Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Мин сезне дусларым дип атыйм»

«Мин сезне дусларым дип атыйм»

«Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем» (ЯХЪЯ 15:15).

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Без кешеләр белән ничек дуслык үстерәбез?

КЕШЕ белән дуслашыр өчен, гадәттә, аның белән вакыт үткәрергә кирәк. Аралашып, фикерләрегез белән бүлешеп һәм тормыштагы очракларыгызны сөйләп, сез бер-берегезгә якынлашасыз. Ләкин, Гайсә белән дуслык үстерү турында әйткәндә, хәл башкарак. Безгә нәрсә комачаулый ала?

2. Гайсә белән дуслык үстерү турында әйткәндә, беренче авырлык нинди?

2 Беренчедән, безнең Гайсәне күргәнебез юк. Беренче гасырда да күп кенә мәсихчеләр Гайсәне күрмәгән. Шулай да рәсүл Петер болай дип язган: «Мәсихне беркайчан да күргәнегез булмаса да, сез аны яратасыз. Аны хәзер дә күрмисез, әмма аңа иман итәсез» (1 Пет. 1:8). Әйе, Гайсәне күрмичә дә аның белән мөнәсәбәтләр үстерү мөмкин.

3. Гайсә белән дуслык үстерү турында әйткәндә, икенче авырлык нинди?

3 Икенчедән, без Гайсә белән сөйләшә алмыйбыз. Дога кылганда, без бит Йәһвәгә мөрәҗәгать итәбез. Хак, без Гайсә Мәсих исеме хакына дога кылабыз, әмма дә ләкин без аңа дәшмибез. Гайсә үзенә дога кылуыбызны теләми дә. Ни өчен? Чөнки дога кылу — гыйбадәтнең өлеше, ә моңа Йәһвә генә лаек (Мат. 4:10). Шулай да без Гайсәгә яратуыбызны белдерә алабыз.

4. а) Гайсә белән дуслык үстерү турында әйткәндә, өченче авырлык нинди? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

4 Өченчедән, Гайсә күктә яши, шунлыктан без аның белән вакыт үткәрә алмыйбыз. Ләкин без барыбер Гайсә турында күп нәрсә белә алабыз. Бу мәкаләдә без Гайсә белән дуслыгыбызны ныгытырга булышучы дүрт киңәшкә игътибар итәрбез. Әмма башта, әйдәгез, ни өчен Гайсә белән якын дуслык үстерү мөһим булганын белик.

НИ ӨЧЕН ГАЙСӘНЕҢ ДУСТЫ БУЛЫРГА КИРӘК?

5. Ни өчен Гайсә белән дус булу мөһим? (« Гайсә белән дуслык Йәһвә белән дуслыкка илтә» һәм « Гайсәнең роленә дөрес караш» дигән рамкаларны да карагыз.)

5 Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга телибез икән, безгә Гайсә белән дә дус булырга кирәк. Ни өчен алай дип әйтеп була? Ике сәбәпкә игътибар итегез. Беренчедән, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз» (Яхъя 16:27). Ул шулай ук: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дигән (Яхъя 14:6). Йортка ишек кулланмыйча кереп булмаган кебек, Гайсә белән дуслык үстермичә дә, Йәһвәнең дусты булу мөмкин түгел. Гайсә дә охшаш чагыштыру китергән: ул үзен «капка» дип атаган (Яхъя 10:7). Икенчедән, Гайсә үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган. Ул шәкертләренә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9). Шулай итеп, Гайсәнең тормышы турында күбрәк белергә тырышсак, без Йәһвәне дә яхшырак белербез. Гайсә турында белем алганда, аңа карата яратуыбыз үсә, һәм бу, үз чиратында, безгә Аллаһыны ныграк яратырга булыша.

6. Гайсә белән дуслыкны ныгытыр өчен тагын нинди сәбәп бар? Аңлатыгыз.

6 Догаларыбызга җавап алырга теләсәк, безгә Гайсә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырга кирәк. Әйе, формаль рәвештә «Гайсә Мәсих исеме хакына» дип әйтү генә җитми. Без Йәһвәнең догаларга җавап бирүдә Гайсәне ничек итеп кулланганын танырга тиеш. Гайсә рәсүлләргә болай дигән: «Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен» (Яхъя 14:13). Йәһвә генә догаларыбызны тыңлый һәм аларга җавап бирә, ләкин ул, үзенең карарларын тормышка ашырыр өчен, Гайсәгә билгеле бер хакимлек биргән (Мат. 28:18). Догабызга җавап бирер алдыннан, Йәһвә Гайсәнең киңәшләрен куллану-кулланмавыбызга игътибар итә. Мәсәлән, Гайсә болай дигән: «Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк, ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк» (Мат. 6:14, 15). Әйе, Йәһвә белән Гайсә безгә игелекле булган кебек, без дә башкаларга карата шундый ук мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш!

7. Гайсәнең йолым корбаныннан кем файда күрәчәк?

