Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бер-берегезгә тирән мәхәббәт күрсәтегез

Бер-берегезгә тирән мәхәббәт күрсәтегез

«Бер-берегезгә ихлас күңелдән тирән мәхәббәт күрсәтегез» (1 ПЕТ. 1:22).

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Рәсүлләре белән үткәргән соңгы кичендә Гайсә мәхәббәтнең мөһимлеген ассызыклаган (1, 2 нче абзацларны кара.)

1. Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

ҮЛЕМЕНӘ кадәр бер төн калганда, Гайсә үз шәкертләренә бер әмер биргән. Ул болай яңгырый: «Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35).

2. Ни өчен бер-беребезгә карата мәхәббәт күрсәтү мөһим?

2 Гайсәнең сүзләре буенча, ул үзе кешеләрне яраткан кебек, аның шәкертләре дә башкаларны шул рәвешчә яратса, шул чакта гына кешеләр кем чыннан да аның шәкерте булганын билгели алыр. Моны беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр турында да, безнең турында да әйтеп була. Шул сәбәпле безгә, бу кайвакыт бик авыр булса да, бер-беребезне яратырга кирәк.

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Камилсезлек аркасында, безгә бер-беребезгә тирән мәхәббәт күрсәтү авыр. Шулай да безгә бирешмәскә һәм Гайсәдән үрнәк алырга тырышырга кирәк. Бу мәкаләдә без мәхәббәтнең безне ничек тынычлык булдырырга, кешеләрне аермаска һәм кунакчыл булырга дәртләндергәнен карап китәрбез. Бу мәкаләне өйрәнгәндә, мондый сорауны исегездә тотыгыз: «Бернигә карамастан, мәхәббәт күрсәтүдән туктамаган кардәшләрдән мин нәрсәгә өйрәнә алам?»

ТЫНЫЧЛЫК БУЛДЫРУЧЫЛАР БУЛЫГЫЗ

4. Маттай 5:23, 24 тән күренгәнчә, берәр кардәш белән мөнәсәбәтләребез бозылса, ни өчен аның белән тынычлык булдыру мөһим?

4 Гайсә, берәр кардәшнең безгә каршы берәр нәрсәсе булса, аның белән тынычлык булдырырга өндәгән. (Маттай 5:23, 24 укы.) Аллаһының хуплавына ия булырга теләсәк, безгә башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк. Кардәшләр белән тынычлык булдырыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләгәндә, Йәһвә куана. Кардәшкә үпкә сакласак һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне торгызырга тырышмасак, Йәһвә гыйбадәт кылуыбызны кабул итмәс (1 Яхъя 4:20).

5. Ни өчен бер кардәшкә тынычлык булдыру авыр булган?

5 Кайвакыт тынычлык булдыру җиңел түгел. Ни сәбәпле? Марк * исемле кардәш белән булган очракны карап китик. Бер кардәш Маркны башкалар алдында тәнкыйтьләгән һәм аның турында начарны сөйләп йөргән. Марк үзен ничек тоткан? «Минем бу кардәшкә ачуым кабарды»,— дип исенә төшерә ул. Соңрак Маркның карашы үзгәргән. Ул теге кардәштән гафу үтенергә һәм аның белән тынычлык торгызырга булган. Әмма теге кардәш Маркның тырышлыкларын кире каккан. Башта Марк: «Барысында ул гаепле, ни өчен соң мин тынычлык булдырырга тиешмен?» — дип фикер йөрткән. Район күзәтчесе Маркны бирешмәскә дәртләндергән. Ул ничек эш иткән?

6. a) Марк, тынычлык булдырыр өчен, нинди тырышлыклар куйган? ә) Марк Көләсәйлеләргә 3:13, 14 тә язылган киңәш буенча ничек эш иткән?

6 Марк үз фикер йөртүе турында тирән уйланган һәм элек үзенә басынкылык җитеп бетмәгәнен һәм чиктән тыш тәкъва булганын аңлаган. Ул үз тәртибен үзгәртергә кирәклегенә төшенгән (Көл. 3:8, 9, 12). Марк теге абый-кардәштән тагын бер тапкыр үз тәртибе өчен гафу үтенгән. Марк шулай ук шул кардәшкә хатлар язган, гафу үтенгән һәм араларында дустанә мөнәсәбәтләр торгызырга теләгәнен әйткән. Ул теге кардәшкә ошый алган нәрсәләр бүләк иткән. Кызганычка каршы, теге кардәш барыбер йомшарып китмәгән. Әмма Марк, моңа карамастан, Гайсәнең әмере буенча эш итеп, кичерергә һәм мәхәббәт күрсәтергә карар иткән. (Көләсәйлеләргә 3:13, 14 укы.) Башкалар тынычлык булдырыр өчен куйган тырышлыкларыбызны кадерләмәсә дә, мәсихче ярату безне кичерергә һәм догада бу сорау уңышлы хәл ителсен дип сорарга дәртләндерер (Мат. 18:21, 22; Гәл. 6:9).

