Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

45 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Башкаларга Гайсә кушканнарны үтәргә булышыгыз

Башкаларга Гайсә кушканнарны үтәргә булышыгыз

«Бөтен халык кешеләренә барыгыз... мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (МАТ. 28:19, 20).

89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Маттай 28:18—20 буенча, Гайсә үз шәкертләренә нәрсә кушкан?

ТЕРЕЛТЕЛГӘННӘН соң, Гайсә Гәлиләядә җыелган шәкертләренә күренгән. Аның аларга әйтәсе сүзе булган. Маттай 28:18—20 дә (укы) аның нәрсә әйткәнен укып була.

2. Без нинди сорауларга җавап табарбыз?

2 Гайсәнең йөкләмәсе безгә дә кагыла. Шуңа күрә, әйдәгез, бу мәкаләдә мондый өч сорауны карап чыгыйк: шәкертләрне Аллаһының таләпләренә өйрәтүдән тыш, без тагын нәрсә эшләргә тиеш? Җыелыштагы бар кардәшләр дә өйрәнүченең рухи яктан үсүенә ничек үз өлешләрен кертә ала? Актив булмаган кардәшләргә яңадан вәгазьли башларга ничек булышып була?

БЕЛГӘННӘРЕН КУЛЛАНЫРГА ӨЙРӘТЕГЕЗ

3. Гайсә биргән әмернең кайсы ягы игътибарга лаек?

3 Гайсәнең әмере ап-ачык. Без кешеләрне өйрәтергә тиеш. Әмма бер нечкәлек игътибарга лаек. Гайсә: «Мин сезгә кушкан бар нәрсәгә өйрәтегез»,— дип түгел, ә: «Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән. Бу әмерне үтәр өчен, без кешегә нәрсә эшләргә кирәклеген генә түгел, ә шулай ук ничек моны эшләргә икәнлеген дә аңлатырга тиеш (Рәс. 8:31). Ни өчен бу мөһим?

4. Кешене өйрәтү үз эченә нәрсәне ала? Мисал китерегез.

4 Кешене Гайсә кушканнарны үтәргә өйрәтер өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Мондый мисал турында уйланыйк. Машина йөртү буенча инструктор үз укучыларын ничек өйрәтә? Билгеле, башта ул аларны кагыйдәләргә класста өйрәтә, ләкин белем тапшыру гына җитми. Шуңа күрә инструктор алар белән юлга чыга. Бу укучыларга алган белемнәрен кулланырга мөмкинлек бирә. Моннан нинди нәтиҗә ясап була?

5. a) Яхъя 14:15 һәм 1 Яхъя 2:3 буенча, өйрәнүчеләрне нәрсәгә өйрәтергә кирәк? ә) Өйрәнүчегә белемнәрне гамәлдә кулланырга ничек булышып була?

5 Кеше белән өйрәнү үткәргәндә, без аңа Аллаһының ихтыярын аңларга булышабыз. Ләкин моның белән генә чикләнмик. Өйрәнүчене белемнәрне көндәлек тормышында кулланырга өйрәтик. (Яхъя 14:15; 1 Яхъя 2:3 укы.) Үз үрнәгебез белән Изге Язмалардагы принципларны мәктәптә, эштә я күңел ачканда ничек кулланып булганын күрсәтик. Өйрәнүчегә кайсы очракта Аллаһы киңәшләре үзебезне зыяннан яклаганы я акыллы карар кабул итәргә булышканы турында сөйләп була. Шулай ук, өйрәнүче белән дога кылганда, Йәһвә үзенең изге рухы аша аңа җитәкчелек бирсен дип сорый алабыз (Яхъя 16:13).

6. Без өйрәнүчеләрне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

6 Без өйрәнүчене шәкертләр булдыру эшендә катнашырга дәртләндерергә тиеш. Шулай итеп без аны Гайсә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтербез дип әйтеп була. Кайбер өйрәнүчеләрне вәгазьләргә кирәк булыр дигән фикер куркуга сала. Шуңа күрә безгә хакыйкатьне сабырлык белән аңлатырга кирәк. Шул чакта кешенең иманы үсәр, хакыйкать аның йөрәгенә үтеп керер һәм вәгазьләргә теләге туар. Өйрәнүчене вәгазьләргә дәртләндерер өчен, нинди ысуллар кулланып була?

