Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

50 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Үлеләр ничек терелеп торыр?»

«Үлеләр ничек терелеп торыр?»

«Үлем, җиңүең кая? Үлем, чаккычың кая?» (1 КӨР. 15:55)

141 ҖЫР Тормыш могҗизасы

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Ни өчен бар мәсихчеләр дә күктәге тормыш белән кызыксынырга тиеш?

ЙӘҺВӘ хезмәтчеләренең күбесе җирдә мәңге яшәргә өметләнә, ә майланган мәсихчеләр күктәге тормышны зарыгып көтә. Билгеле, майланганнар күктәге тормыш белән бик кызыксына. Әмма бу тема башка сарыклар өчен дә мөһим, чөнки аларның мәңгелек тормыш алулары майланганнарның күктәге тормыш өчен терелтелүләре белән тыгыз бәйле.

2 Йәһвә беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләрне күктәге тормыш турында язарга рухландырган. Мәсәлән, рәсүл Яхъя болай дип язган: «Хәзер без Аллаһы балалары, әмма нинди булачагыбыз әле анык билгеле түгел. Без шуны беләбез: Аллаһы анык билгеле булгач, без аның кебек булырбыз» (1 Яхъя 3:2). Шулай итеп, Изге Язмалар күктәге тормышны бар җентеклелекләрдә сурәтләп бирми. Шуңа күрә майланганнар, рухи тәндә терелтелгәч, тормышлары нинди булачагын белмиләр. Әмма кайбер нәрсәләрне без беләбез. Үз әҗерләрен алгач, алар букваль мәгънәдә Йәһвәне күрер. Моннан тыш, Мәсих «һәр хөкүмәтне, һәр хакимиятне, һәр кодрәтне юкка чыгарганда», майланганнар аның белән булыр. Бергә алар «соңгы дошман — үлемне» юк итәчәк. Ахырда Гайсә үз хакимдәшләре белән бергә хакимлекләрен Йәһвәгә тапшырыр һәм аңа буйсыныр (1 Көр. 15:24—28). Бу барыбызга да зур шатлык китерәчәк! *

3. 1 Көринтлеләргә 15:30—32 дән күренгәнчә, терелтелү өмете Паулга ничек ярдәм иткән?

3 Терелтелү өметенә ия булганга, Паул төрле сынаулар аша үтә алган. (1 Көринтлеләргә 15:30—32 укы.) Ул көринтлеләргә болай дип язган: «Мин һәр көн үлем белән йөзгә-йөз очрашып торам». Ул шулай ук «Эфестә ерткычлар белән көрәштем» дип язган. Бәлки, Паул чыннан да амфитеатрда хайваннар белән көрәшкәндер (2 Көр. 1:8; 4:10; 11:23). Ә бәлки, ул дошманнар турында язгандыр — мәсәлән, үзләрен ерткычларча тоткан яһүдләр һәм башка каршы килүчеләр турында (Рәс. 19:26—34; 1 Көр. 16:9). Ничек кенә булмасын, Паулның тормышына җитди куркынычлар янаган, әмма ул киләчәккә ышаныч белән караган (2 Көр. 4:16—18).

Эшчәнлегебез тыелган илдә яшәүче гаилә Аллаһыга хезмәт итүләрен дәвам итә һәм Аллаһының аларга әҗер бирәчәгендә шикләнми (4 нче абзацны кара.)

4. Терелтелү өмете бүген мәсихчеләрне ничек ныгыта? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

4 Без куркыныч вакытларда яшибез. Кайбер кардәшләребез җинаятьчелек киң таралган җирдә я сугыш барган җирдә яши. Башкалары эшчәнлегебез чикләнгән я тыелган илләрдә хезмәт итә һәм тормышлары белән азатлыкларын куркыныч астына куя. Әмма бар бу кардәшләр Йәһвәгә гыйбадәт кылуларын кыюлык белән дәвам итә һәм шулай итеп безгә яхшы үрнәк күрсәтә. Алар шуңа инанган: бүген тормышларын югалтсалар да, Йәһвә аларны яңадан тормышка кайтарачак.

5. Нинди караш терелтелүгә өметебезне какшата ала?

5 Кайбер кешеләр «үлеләр терелтелми икән, әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез» дигән принцип буенча яшәсә дә, рәсүл Паул андый фикер йөртүдән кисәткән. Андый фикер йөртү яңа булмаган. Күрәсең, Паул Ишагыя 22:13 тән өземтә китергән. Анда исраиллеләрнең фикер йөртүе турында әйтелә. Аллаһыга якынлашыр урынына алар рәхәт табып яшәргә омтылган. Асылда, алар бер генә яшибез бит дип уйлаган. Бу караш бүген дә бик киң таралган. Изге Язмалардан күренгәнчә, андый фикер йөртү исраиллеләрне начар нәтиҗәләргә китергән (2 Елъ. 36:15—20).

6. Терелтелү өмете дуслар сайлауга ничек тәэсир итәргә тиеш?