Мөнәсәбәтләрне торгызыр өчен, бәлки, күп тапкыр адымнар ясарга туры килер (7, 8 нче абзацларны кара.) *

7. а) Гайсә безне нәрсә эшләргә дәртләндергән? ә) Бер апа-кардәш нинди хәлгә эләккән?

7 Гайсә башкаларның үзебез белән ничек мөгамәлә итүләрен теләсәк, безгә дә алар белән шул рәвешчә мөгамәлә итәргә кирәк дип өйрәткән. Хуҗабыз үзебезгә ярату күрсәткәннәр белән генә чикләнмәскә, ә бар кешегә ярату күрсәтергә киңәш иткән (Лүк 6:31—33). Әйтик, берәрсе җыелышта бездән читләшә һәм безнең белән исәнләшми, ди. Бу сәер хәлгә эләгә калсагыз, сез үзегезне ничек тотар идегез? Лара исемле апа-кардәшебезгә бу хәл таныш. Ул болай ди: «Бер апа-кардәш мине күрмәмешкә салыша башлады. Мин моның сәбәбен аңламый идем. Бу киеренке хәл аркасында, миңа җыелышка йөрү авыр була башлады». Башта Лара: «Мин гаепле түгел бит. Өстәвенә, башкалар да бу апа-кардәшне сәер дип саный»,— дип фикер йөрткән.

8. Лара ничек тынычлык булдырырга тырышкан һәм без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Лара кардәш, бу хәлне чишәр өчен, адымнар күргән. Ул Йәһвәгә дога кылган һәм теге апа-кардәш белән сөйләшеп алырга булган. Алар, сөйләшкәч, кочаклашкан һәм татулашкан. Барысы да җайга салынган кебек тоелган. Лара болай дип исенә төшерә: «Әмма соңрак бу апа-кардәш үзен элеккегечә тота башлады. Мин моның аркасында боектым». Башта Лараның шатлыгы теге апа-кардәшнең үз-үзен тотышына бәйле булган. Әмма ахыр чиктә Лара шуны аңлаган: аңа алга таба да үз кардәшенә карата ярату күрсәтергә һәм аны «ихлас күңелдән кичерергә» кирәк (Эфес. 4:32—5:2). Лара чын ярату «яман эшләрне санап бармый, барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала» икәнлеген исенә төшергән (1 Көр. 13:5, 7). Лара янә җан тынычлыгына ия булган. Вакыт узу белән теге апа-кардәш йомшарган. Сез дә, тынычлык булдырырга тырышып, ярату күрсәтүдән туктамасагыз, «мәхәббәт белән тынычлык Аллаһысы сезнең белән булыр» (2 Көр. 13:11).

КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМАГЫЗ

9. Рәсүлләр 10:34, 35 буенча, ни өчен без кешеләрне аермаска тиеш?

9 Йәһвә кешеләрне аермый. (Рәсүлләр 10:34, 35 укы.) Бар кешегә бертигез караганда, без Аллаһыдан үрнәк алучы аның балалары булуыбызны күрсәтәбез, якыннарыбызны үз-үзебезне яраткандай яратырга дигән әмерне үтибез һәм рухи гаиләбездәге тынычлыкка өлеш кертәбез (Рим. 12:9, 10; Ягък. 2:8, 9).

10, 11. Бер апа-кардәш үз тискәре хисләрен ничек җиңә алган?

10 Кайберәүләргә кешеләргә бертигез карау җиңел түгел. Рита исемле апа-кардәш мисалына тукталыйк. Яшүсмер чагында башка милләт кешесе аңа начарлык кылган. Рита болай ди: «Мин бу ил белән бәйле бар нәрсәне нәфрәт итә башладым. Шул илдә яшәгән бар кеше дә бер төсле, хәтта безнең кардәшләребез дә шундый дип уйлый идем». Рита тискәре хисләрен ничек бетерә алган?

