Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Исемең изге ителсен»

«Исемең изге ителсен»

«И Йәһвә, исемең мәңге булыр» (ЗӘБ. 135:13).

10 ҖЫР Данлыклы Йәһвәне мактыйк!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Йәһвә Шаһитләре өчен нинди сораулар бик мөһим?

ЙӘҺВӘНЕҢ хакимлеге һәм исемен изгеләндерү — бу безнең өчен бик мөһим мәсьәләләр. Йәһвә Шаһитләре буларак, без бу темаларны тикшерергә яратабыз. Аллаһының хакимлеге һәм аның исемен изгеләндерү — бу бер-берсе белән бик тыгыз бәйле сораулар. Без моны истән чыгармыйбыз.

2 Белгәнебезчә, Аллаһы исеменә тап төшерелгән булган, шуңа күрә аның исемен изгеләндерергә кирәк. Шулай ук Аллаһы хакимлегенең, ягъни идарә итү рәвешенең, иң яхшы булуын раслау зарур. Бу сораулар бик мөһим һәм игътибарыбызга лаек.

3. Йәһвә исеме белән нәрсә бәйле?

3 Йәһвә исемен сафландырырга кирәк дип әйтелгәндә, Аллаһы белән бәйле бар нәрсә, шул исәптән аның идарә итү рәвеше, күздә тотыла. Йәһвәнең исемен изгеләндерү — иң мөһим сорау дип әйткәндә, без аның идарә итү рәвеше иң яхшы икәнлеге расланырга тиеш дип тә әйтәбез. Шулай итеп, Йәһвәнең исеме һәм Чиксез Кодрәт Иясе буларак идарә итү рәвеше бер-берсе белән бик тыгыз бәйле. (« Аллаһы исемен изгеләндерү белән бәйле сораулар» дигән рамканы кара.)

4. Зәбур 135:13 тә Аллаһы исеме турында нәрсә әйтелә һәм без нинди сораулар карап чыгарбыз?

4 Йәһвәнең исеме уникаль. (Зәбур 135:13 укы.) Ни өчен Аллаһы исемен изгеләндерү шулкадәр мөһим? Кем бу исемгә беренче булып тап төшергән? Аллаһы үз исемен ничек изгеләндерә? Без аның исемен аклауда нинди роль уйный алабыз? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

ИСЕМНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ

5. Аллаһының исемен изгеләндерү турында әйткәндә, нинди сорау туарга мөмкин?

5 «Исемең изге ителсен» (Мат. 6:9). Гайсәнең бу сүзләре нәрсәне аңлата? Ул әйткәнчә, без, иң беренче чиратта, нәкъ моның турында дога кылырга тиеш. Изгеләндерү — бу нәрсәнедер сафландыру я пакьләндерү. Кемдер болай дип сорар: «Йәһвәнең исеме болай да саф, чиста һәм изге түгелмени? Ни өчен соң аны изгеләндерергә кирәк?» Моңа җавап алыр өчен, без теге я бу исемнең үз эченә нәрсә алганын аңларга тиеш.

6. Кеше исеме турында әйткәндә, иң мөһиме нәрсә?

6 Исем — бу бер-бер артлы баручы хәрефләр я ниндидер сүз генә түгел. Изге Язмаларда болай диелә: «Яхшы исем зур байлыктан да өстенрәк» (Гыйб. сүз. 22:1; Вәг. 7:1). Ни өчен исем шундый зур кыйммәткә ия? Чөнки кешенең исеменә аның репутациясе һәм абруе керә. Шунлыктан кеше исеменең ничек итеп әйтелүе яки язылуы иң мөһиме түгел. Бу исемне кем йөрткәне һәм башкаларның, бу исемне ишеткәндә, нинди уйлар туганы — менә нәрсә мөһим.

7. Кешеләр Аллаһының исеменә ничек тап төшерә?

7 Кешеләр, Йәһвә турында ялганны сөйләгәндә, аның репутациясен боза, ягъни аның исеменә тап төшерә. Беренче тапкыр Аллаһы исеменә тап кешелек тарихының башында төшерелгән булган. Әйдәгез, ул очракка игътибар итик.

БЕРЕНЧЕ ЯЛА ЯГУ

8. Адәм белән Хаува нәрсә белгән? Нинди сорау әле ачык калган?

