Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Күзгә күренмәгән, әмма бик кыйммәтле бүләкләр

Күзгә күренмәгән, әмма бик кыйммәтле бүләкләр

«Күренмәгән нәрсәләрне күздән ычкындырмыйча торабыз, чөнки күренгәне вакытлыча, ә күренмәгәне — мәңгелек» (2 КӨР. 4:18).

45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Гайсә күктәге байлыклар турында нәрсә әйткән?

КАЙБЕР хәзинәләрне без күрәбез, әмма иң кыйммәтле хәзинәләр күзгә күренми. Таудагы вәгазендә Гайсә матди нәрсәләрдән күпкә кадерлерәк булган байлыклар — күктәге байлыклар турында сөйләгән. Аннан соң ул болай дип өстәгән: «Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр» (Мат. 6:19—21). Әйе, берәр нәрсәне бик кадерле дип санасак, без аңа ия булырга тырышырбыз. «Байлыкны күктә җыярга» теләсәк, без Аллаһыны шатландырырга һәм аның хуплавын алырга омтылырбыз. Гайсә аңлатканча, андый байлыкны урлап та, җимереп тә булмый.

2. a) 2 Көринтлеләргә 4:17, 18 буенча, Паул безне нәрсәгә дәртләндергән? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Рәсүл Паул безне «күренмәгән нәрсәләрне күздән ычкындырмаска» дәртләндергән. (2 Көринтлеләргә 4:17, 18 укы.) Күзгә күренмәгән нәрсәләргә, мәсәлән, Аллаһы безгә яңа дөньяда бирәчәк бүләкләр керә. Бу мәкаләдә без күзгә күренмәгән, әмма инде бүген файда китергән дүрт бүләк турында — Аллаһы белән дуслык, дога кылу мөмкинлеге, изге рух ярдәме һәм хезмәттә Йәһвәдән, Гайсәдән һәм фәрештәләрдән килгән ярдәм турында сөйләшербез. Без шулай ук бу бүләкләрне кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп булганын карап чыгарбыз.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ДУСЛЫК

3. Күзгә күренмәгән иң бөек хәзинә нинди һәм нәрсә нигезендә без аңа ия була алабыз?

3 Йәһвә белән дуслык мөнәсәбәтләре — иң кадерле хәзинә (Зәб. 25:14). Гайсәнең йолым корбаны «дөньяның гөнаһын юк иткәнгә», Аллаһы, гөнаһлы кешеләр белән дус булып та, изгелеген югалтмый (Яхъя 1:29). Йәһвә Гайсәнең үлеменә кадәр тугры булып калачагын һәм кешелекне коткарачагын алдан белгән. Менә ни өчен Аллаһы Мәсихкә кадәр яшәгән кешеләр белән дус була алган (Рим. 3:25).

4. Борынгы вакытта Аллаһының дуслары булган кешеләр турында сөйләгез.

4 Мәсихкә кадәр яшәгән һәм Аллаһы дусты булган кешеләрнең мисалларын карап китик. Мәсәлән, Ибраһим. Аның иманы гаҗәеп нык булган. 1 000 нән артык ел үткәннән соң да, Йәһвә Ибраһимны «дустым» дип атаган (Ишаг. 41:8). Хәтта үлем дә Йәһвәне кадерле дусларыннан аера алмый. Йәһвә хәтерендә Ибраһим әле дә тере (Лүк 20:37, 38). Башка мисал — Әюп. Күктә фәрештәләр Йәһвә алдында җыелгач, Йәһвә Әюп турында ул «намуслы, саф, Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яши һәм үзен явызлыктан саклый» торган кеше дип һич шикләнмичә әйткән (Әюп 1:6—8). Ә мәҗүсиләр җирендә якынча 80 ел Аллаһыга тугры хезмәт иткән Даниял турында Йәһвә нәрсә уйлаган? Фәрештәләр бу олы яшьтәге пәйгамбәргә Аллаһы күзендә «кадерле кеше» булганы турында өч тапкыр әйткән (Дан. 9:23; 10:11, 19). Йәһвә үз дусларын терелтәчәк көнне зарыгып көтә! Моңа һич шикләнмәскә була (Әюп 14:15).

Без күзгә күренмәгән бүләкләр өчен рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз? (5 нче абзацны кара.) *

5. Йәһвә белән якын дуслыкка ия булыр өчен, бездән нәрсә таләп ителә?

