Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бүген кем «төньяк патша» булып тора?

Бүген кем «төньяк патша» булып тора?

«Ул тулысынча үз ахырына киләчәк, һәм берәү дә аңа ярдәм итмәячәк» (ДАН. 11:45).

95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

СОҢГЫ көннәрнең ахырында яшәгәнебезгә дәлилләр шактый күп. Тиздән Йәһвә һәм Гайсә Мәсих Аллаһы Патшалыгына каршы торучы бар хөкүмәтләрне юк итәчәк. Бу вакыйгага хәтле төньяк һәм көньяк патшалар бер-берсе белән һәм Аллаһы халкы белән көрәшүләреннән туктамаячак.

2 Бу мәкаләдә без Даниял 11:40—12:1 дә язылган пәйгамбәрлекне карап чыгарбыз. Без төньяк патшаның кем икәнен һәм ни өчен киләчәктәге авырлыклар аркасында борчыласы юк икәнлеген белербез.

ЯҢА ТӨНЬЯК ПАТША БАРЛЫККА КИЛӘ

3, 4. Безнең көннәрдә кем төньяк патша булып тора? Аңлатыгыз.

3 Советлар Союзы 1991 елда таркалгач, Аллаһы халкына «кечкенә ярдәм күрсәтелгән», ягъни ул берникадәр вакытка азатлыкка ия булган (Дан. 11:34). Нәтиҗәдә, бу зур территориядә яшәгән Аллаһының хезмәтчеләре иркен вәгазьли алган һәм социалистик илләрдә Йәһвә Шаһитләренең саны йөзләгән меңгә җиткән. Акрынлап Россия һәм аның союздашлары төньяк патша булып киткән. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, төньяк патша ролен үтәгән хөкүмәт 1) Аллаһы халкына тәэсир итәргә, 2) Йәһвә белән аның халкына дошман булганын күрсәтергә һәм 3) көньяк патша белән ярышырга тиеш.

4 Ни өчен без Россия белән аның союздашларын төньяк патша дип атый алабыз? 1) Алар Аллаһы халкына турыдан-туры тәэсир итә — үз территорияләрендә яшәгән йөзләгән мең кардәшне эзәрлекли һәм вәгазь эшен тыя. 2) Үз эшләре белән алар Йәһвәне һәм аның халкын нәфрәт иткәннәрен күрсәтә. 3) Алар көньяк патша — Англо-Америка бөтендөнья державасы белән ярыша. Әйдәгез, Россия белән аның союздашлары төньяк патша ролен ничек үтәгәнен карап чыгыйк.

ТӨНЬЯК ҺӘМ КӨНЬЯК ПАТШАЛАР ЯРЫШУЛАРЫН ДӘВАМ ИТӘ

5. Даниял 11:40—43 тә нинди вакыт турында әйтелә һәм бу вакытта нинди вакыйгалар булырга тиеш булган?

5 Даниял 11:40—43 укы. Пәйгамбәрлекнең бу өлешендә ахыргы вакытта нәрсә булачагы турында әйтелә. Бу өзектә төньяк һәм көньяк патшаларның ярышуы турында сүз бара. Даниял язганча, бу ике патша «тартышырга», яки «мөгезләре белән сөзешергә», тиеш булган (Дан. 11:40, иск.).

6. Төньяк һәм көньяк патшаларның бер-берсе белән көрәшүләре нәрсәдән күренә?