8 Адәм белән Хаува Йәһвәнең исемен һәм шул исемне йөрткән Шәхесне белгән. Алар аның Барлыкка Китерүче булганын, матур оҗмах һәм никах бүләген биргәнен белгәннәр (Ярат. 1:26—28; 2:18). Алар үз камил акылларын Йәһвәнең камил эшләре турында уйланыр өчен кулланганмы? Алар Йәһвә исемен йөртүче Шәхескә мәхәббәт һәм рәхмәт хисе үстергәнме? Аллаһы дошманы аларны сынаганда, бу сорауларга җавап бирелгән.

9. Яратылыш 2:16, 17 дә һәм 3:1—5 тә язылган сүзләрдән күренгәнчә, Йәһвә беренче ирле-хатынлы парга нәрсә дигән һәм Шайтан хакыйкатьне ничек бозган?

9 Яратылыш 2:16, 17 һәм 3:1—5 укы. Еланны кулланып, Шайтан Хаувага мондый сорау биргән: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?» Шайтанның агулы сүзләре хакыйкатьне бозган һәм Хаувада Аллаһыга карата тискәре уйлар тудыра алган. Чөнки Гадән бакчасында бик күп төрле җимеш китерүче агачлар үскән һәм Аллаһы кешеләргә бөтен агачлардан ашарга рөхсәт иткән, фәкать бер агачтан гына ашарга рөхсәт итмәгән (Ярат. 2:9). Йәһвә кешеләргә бик юмарт булган. Үз соравын биреп, Шайтан Йәһвәнең юмартлыгын шик астына куйган. Нәтиҗәдә, Хауваның мондый шикләре тугандыр: «Әллә Йәһвә бездән берәр нәрсә яшерәме?»

10. Шайтан Йәһвәнең исеменә ничек тап төшергән һәм бу нәрсәгә китергән?

10 Хаува шунда ук тыңламаучан булып китмәгән. Хаува Шайтанга Йәһвәнең үзләренә әйткән сүзләре белән җавап биргән. Ул шул агачка хәтта кагылырга да ярамый дип өстәп куйган. Аллаһыга тыңламаучанлык үлемгә китерәчәген ул бик яхшы белгән. Әмма Шайтан: «Юк, үлмисез»,— дигән (Ярат. 3:2—4). Бу сүзләрне әйтеп, Шайтан, асылда, Йәһвәне ялганчы булуда гаепләгән һәм шулай итеп аңа турыдан-туры яла яккан һәм аның исемен каралаган. Шушы вакыттан Шайтан Яла ягучы, ягъни Иблис, булып киткән. Хаува бу ялганга тулысынча ышанган (1 Тим. 2:14). Ул, Йәһвәгә караганда, Шайтанга күбрәк ышанганын күрсәткән. Нәтиҗәдә, Хаува иң акылсыз карар кабул иткән. Ул, Йәһвәне тыңламыйча, тыелган җимешне ашаган һәм соңрак аны Адәмгә дә биргән (Ярат. 3:6).

11. Беренче кешеләрнең нинди мөмкинлеге булган, әмма алар ничек эш иткән?

11 Хаува Шайтанның бу җирәнгеч сүзләренә нәрсә әйтергә тиеш булган? Җавабы мондыйрак була алган: «Мин синең кем икәнеңне белмим. Ә менә күктәге Атамны, Йәһвәне, мин беләм. Мин аны яратам һәм аңа ышанам. Бездә булганның барысы — аңардан. Ничек инде син аңа кара яга аласың? Кит моннан!» Хаува шулай дип әйткән булса, Йәһвә үз кызының тугрылыгына никадәр сөенгән булыр иде! (Гыйб. сүз. 27:11) Ләкин, кызганычка каршы, Хауваның Йәһвәгә карата тугры мәхәббәте булмаган. Адәм турында да шуны ук әйтеп була. Андый мәхәббәтләре булмаганга, алар Йәһвәнең исемен каралаудан яклый да алмаган.

12. Шайтан Хауваның йөрәгенә нинди шик салган һәм беренче пар нәрсә эшләмәгән?

12 Күргәнебезчә, Шайтан Йәһвәнең абруен төшерергә тырышкан, һәм Хаува, аңа ышанып, Йәһвәнең игелекле Ата булуында шикләнә башлаган. Адәм белән Хаува Йәһвәнең репутациясен якларга тырышмаган. Алар Шайтанның тәэсиренә җиңел бирелгән һәм күктәге Атасына каршы фетнә күтәргән. Шайтанның тактикасы бер дә үзгәрмәгән. Бүген дә Шайтан Йәһвәгә яла яга һәм кешеләр, аның ялганына ышанганга, Йәһвәнең гадел хакимлеген кире кага.

