Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез суга чумдырылуга әзерме?

Сез суга чумдырылуга әзерме?

«Суга чумдырылу... коткара» (1 ПЕТ. 3:21).

28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йорт төзи башлар алдыннан, кеше нәрсә эшләргә тиеш?

ЙОРТ төзергә карар иткән кешене күз алдына китерегез. Ул нинди йорт төзергә теләгәнен белә. Әмма бу шунда ук кибеткә барырга һәм төзү материалларын сатып алырга кирәк дигәнне аңлатамы? Юк. Төзелешне башлар алдыннан, бу кеше башка бер мөһим эшне эшләргә — бу йортның күпмегә төшәсен хисаплап чыгарырга тиеш. Ни өчен? Чөнки аңа акчасы җитәрме икәнлеген билгеләргә кирәк. Алдан ук барысын исәпләп чыгарса, ул, мөгаен, төзелешен уңышлы тәмамлый алыр.

2. Лүк 14:27—30 буенча, суга чумдырылыр алдыннан, сезгә нәрсә турында уйланырга кирәк?

2 Йәһвәне ярату һәм аңа рәхмәтле булу сезне суга чумдырылу турында уйланырга дәртләндерәме? Алайса, йорт төзергә теләгән кеше кебек, сез дә мөһим карар алдында торасыз. Ни өчен алай дип әйтеп була? Гайсәнең Лүк 14:27—30 да (укы) язылган сүзләренә игътибар итегез. Ул анда үзенең шәкерте булу нинди корбаннар таләп иткәнен аңлаткан. Аның шәкерте булыр өчен, билгеле бер «бәя» түләргә — авырлыклар кичерергә һәм фидакарь булырга кирәк (Лүк 9:23—26; 12:51—53). Әле суга чумдырылганчы, сезгә дә шул «бәя» турында тирәнтен уйланырга кирәк. Бу сезгә тугры Йәһвә Шаһите булырга ярдәм итәр.

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Гайсә Мәсихнең суга чумдырылган шәкерте булу авырлыклар китерә икән, бу адым ясау чыннан да мәгънәлеме? Һичшиксез! Суга чумдырылу бихисап күп фатихаларга ишек ача — бүген дә, киләчәктә дә. Хәзер, әйдәгез, суга чумдырылуга кагылышлы мөһим сорауларны карап китик. Бу сезгә «Мин суга чумдырылуга әзерме?» дигән сорауга җавап табарга булышыр.

БАГЫШЛАНУ ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ТУРЫНДА НӘРСӘ БЕЛҮ МӨҺИМ?

4. а) Багышлану нәрсә ул? ә) Маттай 16:24 тән күренгәнчә, «үз-үзеңнән баш тарту» нәрсәне аңлата?

4 Багышлану нәрсә ул? Суга чумдырылганчы, кеше Аллаһыга багышланырга тиеш. Багышланганда, ул Йәһвәгә эчкерсез дога кыла һәм Аллаһыга мәңге хезмәт итәргә теләген белдерә. Бу адымны ясаганда, кеше «үз-үзеннән баш тарта». (Маттай 16:24 укы.) Хәзер ул Аллаһыныкы, ә бу зур хөрмәт (Рим. 14:8). Багышлану догасында кеше хәзер аның өчен шәхси теләкләре түгел, ә Аллаһыга хезмәт итү иң мөһиме булачак дип вәгъдә итә. Багышлану — ант ул, Аллаһыга бирелгән тантаналы вәгъдә. Йәһвә безне моны эшләргә мәҗбүр итми. Ләкин бу вәгъдәне бирсәк, ул безнең шул вәгъдә буенча яшәвебезне көтә (Зәб. 116:12, 14).

5. Багышлану һәм суга чумдырылу арасында нинди аерма бар?

5 Багышлану һәм суга чумдырылу арасында нинди аерма бар? Йәһвә генә багышлануыбыз турында белә, бу аның белән шәхси мөнәсәбәтләребез. Суга чумдырылу исә — бар кеше күрә алган адым. Гадәттә, суга чумдырылу конгресста үтә. Суга чумдырылганда, без Йәһвәгә инде багышланганыбызны күрсәтәбез *. Шулай итеп, суга чумдырылып, без Йәһвәне бөтен йөрәгебез, җаныбыз, акылыбыз һәм көчебез белән яратканыбызны бар кешегә күрсәтәбез. Шулай ук без Аллаһыга мәңге хезмәт итәргә теләгәнебезне ачык белдерәбез (Марк 12:30).

