Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

49 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Үлгәннәр, һичшиксез, терелтеләчәк!

Үлгәннәр, һичшиксез, терелтеләчәк!

«Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип... мин дә Аллаһыга өмет баглыйм» (РӘС. 24:15).

151 ҖЫР Ул аларны уятачак!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди гаҗәеп өметкә ия?

ӨМЕТКӘ ия булу үтә мөһим. Кешеләр никахлары бәхетле булыр дип һәм балалары сау-сәламәт үсәр дип өметләнә. Ә каты чир белән интеккәннәре савыгырбыз дип өмет баглый. Моны мәсихчеләр турында да әйтеп була. Әмма өметләребез моның белән генә чикләнми. Без мәңге яшәргә һәм үлгән якыннарыбызны каршы алырга өметләнәбез.

2 Рәсүл Паул болай дигән: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип... Аллаһыга өмет баглыйм» (Рәс. 24:15). Паул терелтү турында сөйләгән беренче кеше булмаган. Мәсәлән, ыруг башлыгы Әюп Аллаһының үзен хәтерендә саклаячагын һәм терелтәчәген белгән (Әюп 14:7—10, 12—15).

3. Ни өчен 1 Көринтлеләргә 15 нче бүлекне карап чыгу файдалы булыр?

3 «Үлгәннәрнең терелүе» турындагы тәгълимат «Мәсих турындагы башлангыч тәгълиматларга» керә; ул иманыбызның нигезе булып тора (Евр. 6:1, 2). 1 Көринтлеләргә 15 нче бүлектә рәсүл Паул үлгәннәрнең терелүе белән бәйле теманы ачыклый. Аның сүзләре беренче гасырдагы мәсихчеләрне, мөгаен, бик ныгыткандыр. Хакыйкатьтә күптән булсагыз да, 1 Көринтлеләргә 15 нче бүлекне карап чыгу сезне рухландырыр һәм терелтү турындагы тәгълиматка иманыгызны ныгытыр.

4. Ни өчен без якыннарыбызның терелтеләчәгенә ышана алабыз?

4 Гайсә терелтелмәгән булса, безнең якыннарыбыз терелтеләчәк дип ышаныр өчен нигез булмас иде. Бу тәгълимат рәсүл Паул көринтлеләргә җиткергән «яхшы хәбәрнең» өлеше булган (1 Көр. 15:1, 2). Паул хәтта, мәсихче терелтүгә ышанмаса, аның иманы мәгънәсез булыр дигән (1 Көр. 15:17). Әйе, Мәсихнең терелтелүенә иманыбыз мәсихче өметебезнең нигез ташы булып тора.

5, 6. 1 Көринтлеләргә 15:3, 4 тә язылган сүзләр безнең өчен нинди әһәмияткә ия?

5 Рәсүл Паул терелтү турында сүзләрен мондый өч фикергә басым ясап башлый: 1) «Мәсих...безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән»; 2) ул «җирләнгән булган», һәм, 3) Мәсих «Язмаларда әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелеп торган». (1 Көринтлеләргә 15:3, 4 укы.)

6 Моның барысы безнең өчен нинди әһәмияткә ия? Ишагыя пәйгамбәр Мәсих «тереләр җиреннән аерылган» булачак һәм «аңа кабер явызлар белән бергә биреләчәк» дип әйткән. Әмма моның белән бу пәйгамбәрлек әле тәмамланмый. Ишагыя әйткәнчә, Мәсих «күп кешеләрнең гөнаһын күтәреп барырга» тиеш булган. Бу пәйгамбәрлек Гайсә Мәсих үз тормышын йолым итеп биргәч чынга ашкан (Ишаг. 53:8, 9, 12; Мат. 20:28; Рим. 5:8). Шулай итеп, Гайсәнең үлеме, җирләнгән булуы һәм терелүе безне гөнаһ белән үлемнән азат итә һәм үлгән якыннарыбыз белән кабат очрашырга өмет бирә.

ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРГӘН ШАҺИТЛӘР

7, 8. Мәсихчеләрне Гайсәнең терелтелгәненә нәрсә ышандырган?

7 Терелтелүгә өметебез Гайсәнең терелүе белән бәйле икән, безгә аның чыннан да терелтелгән булуына инанган булырга кирәк. Йәһвә Гайсәне чыннан да терелткәнме? Без моны кайдан беләбез?