ЙӘҺВӘ ҮЗ ИСЕМЕН ИЗГЕЛӘНДЕРӘ

13. Йәзәкил 36:23 тә язылган сүзләр Изге Язмаларның төп темасын ничек ассызыклый?

13 Йәһвә үз исеменә яла ягуга ваемсыз булып калмый! Чынлыкта Изге Язмаларның темасы Йәһвәнең үз исемен сафландыруы белән бәйле (Ярат. 3:15). Изге Язмаларның хәбәрен бер җөмлә белән әйтсәң, ул болай дип яңгырар: Йәһвә Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык ярдәмендә үз исемен изгеләндерә һәм җирдә тынычлык белән тәкъвалык булдырырга ниятли. Изге Язмаларда язылганнар безгә Йәһвәнең үз исемен ничек итеп изгеләндерәчәген аңларга ярдәм итә. (Йәзәкил 36:23 укы.)

14. Гадәндә фетнә күтәрелгәч, Йәһвә нинди сыйфатлар күрсәтеп үз исемен изгеләндергән?

14 Шайтан Йәһвәгә үз ниятен тормышка ашырырга комачауларга тырыша. Ләкин аның тырышлыклары һич уңышсыз. Изге Язмаларда Аллаһының ничек итеп эш иткәне язылган. Бу китапны укып, без беркемнең дә Аллаһыга тиң булмаганын күрәбез. Әлбәттә, Шайтанның һәм аның тарафдарларының фетнәсе Йәһвәгә зур авырту китергән (Зәб. 78:40). Ләкин ул бу сорауны зирәклек, түземлек һәм гаделлек күрсәтеп чишкән. Ул шулай ук күп тапкыр чиксез кодрәтен дә күрсәткән. Иң мөһиме, ул һәрбер эштә зур мәхәббәтен күрсәтә (1 Яхъя 4:8). Йәһвә үз исемен изгеләндерүдән беркайчан да туктамый.

Шайтан Хаувага Аллаһы турында ялган сөйләгән; ул гасырлар буе андый ялганны таратып килә (9, 10, 15 нче абзацларны кара.) *

15. Бүген Шайтан Йәһвә исемен ничек каралый һәм бу нәрсәгә китерә?

15 Шайтан һаман да Аллаһының исеменә тап төшерә. Шайтанның ялганы аркасында, кешеләр Аллаһының кодрәтле, гадел, зирәк һәм кайгыртучы булуында шикләнә. Мәсәлән, ул Аллаһы юк дигән караш тарата. Ә кеше Аллаһыга ышанса, ул аны Аллаһының нормалары чиктән тыш катгый һәм гаделсез дип ышандырырга тырыша. Шайтан, хәтта, Аллаһы кешеләрне тәмугта интектерә дип алдый һәм шулай итеп Аллаһыны мәрхәмәтсез шәхес итеп күрсәтә. Бу ялганга ышанган кешеләр Йәһвәнең гадел хакимлеген кире кага. Шайтан яла ягуын ахырга кадәр дәвам итәчәк. Ул сезне дә Аллаһыдан читләштерергә тырышыр. Сез аңа каршы торырсызмы?

БӘХӘСЛЕ СОРАУНЫ ЧИШҮДӘ СЕЗНЕҢ РОЛЕГЕЗ

16. Сез Адәм белән Хаува булдыра алмаганны ничек эшли аласыз?

16 Йәһвә камилсез кешеләргә үз исемен изгеләндерүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Сез Адәм белән Хаува булдыра алмаганны эшли аласыз. Бу дөнья Йәһвәнең исемен хурлаучы һәм аңа яла ягучы кешеләр белән тулы булса да, сезнең хакыйкать сөйләү мөмкинлегегез бар. Сез Йәһвәнең изге, гадел, игелекле һәм яратучы булуын раслый аласыз (Ишаг. 29:23). Аллаһының идарәсе ягында торуыгызны күрсәтегез. Кешеләргә шуны аңларга булышыгыз: Йәһвәнең идарәсе генә иң дөрес һәм иң яхшы һәм Аллаһы гына кешелеккә тынычлык һәм бәхет китерә ала (Зәб. 37:9, 37; 146:5, 6, 10).

17. Гайсә кешеләргә Атасының исемен ничек ачкан?

