Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә китерелгән сыйфатлардан тыш, «рух җимешенә» башка сыйфатлар керәме?

Бу шигырьләрдә тугыз сыйфат китерелә: «Рух җимеше — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык». Әмма Аллаһының изге рухы безгә бу сыйфатларны гына үстерергә булыша дип уйламыйк.

Бу шигырьләрнең контекстына игътибар итегез. Рәсүл Паул болай дип язган: «Гөнаһлы тәннең эшләре... фәхешлек, нәҗеслек, азгынлык, потка табыну, спиритизм, дошманлык, тарткалашу, көнләшү, ачу, бәхәсләр, бүленешләр, сектантлык, көнчелек, эчкечелек, тыелгысыз эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш нәрсәләр» (Гәл. 5:19—21). Әйе, Паул «гөнаһлы тәннең эшләре» арасында башка эшләрне дә телгә ала алыр иде, мәсәлән Көләсәйлеләргә 3:5 тә китерелгән эшләрне. «Рух җимешенә» кергән тугыз сыйфатны санап киткәннән соң да, Паул болай дип өстәгән: «Боларга каршы бернинди канун юк». Грек теленнән бу сүзләрне «андый нәрсәләргә каршы бернинди канун юк» дип тә тәрҗемә итеп була. Шулай итеп, Паул изге рух үстерергә булышкан бар сыйфатларны санап китүне максат итеп куймаган.

Эфеслеләргә язылган хат белән чагыштырсак, бу ачык күренә. Паул болай дип язган: «Яктылыкның җимеше — һәртөрле яхшылык, тәкъвалык һәм хакыйкать» (Эфес. 5:8, 9). «Рух җимешенә» кергән яхшылык сыйфаты «яктылыкның җимеше» арасында искә алына. Әмма бу җимешкә тәкъвалык белән хакыйкать тә керә.

Паул Тимутине «Аллаһыга бирелгән, тәкъва булырга» һәм «иманга, мәхәббәткә, чыдамлыкка һәм юашлыкка омтылырга» дәртләндергән. Монда алты сыйфат китерелә (1 Тим. 6:11). «Рух җимешенә» кергән сыйфатлар арасында аларның өчесе генә — мәхәббәт, иман һәм юашлык кына искә алына. Ләкин изге рух Тимутигә тәкъвалык, Аллаһыга бирелгәнлек һәм чыдамлылык сыйфатларын да үстерергә ярдәм иткән. (Көләсәйлеләргә 3:12; 2 Петер 1:5—7 белән чагыштыр.)

Димәк, Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә мәсихче сыйфатларның тулы исемлеге китерелми. Һичшиксез, изге рух безгә «рух җимеше» буларак искә алынган тугыз сыйфатны үстерергә булыша. Ләкин, җитлеккән мәсихчеләр булыр өчен, безгә башка сыйфатларны да үстерергә кирәк. Әйдәгез, алга таба да «чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» «яңа шәхес булып киенергә» тырышыйк (Эфес. 4:24).