Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гыйбрәтле сүзләр 24:16 да: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр»,— дип әйтелә. Бу сүзләр кеше, даими рәвештә гөнаһ кылып, Аллаһының кичерүенә өметләнә алуын аңлатамы?

Чынлыкта бу шигырьдә башка нәрсә турында әйтелә. Кешенең егылуы — аның төрле проблемаларга очраганын, ә яңадан торуы бу проблемаларны кичереп чыгуын аңлата.

Әйдәгез, бу шигырьнең контекстына игътибар итик: «Явыз кеше кебек, тәкъваның йорты янында яшеренеп ятма, аның яшәгән урынын харап итмә. Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр, ә явызлар, бәла килгәндә, абыныр. Дошманың егылганда, шатланма, ул абынганда, йөрәгең куанмасын» (Гыйб. сүз. 24:15—17).

Кайберәүләр 16 нчы шигырь даими рәвештә гөнаһ кылган, әмма, тәүбә итеп, Аллаһының кичерүен алган кешегә карый дип уйлый. Ике Британия рухание язганча, «элек тә, бүген дә кайбер дини җитәкчеләр бу шигырьне нәкъ шулай аңлаткан һәм аңлата да». Бу руханилар болай дип өстәгән: «Яхшы кеше абына ала, ягъни җитди гөнаһ кыла ала, әмма ул барыбер Аллаһыны яратудан туктамый һәм һәрвакыт тәүбә итә». Андый аңлату гөнаһка бирелгән кешенең күңеленә хуш килергә мөмкин. Кеше, мин күпме генә гөнаһ кылсам да, Аллаһы мине барыбер кичерәчәк дип акланып йөрергә мөмкин.

Әмма 16 нчы шигырьнең мәгънәсе башка.

16, 17 нче шигырьләрдә «егылу» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе төрле мәгънә йөртергә мөмкин. Ул букваль мәгънәдә кулланыла ала, мәсәлән: юлда егылган үгез, өй түбәсеннән егылып төшү (Кан. 22:4, 8). Бу сүз күчмә мәгънәдә дә кулланыла, мәсәлән: «Йәһвәгә кешенең юлы хуш килгәндә, ул аның адымнарын юнәлтә. Ул, егылса да, йөзтүбән егылмас, чөнки Йәһвә аны кулыннан тотып тора» (Зәб. 37:23, 24; Гыйб. сүз. 11:5; 13:17; 17:20).

Эдвард Пламптре исемле профессорның сүзләренә игътибар итегез: «„Егылу“ дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе беркайчан да гөнаһ кылу дигән мәгънә йөртмәгән». Башка Изге Язмалар тикшерүче 16 нчы шигырьнең мәгънәсен болай дип тапшыра: «Аллаһы халкына зыян китерергә тырышу — мәгънәсез эш, чөнки тәкъвалар коткарылачак, ә явызлар юк ителәчәк».

Шулай итеп, Гыйбрәтле сүзләр 24:16 да егылу дигән сүз әхлакый яктан егылуны түгел, ә тормыштагы авырлыкларны аңлата. Андый авырлыклар күп булырга мөмкин. Шайтан дөньясында тәкъва кеше чирләп китәргә я башка авырлыкларга дучар булырга мөмкин. Без хәтта хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләүләргә очрый алабыз, әмма иман күзләребез Аллаһыга төбәлгән, ул безгә ярдәм итәр һәм безне яклар. Үзегезнең дә игътибар иткәнегез бардыр: еш кына сынаулар фатихага әверелә, чөнки «Йәһвә — егылырга торганнарның һәммәсе өчен таяныч ул, Ул сыгылып төшкәннәрне торгыза» (Зәб. 41:1—3; 145:14—19).

Тәкъва кеше башкаларның газап чигүеннән шатлык тапмый, аны мондый фикер юата: «Аллаһыны тирән хөрмәт иткән кешеләр игелек күрәчәк, чөнки алар аны ихтирам итә» (Вәг. 8:11—13; Әюп 31:3—6; Зәб. 27:5, 6).