Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Без кадерле Атабыз Йәһвәне бик яратабыз

Без кадерле Атабыз Йәһвәне бик яратабыз

«Без, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз» (1 ЯХЪЯ 4:19).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Без Аллаһының гаиләсенә кушыла алсын өчен, ул нәрсә эшләгән һәм ни өчен?

ЙӘҺВӘ безне үз хезмәтчеләреннән торган гаиләсенә кушылырга чакырды. Нинди гаҗәеп чакыру! Гаиләбезнең бар әгъзалары да Аллаһыга багышланган һәм Гайсәнең йолым корбанына иман итә. Без мәгънәле тормыш алып барабыз, һәм безнең киләчәккә өмет бар: кайберләребез — күктә, ә кайберләребез җирдә мәңге яшәячәк. Рухи гаиләбез бәхетле.

2 Аллаһы, без аның рухи гаиләсенә кушыла алсын өчен, бик зур корбан китерергә тиеш булган. Йәһвә бу корбанны безне яратканга биргән (Яхъя 3:16). Әйе, без «кыйбат хакка сатып алындык» (1 Көр. 6:20). Йолым биреп, Йәһвә кешеләргә үзе белән якын мөнәсәбәтләргә ия булырга мөмкинлек биргән. Нәтиҗәдә, без зур хөрмәткә ия булдык: без галәмдәге иң бөек Шәхесне Атабыз дип атый алабыз. Ә Йәһвә, үткән мәкаләдә аңлатылганча,— иң яхшы Ата.

3. Безнең нинди сораулар туарга мөмкин? (« Мин Йәһвә өчен кадерлеме?» дигән рамканы да кара.)

3 Изге Язмаларны язуда катнашкан бер кеше кебек, без дә: «Миңа кылган бар яхшылыгы өчен Йәһвәгә ни кайтарыйм?» — дип сорыйбыздыр (Зәб. 116:12). Билгеле, без күктәге Атабызга бар игелеге өчен тулысынча кайтара алмыйбыз. Шулай да без аның мәхәббәтенә үз мәхәббәтебез белән кайтара алабыз. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Без, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз» (1 Яхъя 4:19). Күктәге Атабызны яратканыбызны ничек күрсәтеп була?

ЙӘҺВӘГӘ ЯКЫНЛАШЫГЫЗ

Күктәге Атабыз Йәһвәгә дога кылып, аны тыңлап һәм башкаларга да аны яратырга булышып, без Йәһвәне яратканыбызны раслыйбыз (4—14 нче абзацларны кара.)

4. а) Ягъкуб 4:8 буенча, ни өчен без Йәһвәгә якынлашырга тиеш? ә) Йәһвәгә ничек якынлашып була?

4 Йәһвә безнең үзенә якынлашуыбызны һәм үзе белән аралашуыбызны тели. (Ягъкуб 4:8 укы.) Ул безне «өзлексез дога кылырга» чакыра. Ул догаларыбызны һәрвакыт тыңларга әзер (Рим. 12:12). Аллаһы безгә: «Сезне тыңларга вакытым юк» я «Мин бик арыдым, шуңа күрә сезне тыңлый алмыйм»,— дип әйтми. Без, үз чиратында, Аллаһыны тыңларга тырышабыз. Моның өчен без Аллаһы Сүзен укыйбыз һәм Изге Язмаларны аңларга булышучы басмаларны өйрәнәбез. Җыелыш очрашуларында игътибарлы булганда да, без Йәһвәнең сүзләренә колак салабыз дип әйтеп була. Ачык аралашу балага әти-әнисенә якын булырга булышкан кебек, Йәһвә белән регуляр рәвештә аралашу да аңа якын булып калырга ярдәм итә.

5 нче абзацны кара

5. Догаларыбызның сыйфатын ничек яхшыртып була?

5 Догаларыгызның сыйфаты турында уйланыгыз. Йәһвә без аңа йөрәгебезне бушатырбыз дип көтә (Зәб. 62:8). Үзебезгә мондыйрак сорау бирик: «Догаларым кулдан язылган эчкерсез хатка охшашмы яисә ул өстән-өстән бер үк сүзләр белән язылган кыска запискага охшашмы?» Билгеле, сез Йәһвәне бик яратасыз һәм аның белән дуслыгыгызны ныгытырга телисез. Шуңа күрә сезгә Йәһвә белән регуляр рәвештә аралашырга кирәк. Аңа серләрегезне ачыгыз һәм шатлык белән кайгыгызны сөйләгез. Аллаһыдан аның ярдәмен теләсә кайсы вакытта сорап булганын беркайчан да онытмагыз.

6. Күктәге Атабыз белән якын мөнәсәбәтләр саклар өчен, бездән нәрсә таләп ителә?