6, 7. 1 Петер 3:18—22 дән күренгәнчә, суга чумдырылыр өчен нинди ике сәбәп бар?

6 Суга чумдырылырга чыннан да кирәкме? Әйдәгез, 1 Петер 3:18—22 дә (укы) язылган сүзләрне карап чыгыйк. Көймә Нухның иманы барлыгына дәлил булган кебек, суга чумдырылуыгыз Йәһвәгә багышланганыгызны күрсәтә. Әмма суга чумдырылу чыннан да шулкадәр мөһимме? Әйе, һәм Петер моны аңлаткан. Беренчедән, суга чумдырылу «коткара». Әмма моның өчен без Гайсәгә иман итәргә һәм аның, үлеп, терелтелгән булуына һәм «Аллаһының уң ягында» утыруына ышанырга тиеш. Без үз иманыбызны эшләр белән күрсәтергә тиеш.

7 Икенчедән, суга чумдырылу безгә «саф вөҗдан» бирә. Аллаһыга багышланып һәм суга чумдырылып, без аның белән махсус мөнәсәбәтләргә ия булабыз. Без эчкерсез тәүбә иткәнгә һәм йолымга ышанганга, Аллаһы гөнаһларыбызны кичерә. Моның ярдәмендә без саф вөҗданга ия була алабыз.

8. Суга чумдырылырга, иң беренче чиратта, нәрсә дәртләндерергә тиеш?

8 Суга чумдырылу карары нәрсәгә нигезләнергә тиеш? Изге Язмаларны тырышып өйрәнүегез нәтиҗәсендә сез Йәһвә белән таныштыгыз: аның сыйфатлары һәм эш итү рәвеше турында белдегез. Бу белем йөрәгегезгә үтеп керде һәм Аллаһыга карата яратуыгызны ныгытты. Ярату — суга чумдырылыр өчен төп нигез.

9. Маттай 28:19, 20 дә әйтелгәнчә, Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танып суга чумдырылу нәрсәне аңлата?

9 Изге Язмалардагы хакыйкатьне кабул итүегез — суга чумдырылыр өчен тагын бер сәбәп. Гайсә, шәкертләрне әзерләргә әмер биргәндә, нәрсә әйткәненә игътибар итегез. (Маттай 28:19, 20 укы.) Гайсә әйткәнчә, суга чумдырылган кеше моны «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танып» эшләргә тиеш. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Кеше бөтен йөрәге белән Изге Язмалардагы тәгълиматларга — Йәһвә Аллаһы, Улы Гайсә Мәсих һәм изге рух турында әйтелгәннәргә ышанырга тиеш. Бу тәгълиматлар бөтен тормышыбызга тәэсир итә һәм безне ваемсыз калдырмый (Евр. 4:12). Әйдәгез, аларны карап китик.

10, 11. Сез күктәге Атабыз турында нинди хакыйкатьләрне белдегез һәм кабул иттегез?

10 Күктәге Атагыз турында өйрәнгән хакыйкатьләрне исегезгә төшерегез: аның исеме Йәһвә, ул «бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә» һәм ул гына «бердәнбер хак Аллаһы» (Зәб. 83:18; Ишаг. 37:16). Аллаһы — Барлыкка Китерүчебез һәм Коткаручыбыз (Зәб. 3:8; 36:9). Безне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен, Аллаһы чаралар күргән һәм безгә мәңгелек тормышка өмет биргән (Яхъя 17:3). Аллаһыга багышланып һәм суга чумдырылып, сез Йәһвә Шаһитләренең берсе булуыгызны күрсәтерсез (Ишаг. 43:10—12). Сез Аллаһы исемен йөрткән һәм аның турында вәгазьләгән бөтендөнья гаиләсенең әгъзасы булып китәрсез (Зәб. 86:12).

11 Изге Язмаларда күктәге Атабыз турында әйтелгәннәрне аңларга сәләтле булу шундый зур фатиха! Бу кадерле хакыйкатьләрне кабул итсәгез, йөрәгегез сезне Аллаһыга багышланырга һәм суга чумдырылырга дәртләндерер.

12, 13. Сез Аллаһы Улы турында нинди хакыйкатьләрне белдегез һәм кабул иттегез?