11 Рита тискәре фикер йөртү рәвеше белән көрәшергә кирәклеген аңлаган. Ул бу илгә багышланган «Еллык басма»ны укып чыккан. «Шул кардәшләр турында укып, мин аларның хезмәттә ашкынучан булганнарына игътибар иттем һәм, аларга карата карашымны үзгәртер өчен, тырышлыклар куя башладым,— дип әйтә ул.— Аларның бөтендөнья кардәшлегебезнең өлеше булганнары миңа тагы да ачыграк булып китте». Соңрак Рита үз яратуын белдерергә кирәклеген аңлаган. Ул болай дип аңлата: «Шул илдән булган кардәшләрне очратканда, мин үземне алар белән дусларча тотарга, аралашырга һәм яхшырак танышырга тырыштым». Бу нинди җимешләр китергән? Рита болай ди: «Вакыт узу белән тискәре хисләрем җуелды».

«Бөтен кардәшлекне яратсак», без бар кардәшләргә бертигез карарбыз (12, 13 нче абзацларны кара.) *

12. Сара исемле апа-кардәш нинди кимчелеген күреп алган?

12 Кайберәүләр кешеләргә бертигез карамый һәм моны хәтта абайламый да. Сара исемле апа-кардәш белән нәкъ шулай булган да. «Мин башкаларны милләтләренә карап аермыйм, аларның матди хәлләренә әллә ни игътибар бирмим, һәм җыелыштагы вазифалары да карашыма тәэсир итми»,— дип уйлаган ул. Сара болай дип сөйли: «Әмма дә ләкин мин кешеләрне аерганымны аңлый башладым». Ничек итеп? Сара гыйлемле гаиләдә туып үскән һәм күбрәк югары белемле кешеләр белән аралашкан. Бер дустына ул хәтта болай дигән: «Мин укымышлы кардәшләр белән генә аралашам. Ә укымаган кешеләр белән минем аралашасым килми». Билгеле, Сарага үз карашларын үзгәртергә кирәк булган. Ничек итеп?

13. Сара үз карашын ничек үзгәрткән һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Район күзәтчесе Сарага үз карашы турында уйланырга ярдәм иткән. Сара болай дип сөйли: «Ул мине тугры хезмәтем, комментарийларым һәм Изге Язмаларны яхшы белгәнем өчен мактады. Аннан соң ул белем белән бергә мәсихче сыйфатлар да, мәсәлән басынкылык, тыйнаклык һәм шәфкатьлелек тә, үсәргә тиеш икәнлеген аңлатты». Сара район күзәтчесенең сүзләрен йөрәгенә салган. Ул болай ди: «Мин игелекле, назлы булу — менә нәрсә иң мөһиме икәнлеген аңладым». Нәтиҗәдә, Сара үз кардәшләренә карата мөнәсәбәтен үзгәрткән. «Йәһвә бу кардәшләрдә күркәм сыйфатлар күрә. Мин дә аларда бу сыйфатларны күрергә тырыштым»,— дип әйтә ул. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Әлбәттә, без үзебезне белемебез аркасында башкалардан югарырак дип санарга теләмибез! «Бөтен кардәшлекне яратабыз» икән, без бар кардәшләргә бертигез карарга тырышырбыз (1 Пет. 2:17).

КУНАКЧЫЛ БУЛЫГЫЗ

14. Еврейләргә 13:16 буенча, Йәһвә кунакчыл булуыбызга ничек карый?

14 Йәһвә кунакчыллык сыйфатын югары бәяли. (Еврейләргә 13:16 укы.) Ул кунакчыл булуыбызны һәм аеруча мохтаҗларга ярдәм итүебезне гыйбадәт кылуыбызның өлеше дип саный (Ягък. 1:27; 2:14—17). Менә ни өчен Изге Язмаларда: «Кунакчыл булыгыз»,— дигән өндәү сүзләре язылган да (Рим. 12:13). Кунакчыл булганда, без кардәшләргә чын ярату күрсәтәбез һәм дус булырга теләгәнебезне раслыйбыз. Кардәшләр белән бергә ашап-эчеп алсак, бергә вакыт үткәрсәк һәм аларга игътибарлы булсак, Йәһвә моны күрер һәм шатланыр (1 Пет. 4:8—10). Әмма, билгеле бер сәбәп аркасында, кунакчыл булу авыр булырга мөмкин.

Элек мин әллә ни кунакчыл булмадым, әмма фикер йөртүемне үзгәрттем һәм хәзер күп шатлык кичерәм (16 нчы абзацны кара.) *

15, 16. а) Ни өчен кайберәүләргә кунакчыл булу авыр? ә) Эдита исемле апа-кардәшкә кунакчыл булып китәргә нәрсә булышкан?