7. Өйрәнүчене вәгазьләргә ничек дәртләндереп була?

7 Без өйрәнүчегә мондый сораулар бирә алабыз: «Патшалык хәбәре тормышыңны яхшы якка ничек үзгәртте? Синеңчә, башкалар бу хәбәрне ишетергә тиешме? Аларга булышыр өчен, син нәрсә эшли аласың?» (Гыйб. сүз. 3:27; Мат. 9:37, 38) Өйрәнүчегә өйрәтү коралларына кергән буклетларыбызны күрсәтегез һәм аларның кайсылары туганнарын, дусларын һәм хезмәттәшләрен кызыксындыра алыр дип сорагыз. Өйрәнүчегезгә буклетларны бирегез һәм, аларны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәтер өчен, репетиция ясагыз. Әлбәттә, кеше суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткәч, сез аның белән бергә вәгазьгә чыга башларсыз (Вәг. 4:9, 10; Лүк 6:40).

ӨЙРӘНҮЧЕНЕҢ ҮСЕШЕНДӘ ҖЫЕЛЫШНЫҢ РОЛЕ

8. Ни өчен өйрәнүчеләргә Аллаһыга һәм кешеләргә карата ярату үстерергә булышырга кирәк? (« Өйрәнүчегезне Аллаһыны яратырга өйрәтегез» дигән рамканы да кара.)

8 Без кешеләрне Гайсә «кушканнарның барын да үтәргә» өйрәтергә тиеш. Билгеле, без аларны ике иң мөһим әмерне үтәргә — Аллаһыны яратырга һәм кешеләрне яратырга өйрәтәбез. Шулай эшләп, без аларны вәгазьләргә һәм шәкертләр булдырырга да өйрәтәбез дип әйтеп була (Мат. 22:37—39). Ни өчен? Чөнки нәкъ Аллаһыга һәм кешеләргә карата ярату безне вәгазьләргә дәртләндерә. Әйе, кайбер өйрәнүчеләр вәгазьли башларга курка. Әмма өйрәнүчебезгә шуны аңларга булышыйк: Йәһвәнең ярдәме белән ул кешедән куркуны җиңә ала (Зәб. 18:1—3; Гыйб. сүз. 29:25). Өйрәнүчегә Аллаһыга карата яратуын үстерергә булышыр өчен, бу мәкаләдә китерелгән рамкадагы киңәшләрне кулланып карагыз. Ә җыелыш бу яктан ничек булыша ала?

9. Машина йөртергә өйрәнүче ничек тәҗрибә җыя?

9 Машина йөртү буенча инструктор мисалына кайтыйк. Машина йөртергә өйрәнүче, инструктор белән бергә йөргәндә, ничек өйрәнә? Ул инструкторның киңәшләрен тыңлый һәм башка тәҗрибәле машина йөртүчеләргә игътибар итә. Мәсәлән, инструктор, берәр машинага күрсәтеп: «Әнә күрәсеңме, ул теге машинаны үткәрде»,— дип әйтә ала. Яисә ул, өйрәнүчесе башкаларның күзен чагылдырмасын өчен, аңа фараларны дөрес режимга күчерергә киңәш итәр. Моның барысы аңа яхшы машина йөртүче булырга булышыр.

10. Өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә нәрсә булышыр?

10 Нәкъ шулай ук тормыш юлына басарга теләгән өйрәнүче үз укытучысыннан гына түгел, ә Йәһвәнең башка хезмәтчеләреннән дә өйрәнә. Шулай итеп, җыелыш очрашуларына йөрү өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә булышыр. Җыелышта ишеткән нәрсәләр аның белемен арттырыр, иманын ныгытыр һәм Йәһвәне тагы да ныграк яратырга булышыр (Рәс. 15:30—32). Очрашуларда өйрәнүчене җыелыштагылар белән таныштырырга күбрәк мөмкинлекләр туа. Аның алар белән күп уртак яклары булырга мөмкин. Җыелышта ул чын мәхәббәтне күрер. Киләсе ситуацияләр турында уйланыгыз.

11. Җыелыштагылар өйрәнүчеләргә ничек тәэсир итә ала? Мисаллар китерегез.