8 Күпләр терелтелгән Гайсәне күргән һәм моның турында башкаларга сөйләгән (1 Көр. 15:5—7). Гайсәне күргән кешеләрне санап киткәндә, Паул беренче чиратта рәсүл Петерне (Кифасны) телгә ала. Петернең терелтелгән Гайсәне күргәне турында башка шәкертләр дә сөйләгән булган (Лүк 24:33, 34). Моннан тыш, терелтелгән Гайсә «12 рәсүлгә күренгән». Аннан соң Мәсих берьюлы 500 дән артык кардәшкә күренгән. Бәлки, бу Маттай 28:16—20 дә искә алынган Гәлиләядәге очрашу булгандыр. Шуннан соң Гайсәне Ягъкуб күргән. Күрәсең, бу очракта моңарчы Гайсәнең Мәсих булуына ышанмаган аның энекәше турында сүз бара (Яхъя 7:5). Терелтелгән Гайсәне күргәч, Ягъкуб аның Мәсих булуына инанган. Шунысы игътибарга лаек: Паул Көринтлеләргә хатны якынча б. э. 55 елында язган, һәм ул вакытта Гайсәнең терелтелүен күргән күп кенә кеше әле исән булган, шуңа күрә шикләнгән кешеләр шул шаһитләр белән үзләре сөйләшә алган.

9. Рәсүлләр 9:3—5 тән күренгәнчә, Паулның Гайсәнең терелтелгәненә нинди өстәмә дәлиле булган?

9 Соңрак Гайсә рәсүл Паулның үзенә дә күренгән (1 Көр. 15:8). Дәмәшекъкә юл тотканда, Паул (Шаул) терелтелгән Гайсәнең тавышын ишеткән һәм күренештә Гайсәне күктәге данында күргән. (Рәсүлләр 9:3—5 укы.) Димәк, рәсүл Паул үзе дә Гайсәнең терелтелгәне турында шаһитлек бирә алган (Рәс. 26:12—15).

10. Гайсәнең терелтелгән булуына инанганлык Паулны нәрсә эшләргә дәртләндергән?

10 Паулның элек мәсихчеләрне эзәрлекләгәнен исәпкә алсак, аның шаһитлеге аеруча инандыра. Мәсихнең терелтелгәненә инангач, ул башкаларны да моңа ышандырырга тырышкан. Гайсәнең терелтелгәне турында сөйләгәне өчен Паулны берничә тапкыр кыйнаганнар, төрмәгә ташлаганнар; бу хәбәрне таратканда, Паул хәтта диңгез һәлакәтләренә эләккән (1 Көр. 15:9—11; 2 Көр. 11:23—27). Паул Гайсәнең терелтелгәненә шулкадәр инанган булган ки, хәтта, бу тәгълиматны таратканда, үз гомерен аямаган. Беренче мәсихчеләрнең сүзләре Гайсәнең терелтелгән булганына иманыгызны әллә ныгытмыймы? Ә киләчәктәге терелтүгә иманыгызны үстерәме?

ПАУЛ ЯЛГЫШ КАРАШЛАРНЫ ТӨЗӘТӘ

11. Күрәсең, ни өчен кайбер көринтлеләрнең терелтү турында ялгыш карашлары булган?

11 Грециядәге Көринт шәһәрендә кайбер мәсихчеләрнең терелтү турында дөрес карашлары булмаган. Аларның кайберләре хәтта «үледән терелү юк» дип әйткән. Ни өчен? (1 Көр. 15:12) Бәлки, кемдер фәлсәфәчеләрнең фикер йөртүенә бирелгәндер. Мәсәлән, Грециядәге Афина шәһәрендә фәлсәфәчеләр терелтү турындагы тәгълиматтан мыскыллап көлгән. Андый карашларны көринтлеләр дә йоктыра алган (Рәс. 17:18, 31, 32). Ә кемдер терелтү символик мәгънәдә булган дип әйткән: имеш, кеше үз гөнаһларында «үле» хәлдә булган, ә, мәсихче булып киткәч, «терелгән». Ничек кенә булмасын, терелтү турындагы тәгълиматны кире каккан кешеләрнең иманнары буш булган. Аллаһы Гайсәне терелтмәгән булса, йолым түләнмәгән һәм аларның гөнаһлары кичерелмәгән булып чыга бит. Шуңа күрә терелтүне кире каккан кешеләрнең өметләре булмаган (1 Көр. 15:13—19; Евр. 9:12, 14).

