Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Менә без! Җибәр безне!

Менә без! Җибәр безне!

СЕЗ, ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченеп, хезмәтегезне киңәйтергә телисезме? Бәлки, хәтта чит илгә күченү турында уйлыйсыздыр. Ул чакта Бергам гаиләсенең тәрҗемәи хәле сезнең өчен аеруча кызыклы булыр.

Джек һәм Мари-Лина 1988 елдан алып бергә тулы вакытлы хезмәттә катнаша. Алар, яңа шартларга тиз ияләшә белгәнгә, Гваделупа белән Француз Гвианасының күп кенә төбәкләрендә хезмәт итә алган. Хәзер бу территорияләр — француз филиалы карамагында. Әйдәгез, бу гаиләдән интервью алыйк.

Тулы вакытлы хезмәтне башларга сезне нәрсә дәртләндерде?

Мари-Лина: Мин Гваделупада үстем. Әнием гомере буе ашкынучан вәгазьче иде. Еш кына мин аның белән көннәр буе вәгазьләдем. Кешеләрне яратканга, 1985 елда, мәктәпне тәмамлагач, мин пионер хезмәтен башладым.

Джек: Яшүсмер чагымда мин вәгазьне яраткан тулы вакытлы хезмәтчеләр белән күп аралаштым. Каникуллар вакытында мин ярдәмче пионер булып хезмәт иттем. Кайвакыт ял көннәрендә без гаиләм белән, пионерларга ярдәм итәр өчен, аларның территорияләренә автобуска утырып бардык. Без көне буе вәгазьләдек, ә кич белән пляжда ял иттек. Бу бик шатлыклы вакытлар иде!

1988 елда Мари-Лина белән өйләнешкәч, мин болай дип уйлап куйдым: «Без ирекле кешеләр, нигә хезмәтебезне киңәйтмәскә?» Мин Мари-Линага пионер хезмәтендә кушылдым. Бер елдан соң, пионерлар мәктәбендә укыгач, безне махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Без Гваделупада берничә урында хезмәт иттек, аннан соң безне Француз Гвианасына билгеләделәр.

Билгеләнүләрегез күп тапкыр үзгәрде. Сезгә яңа шартларга ияләшергә нәрсә булышты?

Мари-Лина: Француз Гвианасындагы филиалда хезмәт итүче абый-кардәшләр Ишагыя 6:8 — безнең яраткан шигыребез икәнлеген белә иде. Шуңа күрә, безгә шалтыратканда, алар, шаяртып: «Яраткан шигырегезне хәтерлисезме?» — дип сорый иде. Без шунда ук аңлый идек: билгеләнүебез үзгәрәчәк. Без, үз чиратында: «Менә без! Җибәр безне!» — дип җавап бирә идек.

Без элеккеге хезмәт урынын хәзергесе белән чагыштырмаска тырыша идек, чөнки бу безгә үз фатихаларыбызны кадерләргә комачаулый алыр иде. Без шулай ук җирле кардәшләр белән мөмкин кадәр тизрәк танышырга тырыштык.

Джек: Элек яхшы ниятләрдән кайбер дусларыбыз безне күченмәскә дәртләндерде, чөнки безнең белән аерылышырга теләмәде. Гваделупадан киткәндә, бер абый-кардәш безгә Гайсәнең сүзләрен исебезгә төшерде. Маттай 13:38 дә ул болай дигән: «Басу — ул дөнья». Димәк, билгеләнүебез үзгәргәнгә, башка җиргә күченсәк тә, без шул ук басуда калабыз. Моннан тыш, иң мөһиме — территориядәге кешеләр.

Яңа җиргә килгәч, без монда да яшәп булганын күрә идек. Шуңа күрә без җирле кешеләр кебек яшәргә тырышабыз: җирле ризык безнекеннән аерылып торса да, без кешеләр ашаганны ашыйбыз һәм алар эчкәнне эчәбез (әлбәттә, без сәламәтлек саклау чаралары турында да онытмыйбыз). Өстәвенә, без яңа билгеләнүебезнең уңай яклары турында гына сөйләргә тырышабыз.

Мари-Лина: Без җирле кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Мәсәлән, Француз Гвианасына килгәч, бик кызык очрак булды. Каты яңгыр яуды. Вәгазьгә яңгыр беткәннән соң гына барып булыр дип уйлаган идем мин. Ә апа-кардәш миннән: «Вәгазьгә барабызмы, юкмы?» — дип сорады. Мин, гаҗәпләнеп: «Ничек барабыз соң?» — дидем. Ул болай дип җаваплады: «Зонтикларыбызны алабыз да велосипедка утырып китәбез». Шулай итеп мин бер үк вакытта ике эшне: зонтик та тотарга, велосипедны да йөртергә өйрәндем. Моңа өйрәнмәгән булсам, яңгырлар сезонында вәгазьгә йөрмичә өйдә утырган булыр идем!

Сез якынча 15 тапкыр күчендегез. Тәҗрибәгез һәм серләрегез белән бүлешмәссезме?