6 Күктәге Атабыз белән якын мөнәсәбәтләр саклар өчен, без рәхмәтле булырга тиеш. Без мәдхия җырлаучының сүзләре белән риза. Ул болай язган: «Никадәр күп гаҗәеп эшләр башкардың син, и Йәһвә Аллаһым, безгә карата уй-ниятләрең шундый күп! Беркем дә сиңа тиңләшә алмый. Аларны әйтеп-сөйләп бирергә тырышкан булсам да, алар санап бетергесез күп булыр иде!» (Зәб. 40:5) Йәһвәгә карата рәхмәт хисен тоеп кына калмыйк, ә бу хисләрне сүзләр һәм эшләр белән белдерергә дә тырышыйк. Рәхмәтле булу Аллаһы хезмәтчеләрен күп кенә кешеләрдән аерып тора. Бу дөнья кешеләре Аллаһыга аның кайгыртуы һәм эшләре өчен рәхмәтле түгел. Чынлыкта, кешеләрнең рәхмәтле булмавы «соңгы көннәрдә» яшәвебезне дәлилли (2 Тим. 3:1, 2). Беркайчан да шөкерсез булып китмик!

7. Йәһвә нәрсә тели һәм ни өчен?

7 Ата-аналар үз балаларының бер-берсе белән дус булуларын һәм бәхәсләшмичә тормыш күрүләрен тели. Йәһвә дә үз балалары бер-берсе белән тату яшәр дип көтә. Арабыздагы мәхәббәт чын мәсихчеләр булуыбызны раслый (Яхъя 13:35). Зәбурда мондый сүзләр язылган: «Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве шундый яхшы һәм шундый күңелле!» (Зәб. 133:1) Бик тә дөрес сүзләр! Бер-берсенә карата «игелекле, кызганучан» кардәшләр арасында булу шундый рәхәт! (Эфес. 4:32) Кардәшләргә ярату күрсәткәндә, без Йәһвәне дә яратканыбызны раслыйбыз (1 Яхъя 4:20).

ТЫҢЛАУЧАНЛЫК — МӘХӘББӘТНЕҢ БИЛГЕСЕ

8 нче абзацны кара

8. 1 Яхъя 5:3 буенча, иң беренче чиратта, без Йәһвәгә ни өчен буйсынабыз?

8 Йәһвә ихтыяры буенча, балалар үз ата-аналарына тыңлаучан булырга тиеш. Нәкъ шулай ук без дә Атабызга тыңлаучан булырга тиеш (Эфес. 6:1). Аллаһы — Барлыкка Китерүчебез. Ул, иң зирәк Ата буларак, тормышыбыз турында кайгырта. Бәхәссез, Йәһвә буйсынуыбызга лаек. Әмма, иң беренче чиратта, без Йәһвәгә аны яратканга буйсынабыз. (1 Яхъя 5:3 укы.) Йәһвәгә буйсыныр өчен күп сәбәпләр булса да, ул безне үзенә буйсындырмый. Йәһвә безгә ихтыяр иреге биргән, һәм, без аңа нәкъ яратудан буйсынганда, бу аны бик шатландыра.

9, 10. Ни өчен Аллаһының нормаларын белү һәм алар буенча яшәү мөһим?

9 Ата-аналар үз балаларының имин һәм якланган булуларын тели. Шуңа күрә алар балалары өчен кагыйдәләр урнаштыра, һәм бу балаларга файда китерә. Балалар, җитәкчелеккә колак салганда, ата-аналарына ышанганнарын һәм аларны хөрмәт иткәннәрен күрсәтә. Күктәге Атабызның нормаларын белү һәм алар буенча яшәү тагы да мөһимрәк. Алай эшләп, без Йәһвәне яратканыбызны һәм аны хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез. Шулай ук бу безгә зур файда китерә (Ишаг. 48:17, 18). Йәһвәне һәм аның нормаларын кире каккан кешеләр зыян гына күрә (Гәл. 6:7, 8).

10 Йәһвә хуплаганча яшәү безне физик, эмоциональ һәм рухи зыяннан яклый. Йәһвә безнең өчен нәрсә яхшырак икәнен бик әйбәт белә. Кушма Штатларда яшәүче Арора болай дип бүлешә: «Йәһвәгә буйсынып, без иң яхшы тормыш алып барабыз». Бу чыннан да шулай. Сез Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынудан нинди файда алдыгыз?

11. Дога безгә ничек булыша ала?

11 Дога безгә хәтта авыр чакта да тыңлаучан булырга ярдәм итә. Кайвакыт Йәһвәгә буйсыну җиңел түгел, чөнки без гөнаһлы, әмма без гөнаһ белән көрәштә бирешмәскә тиеш. Мәдхия җырлаучы Аллаһыдан болай дип үтенгән: «Сиңа күндәм булу теләге уят миндә» (Зәб. 51:12). Дениз исемле пионер болай ди: «Йәһвәнең берәр әмеренә буйсыну авыр булганда, мин дога кылам һәм Йәһвәдән дөрес булганны эшләргә булышсын дип сорыйм». Йәһвә андый догаларга җавап бирергә бик шат (Лүк 11:9—13).

