Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә үз оешмасын җитәкләп бара

Йәһвә үз оешмасын җитәкләп бара

«„Боларның барысы да хәрби көч тә, куәт ярдәмендә дә түгел, ә минем рухым ярдәмендә булачак“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә» (ЗӘК. 4:6).

40 ҖЫР Кемгә багышландың?

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Суга чумдырылган мәсихчеләр нәрсә эшләргә тиеш?

СЕЗ суга чумдырылганмы? Шулай икән, димәк, сез Йәһвәгә иманыгызны һәм аның оешмасы * белән хезмәттәшлек итәргә теләгәнегезне ачык итеп күрсәткәнсез. Әлбәттә, сез Йәһвәгә иманыгызны алга таба да ныгытырга тиеш. Шулай ук Йәһвәнең үз оешмасын куллануына инанганлыгыгызны да ныгытырга кирәк.

2, 3. Үз оешмасын җитәкләгәндә, Йәһвә нинди сыйфатлар күрсәтә?

2 Йәһвәнең үз оешмасын ничек итеп алып баруында аның сыйфатлары, нияте һәм нормалары чагыла. Әйдәгез, Йәһвәнең оешмасы аша күренгән аның өч сыйфатына игътибар итик.

3 Беренчедән, «Аллаһы кешеләрне аермый» (Рәс. 10:34). Мәхәббәт күрсәтеп, Аллаһы үз Улын йолым итеп «барысы өчен» биргән (1 Тим. 2:6; Яхъя 3:16). Үз халкын кулланып, Йәһвә бар кешеләргә яхшы хәбәрне ишетергә һәм шулай итеп йолымнан файда алырга мөмкинлек бирә. Икенчедән, Йәһвә — тәртип һәм тынычлык Аллаһысы (1 Көр. 14:33, 40). Шуңа күрә аның хезмәтчеләре дә бердәм, тыныч төркем буларак хезмәт итә. Өченчедән, Йәһвә — «Бөек Нәсыйхәтчебез» (Ишаг. 30:20, 21). Менә ни өчен Аллаһы оешмасы өйрәтү эше белән шөгыльләнә — кардәшләр безне җыелышта өйрәтә, һәм без үзебез дә хезмәттә кешеләрне өйрәтәбез. Беренче мәсихчеләр Аллаһының бу өч сыйфатын ничек чагылдырган? Ә без бүген бу сыйфатларны ничек күрсәтә алабыз? Йәһвәнең изге рухы сезгә аның оешмасы белән хезмәттәшлек итәргә ничек ярдәм итә? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМЫЙ

4. Рәсүлләр 1:8 дән күренгәнчә, Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән һәм нинди ярдәм вәгъдә иткән?

4 Беренче гасырда. Гайсә вәгазьләгән хәбәр кешелеккә өмет биргән (Лүк 4:43). Гайсә үз шәкертләренә аның эшен дәвам итәргә һәм «җир читенә кадәр» шаһитлек бирергә кушкан. (Рәсүлләр 1:8 укы.) Әлбәттә, алар үз көчләре белән генә бу эшне башкарып чыга алмас иде. Аларга «ярдәмче» — Гайсә вәгъдә иткән изге рух кирәк булган (Яхъя 14:26; Зәк. 4:6).

5, 6. Изге рух Мәсихнең шәкертләренә ничек ярдәм иткән?

5 Гайсәнең шәкертләре изге рухны б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә алган. Бу рух ярдәмендә алар шунда ук вәгазьли башлаган, һәм кыска вакыт эчендә меңләгән кеше хакыйкатьне кабул иткән (Рәс. 2:41; 4:4). Эзәрлекләүләр башлангач, шәкертләр куркуга бирелмәгән, ә Аллаһыдан ярдәм сораган. Алар: «Үз хезмәтчеләреңә синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,— дип дога кылган. Шунда, изге рух белән сугарылып, алар «Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башлаган» (Рәс. 4:18—20, 29, 31).

6 Мәсихчеләр башка авырлыкларга да очраган. Мәсәлән, аларның Изге Язмалар төргәкләре аз булган. Шәкертләрнең өйрәтү кораллары да булмаган. Моннан тыш, алар күптөрле телләрдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләргә тиеш булган. Бар бу киртәләргә карамастан, бу ашкынучан мәсихчеләр мөмкин булмаганны башкарган — берничә дистә ел эчендә яхшы хәбәрне «күк астындагы һәр кешегә» җиткергән (Көл. 1:6, 23).

7. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Йәһвәнең ихтыярын ничек аңлаган һәм нәрсә эшләгән?

7 Бүгенге көннәрдә. Йәһвә үз халкына җитәкчелек һәм көч бирүен дәвам итә. Башлыча ул моны изге рух җитәкчелегендә язылган Сүзе аша эшли. Нәкъ Аллаһы Сүзендә без Гайсәнең хезмәте турында һәм вәгазьләргә әмер биргәне турында укыйбыз (Мат. 28:19, 20). «Күзәтү манарасы» журналының 1881 ел, июль чыгарылышында болай диелгән: «Аллаһы безне нәрсә өчен чакырды, ягъни майлады? Без дан эзләсен я байлык җыйсын өченме? Юк. Ул моны без яхшы хәбәрне вәгазьләсен өчен эшләде». Ә 1919 елда бастырылган «Эш кемгә тапшырылган» дип исемләнгән брошюрада болай диелгән: «Бу эшне үтәү авыр булып тоелса да, ул Хуҗаныкы, һәм без шул эшне аның ярдәме белән башкарырбыз». Әйе, беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дә кыюлык белән Аллаһы эшен башкарган һәм изге рух һәртөрле кешегә вәгазьләргә булышыр дип өметләнгән. Без дә, моңа өметләнеп, вәгазь эшен дәвам итәбез.

Йәһвә оешмасы яхшы хәбәрне электән үк иң алдынгы кораллар кулланып тарата (8—9 нчы абзацларны кара.)

8, 9. Яхшы хәбәрне киңрәк таратыр өчен, Йәһвә оешмасы нинди ысуллар куллана?

8 Йәһвәнең оешмасы, яхшы хәбәрне таратыр өчен, төрле кораллар куллана бара. Мәсәлән, бастырылган басмалар, «Барлыкка китерү турында фотодрама», патефоннар, рупорлы машиналар, радиотапшырулар һәм соңгы вакытта интернетны куллана. Оешмабыз тәрҗемә эшенә дә бик күп көч куя. Ни өчен? Чөнки Аллаһы кешеләрнең хакыйкатьне туган телләрендә ишетүләрен тели, Йәһвә бит кешеләргә бертигез карый. Ул яхшы хәбәрнең «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан ителәчәген» пәйгамбәрлек иткән (Ачыл. 14:6, 7). Ул Патшалык хәбәренең бөтен кешеләргә ирешүен тели.

9 Ә очратырга авыр булган кешеләр турында, мәсәлән кереп булмый торган йортларда яшәүче кешеләр турында, нәрсә әйтеп була? Күбрәк кешегә шаһитлек бирер өчен, Йәһвә оешмасы җәмәгать урыннарында вәгазьләүнең төрле төрләрен куллана башлаган. Мәсәлән, 2001 елда Җитәкче совет Франциядә, ә соңрак башка илләрдә дә күчмә стендлар белән вәгазьләүне хуплаган. Бу күп яхшы җимешләр китергән. 2011 елда Кушма Штатларда махсус программа башланган: кардәшләр Нью-Йоркның кайнап торган бер районында стендлар белән вәгазьли башлаган. Бу елда 102 129 китап һәм 68 911 журнал таратылган булган. 4 701 кеше үзләре белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелсен дип сораган. Бәхәссез, изге рух бу эш белән җитәкчелек иткән! Шуңа күрә Җитәкче совет күчмә стендларның бөтен җирдә кулланылуын хуплаган.

10. Хезмәтебездә остарыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

10 Сез нәрсә эшли аласыз? Йәһвә мәсихче очрашуларда безне өйрәтә. Моннан тулы файда алырга тырышыгыз. Үзегезнең вәгазь төркемегез белән регуляр рәвештә хезмәттәшлек итәргә тырышыгыз. Төркемегездәге кардәшләр сезне яхшы үрнәкләре белән дәртләндерер һәм, кирәк булса, шәхси ярдәм күрсәтер. Хезмәттә авырлыкларга карамастан катнашыгыз. Бу мәкаләнең төп шигыре исебезгә төшергәнчә, без Аллаһы ихтыярын үз көчебез ярдәмендә түгел, ә изге рух ярдәмендә башкарабыз (Зәк. 4:6). Бу эш Аллаһыныкы бит, шуңа күрә ул сезгә ярдәм итәр.

ЙӘҺВӘ — ТӘРТИП ҺӘМ ТЫНЫЧЛЫК АЛЛАҺЫСЫ

11. Беренче гасырдагы җитәкче совет, Аллаһы халкында тәртип һәм тынычлык саклар өчен, нәрсә эшләгән?

