Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

«Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит»

«Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит»

«Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит. И Йәһвә Аллаһым, мин сине бөтен йөрәгем белән мактыйм» (ЗӘБ. 86:11, 12).

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Аллаһыдан курку нәрсә ул һәм ни өчен Аллаһыны яратучылар аңардан куркырга тиеш?

МӘСИХЧЕЛӘР Аллаһыны ярата. Шул ук вакыт алар аңардан курка. Кемдер монда ниндидер каршылык бар дип әйтер. Моны дөрес аңлар өчен, безгә нинди курку турында сүз барганын аңларга кирәк. Бу очракта шомга төшерүче курку турында сүз бармый. Без Аллаһыга карата тирән курку-хөрмәтне күздә тотабыз. Андый куркуга ия булган кеше күктәге Атасын күңелсезләндерергә теләми, чөнки аның белән дуслыгын кадерли (Зәб. 111:10; Гыйб. сүз. 8:13).

2. Давытның Зәбур 86:11 дәге сүзләренә нигезләнеп, без нинди ике сорауны карап чыгарбыз?

2 Зәбур 86:11 укы. Бу сүзләрдән күренгәнчә, Давыт патша Аллаһыдан куркып яшәүнең мөһимлеген аңлаган. Әйдәгез, Давытның рухландырылган сүзләрен җентекләбрәк карап чыгыйк. Ни өчен без Аллаһы исеменә курку-хөрмәт белән карарга тиеш? Андый карашыбыз көндәлек тормышыбызда ничек чагылыр? Әйдәгез, бу ике сорауга җавап табыйк.

НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫНЫҢ ИСЕМЕ ТИРӘН КУРКУ-ХӨРМӘТ УЯТА?

3. Нинди очрак Мусада Аллаһы исеменә карата тирән курку-хөрмәт уяткан?

3 Муса Хореб тавында кыя ярыгыннан Йәһвәнең данын күргәндә, аның нәрсә хис иткәнен күз алдына гына китерегез. «Изге Язмаларны аңлау» (рус) энциклопедиясендә әйтелгәнчә, «Муса курку-хөрмәт уятырлык гаҗәеп нәрсә күргән, һәм, бәлки, Гайсә Мәсихнең җиргә килгәненә хәтле беркемнең дә андый нәрсәләрне күргәне булмагандыр». Муса — күрәсең, фәрештә аша әйтелгән — мондый сүзләрне ишеткән: «Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти, меңләгәннәргә тугры мәхәббәтен күрсәтә, хаталарны, җинаятьләрне һәм гөнаһларны кичерә» (Чыг. 33:17—23; 34:5—7). Мөгаен, соңрак, Йәһвә исемен әйткәндә, Муса бу очракны исенә төшергәндер. Мусаның исраиллеләрне Аллаһының «данлыклы һәм курку-хөрмәт тудыра торган исемен тирән ихтирам итәргә» дәртләндергәне бер дә гаҗәпләндерми (Кан. 28:58).

4. Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтергә безгә нәрсә булышыр?

4 Безгә Йәһвә дигән исемне йөрткән Шәхеснең сыйфатлары турында уйланырга кирәк. Без аның кодрәт, зирәклек, гаделлек һәм мәхәббәтне ничек күрсәткәне турында уйланырга тиеш. Бу һәм башка сыйфатлар турында уйлану бездә Аллаһыга карата курку-хөрмәт уятыр (Зәб. 77:11—15).

5, 6. а) Йәһвәнең исеме нинди мәгънә йөртә? ә) Чыгыш 3:13, 14 һәм Ишагыя 64:8 буенча, Йәһвә үз ниятен нинди юллар белән үти?

5 Без Йәһвә исеменең мәгънәсе турында нәрсә беләбез? Күп кенә галимнәр санаганча, Йәһвә исеме «Ул булдырта» дигәнне аңлата. Бу исем шуны исебезгә төшерә: Йәһвәне үз ниятен үтәүдән беркем һәм бернәрсә дә туктата алмый. Бу ничек мөмкин?

6 Йәһвә, үз ниятен үтәр өчен, нәрсә я кем булырга кирәк, шул булачак. (Чыгыш 3:13, 14 укы.) Басмаларыбызда Аллаһының хөрмәт уятырлык бу сәләте турында еш кына әйтелә. Моннан тыш, Йәһвә үзенең камилсез хезмәтчеләренә дә, алар аның ихтыярын үти алсын өчен, кем булырга кирәк, шул булырга ярдәм итә. (Ишагыя 64:8 укы.) Шушы юллар белән Йәһвә үз ниятен тормышка ашыра. Моны эшләргә аңа беркем һәм бернәрсә дә комачаулый алмый (Ишаг. 46:10, 11).