11 Берүзе балаларын тәрбияләгән өйрәнүчегә җыелышка килү ничек тәэсир итә ала? Әйтик, ул, җыелышка килеп, балалы ялгыз кардәшне күрә. Шул кардәш кечкенә балалары белән Патшалык Залына регуляр рәвештә йөри. Моны күрү өйрәнүчене сокландыра ала. Я, әйтик, тәмәке тартуны ташлап караган өйрәнүче бу гадәтне ташлый алган кардәш белән таныша, ди. Шул кардәш Йәһвәне ярату аның үзенә бу гадәтне җиңеп чыгарга булышканы турында сөйли (2 Көр. 7:1; Флп. 4:13). Аннары ул өйрәнүчене: «Син дә тәмәке тартуыңны ташлый алырсың»,— дип ышандыра. Бу сүзләр өйрәнүчегә көч өсти. Яисә мондый ситуацияне күзаллыйк. Өйрәнүче яшь хатын-кыз, очрашуга килеп, яшь апа-кардәшебезне күреп ала. Йәһвәгә хезмәт итү шул кардәшкә зур шатлык китерә. Аның үрнәге өйрәнүчене дәртләндерә. Ул Йәһвәгә хезмәт итү шатлык китергәнен аңлый һәм бу апа-кардәш кебек булырга тели.

12. Ни өчен җыелыштагы һәрбер кардәш өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә булыша дип әйтеп була?

12 Төрле тугры кардәшләр белән танышып, өйрәнүче Гайсәнең әмерләрен ничек үтәргә икәнлеген күрер — Аллаһы белән якыннарын яратырга өйрәнер (Яхъя 13:35; 1 Тим. 4:12). Инде әйтелгәнчә, охшаш авырлыклар кичергән кардәш белән аралашу өйрәнүчегә күп файда китерә ала. Кардәшләрнең мисаллары аңа үз тормышын үзгәртү һәм Мәсих шәкерте булып китү ирешеп булмаслык максат булмаганын аңларга булыша (Кан. 30:11). Җыелыштагы һәр кардәш өйрәнүченең рухи яктан үсүенә үз өлешен кертә (Мат. 5:16). Ә сез очрашуларыгызга йөри башлаган өйрәнүчеләрне ничек дәртләндерә аласыз?

АКТИВ БУЛМАГАННАРНЫ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРЕГЕЗ

13, 14. Гайсә үзенең боеккан шәкертләренә ничек караган?

13 Без актив булмаган кардәшләргә шәкертләр әзерләү эшенә кабат керешергә булышырга телибез. Гайсәнең төшенкелеккә бирелгән шәкертләре белән ничек итеп мөгамәлә итүе безнең өчен яхшы үрнәк булып тора.

14 Гайсәнең үлеме алдыннан «бар шәкертләр аны ташлап качканнар» (Марк 14:50; Яхъя 16:32). Гайсә үзенең хәлсезләнгән рәсүлләренә ничек караган? Үледән терелтелгәннән соң күп тә үтмәстән, Гайсә каберне карарга дип килгән хатын-кызларга болай дигән: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлиләягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр» (Мат. 28:10). Гайсә үз рәсүлләренә кул селтәмәгән. Алар аны ташлап киткән булса да, ул аларны «кардәшләрем» дип атаган. Йәһвә кебек, Гайсә дә шәфкатьле һәм кичерүчән булган (2 Пат. 13:23).

15. Актив булмаган кардәшләргә мөнәсәбәтебез нинди?

15 Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаган кардәшләр турында да без нәкъ шулай ук борчылабыз. Без аларны кардәшләребез дип саныйбыз һәм бик яратабыз! Без аларның тырышып хезмәт иткәннәрен яхшы хәтерлибез — ә кайберләре күп еллар хезмәт иткән (Евр. 6:10). Без бу кардәшләрне бик сагынабыз! (Лүк 15:4—7) Гайсәдән үрнәк алып, без алар турында кайгыртуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

16. Актив булмаган кардәшләр турында кайгыртуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

16 Аларны җыелышка чакырыгыз. Үзенең боеккан шәкертләрен рухландырыр өчен, Гайсә аларны очрашуга чакырган (Мат. 28:10; 1 Көр. 15:6). Нәкъ шулай ук без дә, актив булмаганнар җыелыш очрашуларына йөрмәсә, аларны очрашуларга чакырыйк. Бәлки, аларны күп тапкыр чакырырга кирәк булыр. Шәкертләр Гайсәнең чакыруын кабул иткәч, ул бик шатланган. Без дә андый шатлык кичерербез. (Маттай 28:16 һәм Лүк 15:6 белән чагыштыр.)