17 Йәһвә исемен яклаганда, без Гайсәнең үрнәгенә иярәбез (Яхъя 17:26). Гайсә кешеләргә Атасының исемен ачкан. Ул шулай ук Аллаһының репутациясен яклаган. Мәсәлән, фарисейлар Йәһвәне кырыс, таләпчән, якынлашып булмаслык һәм шәфкатьсез Аллаһы итеп күрсәтсә дә, Гайсә аларның тәгълиматларын фаш иткән. Гайсә кешеләргә үз Атасының зирәк, сабыр, назлы һәм кичерүчән булуын күрергә булышкан. Шулай ук Гайсә, һәр көнне Йәһвәнең сыйфатларын камил рәвештә чагылдырып, кешеләргә Йәһвәне «күрергә» ярдәм иткән (Яхъя 14:9).

18. Аллаһы турында әйтелгән ялганны без ничек җимерә алабыз?

18 Гайсә кебек, кешеләргә Йәһвә турындагы белемне таратыйк һәм аның кайгыртучы Ата булуы турында сөйлик. Шулай эшләп, без Аллаһыга каршы әйтелгән ялганны җимерербез. Шулай ук без кешеләргә Йәһвәнең исемен изге дип санарга булышырбыз. Моннан тыш, безгә Йәһвәдән үрнәк алырга кирәк. Камилсез булсак та, бу кулыбыздан килә (Эфес. 5:1, 2). Эшләребез һәм сүзләребез белән Йәһвәнең нинди шәхес булуын күрсәткәндә, без кешеләргә аның исеменең изге булуын күрергә ярдәм итәбез. Кешеләргә дөрес булмаган карашлардан арынырга ярдәм итеп, без Аллаһының исемен аклыйбыз *. Без шулай ук камилсез кешеләрнең сафлык саклый алганын раслыйбыз (Әюп 27:5).

Без өйрәнүчеләребезгә Йәһвәнең шәфкатьле һәм кайгыртучан булуын күрсәтергә телибез (18, 19 нчы абзацларны кара.) *

19. Ишагыя 63:7 дән күренгәнчә, өйрәтүебезнең төп максаты нинди?

19 Тагын бер якка игътибар итик. Кешеләрне хакыйкатькә өйрәткәндә, без Аллаһының хакимлеге турында сөйлибез, аның идарә итәргә хокукы барлыгын аңлатабыз, һәм бу дөрес тә. Әмма, Аллаһының кануннарын кадерләү мөһим булса да, өйрәтүебезнең төп максаты — кешегә Йәһвәне яратырга булышу; без кешегә Аллаһыны үз Атасы итеп күрергә һәм аңа тугрылык сакларга ярдәм итәргә телибез. Шуңа күрә безгә Йәһвәнең күркәм сыйфатларына игътибар итәргә, кешеләргә Йәһвә исемен нинди Шәхес йөрткәнен күрсәтергә кирәк. (Ишагыя 63:7 укы.) Кешеләрнең игътибарларын моңа юнәлтсәк, аларга Йәһвәне яратырга һәм аның тугры, тыңлаучан хезмәтчеләре булырга булышырбыз.

20. Без киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

20 Тәртибебез һәм ничек итеп өйрәтүебез Йәһвә исемен данларга һәм башкаларны хакыйкатькә җәлеп итәргә тиеш. Моңа ничек ирешергә? Киләсе мәкаләдә бу сорау каралачак.

2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә

^ 5 абз. Кешеләр һәм фәрештәләр өчен нинди сорау аеруча мөһим булып тора? Ни өчен бу сорау шулкадәр мөһим һәм без аны чишүдә нинди роль уйныйбыз? Бу һәм моңа бәйле башка сорауларга җавапны аңлау Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытачак.

^ 18 абз. Элек басмаларыбызда болай дип әйтелә иде: Йәһвә исемен акларга кирәкми, чөнки аның бу исемне йөртергә хокукын беркем дә шик астына куймаган. Әмма 2017 елгы еллык очрашуда аңлавыбызның үзгәргәне турында әйтелде. Программа рәисе болай диде: «Гади генә әйткәндә, Йәһвәнең исеме аклансын дип дога кылу һич тә хата түгел, чөнки аның репутациясе, һичшиксез, акланган булырга тиеш». (jw.org® сайтында 2018 елның гыйнвар чыгарылышын карагыз. КИТАПХАНӘ > JW ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ дигән сылтама буенча үтегез.)

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Хаува белән сөйләшкәндә, Иблис, Аллаһыны алдакчы итеп күрсәтергә тырышып, Аллаһыга яла яккан. Гасырлар дәвамында Шайтан ялган карашлар — мәсәлән, Аллаһы мәрхәмәтсез яки Аллаһы юк дигән карашлар тараткан.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш, кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, Аллаһының сыйфатларына игътибар итәргә тырыша.