7. Без күктәге Атабызга рәхмәт хисебезне ничек тагы да арттыра алабыз?

7 Күктәге Атабыз шундый күп эшләр башкарган! Моның турында уйланганда, рәхмәт хисебез үсә генә бара. Мәсәлән, Йәһвәнең иҗади эшләре турында уйланыгыз. Ул бит бу дөньяны шундый гаҗәеп итеп барлыкка китергән! (Зәб. 8:3, 4) Ә безгә ул нинди эшләр башкарырга булыша! Моның турында уйлану аңа карата хөрмәт хисебезне арттыра. Әйе, Йәһвәнең исеме чыннан да курку-хөрмәт уятырлык. Атабызның исеме аның сыйфатларын, элек башкарган һәм киләчәктә башкарачак бар эшләрен дә үз эченә ала (Зәб. 89:7, 8).

«МИН ЙӘҺВӘНЕҢ ИСЕМЕН ИГЪЛАН ИТӘРМЕН»

Мусаның сүзләре исраиллеләрнең рухын күтәргән. Ул Йәһвәнең исеменә һәм сыйфатларына игътибар иткән (8 нче абзацны кара.) *

8. Канун 32:2, 3 тән күренгәнчә, Йәһвә үз исеменә ничек карый?

8 Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Йәһвә Мусага бер җырны өйрәнергә кушкан (Кан. 31:19). Муса, үз чиратында, бу җырны халыкка тапшырырга тиеш булган. (Канун 32:2, 3 укы.) Икенче һәм өченче шигырьләрдән күренгәнчә, Йәһвә үз исеменең яшеренгән булып калуын теләми. Кешеләрнең, бу исемне чиктән тыш изге дип санап, аны кулланмый башлауларын да теләми. Йәһвә бар кешеләргә үз исемен билгеле итәргә тели! Бу җыр ярдәмендә Йәһвә һәм аның бөек исеме турында өйрәнү исраиллеләргә зур шатлык китергән! Яңгыр үсемлекләргә үсәргә булышкан кебек, Мусаның сүзләре дә халыкның иманын ныгыткан һәм рухын күтәргән. Ә без, өйрәткәндә, кешеләрнең җаннарын ничек яңарта алабыз?

9. Без Йәһвә исемен изгеләндерүгә үз өлешебезне ничек кертә алабыз?

9 Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә я вәгазьнең башка төрләрендә катнашканда, кешеләргә, Изге Язмаларны ачып, Йәһвә исемен күрсәтергә тырышыйк. Шулай ук аларга матур басмаларыбызны бирик, кызыклы видеороликларыбызны күрсәтик яисә аларның игътибарларын сайтыбызга юнәлтик. Моның барысы да бит Йәһвәнең исемен данлый. Шулай ук эштә, мәктәптә я отпускта яраткан Аллаһыбыз һәм аның сыйфатлары турында сөйләр өчен мөмкинлекләр эзлик. Кешеләргә Йәһвәнең җиргә карата нияте турында сөйләгәндә, без Йәһвәнең кешелекне никадәр нык яратканын күрсәтәбез һәм шулай итеп аның исемен изгеләндерәбез дип әйтеп була. Өстәвенә, кешеләргә ялган карашлардан арынырга булышып һәм Аллаһыга каршы булган яла ягуны фаш итеп, без кешеләрнең җаннарын яңартабыз (Ишаг. 65:13, 14).

10. Ни өчен Аллаһы таләпләре турында өйрәтү белән генә чикләнмәскә кирәк?

10 Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, без өйрәнүчеләребезгә Аллаһы исемен ачабыз, бу исемне куллану мөһим дип аңлатабыз. Без аларга Йәһвә дигән исемне йөрткән Шәхес белән яхшырак танышырга булышабыз. Ләкин уйланыйк: өйрәнүчегә Аллаһының кануннарын, таләпләрен һәм нормаларын аңлату гына җитәрлекме? Кеше Аллаһы нормаларын яхшы белергә, хәтта алар белән сокланырга мөмкин. Шулай да, Аллаһыга буйсыныр өчен, ул Аны эчкерсез яратырга тиеш. Мәсәлән, Адәм белән Хаува Аллаһының канунын белгән, әмма Аллаһыны чын күңелдән яратмаган (Ярат. 3:1—6). Димәк, Аллаһы кануннарын белү генә җитми.