6 Төньяк һәм көньяк патшалар, дөньядагы иң көчле держава булырга омтылганга, бер-берсе белән көрәшә. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң булган вакыйгаларга игътибар итик. Советлар Союзы һәм аның союздашлары Европаның зур гына өлеше өстеннән хакимлек алгач, көньяк патша халыкара хәрби альянс булдырган. Бу альянс НАТО буларак билгеле. Бүген дә бу ике патша ярышуын дәвам итә; мәсәлән, һәрберсе үз армиясен бик кыйммәтле кораллар белән тәэмин итәргә тырыша. Элек төньяк патша Африка, Азия һәм Латин Америкасында барган сугышларда көньяк патшаның дошманнарына булышлык күрсәткән. Соңгы елларда Россия һәм аның союздашлары бөтен җиргә тәэсир итеп тора. Шулай ук алар көньяк патшага каршы киберсугыш алып бара. Бу патшалар, компьютер программаларын кулланып, икътисади һәм сәяси системаларны җимерергә тырышуда бер-берсен гаепли. Моннан тыш, Даниял пәйгамбәрлек иткәнчә, төньяк патша Аллаһы халкына һөҗүм итүен дә дәвам итә (Дан. 11:41).

ТӨНЬЯК ПАТША «КҮРКӘМ ҖИРГӘ» КЕРӘ

7. «Күркәм җир» нәрсәне символлаштыра?

7 Даниял 11:41 дә төньяк патшаның «Күркәм җиргә» керергә тиешлеге турында әйтелә. Бу җир нәрсәне символлаштыра? Борынгы вакытта бу җир Исраил илен аңлаткан. Ул «бар җирләрнең иң матуры» булган (Йәз. 20:6). Бу җирдә Йәһвәнең изге гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкарылган, нәкъ шуңа күрә ул үзенә күрә бер булган. Б. э. 33 елыннан башлап, бу «җир» букваль урынны аңлатмый. Йәһвәнең халкы бөтен җирдә яши бит. Шунлыктан бүген «Күркәм җир» Йәһвә халкының эшчәнлеген — шул исәптән очрашулары белән вәгазьдә катнашуларын аңлата.

8. Төньяк патшаның «Күркәм җиргә» керүе нәрсәдән күренгән?

8 Соңгы көннәр дәвамында төньяк патша «Күркәм җиргә» кат-кат кергән. Мәсәлән, нацистлар Германиясе, төньяк патша буларак, аеруча Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Аллаһы хезмәтчеләрен эзәрлекләгән һәм үтергән. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, төньяк патша роле Советлар Союзына күчкәч, ул Аллаһы хезмәтчеләрен сөргенгә җибәргән. Шулай итеп ул «Күркәм җиргә» кергән.

9. Соңгы елларда Россия һәм аның союздашлары «Күркәм җиргә» ничек кергән?

9 Соңгы елларда Россия үз союздашлары белән бергә «Күркәм җиргә» керде. Ничек итеп? 2017 елда бу төньяк патша Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыйды һәм кайбер кардәшләребезне төрмәгә ташлады. Ул шулай ук басмаларыбызны тыйды, шул исәптән «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н дә. Аннары ул филиалыбызны, Патшалык Залларын һәм Конгресслар залларын тартып алды. Моның барысын күреп, 2018 елда Җитәкче совет Россия белән аның союздашлары төньяк патша икәненә төшенде. Йәһвә халкы, бик каты эзәрлекләүләргә дучар булса да, хөкүмәткә каршы чыкмый һәм фетнә күтәрми. Киресенчә, алар «башлыклар турында да дога кылыгыз» дигән әмергә буйсына. Әйе, гыйбадәт кылу иреге белән бәйле сорауларны карап чыккан кешеләр турында без аеруча нык дога кылабыз (1 Тим. 2:1, 2).

ТӨНЬЯК ПАТША КӨНЬЯК ПАТШАНЫ ҖИҢӘЧӘКМЕ?

10. Төньяк патша көньяк патшаны юк итәчәкме? Аңлатыгыз.

10 Даниял 11:40—45 тә язылган пәйгамбәрлектә күбрәк төньяк патшаның эшләре турында әйтелә. Бу төньяк патшаның көньяк патшаны юк итәчәген аңлатамы? Юк. Йәһвә һәм Гайсә кешеләр хөкүмәтләрен Армагеддон сугышында юк иткәндә, көньяк патша әле дә «тере килеш» булачак (Ачыл. 19:20). Бу кайдан билгеле? Даниял һәм Ачылыш китапларындагы пәйгамбәрлекләргә игътибар итик.

