Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез үзгәрергә һәм киңәшләр кабул итәргә әзерме?

Сез үзгәрергә һәм киңәшләр кабул итәргә әзерме?

«Кардәшләр, сөенеп, фикер йөртүегезне яңартып... яшәгез» (2 КӨР. 13:11).

54 ҖЫР Менә юл!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Маттай 7:13, 14 буенча, без нинди юлдан барабыз?

БАРЫБЫЗ ДА тормыш юлына басты. Йәһвә Аллаһы безне бу юлдан яңа дөньяга җитәкләп алып бара. Әмма, Гайсә әйткәнчә, бу юл тар, һәм аның буенча бару җиңел түгел. (Маттай 7:13, 14 укы.) Камилсезлегебез аркасында, без җиңел генә бу юлдан тайпыла алабыз (Гәл. 6:1).

2. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак? (« Басынкылык тар юлда калырга булыша» дигән рамканы да кара.)

2 Тормышка алып баручы юлда калырга теләсәк, безгә үзгәрергә әзер булырга кирәк. Рәсүл Паул Көринттәге мәсихчеләргә фикер йөртү рәвешләрен яңарта барырга киңәш иткән (2 Көр. 13:11). Бу киңәш безгә дә кагыла. Безгә дә фикер йөртүебезне һәм эш итү рәвешебезне кайвакыт үзгәртергә кирәк. Изге Язмалар һәм җитлеккән дуслар безгә бу яктан ничек ярдәм итә? Ни өчен кайвакыт Аллаһы оешмасы биргән җитәкчелекне кабул итү авыр? Басынкылык безгә шатлыкны югалтмаска ничек ярдәм итә? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреләчәк.

СЕЗНЕ АЛЛАҺЫ СҮЗЕ ТӨЗӘТСЕН

3. Изге Язмалар безгә ничек ярдәм итә ала?

3 Йөрәгебез мәкерле булганга, үз хисләребез белән фикерләребезне дөрес бәяләү җиңел түгел (Ирм. 17:9). Үзебезне «ялган фикер йөртүләр» белән алдау бик җиңел шул (Ягък. 1:22). Шуңа күрә, үзебезне тикшерер өчен, безгә Аллаһы Сүзен кулланырга кирәк. Изге Язмаларны уку бит йөрәгебездәге «уй-ниятләребезне» ачыкларга ярдәм итә (Евр. 4:12, 13). Аны рентген белән чагыштырып була. Ул йөрәк түрендәгене күрергә булыша. Әмма Изге Язмалардан һәм Аллаһы вәкилләреннән бирелгән киңәшләрне кабул итәр өчен, без басынкы булырга тиеш.

4. Шаулның тәкәббер булуы нәрсәдән күренгән?

4 Басынкылык җитмәү нинди җимешләр китерә? Шаул патша мисалына күз салыйк. Шаул шулкадәр горур булып киткән ки, хәтта үзгәрергә кирәклеген танымаган (Зәб. 36:1, 2; Хаб. 2:4). Йәһвә Шаулга амаликлыларны юк итәргә кушкач, Шаул тыңлаучанлык күрсәтмәгән. Ишмуил пәйгамбәр Шаулны фаш иткәч, тегесе үз хатасын танымаган. Ул, акланып, үз гаебен киметә башлаган һәм башкаларны гаепләгән (1 Иш. 15:13—24). Шаулның моңа кадәр дә үзен шулай тотканы булган (1 Иш. 13:10—14). Кызганычка каршы, Шаул үз йөрәгенең тәкәбберләнүенә юл куйган. Ул фикер йөртүен үзгәртмәгәнгә, Йәһвә аны хөкем иткән һәм кире каккан.

5. Шаул очрагыннан нинди сабак алып була?

5 Безнең Шаул кебек буласыбыз килми. Шуңа күрә мондый сораулар турында уйланыйк: «Аллаһы Сүзендә берәр киңәш очратканда, бу миңа кагылмый дип уйларга ашыкмыйммы? Изге Язмалардагы принципны бозсам, бу миңа әллә ни зыян китермәс дип уйламыйммы? Үз хаталарымда башкаларны гаепләмимме?» Бу сорауларның берәрсенә булса да «әйе» дип җавап бирсәк, димәк, үзгәртәсе якларыбыз бар. Фикер йөртүебезне яңартырга тырышыйк, югыйсә горур булып китүебез бар һәм, нәтиҗәдә, Йәһвә безне кире кагарга мөмкин (Ягък. 4:6).

6. Шаул белән Давыт арасында нинди аерма булган?