11 Беренче гасырда. Беренче гасырдагы җитәкче совет, Аллаһы халкында тәртип һәм тынычлык саклар өчен, күп тырышлыклар куйган (Рәс. 2:42). Мәсәлән, б. э. 49 елында сөннәткә утырту белән бәйле сорау тугач, җитәкче совет, изге рух җитәкчелегенә буйсынып, бу сорауны карап чыккан. Бу мәсьәлә хәл ителми калган булса, бу вәгазь эшенә комачаулар иде. Рәсүлләр белән өлкәннәр милләтләре буенча яһүдләр булса да, алар яһүди гореф-гадәтләрнең яки традицияләрне нык яклаган кешеләрнең тәэсиренә бирелмәгән. Алар Аллаһы Сүзенең һәм изге рухның җитәкчелеген аңларга тырышкан (Рәс. 15:1, 2, 5—20, 28). Нәтиҗәсе нинди булган? Йәһвә җаваплы кардәшләрнең карарын фатихалаган, һәм җыелышта тынычлык белән бердәмлек урнашкан, ә вәгазь эше киң колач җәйгән (Рәс. 15:30, 31; 16:4, 5).

12. Бүген Йәһвәнең оешмасында бердәмлек һәм тынычлык хөкем сөргәнен нәрсә дәлилли?

12 Бүгенге көннәрдә. Йәһвә оешмасы безгә тынычлыкта һәм бердәмлектә хезмәт итәргә булыша. «Сион күзәтү манарасы һәм Мәсихнең патшалык итүенең хәбәрчесе» журналының 1895 ел, 15 ноябрь чыгарылышында «Килешле һәм тәртипле» дигән мәкалә бастырылган. Бу мәкалә 1 Көринтлеләргә 14:40 ка нигезләнгән булган. Анда болай дип әйтелгән: «Рәсүлләр мәсихчеләр җыелышында тәртип урнаштырган. „Безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылганнар“ буенча эш итү — иң акыллы нәрсә (Рим. 15:4)». Әйе, беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, бүгенге Аллаһының хезмәтчеләре бердәм булып кала һәм тынычлыкта хезмәт итә. Мәсәлән, хәтта башка илдә булып та, ял көннәрендәге җыелыш очрашуына барсагыз, сез очрашуның ничек үтәчәген һәм нинди мәкалә каралачагын белгән булырсыз. Башка җыелышка барсагыз да, сез үзегезне гаиләдә кебек хис итәрсез! Изге рух ярдәменнән башка, андый бердәмлеккә ирешү мөмкинмени? (Саф. 3:9)

13. Ягъкуб 3:17 дә язылганны исәпкә алып, нинди сораулар турында уйланып була?

13 Сез нәрсә эшли аласыз? Йәһвә Аллаһы үз халкының, «бердәмлек саклап», «тыныч-тату яшәвен» тели (Эфес. 4:1—3). Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин җыелышта тынычлык белән бердәмлеккә үз өлешемне кертәмме? Мин җаваплы кардәшләргә тыңлаучанмы? Кардәшләр мине ышанычлы кеше итеп беләләрме? (Аеруча җаваплылыкка ия булсагыз, моның турында уйлану мөһим.) Мин үз эшләремне вакытында тәмамлыйммы? Мин ярдәмчел һәм башкаларга хезмәт итәргә әзер кеше буларак билгелеме?» (Ягъкуб 3:17 укы.) Яхшыртасы якларыгыз булса, изге рух сорап дога кылыгыз. Изге рух ярдәмендә шәхесегезне үзгәртә барсагыз, кардәшләр сезне ныграк яратыр һәм кадерләр.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ӨЙРӘТӘ ҺӘМ БАР КИРӘКЛЕСЕН БИРӘ

14. Көләсәйлеләргә 1:9, 10 буенча, Йәһвә беренче гасырда үз хезмәтчеләрен ничек өйрәткән?

14 Беренче гасырда. Йәһвәгә үз халкын өйрәтергә бик ошый (Зәб. 32:8). Ул безнең аны белүебезне, яратуыбызны һәм аның балалары буларак мәңге яшәвебезне тели. Аллаһы безне өйрәтмәгән булса, моның барысы да мөмкин булмас иде (Яхъя 17:3). Беренче гасырда үз хезмәтчеләрен өйрәтер өчен Йәһвә мәсихче җыелышны кулланган. (Көләсәйлеләргә 1:9, 10 укы.) Изге рух — Гайсә вәгъдә иткән «ярдәмче» — өйрәтүдә зур роль уйнаган (Яхъя 14:16). Изге рух мәсихчеләргә Аллаһы Сүзен аңларга, Гайсә әйткән я эшләгән нәрсәләрне исләренә төшерергә һәм соңрак моның нигезендә Инҗил китабын язарга ярдәм иткән. Бу белем мәсихчеләрнең иманнарын, шулай ук Аллаһыга, Гайсәгә һәм бер-берсенә карата мәхәббәтләрен ныгыткан.