17. Актив булмаган кардәш җыелышка килгәч, үзебезне ничек тоту яхшырак?

17 Аларны җылы сәламләгез. Гайсә шәкертләрнең кыенсынуларын сизгән, шуңа күрә ул үзе аларга дәшкән һәм алар белән аралашкан (Мат. 28:18). Ә без, актив булмаган кардәш Патшалык Залына килсә, үзебезне ничек тотарбыз? Аны җылы сәламлик. Бәлки, без ни әйтергә дип кыенсынып торабыздыр. Бу кардәшне уңайсыз хәлгә куймыйча, җылылык белән аны күрергә шат булуыбыз турында әйтеп була.

18. Актив булмаганнарны ничек ныгытып була?

18 Аларны рухландырырга тырышыгыз. Бәлки, Гайсәнең шәкертләре бөтен дөньяда вәгазьли алмабыз дип борчылгандыр. Әмма Гайсә аларны: «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип тынычландырган (Мат. 28:20). Бу сүзләр шәкертләрне ныгытканмы? Әйе. Күп тә үтмәстән алар «яхшы хәбәрне өзлексез игълан иткән һәм өйрәткән» (Рәс. 5:42). Актив булмаганнар да андый ныгытуга мохтаҗ. Яңадан вәгазьләргә кирәк булыр дигән фикер аларны куркытырга мөмкин. Шуңа күрә аларны берүзләренә вәгазьләргә туры килмәс дип ышандырыйк. Алар әзер булгач, без алар белән бергә вәгазьгә чыга алабыз. Без аларга вәгазь эшенә керешергә ярдәм итсәк, алар, мөгаен, бик рәхмәтле булыр. Актив булмаганнарга кардәшләребезгә буларак карасак, бу аларны яңадан актив булып китәргә дәртләндерә ала, ә бу бөтен җыелышка зур шатлык китерәчәк.

ГАЙСӘ ТАПШЫРГАН ЭШНЕ ТӘМАМЛЫЙК

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

19 Шәкертләр булдыру эше никадәр озак дәвам итәр? Бу дөнья төзелеше тәмамланганчы. (Мат. 28:20; «Сүзлек»тә «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» дигән аңлатманы кара.) Без шулкадәр озак вакыт вәгазьли һәм шәкертләр булдыра алырбызмы? Һичшиксез! «Хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне табар өчен, без вакытыбыз, көчебез һәм материаль нәрсәләребезне сарыф итәргә тәвәккәл (Рәс. 13:48). Шулай эшләп, без Гайсәнең үрнәге буенча эш итәбез. Ә ул болай дигән: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү» (Яхъя 4:34; 17:4). Без дә үзебезгә ышанып тапшырылган эшне төгәлләргә телибез (Яхъя 20:21). Без башкаларның, шул исәптән актив булмаганнарның да, бу эштә катнашуларын телибез (Мат. 24:13).

20. Филипиялеләргә 4:13 буенча, нәрсә ярдәмендә без Гайсә биргән йөкләмәне үти алабыз?

20 Әйе, Гайсәнең йөкләмәсен үтәү җиңелләрдән түгел. Әмма без бу эшне берүзебез башкармыйбыз. Гайсә безнең белән булырга вәгъдә иткән. Безгә Аллаһы да ярдәм итә, без бит «Аллаһының хезмәттәшләре» (1 Көр. 3:9). Шуңа күрә без үзебезгә тапшырылган эшне башкара алабыз. Бу эштә катнашу һәм башкаларга да бу эштә катнашырга булышу — чын шатлык һәм хөрмәт! (Филипиялеләргә 4:13 укы.)

79 ҖЫР Шәкертләрнең иманнарын ныгыт

^ 5 абз. Гайсә үзенә ияргән кешеләргә шәкертләр булдырырга һәм аларны ул кушканнарның барына да өйрәтергә кушкан. Бу мәкаләдә без Гайсә биргән йөкләмәне ничек үтәп булганын карап китәрбез. Өлешчә бу мәкалә «Күзәтү манарасы» 2004 ел, 1 сентябрь чыгарылышының 24—29 битләренә нигезләнгән.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш үз өйрәнүчесенә, Аллаһыга карата яратуны ныгытыр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата. Өйрәнүче бирелгән өч киңәшне куллана.