5 Ә бүген күпме кешене Йәһвәнең дусты дип атап була? Андый кешеләр миллионлаган. Без моны төгәл беләбез, чөнки бөтен дөньяда бик күп ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар үз тәртипләре белән моны раслый. Алар — «Йәһвәне тирән хөрмәт итә», шуңа күрә «аның белән якын дуслыкка ия» (Зәб. 25:14). Моннан тыш, алар Гайсәнең йолым корбанына иман итә. Шуңа нигезләнеп, Аллаһы бу кешеләргә тормышларын үзенә багышларга һәм суга чумдырылырга рөхсәт итә. Бу мөһим адымнарны ясап, без галәмдәге иң бөек Шәхеснең миллионлаган дусларына кушылабыз!

6. Аллаһы белән дуслыгыбызны кадерләгәнебез нәрсәдән күренер?

6 Йәһвә белән дус булу — чын хөрмәт. Моның өчен рәхмәтебезне ничек күрсәтергә? Әйдәгез, Йәһвәгә 100 дән артык ел тугры хезмәт иткән Ибраһим һәм Әюп кебек, Аллаһыга күпме генә хезмәт итсәк тә, аңа тугры калыйк. Даниял кебек, Йәһвә белән дуслыгыбызны тормышыбыздан да күбрәк кадерлик (Дан. 6:7, 10, 16, 22). Йәһвәнең ярдәме белән без, бар сынауларны кичереп чыгып, аның дусты булып кала алырбыз (Флп. 4:13).

ДОГА КЫЛУ МӨМКИНЛЕГЕ

7. а) Гыйбрәтле сүзләр 15:8 дән күренгәнчә, Йәһвә, догаларыбызны тыңлаганда, нәрсә хис итә? ә) Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә?

7 Күзгә күренми торган башка бүләк — дога кылу мөмкинлеге. Якын дуслар өчен үз хисләре белән уртаклашу — гадәти хәл. Ә Йәһвә белән дуслыгыбыз турында шуны ук әйтеп буламы? Әйе, һичшиксез! Йәһвә безгә үз фикерләрен һәм хисләрен Сүзе аша ача. Ә без күңел төпкелендә булган хисләребезне Йәһвәгә дога аша сөйлибез. Догаларыбызны тыңлау Йәһвә күңеленә хуш килә. (Гыйбрәтле сүзләр 15:8 укы.) Тугры Дустыбыз Йәһвә догаларыбызны тыңлап кына калмый, ул аларга җавап та бирә. Кайвакыт без догаларыбызга җавапны тиз арада алабыз. Ә кайвакыт берүк нәрсә турында кат-кат сорарга туры килә. Ничек кенә булмасын, Йәһвә кайчан җавап бирергә һәм ничек моны эшләргә икәнлеген яхшы белә, һәм ул моны, һичшиксез, эшләячәк. Әмма Аллаһының җавабы без көткәннән аерылып торырга мөмкин. Мәсәлән, Йәһвә, сынауларны алып куяр урынына, без «нык кала» алсын өчен, безгә кирәкле зирәклек һәм көч бирә ала (1 Көр. 10:13).

(8 нче абзацны кара.) *

8. Дога кылу мөмкинлеге өчен рәхмәтебезне ничек белдереп була?

8 Безгә «өзлексез дога кылыгыз» дигән киңәш буенча эш итү мөһим (1 Тис. 5:17). Йәһвә безне ирексезләп дога кылдырмый, ул безнең ихтыяр ирегебезне хөрмәт итә. Шулай да ул безне һәрдаим дога кылырга дәртләндерә (Рим. 12:12). Көн саен һәм еш дога кылсак, без дога кылу мөмкинлеге өчен Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез. Догаларыбызда рәхмәт һәм данлау сүзләрен дә әйтергә онытмыйк (Зәб. 145:2, 3).

9. Бер кардәш дога кылу турында нәрсә әйтә һәм сез дога кылу турында нәрсә уйлыйсыз?

9 Хезмәт еллары арткан саен һәм догаларыбызга җавап алган саен, дога кылу мөмкинлеге өчен рәхмәт хисебез үсә генә. 47 ел тулы вакытлы хезмәттә катнашкан Крис исемле абый-кардәш болай ди: «Иртән иртүк саф һавада йөреп алу һәм Йәһвә белән аралашып алу шундый рәхәт. Таң чыклары җемелдәгәндә, Йәһвә белән сөйләшү — чын ләззәт. Андый мизгелләр мине Йәһвәгә бар бүләкләре өчен, шул исәптән дога кылу мөмкинлеге өчен, рәхмәтләр укырга дәртләндерә. Ә көн ахырында дога кылып, мин тыныч күңел белән йокларга ятам».

