Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Рәсүл Паулның 1 Көринтлеләргә 15:29 да язылган сүзләре мәсихчеләрнең үлгән кешеләр урынына суга чумдырылганын аңлатамы?

Юк, Изге Язмалар да, тарихи чыганаклар да алай дип уйлар өчен нигез бирми.

Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырь Паул көннәрендә мәсихчеләр үлгәннәр урынына суга чумдырылган дигән фикер тудыра. Мәсәлән, бер тәрҗемәдә бу шигырь болай дип яңгырый: «Ник кайбер кешеләр суга чумдыру йоласын үлеләр өчен башкаралар?» (ИПБ)

Ике Изге Язмалар белгеченең сүзләренә игътибар итик. Грегори Локвуд әйтүенчә, «тарихта да, Изге Язмаларда да мәсихчеләрнең үлгәннәр урынына суга чумдырылган очраклары очрамый». Моңа охшаш фикерне профессор Гордон Фи язган: «Тарихта да, Изге Язмаларда да андый очраклар күрмибез. Яңа Васыятьтә моның турында бер сүз дә юк. Беренче мәсихчеләр һәм беренче гасырларда оештырылган чиркәүләр андый суга чумдырылу үткәрмәгән».

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсәнең шәкертләре, бөтен халык кешеләренә барып, аларны шәкертләр итеп әзерләргә, суга чумдырырга һәм ул кушканнарның барын да үтәргә өйрәтергә тиеш булган (Мат. 28:19, 20). Суга чумдырылган шәкерт булып киткәнче, кеше Йәһвә һәм аның Улы турында белем алырга, аларга иман итәргә һәм белгәннәре буенча яшәргә тиеш. Үлгән кеше бу таләпләрне үти алмый, һәм исән булган мәсихче дә аның өчен моны эшли алмый (Вәг. 9:5, 10; Яхъя 4:1; 1 Көр. 1:14—16).

Алайса, Паул нәрсәне күздә тоткан?

Кайбер көринтлеләр үледән терелүгә ышанмаган (1 Көр. 15:12). Паул андый карашларның дөрес булмаганын расларга тырышкан. Паул: «Мин һәр көн үлем белән йөзгә йөз очрашып торам»,— дип әйткән. Һичшиксез, бу сүзләрне әйткәндә, ул исән булган. Әмма ул шуңа ышанган: үлгәннән соң, ул, Гайсә Мәсих кебек, күктәге тормыш өчен терелтеләчәк (1 Көр. 15:30—32, 42—44).

Көринтлеләр шуны аңларга тиеш булган: күккә барыр алдыннан, аларны төрле сынаулар һәм үлем көткән. «Чумдырылып Мәсих Гайсә белән берләшү» «аның үлеменә чумдырылуны» үз эченә ала (Рим. 6:3). Башка сүзләр белән әйткәндә, алар, Гайсә кебек, үләргә һәм күктә терелтелергә тиеш булган.

Суга чумдырылганнан соң ике ел үткәч, Гайсә үзенең ике шәкертенә: «Мин кичергән чумдырылуны кичерерсез»,— дип әйткән (Марк 10:38, 39, иск.). Монда Гайсә суга чумдырылуы турында әйтмәгән. Ул үзенең тугры хезмәте үлем белән тәмамланачагын күздә тоткан. Паул язганча, майланган мәсихчеләр, «Мәсих белән бергә, аның данын уртаклашыр өчен, газап чигәргә» тиеш (Рим. 8:16, 17; 2 Көр. 4:17). Димәк, бар майланганнар да, күктә терелтелер өчен, үләргә тиеш.

Шуңа күрә Паулның сүзләрен болай дип тәрҗемә итү дөрес булыр иде: «Юкса үле булыр өчен суга чумдырылу үтүчеләргә нәрсә эшләргә? Үлеләр бөтенләй терелеп тормый икән, ник аларга андый булыр өчен суга чумдырылу үтәргә?»