6 Терелтелүгә иманыбыз дуслар сайлавыбызга тәэсир итәргә тиеш. Көринттәге кардәшләргә терелтүне кире каккан кешеләр белән аралашудан качарга кирәк булган. Безгә дә бүгенге көн белән яшәүче кешеләр белән якын дуслык үстермәскә кирәк. Андый аралашу иманыбызны җимерә һәм мәсихче гадәтләребезне боза ала. Бу хәтта гөнаһлы тормыш рәвешенә китерә ала. Менә ни өчен Паул, «тәкъва булганны кылып, аңга килегез һәм гөнаһ кылып йөрмәгез» дип язган (1 Көр. 15:33, 34).

АЛАРГА НИНДИ ТӘН БИРЕЛӘЧӘК?

7. 1 Көринтлеләргә 15:35—38 дән күренгәнчә, кайберәүләрнең терелтелү белән бәйле нинди сорау туган?

7 1 Көринтлеләргә 15:35—38 укы. Мәсихченең терелтелүгә иманын какшатырга теләгән кеше болай дип сорый алган: «Үлеләр ничек терелеп торыр?» Паул бу сорауга җавап биргән. Безгә аны карап чыгу бик файдалы булыр, чөнки бүген, үлгәч, кеше белән нәрсә булганы турында күп төрле карашлар бар. Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?

Орлык һәм үсемлек белән мисал китереп, Паул Аллаһы терелтелгәннәргә башка тән бирә алганын ничек күрсәткән? (8 нче абзацны кара.)

8. Күктәге терелтүне сурәтләп бирер өчен, Паул нинди мисал кулланган?

8 Кеше үлгәч, аның тәне череп бетә. Йәһвә бөтен Галәмне барлыкка китергән икән, димәк, ул, үлгән кешене терелтеп, аңа яңа тән бирә ала (Ярат. 1:1; 2:7). Аллаһының кешене күктәге тормыш өчен элеккеге тәне белән терелтмәячәген аңлатыр өчен, Паул орлык турында мисал китергән. Җиргә эләккәч, орлык шытып чыга һәм үсә. Нәтиҗәдә, ул орлыктан бик нык аерылып торган яңа үсемлек булып китә. Рәсүл аңлатканча, Аллаһы да кешегә «үз теләге буенча» башка «тән бирә» ала.

9. 1 Көринтлеләргә 15:39—41 дә рухи һәм физик тән турында нәрсә әйтелә?

9 1 Көринтлеләргә 15:39—41 укы. Паул барлыкка китерелгән нәрсәләрнең күптөрлелегенә игътибар итә. Мәсәлән, хайваннар, кошлар һәм балыклар бер-берсеннән аерылып тора. Күккә карасак та, кояш белән ай бер-берсенә охшамаган. Паул әйткәнчә, һәрбер йолдыз даны белән башка йолдыздан аерылып тора. Гади күз моны күрмәсә дә, йолдызлар чыннан да төрле. Мәсәлән, галимнәр кайбер йолдызларны кызыл гигант, ак кәрлә я сары йолдыз дип атыйлар. Мәсәлән, безнең кояшыбыз сары йолдызлар рәтенә керә. Паул шулай ук «күктәге тәннәр дә, җирдәге тәннәр дә бар» дип язган. Аның нәрсә әйтәсе килгән? Җирдә яшәүчеләр физик тәнгә ия, ә рухи затларның, мәсәлән фәрештәләрнең, тәннәре рухи.

10. Күктәге тормыш өчен терелтелгәннәрнең тәннәре нинди булачак?

10 Паулның киләсе сүзләренә игътибар итик: «Үлеләрнең терелеп торуы да шулай булачак. Тән чери торган булып күмелә һәм череми торган булып терелә». Әлбәттә, үлгәч, кешенең тәне череп бетә һәм туфракка кайта (Ярат. 3:19). Алайса, ничек кеше череми торган булып терелә ала соң? Паул бу очракта җирдә яшәр өчен терелтелгән кешеләрне күздә тотмаган — мәсәлән, Ильяс, Илиша һәм Гайсә терелткән кешеләрне. Рәсүл Паул «рухи тән» белән терелтелгән кешеләр турында сөйләгән (1 Көр. 15:42—44).

11, 12. Гайсә нинди тәндә терелтелгән һәм майланганнар турында нәрсә әйтеп була?

11 Җирдә яшәгәндә, Гайсәнең физик тәне булган. Терелтелгәннән соң Гайсә «тормыш бирүче рух» булып киткән һәм күккә кайткан. Майланган мәсихчеләр дә рухи тәндә терелтелә. Паул болай дип аңлаткан: «Без туфрактан яратылганына охшаш булган кебек, күктәгесенә дә охшаш булачакбыз» (1 Көр. 15:45—49).

12 Терелтү турындагы сүзләренең ахырында Паул болай дип әйткән: «Тән һәм кан Аллаһы Патшалыгын мирас итеп ала алмый» (1 Көр. 15:50). Гайсә дә физик тәндә түгел, ә рухи тәндә терелтелгән. Шуны ук рәсүлләр һәм башка майланганнар турында әйтеп була. Майланганнар кайчан терелтелергә тиеш булган? Паул майланганнарның үлгәч үк терелтелмәячәген әйткән. Ул бу вакыйганың әле киләчәктә булачагын ассызыклаган. Паул 1 Көринтлеләргә хатын язган вакытка кайбер шәкертләр инде «үлем йокысына талган булган», мәсәлән рәсүл Ягъкуб (1 Көр. 15:6; Рәс. 12:1, 2). Вакыт узу белән башка майланганнар да үлгән.