ИЗГЕ РУХ ЯРДӘМЕ

10. Ни өчен Аллаһының изге рухын кадерләргә кирәк?

10 Башка бер бүләк — Аллаһының эш итүче көче. Гайсә Аллаһыдан изге рух сорарга өйрәткән (Лүк 11:9, 13). Изге рухы ярдәмендә Йәһвә безгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7; Рәс. 1:8). Изге рух ярдәме белән без теләсә нинди сынауларны кичереп чыга алабыз.

(11 нче абзацны кара.) *

11. Изге рух безгә ничек булыша?

11 Изге рух безгә хезмәтебез белән бәйле вазифаларыбызны үтәргә булыша. Изге рух шулай ук сәләтләребезне арттыра һәм йөкләмәләребезне үтәргә ярдәм итә. Изге рух ярдәм итмәсә, без хезмәттәге уңышларга ирешә алмас идек. Моны беркайчан да онытмыйк.

12. Зәбур 139:23, 24 буенча, без изге рухның кайсы яктан ярдәм итүен сорарга тиеш?

12 Изге рух безгә йөрәгебездәге начар теләкләр белән фикерләрне күрергә булышсын дип дога кылыйк. (Зәбур 139:23, 24 укы.) Моның турында дога кылсак, Йәһвә безгә үз рухы аша начар омтылышларыбызны билгеләргә булышыр. Йәһвәнең рухын шул йомшак якларыбыз белән көрәшер өчен дә сорарга кирәк. Шулай эшләп, без изге рух өчен киртә куярга теләмәгәнебезне һәм бу бүләк өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез (Эфес. 4:30).

13. Изге рух өчен рәхмәт хисебезне үстерер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

13 Изге рухның безнең көннәрдә нәрсә башкарганы турында уйланганда, бу бүләк өчен рәхмәт әйтмичә булмый. Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Бу сүзләр безнең көннәрдә гаҗәеп рәвештә үтәлеп килә. Изге рух ярдәме белән җирнең төрле почмакларында яшәүче кешеләр хакыйкать белән таныша, һәм хәзер Аллаһыга 8,5 миллионнан артык кеше хезмәт итә. Моннан тыш, без рухи оҗмахта яшибез, чөнки изге рух безгә «рух җимешенә» кергән сыйфатларны — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык кебек сыйфатларны үстерергә булыша (Гәл. 5:22, 23). Чыннан да, изге рух — бик кадерле бүләк!

КҮКТӘН КИЛГӘН ЯРДӘМ

14. Хезмәттә безгә кем ярдәм итә?

14 Безнең күзгә күренми торган тагын бер бүләгебез бар: без Йәһвә һәм аның оешмасының күктәге өлеше белән хезмәттәшлек итә алабыз (2 Көр. 6:1). Без моны, мәсәлән, шәкертләр булдыру эшендә катнашып эшлибез. Паул үзе һәм шушы эштә катнашучылар турында болай дигән: «Без бит — Аллаһының хезмәттәшләре» (1 Көр. 3:9). Хезмәттә катнашканда, без шулай ук Мәсих белән дә хезмәттәшлек итәбез. Исегездәдер, Гайсә үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дип кушканнан соң: «Мин... сезнең белән булам»,— дип өстәгән (Мат. 28:19, 20). Ә фәрештәләр турында нәрсә әйтеп була? Алар безгә «мәңгелек яхшы хәбәрне» җиткерергә булыша һәм бу эш белән җитәкчелек итә (Ачыл. 14:6).

15. Йәһвәнең хезмәтебездә мөһим роль уйнаганын нинди мисал күрсәтә?

15 Күктән килгән ярдәмгә ия булганга, без нинди уңышларга ирештек? Без вәгазьләгән яхшы хәбәр эчкерсез кешеләрнең йөрәкләренә чәчелә һәм үсә (Мат. 13:18, 23). Кем ярдәмендә хакыйкать орлыклары, үсеп, җимешләр китерә башлый? Гайсә аңлатканча, Йәһвә үзе «җәлеп итмәсә», кеше мәсихче булып китә алмый (Яхъя 6:44). Изге Язмаларда моны раслаучы бер мисал бар. Рәсүл Паул, Филипия шәһәреннән чыгып, елга буенда җыелган хатын-кызларга вәгазьләгән. Шул хатын-кызларның Лидия исемлесе турында Изге Язмаларда болай диелә: «Паул сөйләгәнне кабул итсен өчен, Йәһвә аның йөрәген ачты» (Рәс. 16:13—15). Лидияне җәлеп иткән кебек, Йәһвә бүген миллионлаган кешене үзенә җәлеп итә.

