Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Йәһвә мине онытмады»

«Йәһвә мине онытмады»

МИН Ореал авылында торам. Индеецларның бу авылында якынча 2 000 кеше яши, һәм ул Көньяк Америкада, Гайана илендә, урнашкан. Монда барып җитү җиңел түгел: кечкенә самолет яки көймә белән генә барып җитеп була.

Мин 1983 елда тудым. Балачагымның беренче еллары башка балаларныкыннан аерылып тормый иде, ләкин ун яшемдә тәнем сызлый башлады. Якынча ике елдан соң бер иртәдә мин хәрәкәт итә алмаганымны тойдым. Аякларымны селкетергә бик тырышсам да, моны эшли алмадым. Ул көннән бирле мин инде үз аякларым белән йөрмим. Чирем аркасында, мин үсүдән дә туктадым. Хәзер дә мин балачагымдагы кебек бәләкәй буйлы.

Мин өемнән чыкмый башладым, һәм берничә айдан соң безгә Йәһвә Шаһитләре килде. Гадәттә, кунаклар килгәндә, мин аларның күзләренә күренмәскә тырыштым, әмма, бу ике апа-кардәш килгәч, мин алар белән сөйләшергә булдым. Алар оҗмах турында сөйләде. Шунда мин якынча биш яшемдә ишеткән нәрсәләрне исемә төшердем. Ул вакытта Суринам илендә яшәгән Джетро исемле миссионер, безнең авылыбызга аена бер тапкыр килеп, әтием белән Изге Язмаларны өйрәнә иде. Джетро миңа карата бик игелекле булды, шуңа күрә мин аны яраттым. Өстәвенә, әбием белән бабаем мине вакыт-вакыт үзләре белән җыелыш очрашуларына йөртте. Шуңа күрә теге апа-кардәшләрнең берсе, Флоренс, Изге Язмаларны өйрәнергә телисеңме, дип сорагач, мин ризалаштым.

Икенче тапкыр Флоренс үзенең ире Джастус белән килде. Алар минем белән өйрәнә башлады. Минем укый белмәвемне белгәч, алар мине укырга өйрәтте. Вакыт узу белән мин инде үзем укый башладым. Бер көнне бу ирле-хатынлы парны Суринамга билгеләделәр. Кызганычка каршы, алар киткәч, минем белән өйрәнү үткәрә алган кеше бүтән юк иде. Ләкин Йәһвә мине онытмады.

Озакламый Ореалга Флойд исемле пионер күченде. Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, ул безгә дә керде. Флойд Изге Язмаларны өйрәнү турында сөйли башлагач, мин елмаеп куйдым. «Нигә елмаясың?» — дип сорады ул. Мин аңа «Аллаһы бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюраны өйрәнеп чыкканым һәм «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» * дигән китапны өйрәнә башлаганым турында әйттем. Мин ни өчен хәзер өйрәнмәгәнемне сөйләдем. Без Флойд белән «Белем» китабы буенча өйрәнүемне дәвам иттек. Әмма соңрак аны да башка җиргә билгеләделәр. Мин кабат укытучысыз калдым.

2004 елда Ореалга Гранвилл һәм Джошуа исемле ике махсус пионерны билгеләделәр. Вәгазьләгәндә, алар безгә дә керде һәм, минем белән танышып, өйрәнергә телимме дип сорады. Мин бу юлы да елмаеп куйдым һәм «Белем» китабының башыннан алып өйрәнергә сорадым. Минем шуны беләсем килде: алар мине, элеккеге укытучыларым кебек, шул ук тәгълиматларга өйрәтер микән? Гранвилл авылыбызда үткәрелгән җыелыш очрашулары турында әйтте. Өйдән инде якынча ун ел чыкканым булмаса да, мин очрашуга барырга теләдем. Гранвилл артымнан керде һәм, инвалид коляскасына утыртып, мине Патшалык Залына алып барды.

Вакыт узу белән Гранвилл мине Теократик хезмәт мәктәбенә язылырга дәртләндерде. Ул болай диде: «Йөри алмасаң да, сөйли аласың. Бер көн син ачык нотык белән чыгыш ясарсың әле. Моңа һич шикләнмә!» Аның сүзләре мине рухландырды.

Мин Гранвилл белән вәгазьли башладым. Авылдагы юллар чокырлы-чакырлы булганга, инвалид коляскасында йөрү авыр иде. Шуңа күрә мин Гранвиллны мине тачкага утыртып йөртергә сорадым. Бу бик уңайлы булды. 2005 елның апрель аенда мин суга чумдырылдым. Озакламый кардәшләр мине әдәбият өчен һәм Патшалык Залындагы аппаратура өчен җаваплы итте.

2007 елда әтием, көймәдә йөзгәндә, фаҗигале очрак аркасында вафат булды. Гаиләбез зур кайгыга батты. Гранвилл безнең белән дога кылды һәм Изге Язмалардагы юатучы шигырьләр белән бүлеште. Ә ике елдан соң без тагын бер кайгы кичердек: Гранвилл да көймәсендә йөзгәндә батып үлде.

Кечкенә җыелышыбыз бик көенде. Без өлкәнсез калдык, бер хезмәттәш ярдәмчебез генә бар иде. Гранвиллның үлеме барыбыз өчен зур югалту булды. Ул миңа рухи яктан да, физик яктан да бик булыша иде. Аның үлеменнән соң үткәрелгән беренче очрашуда мин җыелышта «Күзәтү манарасы»н укыдым. Беренче абзацларны укыганнан соң, тамагыма төер килеп утырды һәм мин елый башладым, хәтта сәхнәдән төшәргә туры килде.

Безгә булышыр өчен, башка җыелыштан кардәшләр килгәч, рухым күтәрелеп китте. Шулай ук филиал Коджо исемле махсус пионерны җибәрде. Шатлыгыма, әнием белән энем Изге Язмаларны өйрәнә башлады һәм суга чумдырылды. 2015 елның март аенда мине хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләделәр. Берникадәр вакыттан соң мин беренче ачык нотыгым белән чыгыш ясадым. Ул көнне Гранвиллның «Бер көн син ачык нотык белән чыгыш ясарсың әле. Моңа һич шикләнмә!» дигән сүзләрен исемә төшергәч, мин елмаеп куйдым һәм рәхмәт хисеннән күз яшьләремне тыя алмадым.

JW Broadcasting® ярдәмендә мин үземә охшаш кардәшләр турында белдем. Сәламәтлекләре белән авырлыклары булса да, алар бәхетле, мәгънәле тормыш алып бара. Мин дә бәхетле һәм башкаларга ярдәм итәргә телим. Бөтен көчемне Йәһвәгә бирү теләге мине гомуми пионер булып китәргә дәртләндерде. Ә 2019 елның сентябрендә мине якынча 40 вәгазьчедән торган җыелышыбызга өлкән итеп билгеләделәр. Бу минем өчен һич көтелмәгән бүләк булды!

Мин үзем белән өйрәнү үткәргән һәм хезмәт итәргә ярдәм иткән кардәшләргә бик рәхмәтлемен. Әмма иң элек, Йәһвәгә рәхмәтлемен, чөнки ул мине онытмады.

^ 8 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.