15. Йәһвә Ишагыя 2:2, 3 тә язылган пәйгамбәрлекне ничек үти?

15 Бүгенге көннәрдә. Йәһвә «соңгы көннәрдә» бар халыклардан булган кешеләр аның тавына агылыр һәм аңардан өйрәнер дип пәйгамбәрлек иткән. (Ишагыя 2:2, 3 укы.) Без бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен үз күзләребез белән күрәбез. Хак гыйбадәт кылу бар ялган диннәрдән өстен тора, һәм Йәһвә безнең алдыбызда мул табын әзерли (Ишаг. 25:6). «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелгән ризыкның мул булуы һәм төрле булуы гаҗәпләндерә. Мәсәлән, безнең мәкаләләр, нотыклар, мультфильмнар һәм башка видеороликларыбыз бар (Мат. 24:45). Без Әюпнең дусты Илуй сыман: «[Аллаһы] кебек нәсыйхәтче бармы?» — дип әйтә алабыз (Әюп 36:22).

Хакыйкатьне күңелегезгә салыгыз һәм аның буенча яшәгез (16 нчы абзацны кара.) *

16. Рухи яктан үсәргә нәрсә булыша?

16 Сез нәрсә эшли аласыз? Аллаһы рухы сезгә Изге Язмаларда укыган һәм өйрәнгән нәрсәләрне гамәлдә кулланырга ярдәм итәр. Мәдхия җырлаучы кебек дога кылыгыз: «Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә. Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен. Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит» (Зәб. 86:11). Йәһвә үз Сүзе һәм оешмасы аша биргән ризык белән тукланыгыз. Максатыгыз белем алу гына булмасын. Хакыйкатьне күңелегезгә салыгыз һәм аның буенча яшәгез. Йәһвәнең рухы сезгә бу яктан булышыр. Шулай ук кардәшләрне дәртләндерү дә үтә мөһим (Евр. 10:24, 25). Ни өчен? Чөнки сез кардәшләрегез белән бер гаилә. Йәһвә сезгә үз изге рухы белән эчкерсез комментарийлар бирергә һәм пунктлар белән чыгыш ясарга булышсын дип сорагыз. Шулай эшләп, сез Йәһвә белән Гайсәгә аларның сарыкларын яратканыгызны күрсәтерсез (Яхъя 21:15—17).

17. Йәһвә оешмасы белән тугры хезмәттәшлек итүегезне сез ничек күрсәтә аласыз?

17 Тиздән Аллаһы рухы җитәкләп барган оешма гына калачак. Шуңа күрә Йәһвә оешмасыннан артта калмагыз. Йәһвәдән үрнәк алып һәртөрле кешеләрне яратыгыз һәм аларга яхшы хәбәр җиткерегез. Йәһвә кебек, тәртип белән тынычлыкны яратыгыз һәм җыелышның бердәмлегенә өлеш кертегез. Бөек Нәсыйхәтчене тыңлагыз, ул биргән рухи ризыктан тулы файда алыгыз. Шул чакта, Шайтан дөньясы юк ителгәндә, йөрәгегезгә шом кермәс һәм сез Йәһвә оешмасы белән тугры хезмәттәшлек иткән кешеләр арасында булырсыз.

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

^ 5 абз. Сез Йәһвәнең үз оешмасын җитәкләп барганына инанганмы? Бу мәкаләдә без Йәһвәнең беренче гасырдагы җыелышка ничек җитәкчелек биргәнен һәм бүген безгә ничек җитәкчелек бирүен карап чыгарбыз.

^ 1 абз. АҢЛАТМА: Йәһвәнең оешмасы күктәге һәм җирдәге өлешләрдән тора. Бу мәкаләдә, «оешма» дигәндә, җирдәге өлеш күздә тотыла.

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: видеороликта кардәшләрнең ихтыяҗ буенча күченгәннәрен күреп, пионер апа-кардәшебез аларның үрнәкләренә иярергә булган һәм ихтыяҗ буенча күченгән.