16. Хезмәттәге уңышларыбыз өчен без кемне данларга тиеш?

16 Хезмәттәге уңышларыбыз өчен кем дан-хөрмәткә лаек? Көринтлеләргә язганда, Паул бу сорауга җавап биргән: «Мин утырттым, Аполлос су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстереп торды. Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә мактауга лаек түгел, үстерүче Аллаһы мактауга лаек» (1 Көр. 3:6, 7). Без дә, Паул кебек, хезмәттәге уңышларыбыз өчен һәрвакыт Йәһвәне данларга тиеш.

17. Без күктән килгән ярдәм өчен рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз?

17 Без Аллаһы, Гайсә һәм фәрештәләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге өчен рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз? Башкаларга яхшы хәбәрне сөйләү мөмкинлеген эзләп. Мәсәлән, без «халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп» вәгазьли алабыз (Рәс. 20:20). Күпләргә шулай ук очраклы рәвештә вәгазьләү ошый. Кешеләрне очратканда, кардәшләр ачык йөз белән исәнләшә һәм сөйләшүне башлый. Кеше сөйләшергә әзер икән, алар Патшалык турындагы яхшы хәбәр белән бүлешә.

(18 нче абзацны кара.) *

18, 19. а) Хакыйкать орлыкларына без ничек су сибәбез? ә) Йәһвә бер өйрәнүчегә ничек ярдәм иткән?

18 «Аллаһының хезмәттәшләре» буларак, без хакыйкать орлыкларын чәчәргә генә түгел, ә аларга су сибәргә дә тиеш. Кеше кызыксыну күрсәтсә, без аңа кабат килеп китәргә тырышырбыз. Яисә без башка кардәшне аның янына килеп китәргә сорарбыз. Йәһвәнең өйрәнүчегә үз фикер йөртү рәвешен һәм тормышын үзгәртергә булышканын күрү безгә күп шатлык китерә.

19 Элек сихер белән дәвалаган Рапалалани исемле Көньяк Африка Республикасында яшәүче абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Өйрәнә башлагач, аңа Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ошаган. Әмма Изге Язмаларда үлгәннәр белән аралашу турында әйтелгәнне кабул итү аңа җиңел булмаган (Кан. 18:10—12). Вакыт узу белән ул Аллаһы карашын үзләштергән һәм сихер белән дәвалауны калдырган. Бу шөгыль белән ул үзен тәэмин иткән булса да, Рапалалани аны калдырырга булган. Хәзер аңа 60 яшь, һәм ул болай ди: «Мин Йәһвә Шаһитләренә төрлечә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Мәсәлән, алар миңа эш табарга ярдәм итте. Иң беренче чиратта, мин Йәһвәгә рәхмәтлемен, чөнки ул миңа, тормышымны тәртипкә китереп, суга чумдырылырга һәм хезмәттә катнаша башларга булышты».

20. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Бу мәкаләдә без күзгә күренми торган дүрт бүләкне карап чыктык. Иң мөһим бүләк — Йәһвә белән дус булу мөмкинлеге. Бу бүләк безгә калган бүләкләрдән дә файда алырга булыша: без Аллаһыга дога кыла алабыз, безгә изге рух булыша, һәм без Йәһвә, Гайсә һәм фәрештәләрдән килгән ярдәмгә ия. Бу бүләкләр өчен һәрвакыт рәхмәтле булыйк һәм Йәһвәгә яхшы Дус булганы өчен рәхмәтләр әйтүдән туктамыйк.

145 ҖЫР Аллаһы вәгъдә иткән оҗмах

^ 5 абз. Үткән мәкаләдә без Аллаһының күзгә күренә торган бүләкләрен карап чыктык. Бу мәкаләдә без күзгә күренмәгән бүләкләрен карап чыгарбыз һәм алар өчен Йәһвә Аллаһыга рәхмәтләребезне ничек белдереп һәм арттырып булганын белербез.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 1) Йәһвәнең иҗади эшләре турында уйланып, апа-кардәш Йәһвә белән дуслыгын ныгыта.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 2) Шул ук апа-кардәш, кыюлык белән вәгазьләр өчен, Йәһвәдән көч сорый.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 3) Изге рух бу апа-кардәшкә очраклы рәвештә бер хатын-кызга вәгазьләргә булыша.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 4) Бу апа-кардәш, шул хатын-кыз белән кабат очрашып, Изге Язмалар өйрәнүен башлый. Апа-кардәшкә вәгазь эшендә фәрештәләр булыша.