11. Өйрәнү вакытында Канун Бирүчегә карата яратуны ничек үстерергә?

11 Йәһвәнең кануннары безгә файда гына китерә (Зәб. 119:97, 111, 112). Бу кануннар Аллаһының мәхәббәтен раслый. Өйрәнүче, моны аңламаса, аларны, мөгаен, үтәмәс. Аллаһы таләпләрен өйрәнгәндә, кешегә мондый сораулар биреп була: «Ни өчен Аллаһы нәрсәнедер эшләргә куша, ә нәрсәнедер, киресенчә, тыя? Бу канун аның шәхесе турында нәрсә ачыклый?» Өйрәнүчегә Йәһвә турында уйланырга һәм данлыклы исеменә ярату үстерергә булышсак, без, мөгаен, аның күңеленә ирешербез. Өйрәнүчебез кануннарны гына түгел, ә Канун Бирүчене дә яратырга өйрәнер (Зәб. 119:68). Аның иманы нык булыр, һәм ул каты сынауларга әзер булачак (1 Көр. 3:12—15).

БЕЗ ЙӘҺВӘ ИСЕМЕ ХАКЫНА ЙӨРИЯЧӘКБЕЗ

Давыт үз йөрәгенең бүленүенә юл куйган (12 нче абзацны кара.)

12. Давытның йөрәге ничек бүленгән булып киткән һәм бу нәрсәгә китергән?

12 Аллаһы Давытны Зәбур 86:11 не язарга дәртләндергән. Анда бик мөһим сүзтезмә очрый — «йөрәгемне бербөтен ит». Йөрәк җиңел генә бүленгән булып китә ала, һәм Давыт моңа үз тәҗрибәсендә инанган. Бер очракта ул үзенең өй түбәсеннән бер хатынның юынуын күреп алган. Бу очракта Давытның йөрәге бербөтен булганмы я бүленгән булганмы? Ул «якыныңның хатынына... кызыкма» дигән канунны белгән (Чыг. 20:17). Шулай да ул, күрәсең, күзләрен читкә бормаган. Аның йөрәгенең бер өлеше Битсәбия исемле шул хатынга тартылган, икенче өлеше Йәһвәнең хуплавын эзләгән. Инде күптән Йәһвәдән куркып яшәсә дә һәм аны бик яратса да, Давыт бу вәсвәсәгә бирелгән һәм җитди гөнаһ кылган. Давыт Йәһвә исеменә тап төшергән һәм гаепсез кешеләргә, шул исәптән гаиләдәгеләренә дә, күп зыян китергән (2 Иш. 11:1—5, 14—17; 12:7—12).

13. Давытның йөрәге кабат бербөтен булып киткәне безгә кайдан билгеле?

13 Йәһвә Давытка гөнаһының җитдилеген аңларга булышкан, һәм Давыт Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызган (2 Иш. 12:13; Зәб. 51:2—4, 17). Давыт үз йөрәгенә бүленергә юл куйганга, бу зур авырлыклар тудырган һәм күп газаплар китергән. Давытның Зәбур 86:11 дә язылган сүзләрен болай дип тә тәрҗемә итеп була: «Миңа бүленмәгән йөрәк бир». Йәһвә Давытка бүленмәгән йөрәк биргәнме? Әйе. Изге Язмаларда Давыт «Йәһвәгә тулысынча тугры» кеше булып искә алына (1 Пат. 11:4; 15:3).

14. Без үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш һәм ни өчен?

14 Давытның мисалы юата һәм шул ук вакыт гыйбрәт булып тора. Давытның гөнаһ кылуы барыбыз өчен дә сабак. Йәһвәгә күпме генә хезмәт итсәк тә, үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин йөрәгемне бүлергә тырышкан Шайтанга каршы тораммы?»

Йөрәгегезне бүләр өчен, Шайтан барысын да эшләр. Аңа бирешмәгез! (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Бозык фикерләр тудыра алган сурәтләр күргәндә, Аллаһыдан курку безне ничек яклый ала?

