәһвә Гайсә турында рухи яктан кайгырткан (Мат. 4:4).

9. Йәһвә Гайсә өчен кайгыртучан Ата булуын ничек күрсәткән?

9 Назлы Ата буларак, Йәһвә үз Улына ярдәм итәргә әзер булган, һәм Гайсә моны яхшы белгән (Мат. 26:53; Яхъя 8:16). Гайсәне бар зыяннан якламаса да, Аллаһы аңа чыдам булып калырга булышкан. Гайсә үз газапларының вакытлыча булганын төгәл белгән; беркем дә аңа төзәтелмәслек зыян китерә алмаган (Евр. 12:2). Гайсәне тыңлап, аны бар кирәклесе белән тәэмин итеп, өйрәтеп һәм аңа булышып, Йәһвә Гайсә өчен чын Ата булуын раслаган (Яхъя 5:20; 8:28). Хәзер, әйдәгез, Йәһвәнең безнең турында ничек кайгыртканын белик.

НАЗЛЫ АТАБЫЗ БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА НИЧЕК КАЙГЫРТА?

Назлы ата үз баласын 1) тыңлый, 2) тәэмин итә, 3) тәрбияли һәм 4) яклый. Күктәге Атабыз да безнең турында шулай ук кайгырта. (10—15 нче абзацларны кара.) *

10. Зәбур 66:19, 20 буенча, Йәһвә безне яратканын ничек күрсәтә?

10 Йәһвә безнең догаларыбызны тыңлый. (Зәбур 66:19, 20 укы.) Ул дога кылу мөмкинлеген чикләми, киресенчә, ул безне еш дога кылырга чакыра (1 Тис. 5:17). Без кайда гына булсак та, Йәһвәгә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алабыз. Аллаһы безгә, сезне тыңларга вакытым юк, дип беркайчан да әйтмәс. Аның безнең өчен һәрвакыт вакыты бар, һәм ул безгә карата игътибарлы. Йәһвәнең догаларыбызны тыңлаганын белү безне аңа җәлеп итә. «Мин Йәһвәне яратам, чөнки ул минем авазымны, ярдәм сорап ялваруымны ишетә»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Зәб. 116:1).

11. Йәһвә догаларыбызга җавап бирәме? Аңлатыгыз.

11 Күктәге Атабыз үтенечләребезне ишетеп кенә калмый, ә җавап та бирә. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14, 15). Әлбәттә, Йәһвәнең җавабы без көткәннән аерылып торырга мөмкин. Аллаһы безнең өчен нәрсә яхшырак икәнен төгәл белә, шуңа күрә кайвакыт «юк» дип әйтергә яисә, сабыр булып, әзрәк көт, дип әйтергә мөмкин (2 Көр. 12:7—9).

12, 13. Йәһвә ихтыяҗларыбызны ничек канәгатьләндерә?

12 Йәһвә безне бар кирәклесе белән тәэмин итеп тора. Йәһвә аталарга үз гаиләләре турында кайгыртырга куша һәм үзе дә шулай эшли (1 Тим. 5:8). Ул үз балаларының материаль ихтыяҗлары турында кайгырта. Аллаһы ризык, кием я яшәү урыны турында борчылуыбызны теләми (Мат. 6:32, 33; 7:11). Атабыз безне шулкадәр ярата ки, хәтта безнең киләчәктә барысы да булсын өчен кайгырткан.

13 Иң мөһиме, Йәһвә рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә. Үз Сүзе аша ул безгә үз ниятен, сыйфатларын, тормыш мәгънәсен һәм киләчәк өчен нәрсә планлаштырганын ачты. Ата-анабызны я башка берәр кардәшне кулланып, Йәһвә безгә үзенә якынлашырга булышты һәм шулай итеп безгә шәхси игътибар күрсәтте. Хәзер без җыелыштагы өлкәннәрдән һәм башка җитлеккән кардәшләрдән кирәкле ярдәм алабыз. Моннан тыш, Йәһвә безне җыелыш очрашулары аша өйрәтә. Шулай итеп, безнең рухи гаиләбез белән бергә өйрәнергә мөмкинлегебез бар. Әйе, Йәһвә безнең турында Ата кебек кайгырта! (Зәб. 32:8)

14. Ни өчен Йәһвә безне тәрбияли һәм ул моны ничек эшли?

14 Йәһвә безне тәрбияли. Гайсәдән аермалы буларак, без камилсез. Шуңа күрә, безне өйрәткәндә, күктәге Атабыз кирәк чакта безне төзәтә дә. Аның Сүзендә болай диелә: «Чөнки Йәһвә кемне яратса, шуны тәрбияли» (Евр. 12:6, 7). Йәһвә безне төрлечә тәрбияли. Мәсәлән, Изге Язмаларны укыган чакта я җыелыш очрашуында утырганда, без үзебез өчен файдалы фикерләр ишетәбез. Ярдәм өлкәннәрдән дә килә ала. Йәһвә безне ничек кенә төзәтмәсен, ул моны яратудан эшли (Ирм. 30:11).

15. Йәһвә безне ничек яклый?