6 Шаул патшадан аермалы буларак, Давыт патша басынкы булган. Ул «Йәһвә канунын» яраткан (Зәб. 1:1—3). Ул Йәһвәнең басынкыларны коткарганын, ә тәкәбберләргә каршы торганын белгән (2 Иш. 22:28). Шуңа күрә Давыт, Аллаһы Сүзен тикшереп, үз фикер йөртүен үзгәртә барган. Ул болай дип язган: «Миңа киңәш биргән Йәһвәне мактармын мин. Төнлә дә яшерен уйларым мине төзәтә» (Зәб. 16:7).

АЛЛАҺЫ СҮЗЕ

Дөрес юлдан тайпыла башласак, Аллаһы Сүзе безгә моны күрергә булышыр. Басынкы булсак, Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салырбыз (7 нче абзацны кара.)

7. Басынкы булу безне нәрсә эшләргә дәртләндерер?

7 Без басынкы булсак, Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салырбыз. Нәтиҗәдә, начар уйлар начар эшләргә әверелмәс. Шул вакытта Аллаһы Сүзе: «Менә юл. Шул юлдан барыгыз»,— дигән тавыш кебек булыр. Әйе, дөрес юлдан сулга я уңга тайпыла башласак, Аллаһы Сүзе безгә моны күрергә булышыр (Ишаг. 30:21). Йәһвәне тыңлау бар яктан файда китерә (Ишаг. 48:17). Мәсәлән, башкаларга безне төзәтергә туры килмәс, һәм без моның аркасында үзебезне уңайсыз итеп хис итмәбез. Моннан тыш, күктәге Атабызның безгә киңәшләр бирүен күрү безне аңа якынлаштырыр (Евр. 12:7).

8. Ягъкуб 1:22—25 буенча, Изге Язмалар нинди мәгънәдә көзгегә охшаш?

8 Изге Язмаларны көзге белән чагыштырып була. (Ягъкуб 1:22—25 укы.) Күпчелегебез, өйдән чыгар алдыннан, көзгегә карый. Бу безгә тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә. Нәкъ шулай ук, Изге Язмаларны һәр көн укыганда, без фикер йөртүебезне үзгәртәбез. Күпләр көндәлек шигырьне иртән укуда файда күрә. Укыганнары аларга файда китерсен өчен, алар бу шигырьне көн дәвамында кулланырга мөмкинлекләр эзли. Шулай ук һәр көн Изге Язмаларны уку һәм уйлану гадәтебезгә керергә тиеш. Бу адым бик гади булса да, тар юлда калыр өчен үтә зарур.

ДУСТЫГЫЗНЫҢ КИҢӘШЛӘРЕНӘ КОЛАК САЛЫГЫЗ

ҖИТЛЕККӘН ДУСЛАР

Җитлеккән дустыбыз, кыюлык күрсәтеп, безне кисәтсә, без аңа рәхмәтле булырбызмы? (9 нчы абзацны кара.)

9. Кайсы очракта дустыгызга сезне төзәтергә туры килергә мөмкин?

9 Сезнең, дөрес юлдан тайпылып, Йәһвәдән читләшә башлаганыгыз бармы? (Зәб. 73:2, 3) Җитлеккән дустыгыз сезне кисәткән булса, сез аны тыңладыгызмы һәм киңәше буенча эш иттегезме? Киңәшен тыңлаган булсагыз, сез дөрес эш иткәнсез һәм, һичшиксез, дустыгызга бик рәхмәтле булгансыз (Гыйб. сүз. 1:5).

10. Дустыгыз сезне төзәтсә, моңа ничек карарга кирәк?

10 Изге Язмаларда болай диелә: «Дус тугры булганга яралый» (Гыйб. сүз. 27:6). Ни өчен алай дип әйтеп була? Мондый хәлне күз алдына китерик. Сез күп машина йөргән юлны чыгарга торасыз, ди. Әмма, як-якка карар урынына, сез, телефон белән мавыгып китеп, юлга атлыйсыз. Шунда дустыгыз, кулыгыздан тотып, сезне кире тротуарга тарта. Ул кулыгызны шулкадәр нык тота ки, тоткан урыны хәтта күгәреп чыга. Әмма аның тиз эш итүе тормышыгызны коткарып кала. Кулыгыз берничә көн сызлап торса да, сез дустыгызга ачу тотарсызмы? Әлбәттә, юк. Сез аңа тормышыгызны коткарып калганы өчен рәхмәтле булырсыз. Шулай ук, дустыгыз сезгә сүзләрегез я эшләрегез Аллаһының тәкъва нормаларына каршы килә дип әйтсә, башта бу сезгә авырту китерергә мөмкин. Әмма киңәш аркасында ярсу я үпкәләү акылсыз булыр иде (Вәг. 7:9). Дустыгызга, кыюлык күрсәтеп, бу проблемага игътибар иткәне өчен рәхмәтле булыгыз.