Мари-Лина: Билгеле, күченү җиңел эш түгел. Үзеңне өйдә кебек хис итәр өчен һәм вәгазьдән кайтып ял итәр өчен, тыныч урын булдырырга кирәк.

Джек: Мин, гадәттә, яңа яшәү урынында интерьерны башка төскә буйыйм. Кайвакыт филиалдагы кардәшләр, яңа территориядә озак тормаячагыбызны абайлап: «Джек, бу юлы буяу белән интегеп торма, яме?» — дип әйтә иде.

Мари-Лина — әйберләребезне сумкаларга тутыруда чын профессионал! Ул аларны тартмаларга сала һәм шул тартмаларга «кухня», «зал», «ванна» дип язып куя. Шуңа күрә, яңа яшәү урынына килгәч, без әйберләребезне җиңел генә кирәкле бүлмәләргә урнаштырабыз. Шулай ук аерым исемлектә тартмаларга нәрсә салынганы язылган, шуңа күрә әйберләр табу авыр түгел.

Мари-Лина: Җыйнак булырга өйрәнгәнгә, күченүдән соң хезмәткә керешү җиңел.

Үз хезмәтегезне «һәрьяклап үтәр» өчен, сез нинди график буенча яшисез? (2 Тим. 4:5)

Мари-Лина: Дүшәмбе без ял итәбез һәм очрашуларга әзерләнәбез. Сишәмбедән алып без вәгазьлибез.

Джек: Безнең сәгать нормасы булса да, иң элек уйларыбыз моның турында түгел. Хезмәт — безнең тормыш рәвешебез. Өйдән чыгып, кире кайтканчы, без очраган һәр кешегә вәгазьләргә тырышабыз.

Мари-Лина: Берәр пикникка барсак та, буклетлар һәрвакыт минем белән. Кайбер кешеләр, килеп, бездән басмалар сорый. Без аларга Йәһвә Шаһитләре булуыбызны әйтмәсәк тә, алар безгә үзләре мөрәҗәгать итә. Билгеле, без киенү рәвешебезгә һәм тәртибебезгә игътибарлы булырга тиеш, чөнки кешеләр моңа да игътибар итә.

Джек: Без күршеләребезгә игелекле эшләребез белән шаһитлек бирергә тырышабыз. Мин, мәсәлән, җиргә төшкән кәгазьләрне күтәрәм, ишегалдыннан чүп чыгарам һәм аны яфраклардан чистартам. Күршеләребез моңа игътибар итә һәм кайвакыт: «Сез миңа Изге Язмалар китабын бирә алмассызмы?» — дип сорый.

Сез еш кына ерак җирләрдә вәгазьлисез. Берәр кызыклы очрак сөйләп китмәссезме?

Джек: Гвианада кайбер территорияләргә барып җитү бик авыр. Еш кына бер атна эчендә безгә начар юллар буенча 600 километр сәяхәт итәргә туры килә. Амазония урманнарындагы Сент-Эли шәһәренә тоткан юлыбыз хәтеремдә уелып калды. Анда барып җитәр өчен, без вездеход белән көймәдә берничә сәгать бардык. Бу шәһәрдә алтын эзләүчеләр яши иде. Басмаларыбыз өчен рәхмәтле булганга, кайберләре, иганә буларак, алтын кисәкләр бирә иде! Кич белән без оешмабыз чыгарган бер фильмны күрсәттек, һәм күп кенә җирле кеше аны карарга дип килде.

Мари-Лина: Күптән түгел Джекны Камопи авылында Искә алу кичәсендә нотык сөйләргә чакырдылар. Анда барып җитәр өчен көймәдә Ояпок елгасы буйлап дүрт сәгать йөзәргә туры килде. Әмма бу онытылмаслык сәяхәт булды.

Джек: Камопида нибары алты кардәш булса да, Кичәгә якынча 50 кеше килде, шул исәптән кайбер индеецлар да! Елганың суы кимегәндә, кайбер урыннарда йөзү аеруча куркыныч. Әмма бу искитмәле күренеш! Көймәне йөртүче бик оста булырга тиеш. Андый сәяхәтләр бик кызык үтә.

Мари-Лина: Әйе, яшьләр Йәһвә өчен күбрәк эшләргә тели икән, аларның күп кызык очраклары булыр. Йәһвәгә төрле шартларда таянырга өйрәнсәң, иманың ныгый гына. Без Йәһвәнең ярдәм кулын һәрвакыт күрәбез.

Сез берничә тел өйрәндегез. Сезгә телләрне өйрәнү җиңел биреләдер?