15 Сынауларга эләккән чакта Йәһвә безгә булыша. Ата кеше үз балаларына авырлыкларда ярдәм иткән кебек, күктәге Атабыз да безне авырлыклар вакытында ныгыта. Изге рухы ярдәмендә ул безне рухи зыяннан яклый (Лүк 11:13). Йәһвә безне шулай ук эмоциональ яктан яклый. Мәсәлән, ул безгә искиткеч өмет бирә. Бу өметкә ия булып, без авыр вакытларда чыдам калабыз. Безгә нинди генә бәлаләргә очрарга туры килмәсен, киләчәктә назлы Атабыз газапларыбызны алып куячак. Сынауларыбыз — вакытлыча гына, ә Йәһвәнең фатихалары — мәңгелек (2 Көр. 4:16—18).

АТАБЫЗ БЕЗНЕ БЕРКАЙЧАН ДА ТАШЛАМАЯЧАК

16. Адәм үз Атасын тыңламагач, нәрсә булган?

16 Йәһвәнең гаиләсендә проблемалар тугач, үзен ничек тотуыннан аның безне яратканын күрәбез. Күктәге Атасын тыңламагач, Адәм үзе дә, токымнары да Йәһвәнең бәхетле гаиләсендә калу мөмкинлеген югалткан (Рим. 5:12; 7:14). Ләкин Йәһвә Адәм балаларына ярдәм кулы сузган.

17. Адәм фетнә күтәргәч, Йәһвә шунда ук нәрсә эшләгән?

17 Йәһвә Адәмгә — тиешле җәза, ә аның тумаган токымнарына өмет биргән. Аллаһы тыңлаучан кешеләр аның гаиләсенә кайта алачак дип шунда ук вәгъдә иткән (Ярат. 3:15; Рим. 8:20, 21). Бу мөмкин булсын өчен, Йәһвә яраткан Улын, Гайсә Мәсихне, йолым итеп биргән. Гайсәне җиргә җибәреп, Йәһвә безне никадәр яратканын күрсәткән (Яхъя 3:16).

Аллаһыдан читләшсәк, әмма тәүбә итсәк, назлы күктәге Атабыз Йәһвә безне кабул итәргә шат булыр (18 нче абзацны кара.)

18. Рухи яктан сүлпәнәйсәк тә, Йәһвәнең безне үз гаиләсендә күрергә теләгәнен без кайдан беләбез?

18 Камилсез булсак та, Йәһвә безне үз гаиләсендә күрергә тели, ул безне ниндидер йөк дип санамый. Без кайвакыт аны күңелсезләндерәбез я хәтта рухи яктан сүлпәнәябез, ләкин Йәһвә безне бернигә яраксыз дип санамый. Читкә киткән угыл турында хикәяне сөйләп, Гайсә Йәһвәнең тирән яратуын сурәтләп биргән (Лүк 15:11—32). Бу мисалда әти үз улының кире кайтачагына өметен җуймаган. Угыл өенә кайткач, әтисе аны шатланып кабул иткән. Йәһвәдән читләшсәк, әмма тәүбә итсәк, күктәге Атабызның безне кабул итүенә һич шикләнмәскә була.

19. Йәһвә Адәм китергән зыянны ничек юк итәчәк?

19 Адәм китергән бар зыянны күктәге Атабыз юк итәчәк. Адәм фетнә күтәргәч, Йәһвә 144 000 кешене, Гайсә Мәсих белән бергә патша-руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен, күккә чакырырга ниятләгән. Яңа дөньяда Гайсә һәм аның варисташлары тыңлаучан кешеләрне камиллеккә китерәчәк. Кешеләрнең тыңлаучанлыгы соңгы тапкыр сыналганнан соң, Аллаһы аларга мәңгелек тормыш бирәчәк. Ул чакта җир йөзен Аллаһының камил угыллары һәм кызлары тутырачак. Нинди гаҗәеп вакыт көтә безне! Аллаһының нияте чынга ашачак!

20. Йәһвә безне яратканын ничек күрсәтә һәм киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

20 Йәһвә безне бик ярата. Ул иң яхшы Ата. Ул догаларыбызны тыңлый, рухи һәм материаль ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә. Ул безне өйрәтә һәм яклый. Шулай ук ул безнең өчен искиткеч киләчәк әзерләгән. Атабызның безне яратканы һәм кайгыртканы турында белү йөрәгебезне җылыта. Киләсе мәкаләдә мондый сорау каралачак: без, Аллаһының балалары буларак, Йәһвәнең мәхәббәтенә ничек кайтара алабыз?

108 ҖЫР Аллаһының тугры мәхәббәте

^ 5 абз. Йәһвә, безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Югары Хакимебез булудан тыш, безнең назлы, кайгыртучан Атабыз да. Ни өчен алай дип әйтеп була? Йәһвәнең безне беркайчан да ташламаячагын без кайдан беләбез? Шушы мәкалә бу сорауларга җавап бирәчәк.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: төрле аталар үз балалары белән сурәтләнгән: әтисе үз улын игътибар белән тыңлый, әтисе үз кызын ашата, әтисе үз улын өйрәтә, һәм әтисе үз улын юата. Арттагы планда Йәһвәнең кулы сурәтләнгән. Ул Йәһвәнең безнең турында Ата кебек кайгыртканын исебезгә төшерә.