11. Ни өчен без киңәшне кире кагарга мөмкин?

11 Ни өчен без якын кешенең киңәшен кире кагарга мөмкин? Горурлык аркасында. Горур кешеләр «колакларына ятышлы итеп өйрәтүче» кешеләрнең сүзләрен тыңларга ярата. Ә «хакыйкатьне тыңлаудан» алар баш тарта (2 Тим. 4:3, 4). Алар үзләрен башкалардан акыллырак һәм мөһимрәк дип саный һәм беркемнең дә киңәшенә мохтаҗ түгел дип уйлый. Әмма рәсүл Паул болай дип язган: «Берәрсе, һичкем булмый торып, үзен әллә кемгә санап йөрсә, ул үз-үзен алдый» (Гәл. 6:3). Сөләйман патша да бу фикерне ассызыклаган. Ул болай дип язган: «Карт, әмма акылсыз һәм кисәтүгә инде колак салмаучы патшага караганда, ярлы, әмма зирәк егет яхшырак» (Вәг. 4:13).

12. Петернең Гәләтиялеләргә 2:11—14 тә язылган очрагы безне нәрсәгә өйрәтә?

12 Ә хәзер Петер мисалына игътибар итик. Паул аны халык алдында төзәткән булган. (Гәләтиялеләргә 2:11—14 укы.) Петер Паулның ничек итеп киңәш биргәне һәм кайда моны эшләгәне аркасында рәнҗи алган, ләкин Петер зирәк мәсихче булган һәм Паулның киңәшен кабул иткән. Ул аңа үпкә тотмаган. Соңрак ул Паулны хәтта «кадерле кардәшебез» дип атаган (2 Пет. 3:15).

13. Киңәш биргәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

13 Дустыгызга киңәш бирергә булсагыз, нәрсәне истә тотарга кирәк? Киңәш бирер алдыннан, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Чыннан да киңәш бирергә кирәкме? Мин „артык тәкъва“ түгелме?» (Вәг. 7:16) Артык тәкъва кеше башкаларны Йәһвәнең нормалары буенча түгел, ә үз нормалары буенча хөкем итә. Ул шәфкать күрсәтми. Барысын яхшылап уйлаганнан соң, киңәш бирергә кирәк дип санасагыз, дустыгызга проблеманың нәрсәдә икәнлеген әйтегез һәм сораулар ярдәмендә аңа моны аңларга булышыгыз. Сүзләрегез Изге Язмаларга гына нигезләнгән булсын. Шуны истә тотыгыз: кешене сез түгел, ә Аллаһы гына хөкем итәргә хокуклы (Рим. 14:10). Киңәш биргәндә, үз зирәклегегезгә таянмагыз; Гайсә кебек, шәфкатьле булырга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 3:5; Мат. 12:20). Бу бик мөһим, чөнки Аллаһы, без шәфкатьле булсак кына, безгә шәфкать күрсәтәчәк (Ягък. 2:13).

АЛЛАҺЫ ОЕШМАСЫ БИРГӘН ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ КАБУЛ ИТЕГЕЗ

АЛЛАҺЫ ОЕШМАСЫ

Аллаһы оешмасы чыгарган видеороликлар карап, басмалар укып һәм җыелыш очрашуларына йөреп, без Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланырга өйрәнәбез. Хезмәтебезне ничек башкарырга кирәклеген хәл иткәндә, Җитәкче совет вакыт-вакыт үз карарларын яңадан карап чыга (14 нче абзацны кара.)

14. Аллаһы оешмасы безгә нинди ярдәм күрсәтә?

14 Безгә тормышка алып баручы юлдан барырга булышыр өчен, Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлешен куллана. Аллаһы оешмасы чыгарган видеороликларны карап, басмаларны укып һәм җыелыш очрашуларына йөреп, без Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланырга өйрәнәбез. Аллаһы оешмасы биргән белемнәр Изге Язмаларга нигезләнгән. Вәгазь эшен ничек башкарырга кирәклеген хәл иткәндә, Җитәкче совет изге рух җитәкчелегенә таяна. Шулай да вакыт-вакыт Җитәкче совет үз карарларын яңадан карап чыга. «Бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә бара бит», һәм безгә яңа шартларга ияләшергә кирәк (1 Көр. 7:31).

15. Кайбер кардәшләр нинди үзгәреш кичергән?