ҮЛЕМНЕ ҖИҢҮ

13. Мәсихнең «килү чорында» нинди вакыйгалар булырга тиеш булган?

13 Гайсә Мәсих тә, рәсүл Паул да кешелек тарихының әһәмиятле чоры — Мәсихнең килү чоры турында пәйгамбәрлек иткән. Бу чорда сугышлар, җир тетрәүләр, үләтләр һәм башка афәтләр булырга тиеш булган. Без бу пәйгамбәрлекнең 1914 елдан үтәлә баруын күрәбез. Гайсә башка үзенчәлек турында да әйткән. Аның сүзләре буенча, «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Мат. 24:3, 7—14). Ә рәсүл Паул Хуҗабызның «килү чорында» үлем йокысына талган майланганнар терелтеләчәк дип әйткән (1 Тис. 4:14—16; 1 Көр. 15:23).

14. Мәсихнең килү чорында тормыш юлын тәмамлаган майланганнар белән нәрсә була?

14 Бүген тормыш юлын тәмамлаган майланган мәсихчеләр шунда ук күктә терелтелә. Паулның 1 Көринтлеләргә 15:51, 52 дә язылган сүзләре моны раслый: «Без үлем йокысына талачакбыз, әмма барыбыз да түгел, шулай да барыбыз да үзгәрәчәк. Бу бер мизгелдә, күз ачып йомганчы, быргының соңгы тавышы яңгыраганда булачак». Паулның сүзләре бүген үтәлеп бара. Терелтелгәч, бу Мәсихнең кардәшләре зур шатлык кичерә. Алар һәрвакыт үз Хуҗалары белән булачак (1 Тис. 4:17).

Күз ачып йомганчы күктә терелтелгән майланганнар Гайсә Мәсих белән бергә явызлыкны юк итәчәк (15 нче абзацны кара.)

15. Күз ачып йомганчы күккә барачак кешеләр күктә нәрсә эшләячәк?

15 Күз ачып йомганчы күккә барачак кешеләр күктә нәрсә эшләячәк? Гайсә аларга болай дигән: «Җиңүчегә һәм минем юлларым буенча ахырга тикле йөрүчегә халыклар өстеннән хакимлек бирермен (ә миңа шундый ук хакимлекне Атам тапшырды). Шунда ул аларны тимер таяк белән көтәр, һәм алар балчык чүлмәк ватылгандай ватылыр». Гайсә Мәсих җитәкчелегендә майланганнар халыкларны тимер таяк белән көтәр (Ачыл. 2:26, 27; 19:11—15).

16. Кешеләр үлемне ничек җиңәчәк?

16 Һичшиксез, майланганнар үлемне җиңеп чыгачак (1 Көр. 15:54—57). Армагеддонга кадәр терелтелгән булганга, алар җирне чистартуда катнашыр һәм бөтен явызлыкны юк итәр. Миллионлаган башка мәсихче «бөек афәтне кичереп» чыгар (Ачыл. 7:14). Миллиардлаган кеше терелтелгән булачак. Бу да үлем өстеннән җиңү булыр. Ул вакытта булачак шатлыкны күз алдына гына китерегез! (Рәс. 24:15) Йәһвәгә тугры калачак кешеләр хәтта Адәмнән күчкән үлемне җиңә алачак. Алар мәңге яшәячәк.

17. 1 Көринтлеләргә 15:58 не исәпкә алсак, без бүген нәрсә эшләргә тиеш?

17 Паулның көринтлеләргә терелтелү турында язганнары бар мәсихчеләрне юата һәм дәртләндерә ала. Паул көринтлеләрне «Раббыга һәрвакыт хезмәт» итәргә дәртләндергән. Бу киңәш буенча безгә дә эш итәргә кирәк. (1 Көринтлеләргә 15:58 укы.) Бу эштә актив катнашсак, шатлыклы киләчәкне күрербез. Бу киләчәкнең никадәр гаҗәеп булачагын без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул вакытта без Хуҗабыз эше белән шөгыльләнү заяга булмаганына тагын бер тапкыр инанырбыз.

140 ҖЫР Ниһаять, мәңгелек тормыш!

^ 5 абз. 1 Көринтлеләргә хатның 15 бүлекнең икенче өлешендә терелтелү турында, аеруча майланган мәсихчеләрнең терелтелүе турында, сүз бара. Әмма бу бүлектә язылганнар башка сарыклар өчен дә мөһим. Терелтүгә өмет безне бүген ничек ныгыта? Ә киләчәккә ышаныч белән карарга ул безгә ничек булыша? Без моның турында бу мәкаләдән белербез.

^ 2 абз. Паулның 1 Көринтлеләргә 15:29 да язылган сүзләре бу чыгарылышта «Укучыларның сораулары» дигән рубрикада карала.