БАШКАЛАРГА АТАБЫЗНЫ ЯРАТЫРГА БУЛЫШЫГЫЗ

12. Эфеслеләргә 5:1 буенча, без нәрсә эшләргә тиеш?

12 Эфеслеләргә 5:1 укы. Йәһвәнең «сөекле балалары буларак», без аңардан үрнәк алырга тырышабыз. Аның сыйфатларын чагылдырып, без башкаларны яратырга, игелекле һәм кичерүчән булырга омтылабыз. Яхшы тәртибебез Аллаһыны белмәгән кешеләрне аның турында белем алырга дәртләндерә ала (1 Пет. 2:12). Ата-аналар турында әйткәндә, алар үз балаларын, Йәһвә кешеләрне яраткан кебек, яратырга һәм кадерләргә тиеш. Бу балаларга күктәге Аталары белән дуслык үстерергә булыша ала.

13 нче абзацны кара

13. Кыю булыр өчен, безгә игътибарыбызны нәрсәгә юнәлтергә кирәк?

13 Гадәттә, балалар үз әтиләре белән горурлана һәм алар турында сөйләргә ярата. Без дә күктәге Атабыз Йәһвә белән горурланабыз һәм аның турында сөйләргә телибез. Без, Давыт патша кебек, болай дип эчкерсез әйтә алабыз: «Мин Йәһвә белән мактанырмын» (Зәб. 34:2). Ә бик оялчан булсак, ул чакта ничек? Аллаһы турында башкаларга сөйләсәк, бу аны никадәр шатландырганы һәм кешеләргә нинди зур файда китергәне турында уйланыйк. Бу безгә кыю булырга булышыр. Иң мөһиме, Йәһвә безгә кирәкле батырлык бирәчәк. Аллаһы беренче гасырдагы мәсихчеләргә кыю булырга булышкан. Ул безгә дә булышыр (1 Тис. 2:2).

14. Ни өчен вәгазь эшендә катнашу мөһим?

14 Йәһвә кешеләрне тышкы кыяфәтләре буенча хөкем итми. Без дә чыгышлары төрле булган кешеләргә ярату күрсәтик. Бу Аллаһыбызны бик сөендерер (Рәс. 10:34, 35). Кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләү — ярату күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлекләрнең берсе (Мат. 28:19, 20). Бу эш чыннан да файдалы! Безне тыңлаган кешеләр инде бүген тормышларын яхшырта, ә киләчәктә аларның мәңгелек тормыш алырга мөмкинлекләре булачак (1 Тим. 4:16).

АТАБЫЗНЫ ЯРАТЫГЫЗ ҺӘМ БӘХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ

15, 16. Шатлыклы булыр өчен безнең нинди сәбәпләребез бар?

15 Йәһвә — үз гаиләсен яратучы Ата, шуңа күрә ул үз гаиләсенең бәхетле булуын тели (Ишаг. 65:14). Авырлыкларга дучар булсак та, безнең инде бүген шатлыклы булыр өчен күп сәбәпләребез бар. Мәсәлән, без күктәге Атабызның үзебезне нык яратканын төгәл беләбез. Безнең Аллаһы Сүзе Изге Язмалардан төгәл белемебез бар (Ирм. 15:16). Өстәвенә, без — Йәһвәне яраткан, аның әхлакый нормаларын һәм бер-берсен яраткан кешеләр арасында (Зәб. 106:4, 5).

16 Без бәхетле булып кала алабыз, чөнки тормышның киләчәктә яхшырак булачагын беләбез. Тиздән Йәһвә бар явызлыкны юк итәчәк һәм Патшалык идарәсе ярдәмендә җир оҗмахка әйләнәчәк. Безнең шулай ук үлгәннәрне каршы алырга һәм якын кешеләребез белән кабат очрашырга өметебез бар (Яхъя 5:28, 29). Бу шундый зур шатлык булачак! Иң мөһиме, озакламый җирдә һәм күктә һәркем назлы Атабызны данлаячак, аңа хөрмәт күрсәтәчәк һәм тугры булачак. Ә ул моңа, һичшиксез, лаек.

12 ҖЫР Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

^ 5 абз. Атабыз Йәһвә безне нык ярата һәм безне үз хезмәтчеләреннән торган гаиләсенә кушылырга чакыра. Бу бездә аңа карата мәхәббәт уята. Без кайгыртучан Атабызга яратуыбызны ничек белдерә алабыз? Бу мәкалә — нәкъ моның турында.