12. 1 Петер 3:18, 22 буенча, Гайсәнең терелтелүе башка кешеләрнең терелтелүеннән нәрсә белән аерылып торган?

12 Рәсүл Паул «үледән терелеп торган» Мәсихне үз күзләре белән күргән. Үткәндә терелтелгән кешеләр вакыт узу белән кабат үлгән, ләкин Мәсих белән барысы да башкача булган. Паул Мәсихне «үлем йокысына талганнарның беренче җимеше» дип атаган. Ни өчен? Чөнки Гайсә рухи шәхес буларак терелтелгән һәм күккә күтәрелгән беренче кеше булган. (1 Көр. 15:20; Рәс. 26:23; 1 Петер 3:18, 22 укы.)

АЛЛАҺЫ КЕМНЕ ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛТӘЧӘК?

13. Паулның сүзләре буенча, Адәм белән Гайсә бер-берсеннән ничек аерылып торган?

13 Бер кешенең үлеме миллионлаган кешегә ничек тормыш бирә ала? Паул моны бик яхшы аңлатып биргән. Ул Адәм гөнаһы китергән ачы җимешләрне Гайсә Мәсихнең корбаны китергән фатихалар белән чагыштырган. Адәм турында Паул болай дип язган: «Үлем бер кеше аша килгән». Адәмнең гөнаһы аның үзенә дә, токымнарына да зур бәла китергән. Без моның нәтиҗәләрен һаман да сизәбез. Ләкин, Йәһвә үз улын терелткәнгә күрә, безнең якты киләчәккә өметебез бар. «Үледән терелеп тору да бер кеше аша киләчәк. Адәм аркасында һәркем үлгән кебек, Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк»,— дип аңлаткан Паул (1 Көр. 15:21, 22).

14. Адәм терелтеләчәкме? Аңлатыгыз.

14 Паул, «Адәм аркасында һәркем үлгән» дип әйткәндә, кемне күздә тоткан? Паул гөнаһ, камилсезлек һәм үлемне мирас итеп алган Адәмнең токымнары турында әйткән (Рим. 5:12). Билгеле, Адәм терелтелгәннәр арасында булмаячак. Мәсихнең йолымы аның гөнаһын капламый, чөнки камил кеше Адәм белә торып Аллаһыны тыңламаган. Шуңа күрә аның терелтелүгә өмете юк, ул мәңгегә үлгән. Гайсә Мәсих «кәҗәләр» дип санаган кешеләрне дә шул ук ахыр, ягъни «мәңгегә юк ителү», көтә (Мат. 25:31—33, 46; Евр. 5:9).

Күктәге тормыш өчен күп кеше терелтелсә дә, Гайсә аларның беренчесе булган (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. «Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк» дип язганда, Паул кемне күздә тоткан?

15 Рәсүл Паул «Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк» дип язган (1 Көр. 15:22). Көринттәге майланган мәсихчеләр күктәге тормыш өчен терелтелергә тиеш булган. Бу мәсихчеләр «Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак... изге булырга чакырылганнар». Паул шулай ук «Мәсихнең үлем йокысына талган» кешеләрне телгә алган (1 Көр. 1:2; 15:18; 2 Көр. 5:17). Үзенең башка бер хатында рәсүл Паул «аның [Гайсәнең] үлеменә охшаш үлем аша аның белән берләшкән» кешеләр «аның үледән терелүенә охшаш терелү аша аның белән берләшкән булачак» дип язган (Рим. 6:3—5). Гайсә рух буларак терелтелгән һәм күккә барган. Димәк, «Мәсих Гайсә белән берләшкән кешеләрне» дә, ягъни майланган бар мәсихчеләрне дә, шул ук киләчәк көтә.

16. Гайсәне «беренче җимеш» дип атап, Паулның нәрсә әйтәсе килгән?

16 Рәсүл Паул Мәсих «үлем йокысына талганнарның беренче җимеше» булган дип язган. Моңа кадәр терелтелгән кешеләр, мәсәлән Лазар, җирдә яшәр өчен терелтелгән булган, әмма беркем дә, мәңге яшәр өчен, рухи зат булып терелтелмәгән. Гайсә Мәсих бу яктан беренче булган. Гайсәне исраиллеләр Аллаһыга китергән беренче җимешләр белән чагыштырып була. Моннан тыш, Гайсәне «беренче җимеш» дип атап, Паулның шуны әйтәсе килгән: Гайсәдән тыш, майланган мәсихчеләр дә күктәге тормыш өчен терелтелгән булачак.