15 Әлбәттә, оешма тарафыннан берәр тәгълиматны аңлауга үзгәрешләр кертелсә яисә әхлакый сорауларга кагылышлы яңа җитәкчелек килсә, без моны теләп кабул итәбез. Әмма, җитәкчелек тормышыбызның башка якларына кагылса, без моңа ничек карыйбыз? Мәсәлән, соңгы елларда теократик биналарны төзү һәм кайгырту кыйбатка төшә башлады. Шуңа күрә Җитәкче совет бер үк Патшалык Залын мөмкин кадәр күбрәк җыелыш кулланса, яхшырак булыр дигән күрсәтмә бирде. Нәтиҗәдә, күп кенә җыелышлар берләште һәм кайбер Патшалык Заллары сатылды. Бу үзгәреш ярдәмендә ирекле иганәләр сак тотыла һәм башка урыннарда Патшалык Залларын төзеп була. Сезгә дә бу үзгәрешләр кагылса, аларга ияләшү җиңел булмаска мөмкин. Хәзер кайбер вәгазьчеләргә, җыелыш очрашуларына барып җитәр өчен, озаграк барырга туры килә. Ә Патшалык Залын төзүдә я кайгыртуда катнашкан кайбер кардәшләр, ни сәбәпле бу Зал сатыла, дип уйлыйдыр. Алар хәтта тырышлыклары заяга булды дип уйлый ала. Кайбер нәрсәләрне аңламаса да, бу кардәшләр кабул ителгән карарлар белән ризалаша, тыңлаучанлык күрсәтә, һәм аларны моның өчен эчкерсез мактап була.

16. Көләсәйлеләргә 3:23, 24 тә язылган киңәшне куллану шатлыгыбызны сакларга ничек булыша?

16 Бар нәрсәне Йәһвә өчен эшләгәнебезне һәм бу оешманы ул үзе алып барганын истә тотсак, шатлык саклый алырбыз. (Көләсәйлеләргә 3:23, 24 укы.) Гыйбадәтханәне төзүгә ирекле иганәләр биргән Давыт патша бу яктан яхшы үрнәк күрсәткән. Ул болай дигән: «Шушы бүләкләрне китерергә кем соң мин, һәм халкым — кем?! Бар нәрсә синең кулыңнан килмиме соң?! Синнән килгәнне без сиңа бирәбез» (1 Елъ. 29:14). Без дә, ирекле иганәләр биргәндә, чынлыкта Аллаһы биргәнне аңа кире кайтарабыз. Без, Аллаһы ихтыярын башкарыр өчен, вакытыбызны, көчебезне һәм бездә булган материаль нәрсәләрне сарыф иткәндә, бу аны бик шатландыра (2 Көр. 9:7).

ТАР ЮЛДАН ТАЙПЫЛМАГЫЗ

17. Үзегезгә үзгәрергә кирәклеген күрсәгез, ни өчен боегасы юк?

17 Тар юлда калыр өчен, безгә нәкъ Гайсәнең эзләре буенча барырга кирәк (1 Пет. 2:21). Үзгәрәсе якларыгызны күрсәгез, боекмагыз. Бәлки, бу сезнең Йәһвә җитәкчелегенә сизгер булуыгызны күрсәтәдер. Йәһвә камилсез булуыбызны белә, шуңа күрә Гайсәдән камил рәвештә үрнәк алырбыз дип көтми.

18. Максатыбызга ирешер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

18 Әйдәгез, карашыбызны киләчәккә төбик һәм фикер йөртүебез белән эш итү рәвешебезне үзгәртергә әзер булыйк (Гыйб. сүз. 4:25; Лүк 9:62). Басынкы булып калырга һәм «сөенеп, фикер йөртүебезне яңартып» яшәргә тәвәккәл булыйк (2 Көр. 13:11). Шулчак «мәхәббәт белән тынычлык Аллаһысы» безнең белән булыр һәм без бу юлны шатлык белән үтә алырбыз һәм яңа дөньяга барып җитәрбез.

34 ҖЫР Сафлык саклап яшәү

^ 5 абз. Кайберәүләребезгә үз фикер йөртү һәм эш итү рәвешебезне үзгәртү авыр. Әмма ни өчен үзгәрешләр ясау мөһим? Үзгәрешләрне шатлык белән кабул итәргә нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреләчәк.

^ 76 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: яшь абый-кардәш хата кылуы нинди нәтиҗәләргә китергәнен сөйли. Олырак абый-кардәш (уң якта) аны игътибар белән тыңлый һәм киңәш бирергә кирәкме дип уйлана.