Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

52 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Күңел төшенкелеген җиңү мөмкин!

Күңел төшенкелеген җиңү мөмкин!

«Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр» (ЗӘБ. 55:22).

33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Күңел төшенкелеге безгә ничек тәэсир итә?

КӨН САЕН без төрле авырлыкларга очрыйбыз һәм аларны мөмкин кадәр яхшырак чишәргә тырышабыз. Әмма ризалашырсыздыр, безне күңел төшенкелеге басканда, моны эшләү авыррак. Күңел төшенкелеге үз-үзеңә ышаныч хисен, кыюлыкны һәм шатлыкны урлаучы каракка охшаш. Изге Язмаларда болай диелә: «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк» (Гыйб. сүз. 24:10). Әйе, күңел төшенкелеге безне аяктан ега, һәм без инде авырлыклар белән көрәшә алмыйбыз.

2. Нәрсә аркасында без боега алабыз һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Без төрле нәрсәләр аркасында боега алабыз — мәсәлән, камилсезлегебез, кимчелекләребез я начар сәламәтлегебез аркасында. Ә кемдер теләгән билгеләнүләрен алмаганга яисә кешеләр яхшы хәбәрне тыңламаган территориядә вәгазьләргә туры килгәнгә боега. Бу мәкаләдәге киңәшләр безгә андый тискәре хисләр белән көрәшергә булышыр.

ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘРЕБЕЗ БЕЛӘН КӨРӘШ

3. Тискәре хисләргә бирешмәскә безгә нәрсә булышыр?

3 Кимчелекләребез аркасында, үз-үзебезне кимсетә башласак, без үзебезне булдыксыз дип санарга һәм яңа дөньяда яшәргә лаексыз дип уйларга мөмкин. Андый караш бик зыянлы. Кимчелекләребезгә акыллы караш саклар өчен, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? Изге Язмалар күрсәткәнчә, Гайсә Мәсихтән тыш, «барысы да гөнаһ кылган» (Рим. 3:23). Әмма Йәһвә бездә кимчелекләр эзләми һәм бездән камиллекне көтми. Киресенчә, яратучы Атабыз безгә ярдәм итәргә тели. Өстәвенә, ул бик сабыр. Ул безгә гөнаһ һәм тискәре караш белән көрәшергә никадәр авыр булганын күреп тора һәм бу көрәштә безне ялгыз калдырмый (Рим. 7:18, 19).

Йәһвә үткәндәге һәм хәзерге эшләребезне күрә һәм кадерли (5 нче абзацны кара.) *

4, 5. Дебора белән Мария 1 Яхъя 3:19, 20 дә язылган нинди фикерне аңлаган һәм бу аларга боегу хисе белән көрәшергә ничек ярдәм иткән?

4 Дебора һәм Мария * исемле апа-кардәшләрнең мисалларына игътибар итик. Дебора ярату күрмичә үскән. Гаиләсендә аны кимсеткәннәр. Ул мактау сүзләрен ишетмәгән диярлек. Нәтиҗәдә, ул үзен булдыксыз дип саный башлаган. Хәтта кечкенә хаталары аркасында да ул үзен бернигә яраксыз дип санаган. Мариянең хәле охшаш. Аны да гаиләсе кыерсыткан, шуңа күрә ул үзен файдасыз кеше итеп хис иткән. Хәтта суга чумдырылганнан соң да, Мария мин Йәһвә исемен йөртергә лаексыз кеше дип уйлаган!

5 Әмма бу ике апа-кардәш Йәһвәгә хезмәт итүдән туктамаган. Аларга нәрсә ярдәм иткән? Алар йөкләрен Йәһвәгә салган, аңа кайнар дога кылган һәм үз хисләрен ачкан (Зәб. 55:22). Алар шуңа төшенгән: назлы күктәге Атабыз аларның ни өчен тискәре хисләр кичергәнен бик яхшы аңлый. Чыннан да, Йәһвә йөрәгебездә без үзебез күрмәгән яхшы сыйфатларыбызны күрә. (1 Яхъя 3:19, 20 укы.)

6. Вәсвәсәгә бирелгән кеше нинди хисләр кичерергә мөмкин?

6 Тирән тамырланган начар гадәт белән көрәшкән мәсихче кабат вәсвәсәгә бирелергә һәм моның аркасында боегырга мөмкин. Әлбәттә, гөнаһ кылсак, без боегырга һәм үкенергә тиеш (2 Көр. 7:10). Әмма бу хисләргә чиктән тыш бирелү һәм: «Мин булдыксыз, Йәһвә мине беркайчан да кичермәс»,— дип уйлау дөрес булмас иде. Шундый фикер йөртү безне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктата ала. Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да әйтелгәнне истән чыгармыйк: күңел төшкәндә, көч-куәт аз кала. Йәһвәгә дога кылып һәм кичерүен сорап, аның белән арагыздагы мөнәсәбәтләрегезне ачыклагыз (Ишаг. 1:18). Эчкерсез тәүбә итүегезне күреп, Аллаһы сезне кичерер. Моннан тыш, өлкәннәргә мөрәҗәгать итегез. Алар сезгә рухи яктан аякка басарга булышыр (Ягък. 5:14, 15).

7. Дөрес булганны эшләү авыр булса да, ни өчен өмет югалтырга кирәкми?

