Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә хезмәт иткән сакчылар кемнәр булган һәм алар нинди вазифалар үтәгән?

Руханилар булып хезмәт итмәгән левилеләр төрле вазифалар үтәгән. Мәсәлән, кайберләре сакчылар булган һәм, асылда, полиция ролен үтәгән. Бу сакчылар гыйбадәтханә башлыгына буйсынган. Яһүд язучысы Филон бу сакчылар турында болай дип язган: «Бу левилеләрнең кайберләре территориягә керү урыны янында капка сакчылары буларак торган, башкалары гыйбадәтханә алдында торган һәм керергә хакы булмаган кешеләрне кертмәгән (кемдер аңлы рәвештә керергә маташкан, ә кемдер — ялгыш кына). Сакчыларның кайберләре сменалап көне-төне территория буйлап йөргән».

Бу сакчыларны Югары киңәшмә куллана алган. Гомумән алганда, римлылар яһүдләргә коралланган төркемнәрне оештырырга рөхсәт итмәсә дә, бу төркемгә алар корал йөртергә рөхсәт иткән.

Гайсә үзен кулга алырга дип килгән кешеләргә: «Ничәмә көннәр мин гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән утырдым, һәм сез мине кулга алмадыгыз»,— дип әйткән (Мат. 26:55). Галим Иоахим Иеремиас аңлатканча, бу сүзләр бик урынлы булып күренә, чөнки аны, күрәсең, нәкъ гыйбадәтханә сакчылары кулга алырга килгән булган. Бу язучы санаганча, элек тә, Гайсәне кулга алырга дип, нәкъ бу кешеләр килгән булган (Яхъя 7:32, 45, 46). Соңрак Югары киңәшмә гыйбадәтханә сакчыларын Гайсәнең рәсүлләре артыннан җибәргән. Һәм, күрәсең, нәкъ бу кешеләр Паулны гыйбадәтханәдән сөйрәп алып чыккан (Рәс. 4:1—3; 5:17—27; 21:27—30).