Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу балчык цилиндрда Бәлшәзәрнең исеме язылган

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Археология Бәлшәзәр исемле кешенең чыннан да яшәгәнен һәм патша булганын ничек раслый?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ тәнкыйтьләүчеләр күп еллар дәвамында Даниял китабында искә алынган Бәлшәзәр патша беркайчан да яшәмәгән дип әйтеп килгән (Дан. 5:1). Археологлар бу патшаның чыннан да реаль булганына дәлилләр тапмаганга, тәнкыйтьләүчеләр аның тарихи кеше булганына ышанмаган. Ләкин 1854 елда барысы да үзгәргән.

Шул елда Британия консулы Джон Тейлор бүгенге Ирак иленең көньягында борынгы Ур шәһәренең хәрабәләрен тикшергән. Ул бер зур манарада берничә балчык цилиндр тапкан. Бу цилиндрлар якынча 10 сантиметр озынлыкта булган. Бу чөй язулы цилиндрларның берсендә дога сүзләре очраган. Анда Бабыл патшасы Набонид һәм аның олы улы Бәлшәзәр озын гомерле булсын дигән теләкләр язылган. Хәтта тәнкыйтьләүчеләр дә шуны танырга мәҗбүр булган: бу табылдык Бәлшәзәрнең чыннан да яшәгәнен раслый.

Изге Язмаларда Бәлшәзәр шулай ук патша булган дип тә әйтелә. Тәнкыйтьләүчеләр моңа да шикләнеп караган. Мәсәлән, XIX гасырда яшәгән Англиядәге галим Уильям Толбот болай дигән: «Кайберәүләр Бәлшәзәр үз атасы Набонид урынында вакытлыча идарә иткән дип санаса да, моңа бер дәлил дә юк».

Соңрак башка цилиндрлар табылгач, бу бәхәс чишелгән. Бу балчык цилиндрларда Бәлшәзәрнең атасы, Набонид патша, кайвакыт башкалада күп еллар булмаган дип язылган. Ул шәһәрдә булмаганда, кем идарә иткән? «Британия энциклопедиясе»ндә аңлатылганча, «Набонид, еракка киткәндә, тәхетен һәм гаскәрнең шактый зур өлешен Бәлшәзәргә калдырган». Асылда, ул вакытта Бабылда Бәлшәзәр идарә иткән. Археолог һәм лингвист Алан Миллард әйткәнчә, «Даниял китабында Бәлшәзәрнең „патша“ дип аталуы» бик урынлы.

Даниял китабы Аллаһы тарафыннан иңдерелгән Сүзгә керә, шуңа күрә Аллаһы хезмәтчеләре аңа тулысынча ышана (2 Тим. 3:16).