15 Кайвакыт без үз шартларыбызда кунакчыллык күрсәтә алмыйбыз дип уйларга мөмкин. Эдита исемле бер тол хатынның мисалын карап чыгыйк. Хакыйкатькә кадәр ул әллә ни кунакчыл булмаган. Эдита башкаларның кунаклар кабул итәр өчен мөмкинлекләре күбрәк дип уйлаган.

16 Йәһвә Шаһите булып киткәч, Эдита үз фикер йөртүен үзгәрткән. Ул, кунакчыл булыр өчен, адымнар ясаган. Ул болай дип сөйли: «Патшалык Залыбыз төзелгән вакытта, бер өлкән: „Төзү эшендә катнашачак бер ирле-хатынлы парны ике атнага кунак итә алмассыңмы?“ — дип сорады. Мин Сарифаттагы тол хатынны һәм Йәһвәнең аны ничек итеп фатихалаганын исемә төшердем» (1 Пат. 17:12—16). Эдита ризалашкан. Ул ничек фатихаланган булган? Ул болай ди: «Ике атна ике айга әйләнде. Бу вакыт эчендә мин бу гаилә белән дуслашып киттем». Эдита шулай ук җыелышта да дуслар тапкан. Ул хәзер пионер булып хезмәт итә һәм еш кына хезмәттәшләрен үзенә чакыра. «Юмарт булу миңа бәхет китерә! Чынлыкта, мин, биргәнемә караганда, хәтта күбрәк тә алам» (Евр. 13:1, 2).

17. Люк һәм аның хатыны нәрсәгә төшенгән?

17 Без инде кунакчыл булсак, бу өлкәдә ничек тагы да яхшырырга? Люк һәм аның хатыны — кунакчыл кардәшләр. Алар еш кына ата-аналарын, туганнарын, дусларын һәм район күзәтчесе белән аның хатынын кунакка чакыра. Шулай да Люк шуңа игътибар иткән: «Без якын кешеләрне генә кунакка чакырабыз шул». Люк хатыны белән кунакчыллык күрсәтүдә ничек тагы да яхшыра алыр иде?

18. Люк һәм аның хатыны кунакчыллык күрсәтүдә ничек яхшырган?

18 Люк хатыны белән, Гайсәнең: «Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, сезгә нинди әҗер бирелер?» — дигән сүзләренең мәгънәсе турында тирәнрәк уйлангач, үзгәрешләр ясарга булганнар (Мат. 5:45—47). Алар Йәһвәдән — бар кешегә дә юмарт булган Аллаһыдан — үрнәк алырга кирәклеген аңлаган. Алар моңарчы кунакка чакырмаган кардәшләрне кунакка чакыруны максат итеп куйган. Люк болай ди: «Кардәшләребез белән бергә вакыт үткәрү шатлык китерә, без бер-беребезгә һәм Йәһвәгә тагы да якынлашканыбызны сизәбез».

19. Безнең Гайсә шәкертләре булуыбыз нәрсәдән күренә? Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Әйе, ихлас күңелдән ярату безгә тынычлык булдырырга, кешеләрне аермаска һәм кунакчыл булырга булыша. Без тискәре хисләребезне җиңәргә һәм кардәшләребезне эчкерсез яратырга тиеш. Шулай эшләсәк, без бәхетле булырбыз һәм Гайсәнең шәкертләре булуыбызны расларбыз (Яхъя 13:17, 35).

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

^ 5 абз. Гайсәнең әйтүенчә, чын мәсихчеләрне мәхәббәт буенча танып була. Кардәшләргә карата мәхәббәт безне тынычлык булдырырга, кешеләрне аермаска һәм кунакчыл булырга дәртләндерә. Әмма бу кайвакыт авыр. Алга таба да бер-беребезгә карата риясыз мәхәббәт күрсәтергә безгә нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә китерелгән гамәли киңәшләргә игътибар итегез.

^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш, конфликтны чишәргә тырышса да, башта бу уңышка китерми, әмма ул ярату күрсәтүдә бирешми. Өзлексез тырышлыклары ахыр чиктә уңай нәтиҗәгә китерә.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: олы яшьтәге абый-кардәш җыелышта үзен чит кеше итеп хис итә.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: башта кунакчыллык күрсәтергә ашыкмаган апа-кардәш үз фикер йөртүен үзгәртә, һәм бу аңа өстәмә шатлык китерә.