12 Гайсә турында нинди белем алганыгызны исегезгә төшерегез. Гайсә — бөтен галәмдә, Йәһвәдән кала, икенче шәхес. Ул үз тормышын йолым итеп биргән. Эшләребез белән йолымга ышанганыбызны күрсәтеп торсак, Аллаһы гөнаһларыбызны кичерер, без Аллаһы белән дуслык үстерербез һәм мәңгелек тормышка ия булырбыз (Яхъя 3:16). Гайсә шулай ук Баш руханиебыз. Ул Аллаһыга якынлашуыбызны һәм йолымның безгә файда китерүен тели (Евр. 4:15; 7:24, 25). Гайсә күктәге Патшалыкның Патшасы булганга, Йәһвә аның аша үз исемен изгеләндерәчәк, явызлыкны юк итәчәк һәм, җирдә оҗмах булдырып, кешелеккә мул фатихалар китерәчәк (Мат. 6:9, 10; Ачыл. 11:15). Гайсә — безнең үрнәгебез (1 Пет. 2:21). Ул бөтен тормышын Аллаһыга хезмәт итүгә багышлаган һәм шулай итеп безгә үрнәк күрсәткән (Яхъя 4:34).

13 Изге Язмаларда Гайсә турында әйтелгәннәргә ышансагыз, сез Аллаһының кадерле Улын ярата башларсыз. Бу мәхәббәт сезне, Гайсәдән үрнәк алып, тормышыгызны Аллаһы ихтыярын үтәүгә багышларга дәртләндерер. Нәтиҗәдә, сезнең, мөгаен, багышланырга һәм суга чумдырылырга теләгегез туар.

14, 15. Сез изге рух турында нинди хакыйкатьләрне белдегез һәм кабул иттегез?

14 Ә изге рух турында сез нәрсә белдегез? Изге рух шәхес түгел, ә Аллаһының эш итүче көче. Бу көчне кулланып, Йәһвә Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләрне рухландырган. Бу рух безгә Изге Язмаларда язылганны аңларга һәм кулланырга булыша (Яхъя 14:26; 2 Пет. 1:21). Изге рух ярдәмендә Йәһвә безгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7). Изге рух безгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә, вәсвәсәләргә бирешмәскә, боегу хисен җиңәргә һәм сынауларны кичереп чыгарга ярдәм итә. Аның ярдәмендә без «рух җимешенә» кергән сыйфатларны үстерә алабыз (Гәл. 5:22). Кеше Аллаһыга таянса һәм изге рухны эчкерсез сораса, Аллаһы аңа үз изге рухын мул итеп бирер (Лүк 11:13).

15 Изге рухның Йәһвә хезмәтчеләренә изге хезмәтләрен башкарырга булышканын белү шундый шатландыра! Изге Язмаларда изге рух турында әйтелгәннәргә ышану сезне үз тормышыгызны Аллаһыга багышларга һәм суга чумдырылырга дәртләндерер.

16. Без нәрсә карап чыктык?

16 Багышланганда һәм суга чумдырылганда, сез бик мөһим адым ясыйсыз. Инде әйтелгәнчә, сезгә суга чумдырылу белән килгән авырлыкларга әзер булырга кирәк. Әмма, корбаннар белән авырлыкларга караганда, фатихаларыгыз күпкә күбрәк булачак. Суга чумдырылу сезне коткара ала һәм Аллаһы алдында саф вөҗданга ия булырга булыша. Суга чумдырылу карары Йәһвәгә карата яратуга нигезләнә. Сез шулай ук күктәге Атабыз, Гайсә Мәсих һәм изге рух турындагы хакыйкатьләргә ышанырга тиеш. Моның барысын карап чыккач, сез хәзер ничек җавап бирер идегез: сез суга чумдырылырга әзерме?

СУГА ЧУМДЫРЫЛЫР АЛДЫННАН, НӘРСӘ ЭШЛӘҮ МӨҺИМ?

17. Нинди адымнар суга чумдырылуга китерә?

17 Суга чумдырылырга әзер булсагыз, димәк, сез, Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыр өчен, инде күп нәрсә эшләгәнсез *. Изге Язмаларны тырышып өйрәнгәнгә, сез Йәһвә һәм Гайсә турында белем алдыгыз һәм иманыгызны үстердегез (Евр. 11:6). Сез Йәһвәнең Изге Язмаларда язылган вәгъдәләренә ышандыгыз һәм Гайсәнең корбаны гөнаһ белән үлемнән коткара алуына иман итә башладыгыз. Сез гөнаһларыгыздан тәүбә иттегез; кылган хаталарыгызга үкенеп, Йәһвәнең кичерүен сорадыгыз. Тормышыгыз үзгәрде: сез, элеккеге юлларыгызны калдырып, Аллаһының хуплавын табып яшәргә тырышасыз (Рәс. 3:19). Сез башкаларга иманыгыз турында сөйлисез. Сез, суга чумдырылмаган вәгазьче булып, җыелыш белән вәгазьли башладыгыз (Мат. 24:14). Бу адымнарыгызны күреп, Йәһвә сезнең белән горурлана. Һичшиксез, сез аның йөрәген шатландырасыз (Гыйб. сүз. 27:11).