Армагеддонда таш, ягъни Аллаһы Патшалыгы, гаять зур сынны, ягъни кешеләрнең идарәсен, юк итәчәк (11 нче абзацны кара.)

11. Даниял 2:43—45 безгә нәрсә ача? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

11 Даниял 2:43—45 укы. Даниял пәйгамбәр Аллаһы халкына тәэсир иткән хөкүмәтләрне тасвирлаган. Алар зур металл сынның өлешләре итеп күрсәтелгән булган. Иң соңгы держава сынның тимер катыш балчык табаннары итеп сурәтләнгән. Бу табаннар Англо-Америка бөтендөнья державасын аңлата. Бу пәйгамбәрлек буенча, Аллаһы Патшалыгы дөнья хөкүмәтләрен юк иткәндә, Англо-Америка державасы әле дә идарә итәчәк.

12. Ерткычның җиденче башы нәрсәне аңлата һәм ни өчен бу әһәмиятле?

12 Рәсүл Яхъя да Йәһвә халкына тәэсир иткән державалар турында язган. Яхъяга бу хөкүмәтләр җиде башлы ерткыч итеп күрсәтелгән булган. Җиденче баш Англо-Американы символлаштыра. Бу зур әһәмияткә ия, чөнки ерткычның башка бер башы үсеп чыгуы турында әйтелми. Мәсих һәм аның күктәге гаскәрләре ерткычны юк итәргә чыкканда, аның җиденче башы һаман да идарә итәчәк * (Ачыл. 13:1, 2; 17:13, 14).

ЯКЫН КИЛӘЧӘКТӘ ТӨНЬЯК ПАТША НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘК?

13, 14. «Магог җиреннән Гог» кем ул һәм аны Аллаһы халкына һөҗүм итәргә, мөгаен, нәрсә этәрер?

13 Йәзәкил китабында язылган бер пәйгамбәрлек безгә соңгы көннәрдә төньяк һәм көньяк патшаларның, күрәсең, нәрсә эшләячәкләрен аңларга булыша. Йәзәкил 38:10—23; Даниял 2:43—45; 11:44—12:1 һәм Ачылыш 16:13—16, 21 дә бер үк чор турында һәм бер үк вакыйгалар турында сүз барса, ул чакта түбәндә китерелгән вакыйгаларны көтәргә кирәк.

14 Бөек афәт башлангач, «бөтен җир патшалары» халыклар берләшмәсенә җыелачак (Ачыл. 16:13, 14; 19:19). Бу коалиция Изге Язмаларда «Магог җиреннән Гог» дип атала (Йәз. 38:2). Халыклар берләшмәсе, Аллаһы халкына һөҗүм итеп, аны җир йөзеннән кырып ташларга тырышачак. Халыклар берләшмәсен һөҗүм итәргә нәрсә этәрәчәк? Бу вакытны тасвирлап, рәсүл Яхъя гадәти булмаган давылда зур боз кисәкләре явачагы турында язган. Күрәсең, бу боз кисәкләре Йәһвә халкы игълан итәчәк хөкем хәбәрен аңлата. Мөгаен, бу хәбәр Магог җиреннән Гогны Аллаһы халкын юк итәргә этәрер дә (Ачыл. 16:21).

15, 16. a) Даниял 11:44, 45 тә, күрәсең, нинди вакыйгалар турында әйтелә? ә) Төньяк патша һәм Магог җиреннән Гогны тәшкил итүче башка хөкүмәтләр белән нәрсә булачак?

15 Күрәсең, Даниял 11:44, 45 тә (укы) алдарак әйтелгән вакыйгалар турында — җитди хәбәр игълан итүебез һәм дошманнарыбызның һөҗүм итүе турында — сүз бара. Даниял язганча, «көнчыгыштан һәм төньяктан килеп ирешкән хәбәр» төньяк патшаны хафага төшерәчәк һәм ул «көчле ярсу белән чыгачак». Төньяк патша «күпләрне һәлак итү» өчен чыгачак. «Күпләрне» диелгәндә, күрәсең, Аллаһы халкы күздә тотыла *. Даниял, күрәсең, монда Аллаһы халкына каршы булачак соңгы һөҗүм турында әйтә.