15 Интернетта я телевизорда җенси дәрт уята алган сурәтләр күргәндә, сез нәрсә эшлисез? Бу сурәт я фильм порнография түгел бит дип әйтү җиңел. Шулай да андый нәрсәләр аша Шайтан йөрәгегезне бүләргә мөмкин (2 Көр. 2:11). Андый сурәтләрне тимер чөй белән чагыштырып була. Аның ярдәмендә хәтта бик юан бүкәнне дә ярып була. Чөйне каккан саен, ул һаман да тирәнрәк керә һәм бүкәнне икегә яра. Бозык уйлар тудыра торган сурәтләр кайсы ягы белән чөйгә охшаш? Әллә ни зыянлы булып күренмәгән нәрсәләр тиз арада йөрәгебезне бүләргә, җитди гөнаһка китерергә һәм сафлыгыбызны бозарга мөмкин. Шуңа күрә бернинди әхлаксызлык та йөрәгебезгә үтеп кермәсен. Йөрәгебез бербөтен һәм Йәһвәгә карата курку-хөрмәт белән тулы булсын.

16. Вәсвәсәгә очраганда, нинди сораулар турында уйлану мөһим?

16 Бозык фикерләр тудыра алган сурәтләр — Шайтан коралларының берсе генә. Әмма аның башка күптөрле кораллары да бар. Теге я бу вәсвәсәгә очрап, бу әллә ни куркыныч нәрсә түгел, дип уйлый башлавыбыз бар. Мондый фикер туа ала: «Моның өчен җыелыштан чыгармыйлар бит, димәк, бу әллә ни җитди түгелдер». Андый фикер йөртү дөрес түгел. Вәсвәсә туган чакта мондый сораулар турында уйланыгыз: «Шайтан йөрәгемне бүләргә тырышмыймы? Начар теләгемә бирелсәм, Йәһвә исеменә тап төшермәмме? Бу мине Йәһвәгә якынлаштырырмы яисә ераклаштырыр гынамы?» Йәһвәдән зирәклек сорагыз һәм бу сорауларга намуслы җавап бирергә булышсын дип үтенегез. Үз-үзегезне алдамагыз (Ягък. 1:5). Бу сезне яклар һәм сез Гайсәдән үрнәк алган булырсыз, ә ул: «Кит, Шайтан!» — дип әйткән (Мат. 4:10).

17. Ни өчен бүленгән йөрәк үз кыйммәтен югалта? Мисал китерегез.

17 Бүленгән йөрәк үз кыйммәтен югалта. Әйтик, спорт командасының уенчылары бер-берсе белән тату яшәми, ди. Кайберләре үзләрен генә данлау турында уйлый, кемдер кагыйдәләр буенча уйнарга теләми, ә кемдер тренер белән бәхәсләшә. Мөгаен, андый команда җиңүгә ирешә алмас. Ә менә бердәм булган команда уңышка ирешер. Нәкъ шулай ук уйларыгыз, теләкләрегез һәм хисләрегез дә Йәһвәнең нормаларына туры килсә, йөрәгегез бердәм командага охшаш булыр. Истә тотыгыз: Шайтан йөрәгегезне бүләргә тырыша. Ул йөрәгегезнең Йәһвә нормаларына каршы килүен тели. Әмма сез Шайтанга каршы торыгыз. Йәһвәгә бүленгән йөрәк белән хезмәт итеп булмый (Мат. 22:36—38).

18. Микай 4:5 тә әйтелгәнне исәпкә алып, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Давыт кебек, Йәһвәгә болай дип дога кылыгыз: «Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит». Бу дога сүзләре буенча яшәр өчен, кулыгыздан килгәннең барысын да эшләгез! Бар карарларыгыз да — әһәмиятлеләре дә, әллә ни әһәмиятле булмаганнары да — йөрәгегездә Йәһвәнең исеменә карата курку-хөрмәт барлыгын расласын. Шулай эшләсәгез, сез, Йәһвә Шаһите буларак, Аллаһының исемен данларсыз (Гыйб. сүз. 27:11). Һәм сез, Микай пәйгамбәр кебек, болай дип әйтә алырсыз: «Без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына мәңге йөриячәкбез» (Мик. 4:5).

41 ҖЫР «И Раббым, догамны ишет»

^ 5 абз. Бу мәкаләдә без Давыт патшаның Зәбур 86:11, 12 дә язылган догасының бер өлешен карап китәрбез. Йәһвә исеменнән курку нәрсәне аңлата? Бу исемгә курку-хөрмәт белән карар өчен нинди сәбәпләребез бар? Йәһвәдән курку безне төрле вәсвәсәләрдән ничек яклый?

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Муса Аллаһы халкына Йәһвәне данлаган җыр тапшырган.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Хаува начар теләкләрен кире какмаган. Без начар теләкләр тудыра алган һәм Аллаһы исеменә тап төшерә алган сурәтләрне кире кагабыз.