17. «Мәсих Гайсә белән берләшкән кешеләр» үз әҗерләрен кайчан алырга тиеш булган?

17 Майланганнарның күктәге тормыш өчен терелтелүләре Паул вакытында башланмаган. Көринтлеләргә юллаган хатында ул моның киләчәктә булачагын аңлаткан. Ул болай дип язган: «Һәркем үз чираты белән: беренче җимеш — Мәсих, ә аннан соң аның килү чорында аныкылар тереләчәк» (1 Көр. 15:23; 1 Тис. 4:15, 16). Белгәнебезчә, Мәсихнең килү чоры 1914 елдан башланган. Әйе, рәсүлләр белән башка майланган мәсихчеләр, күктәге әҗерләрен алыр өчен һәм Мәсихнең «үлеменә охшаш үлем аша аның белән берләшер» өчен, берникадәр вакыт көтәргә тиеш булган.

ӨМЕТЕБЕЗ КАКШАМАС НИГЕЗДӘ ТОРА!

18. а) Күктәге тормыштан тыш, башка өмет барлыгын без кайдан беләбез? ә) 1 Көринтлеләргә 15:24—26 дан күренгәнчә, күктә нинди вакыйгалар булачак?

18 Мәсих һәр хөкүмәтне, һәр хакимиятне һәм һәр кодрәтне юкка чыгарганда, майланган мәсихчеләр аның белән күктә булачак. Хәтта «соңгы дошман — үлем» юкка чыгарылачак. Әйе, күктәге тормыш өчен терелтелгән кешеләр инде Адәм гөнаһы аркасында үлмәячәк. Ә җирдә яшәргә өметләнүчеләр турында нәрсә әйтеп була? (1 Көринтлеләргә 15:24—26 укы.) Аллаһы Мәсих белән бергә идарә итәргә сайламаган тугры мәсихчеләрне нәрсә көтә? Алар да терелтелгән булачак. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Паул һәм күккә барачак башка майланган мәсихчеләр «үледән беренче терелү» күрер (Флп. 3:11). Бу икенче терелү дә булачагын күрсәтмиме? Андый нәтиҗә ясау Әюпнең сүзләренә яхшы туры килә (Әюп 14:15).

19. Күктәге тормышка өметләнмәгән кешеләр нәрсәне көтә ала?

19 Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләрне рәсүл Паулның мондый сүзләре рухландыра ала: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип... Аллаһыга өмет баглыйм» (Рәс. 24:15). Билгеле, тәкъва булмаган кешеләр күккә бара алмый. Димәк, Паул җирдә яшәр өчен терелтелгән кешеләр турында сөйләгән.

Терелтелүгә өмет безгә киләчәккә ышаныч белән карарга булыша (20 нче абзацны кара.) *

20. Бу мәкалә терелтүгә өметегезне ничек ныгытты?

20 Һичшиксез, үлгән кешеләр терелтелгән булачак! Җирдәге тормыш өчен терелтелгән кешеләр мәңге яши алачак. Бу вәгъдәгә тулысынча ышанып була. Якыннарыбызның үлеме авырту китерсә дә, терелтү өмете безне юата ала. Мәсих белән аның хакимдәшләре «1 000 ел патша булып идарә иткән» вакытта миллионлаган кеше тормышка кайтачак (Ачыл. 20:6). Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе килгәнче үлсәк тә, без терелтелүгә өметләнә алабыз. Бу «өмет оятка калдырмый» (Рим. 5:5). Ул безгә шатлык белән хезмәт итәргә көч бирә. 1 Көринтлеләргә 15 нче бүлектә күп кенә башка файдалы фикерләр бар. Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.

147 ҖЫР Вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш

^ 5 абз. 1 Көринтлеләргә 15 нче бүлектә терелтелү турында сүз бара. Ни өчен бу тәгълимат безнең өчен мөһим һәм ни өчен без Гайсәнең терелтелгәненә ышана алабыз? Бу мәкаләдә без бу һәм терелтелү белән бәйле башка сорауларны карап чыгарбыз.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә беренче булып күккә күтәрелгән (Рәс. 1:9). Соңрак күккә башка шәкертләр дә барган, мәсәлән Томас, Ягъкуб, Лидия, Яхъя, Мәрьям һәм Паул.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәшнең хатыны үлеп киткән. Алар бергә күп еллар хезмәт иткән. Ул аның тереләчәгенә өметләнә һәм Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүен дәвам итә.