16 Төньяк патшаның һәм дөнья хөкүмәтләренең һөҗүме Чиксез Кодрәт Иясен Армагеддон сугышын башларга этәрәчәк (Ачыл. 16:14, 16). Ул көннәрдә төньяк патша белән бергә Магог җиреннән Гогны тәшкил итүче башка халыклар юк ителәчәк, һәм «берәү дә аңа ярдәм итмәячәк» (Дан. 11:45).

Армагеддон сугышында Гайсә Мәсих һәм аның күктәге гаскәрләре Шайтанның явыз дөньясын юк итәчәк һәм Аллаһы халкын коткарачак (17 нче абзацны кара.)

17. Даниял 12:1 дә искә алынган «бөек мирза» Микаил кем ул һәм ул нәрсә эшли?

17 Даниял 12:1 укы. Бу шигырь төньяк патша белән аның союздашларының ничек юк ителәчәген һәм безнең ничек коткарылачагыбызны аңларга булыша. Микаил — бу идарә итүче Патшабызның, Гайсә Мәсихнең, күктәге исеме. Ул 1914 елдан алып Аллаһы халкы яклы булып тора. Нәкъ бу елда Аллаһы Патшалыгы күктә урнаштырылган булган. Якын киләчәктә ул «күтәреләчәк» һәм Армагеддон сугышында дошманнарны тар-мар итәчәк. Бу сугыш, Даниял әйткәнчә, кешелек тарихында әле булмаган «кайгы-хәсрәт вакыты» булачак. Ачылыш китабында Яхъя бу сугышны һәм аңа алып баручы вакыйгаларны «бөек афәт» дип атый (Ачыл. 6:2; 7:14).

СЕЗНЕҢ ИСЕМЕГЕЗ «КИТАПКА ЯЗЫЛГАН» БУЛЫРМЫ?

18. Ни өчен безгә киләчәктән куркасы юк?

18 Безгә киләчәктән куркасы юк, чөнки Даниял китабы да, Яхъя китабы да Йәһвәгә һәм Гайсәгә хезмәт итүчеләр бөек афәттә коткарылган булачак дип ышандыра. Даниял китабы буенча, коткарыласы кешеләрнең исемнәре «китапка язылган» булачак (Дан. 12:1). Исемебез бу китапка язылсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Без Гайсә Мәсихкә, Аллаһының бәрәненә, ышанганыбызны ачык күрсәтергә тиеш (Яхъя 1:29). Безгә Аллаһыга багышланып суга чумдырылырга кирәк (1 Пет. 3:21). Шулай ук без, башкаларга Йәһвә турында белем алырга булышып, Патшалык ягында торуыбызны күрсәтергә тиеш.

19. Бүген нәрсә эшләү мөһим һәм ни өчен?

19 Бүген Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыбызны ныгытыр өчен иң яхшы вакыт. Хәзер Аллаһы Патшалыгы яклы булырга кирәк. Шулай эшләсәк, Аллаһы Патшалыгы төньяк һәм көньяк патшаларны юк иткәндә, без исән кала алырбыз.

149 ҖЫР Җиңү җыры

^ 5 абз. Бүген кем «төньяк патша» булып тора һәм ул ничек юк ителгән булачак? Бу сорауларга җавапны белү иманыбызны ныгытачак һәм якын киләчәктә булачак авырлыкларга әзерләнергә булышачак.

^ 12 абз. «Күзәтү манарасы»ның 2012 ел, 15 июнь чыгарылышында, 7—19 нчы битләрендә, Даниял 2:36—45 һәм Ачылыш 13:1, 2 җентекләбрәк карала.

^ 15 абз. Күбрәк мәгълүматны «Күзәтү манарасы»ның 2015 ел, 15 май чыгарылышында, 29, 30 нчы битләрендә, табып була.