7 Гайсә белән якын мөнәсәбәтләргә ия булган кешеләр генә йолым корбаныннан файда алачак. Безгә бу кайдан билгеле? Гайсә үз җанын «дуслары өчен» биргән (Яхъя 15:13). Гайсәгә кадәр яшәгән тугры кешеләр дә, мәсәлән Ибраһим, Сара, Муса һәм Рәхәб, яңа дөньяда терелтеләчәк һәм Аллаһы Улы турында белем алачак. Хәтта бу тәкъва хезмәтчеләр дә, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, Гайсә белән мөнәсәбәтләр үстерергә һәм аны яратырга тиеш булачак (Яхъя 17:3; Рәс. 24:15; Евр. 11:8—12, 24—26, 31).

8, 9. Яхъя 15:4, 5 тән күренгәнчә, ни өчен Гайсә белән бердәмлектә калу мөһим һәм бу безгә нинди эштә катнашырга булыша?

8 Гайсә Мәсих белән вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә хезмәттәшлек итү — чын шатлык. Җирдә яшәгәндә, Гайсә кешеләрне өйрәткән. Күккә кайткач, Гайсә, җыелыш башы буларак, вәгазьләү һәм өйрәтү эше белән җитәкчелек итүен дәвам иткән. Гайсә башкаларга үзе һәм Атасы белән танышырга ярдәм итүегезне күрми калмый һәм моны бик кадерли. Чынлыкта, без бу эшне Йәһвәнең һәм Гайсәнең ярдәме белән генә башкара алабыз. (Яхъя 15:4, 5 укы.)

9 Аллаһы Сүзеннән ачык итеп күренгәнчә, Йәһвәгә ярарга теләсәк, без Гайсәне яратырга һәм арабыздагы дуслыкны сакларга тиеш. Гайсәнең дусты булырга безгә нәрсә булышыр? Әйдәгез, дүрт киңәшкә игътибар итик.

ГАЙСӘ БЕЛӘН ДУСЛЫКНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

Гайсә белән дуслыкны ныгытыр өчен, 1) аны яхшырак белергә тырышыгыз, 2) аның кебек фикер йөртергә һәм эш итәргә өйрәнегез, 3) Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтегез, 4) җыелыштагы тәртипкә буйсынучан булыгыз (10—14 нче абзацларны кара.) *

10. Гайсә белән дуслыкны ныгытыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

10 1. Гайсәне яхшырак белергә тырышыгыз. Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя китаплары безгә бу яктан зур ярдәм булып тора. Гайсәнең тормышы турында уйланганда, аңа карата мәхәббәтебез һәм хөрмәтебез үсә генә. Ул бит кешеләр белән назлы мөгамәлә иткән. Мәсәлән, Гайсә, Хуҗа булса да, үз шәкертләренә колларга кебек карамаган. Киресенчә, ул аларга йөрәк түрендәгесен ачкан (Яхъя 15:15). Гайсә аларның җан әрнүләрен аңлаган һәм алар белән елаган (Яхъя 11:32—36). Гайсә яхшы хәбәрне кабул итүчеләргә дус булырга тырышкан, һәм хәтта дошманнар моны таныган (Мат. 11:19). Гайсә үз шәкертләре белән мөгамәлә иткән кебек, без дә башкалар белән шулай ук мөгамәлә итсәк, алар белән мөнәсәбәтләребез яхшырыр, без канәгатьлек белән шатлык кичерербез һәм Мәсихкә карата мәхәббәтебез үсәр.

11. Гайсәнең дусты булыр өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен бу адым мөһим?

11 2. Гайсә кебек фикер йөртергә һәм эш итәргә өйрәнегез. Гайсәнең фикер йөртү рәвешен яхшырак белгән саен һәм аның кебек эш итәргә тырышкан саен, аның белән дуслыгыбыз ныгый гына (1 Көр. 2:16). Гайсәдән үрнәк алуыбыз нәрсәдән күренер? Мәсәлән, Гайсә үзе турында түгел, ә башкаларга ярдәм итү турында күбрәк уйлаган (Мат. 20:28; Рим. 15:1—3). Ул фидакарь һәм кичерүчән булган. Ул кешеләрнең сүзләренә үпкәләргә ашыкмаган (Яхъя 1:46, 47). Шулай ук кешенең үткәндәге хаталары Гайсәнең аңа карата мөнәсәбәтенә тәэсир итмәгән (1 Тим. 1:12—14). Гайсә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Шуңа күрә уйланыгыз: «Мин, кардәшләр белән тынычлык саклар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләп, Гайсәнең үрнәгенә иярәмме?»

12. Гайсәнең дусты булыр өчен, өченче адым нинди һәм без бу адымны ничек ясый алабыз?