18. Суга чумдырылуга кадәр нәрсә эшләргә кирәк?

18 Суга чумдырылыр алдыннан, тагын берничә адым ясарга кирәк. Инде әйтеп кителгәнчә, сезгә Йәһвәгә багышланырга кирәк. Эчкерсез догада мөрәҗәгать итеп, Аллаһыга бөтен тормышыгызны аның ихтыярын үтәр өчен кулланырга вәгъдә итегез (1 Пет. 4:2). Аннан соң өлкәннәр советының координаторына суга чумдырылырга теләгәнегез турында әйтегез. Шуннан соң өлкәннәр сезнең белән очрашып сөйләшеп алыр. Бу кардәшләр, мөгаен, сезне инде белә һәм сезне нык ярата. Шуңа күрә бу очрашудан куркасы юк. Алар сезнең белән Изге Язмалардагы тәгълиматларны карап чыгар. Сезнең шул тәгълиматларга төшенүегезне һәм багышлану белән суга чумдырылуның мөһимлеген аңлавыгызны күрсә, өлкәннәр сезгә киләсе конгресста суга чумдырылып булганы турында хәбәр итәр.

СУГА ЧУМДЫРЫЛГАННАН СОҢ, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?

19, 20. Суга чумдырылганнан соң, сезгә тагын нәрсә эшләргә кирәк булыр һәм сезгә нәрсә ярдәм итәр?

19 Суга чумдырылганнан соң, тагын нәрсә эшләргә кирәк? * Йәһвә сез багышлану антыгыз буенча яшәрсез дип көтә. Шуңа күрә, суга чумдырылганнан соң, сез антыгызны тотарга тиеш. Сезгә нәрсә ярдәм итәр?

20 Җыелышка якын булыгыз. Суга чумдырылган мәсихче буларак, сез бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булып торасыз (1 Пет. 2:17). Кардәшләр — сезнең рухи гаиләгез. Җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә килеп, сез алар белән арагызны ныгытырсыз. Аллаһы Сүзен көн саен укыгыз һәм уйланыгыз (Зәб. 1:1, 2). Изге Язмалар өзеген укыганнан соң, тирәнтен уйланыр өчен вакыт бүлеп куегыз. Шул чакта бу китапның сүзләре йөрәгегезгә үтеп керер. «Өзлексез дога кылыгыз» (Мат. 26:41). Чын йөрәктән әйтелгән догаларыгыз сезне Йәһвәгә тагы да якынлаштырыр. «Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез» — вәгазь эше тормышыгызда иң мөһиме булсын (Мат. 6:33). Хезмәттә регуляр рәвештә катнашканда, иманыгыз нык булыр һәм сез башкаларга мәңгелек тормышка алып баручы юлга басарга булыша алырсыз (1 Тим. 4:16).

21. Суга чумдырылу нинди ишекләр ача?

21 Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу — кеше тормышында була алган иң мөһим адым. Әйе, билгеле бер корбаннар таләп ителер. Әмма бу адым чыннан да мәгънәле! Бу дөньяда була алган авырлыклар «кыска вакытлы» һәм «әллә ни авыр» түгел (2 Көр. 4:17). Суга чумдырылу исә мәңгелек фатихаларга илтә: инде бүген канәгатьлек китерүче тормышка ия булырга булыша, ә алда безне «чын тормыш» көтә (1 Тим. 6:19). Шуңа күрә җитди уйланып һәм дога кылып, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин суга чумдырылуга әзерме?»

50 ҖЫР Багышлану догасы

^ 5 абз. Сез суга чумдырылу турында уйлансагыз, бу мәкалә махсус сезнең өчен әзерләнгән. Без бу мөһим адымга кагылышлы кайбер сорауларны карап чыгарбыз. Бу сез суга чумдырылуга әзерме, юкмы икәнлеген билгеләргә булышыр.

^ 17 абз. «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 18 нче бүлеген карагыз.

^ 19 абз. «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» һәм «Аллаһы мәхәббәте» дигән китапларны өйрәнеп бетермәгәнсез икән, аларны өйрәнеп бетерегез.