Джек: Һич тә юк! Мин ихтыяҗ булганга гына бу телләрне өйрәндем. Срана́н-то́нго * телен өйрәнә башлагач, мин җыелышта Изге Язмалар өзеген укырга да өлгермәдем, ә миңа инде бу телдә «Күзәтү манарасы» мәкаләсен үткәрергә куштылар! Мин бер абый-кардәштән ничек чыгыш ясаганым турында сорадым. Ул: «Кайбер сүзләрең аңлашылмаса да, болай әйбәт үткәрдең»,— диде. Балалар миңа бик ярдәм итте. Сөйләмдә хаталар җибәргәндә, кардәшләр миңа моның турында әйтми иде, ә балалар әйтә иде. Мин күп нәрсәгә яшьләрдән өйрәндем.

Мари-Лина: Бер территориядә минем француз, португал һәм сранан-тонго телендә өйрәнүләрем бар иде. Бер апа-кардәш мондый киңәш бирде: «Башта иң авыр телдәге — португал телендәге өйрәнүләреңне үткәр, ә аннан соң — җиңел бирелә торганнарын». Вакыт узу белән мин бу киңәшнең чыннан да акыллы икәнен аңладым.

Бер көнне мин бу киңәш буенча эш итмәдем һәм башта — сранан-тонго телендә, ә киләсе өйрәнүне португал телендә үткәрдем. Икенче өйрәнүне үткәрә башлагач, хезмәттәшем миңа: «Мари-Лина, ул сине аңламый бугай!» — диде. Мин бу хатын-кызга автоматик рәвештә португал телендә түгел, ә сранан-тонго телендә сөйләвемне дәвам иткәнмен икән!

Сезнең белән хезмәт иткән кардәшләр сезне бик яраталар. Сез алар белән ничек дуслашып киттегез?

Джек: Гыйбрәтле сүзләр 11:25 тә болай диелә: «Юмарт кеше муллыкка ирешер». Без кардәшләргә вакытыбызны һәм көчебезне теләп бүлеп куябыз. Бер очракта, Патшалык Залын ремонтларга кирәк булганда, кайберәүләр миңа: «Моны вәгазьчеләр эшләсен»,— дип әйтте. Әмма мин аларга: «Мин дә бит вәгазьче. Шуңа күрә, ниндидер эшне башкарырга кирәк икән, мин булышырга телим»,— дип җавап кайтардым. Әлбәттә, һәрберебезнең шәхси вакыты булырга тиеш, әмма бу безгә башкаларга игелек кылырга комачауларга тиеш түгел.

Мари-Лина: Без кардәшләргә шәхси кызыксыну күрсәтергә тырышабыз. Без, мәсәлән, балалы кардәшләргә нинди вакытта балаларын карап торырга, нинди вакытта аларны мәктәптән алып кайтырга кирәклеген беләбез. Нәтиҗәдә, без, үз графикларыбызны төзегәндә, аларга ярдәм итүне дә планлаштыра алабыз. Без, кардәшләргә ярдәм итәргә әзер булганга, алар белән якын дуслар булып киттек.

Ихтыяҗ зуррак булган җирдә хезмәт итү сезгә нинди фатихалар китерде?

Джек: Тулы вакытлы хезмәт тормышыбызны бик баетты. Без еш кына матур табигать күреп, Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтеп хезмәт иттек. Әлбәттә, авырлыклар да булгалады, әмма без җан тынычлыгын саклый алдык, чөнки Аллаһы халкының безгә булышуын белә идек.

Яшь егет буларак, мин Француз Гвианасында мәсихче нейтралитет өчен төрмәдә утырдым. Бу илгә миссионер булып кайтачагымны һәм төрмәләрдә вәгазьләргә рөхсәт алачагымны мин хәтта күз алдыма да китерә алмадым. Чыннан да, Йәһвә үз бүләкләрен юмарт итеп бирә!

Мари-Лина: Үземне башкалар өчен сарыф итү — иң зур шатлыгым. Изге хезмәттә катнашу — безнең өчен зур бәхет ул. Безнең Джек белән никах бәйләнешләре тагы да ныгыды. Кайвакыт ул, дәртләндерүгә мохтаҗ берәр гаиләне кунакка чакыра алабызмы, дип сорый. Еш кына мин: «Мин дә нәкъ шуның турында уйлап куйдым!» — дип әйтәм. Без ирем белән бер үк рәвешчә фикер йөртәбез.

Джек: Күптән түгел миндә простата рагы табылды. Мин Мари-Линага болай дим: «Кадерлем, мин әле карт түгел, әмма, иртәгә үлеп китсәм дә, канәгатьлек кичерәм, чөнки мин үз тормышымны иң кадерле нәрсәгә — Йәһвәгә хезмәт итүгә багышладым» (Ярат. 25:8). Билгеле, хатыныма үлем турында сөйләвем бигүк ошап бетми.

Мари-Лина: Йәһвә безнең алдыбызда төрле ишекләр ачты. Андый фатихалар безнең хыялда да булмады! Йәһвә тормышыбызны баетты. Аллаһыга таянып, без оешмабыз җибәргән теләсә кайсы урынга барырга әзер!

^ 32 абз. Сранан-тонго теле инглиз, голланд, португал һәм африкан телләре нигезендә барлыкка килгән. Башта бу телдә коллар сөйләшкән.