12 3. Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтегез. Гайсә аның майланган кардәшләренә эшләгән эшләребезне үзе өчен башкарылган дип саный (Мат. 25:34—40). Гайсә үз шәкертләренә Патшалык хәбәрен сөйләргә һәм шәкертләр әзерләргә кушкан, һәм бу эштә актив катнашу — майланганнарга ярдәм итүдә иң мөһим юл (Мат. 28:19, 20; Рәс. 10:42). «Башка сарыклар» ярдәме белән генә Мәсихнең кардәшләре бөтендөнья вәгазь эшен башкарып чыга ала (Яхъя 10:16). Башка сарыклар санына кергән кардәшләр, вәгазь эшендә майланган мәсихчеләргә ярдәм иткәндә, сез Гайсәгә дә мәхәббәт күрсәтәсез.

13. Гайсәнең Лүк 16:9 да язылган киңәшен ничек кулланып була?

13 Аллаһы белән Гайсә Мәсих җитәкчелек иткән эшкә матди яктан булышканда да, без алар белән дуслыгыбызны ныгытабыз. (Лүк 16:9 укы.) Мәсәлән, без бөтендөнья вәгазь эше өчен иганә сала алабыз. Бу акча, мәсәлән, җирнең төрле төбәкләрендә вәгазь эшен оештыруга, теократик биналарны төзүгә һәм табигать афәтеннән я башка һәлакәттән зыян күргәннәргә булышуга бара. Без шулай ук җирле җыелыш ихтыяҗларына иганә сала алабыз яисә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шәхси рәвештә матди яктан булыша алабыз (Гыйб. сүз. 19:17). Шулай эшләп, без Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтербез.

14. Эфеслеләргә 4:15, 16 дан күренгәнчә, Гайсә белән дуслык үстерер өчен, дүртенче адым нинди?

14 4. Җыелыштагы тәртипкә буйсынучан булыгыз. Гайсә — җыелыш башы, һәм ул, безнең турында кайгыртыр өчен, җаваплы кардәшләрне билгеләп куйган. Аларга буйсынучан булганда, без Гайсә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытабыз. (Эфеслеләргә 4:15, 16 укы.) Мәсәлән, хәзер, Патшалык Заллары мөмкин кадәр яхшырак кулланылсын өчен, кайбер җыелышлар берләшә, аларның территорияләре дә үзгәрә. Бу үзгәреш иганәләрне сак тотарга булыша. Шул ук вакыт җыелыштагыларга үзгәрешләргә ияләшергә туры килә. Бу тугры кардәшләрнең кайберләре үз җыелышларында күп еллар хезмәт иткән һәм кардәшләр белән дуслашып киткән. Әмма хәзер аларга башка җыелышка күчәргә туры килә, һәм алар моңа теләп буйсына. Гайсә Мәсих, моны күреп, бик шатлана!

МӘҢГЕ ГАЙСӘНЕҢ ДУСЛАРЫ БУЛЫГЫЗ

15. Гайсә белән дуслыгыбыз киләчәктә ничек үсәчәк?

15 Изге рух белән майланган мәсихчеләр, Аллаһы Патшалыгында Гайсәнең варисташлары булып, аның белән мәңге бергә булырга өметләнә. Алар Мәсих белән букваль мәгънәдә булыр: аны күрер, аның белән аралашыр һәм вакыт үткәрер (Яхъя 14:2, 3). Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр дә Гайсәнең яратуыннан һәм игътибарыннан мәхрүм калмас. Алар Гайсәне күрмәсә дә, аларның Гайсә белән мөнәсәбәтләре көннән-көн ныгый барачак. Алар Йәһвә белән Гайсә бүләк иткән мәңгелек тормышка шатланып яшәячәк (Ишаг. 9:6, 7).

16. Гайсә белән дуслык нинди фатихалар китерә?

16 Гайсә безне аның дусты булырга чакыра. Бу чакыруны кабул итеп, без күп фатихалар алабыз. Мәсәлән, без инде бүген аның яратуын тоябыз һәм ярдәмен алабыз. Моннан тыш, безнең мәңге яшәргә өметебез бар. Һәм иң мөһиме, Гайсә белән дус булып, без аның Атасы, Йәһвә, белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерәбез. Ә бу — иң кадерле хәзинә. Әйе, Гайсәнең дусты булу мөмкинлеге — зур хөрмәт һәм фатиха!

17 ҖЫР «Телим!»

^ 5 абз. Рәсүлләр берничә ел дәвамында Гайсә белән аралашкан һәм хезмәттәшлек иткән, шуңа күрә аның белән дуслашып киткән. Гайсә безнең белән дә дус булырга тели, әмма безнең хәлебез рәсүлләрнекеннән аерылып тора: безгә Гайсә белән дуслык үстерү авыррак. Ни өчен? Гайсә дусты булып китәргә нәрсә булышыр? Моны бу мәкаләдән белегез.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 1) гаилә белән гыйбадәт кылуда Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында өйрәнеп була. 2) Җыелышта кардәшләр белән тыныч мөнәсәбәтләргә омтылу мөһим. 3) Хезмәттә актив катнашып, без Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтәбез. 4) Җыелышлар берләшкәндә, өлкәннәрнең җитәкчелегенә буйсыну зарур.