7 Франциядә өлкән булып хезмәт итүче Жан-Люк җитешсезлекләре белән көрәшкән кардәшләргә болай ди: «Йәһвә беркайчан да хата кылмаган кешеләрне түгел, ә үз хаталарында тәүбә иткән кешеләрне тәкъва дип саный» (Рим. 7:21—25). Шуңа күрә ниндидер җитешсезлек белән көрәшергә туры килсә дә, үзегезне өметсез дип санамагыз. Истә тотыгыз: беркем дә Аллаһының хуплавын үзе казана алмый. Бу Аллаһының йолым аша күрсәтелгән юмарт игелеге булып кала (Эфес. 1:7; 1 Яхъя 4:10).

8. Боекканда, кайдан ярдәм табып була?

8 Рухи гаиләгездән ярдәм эзләгез. Юаныч кирәк булганда, кардәшләр безне игътибар белән тыңлар һәм юатыр (Гыйб. сүз. 12:25; 1 Тис. 5:14). Нигериядә яшәүче Джой исемле апа-кардәш күңел төшенкелеге белән көрәшә. Ул болай ди: «Кардәшләр булмаса, мин нәрсә эшләр идем? Кардәшләрнең ярдәм итүләре Йәһвәнең догаларыма җавабы булып тора. Аларга карап, мин дә башкаларны юата башладым». Әмма шуны истә тотыйк: кайвакыт кардәшләр безгә кайчан ярдәм кирәклеген белмәскә мөмкин, шуңа күрә безгә үзебезгә, беренче булып, җитлеккән кардәштән ярдәм эзләргә кирәк.

КАТЫ ЧИР БЕЛӘН КӨРӘШҮ

9. Зәбур 41:3 тә һәм 94:19 да язылган сүзләр безгә ничек көч өсти?

9 Йәһвәдән ярдәм эзләгез. Чирләгәндә, аеруча хроник авырудан интеккәндә, уңай караш саклау җиңел түгел. Йәһвә бүген безне могҗизалы рәвештә савыктырмаса да, безне юата һәм чыдамлык белән түзәргә ярдәм итә. (Зәбур 41:3; 94:19 укы.) Мәсәлән, Аллаһы имандашларыгызны өйдәге эшләрне башкарырга булышырга яисә сезнең өчен кибеткә барып кайтырга дәртләндерә ала. Моннан тыш, Йәһвә кардәшләрне сезнең белән бергә дога кылырга дәртләндерергә мөмкин. Яисә ул сезгә Изге Язмалардагы юатучы фикерләрне исегезгә төшерә ала — мәсәлән, яңа дөнья һәм чирләрсез, газапсыз тормыш турында (Рим. 15:4).

10. Исангка боегып калмаска нәрсә ярдәм иткән?

10 Нигериядә яшәүче Исанг исемле кардәшебез фаҗигале очракка эләккән, һәм, нәтиҗәдә, тәнен паралич суккан. Табибы аңа: «Син бүтән беркайчан да йөри алмаячаксың»,— дип әйткән. «Бу мине бик тетрәндерде, һәм рухым сынды»,— дип сөйли Исанг. Аңа бу хәлне кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Исанг болай ди: «Хатыным белән Йәһвәгә дога кылудан һәм Изге Язмаларны өйрәнүдән туктаганыбыз булмады. Без үзебездә булган фатихаларны, шул исәптән яңа дөньяда яшәү өметен, кадерләргә тәвәккәл идек».

Хәтта сәламәтлекләре начар булган кардәшләр дә хезмәттә катнаша ала (11—13 нче абзацны кара.)

11. Каты чир белән көрәшкән Синди нәрсәдә шатлык тапкан?

11 Мексикада яшәүче Синди исемле апа-кардәштә үлемгә китерә алган чир табылган. Аңа чыдамлык сакларга нәрсә ярдәм иткән? Дәваланганда, ул һәр көн шаһитлек бирү максатын куйган. Синди болай дип язган: «Бу максат миңа игътибарымны операциягә, авыртуыма я начар хәлемә түгел, ә башкаларга тупларга ярдәм итте. Гадәттә, табиблар я шәфкать туташлары белән сөйләшкәндә, мин, гаиләләрегез ни хәлдә, дип кызыксына идем. Аннары мин, ни өчен сез андый җиңел булмаган эш сайладыгыз, дип сорый идем. Бу сораулар миңа алар өчен кызыклы тема турында сөйләшергә булыша иде. Кайбер табиблар пациентлар, гадәттә, хәлләребезне белешми дип әйтте һәм рәхмәт сүзләрен белдерде. Кайберләре хәтта адресларын я телефон номерларын бирде. Йәһвә миңа сынауларны кичереп чыгарга булышачагын белсәм дә, шулкадәр күп шатлык кичерермен дип бер дә уйламаган идем!» (Гыйб. сүз. 15:15)

12, 13. Сәламәтлекләре начар булган кардәшләр вәгазьләр өчен нинди мөмкинлекләр таба һәм бу нинди нәтиҗәләргә китерә?

12 Авырган кардәшләр хезмәттә күп нәрсә эшли алмаганга хәсрәтләнә ала. Шулай да алар шаһитлек бирер өчен мөмкинлекләр таба. Мәсәлән, Кушма Штатларда Лорел исемле апа-кардәш 37 ел «тимер үпкә» аппараты ярдәмендә яшәгән. Моннан тыш, аңарда рак табылган, ул берничә җитди операция кичергән. Җитмәсә, аның тиресе белән бәйле хроник авыруы булган. Әмма хәтта шундый авыр хәлдә дә ул вәгазьләвен дәвам иткән. Ул шәфкать туташларына һәм үзенә килгән кешеләргә вәгазьләгән. Нәтиҗәдә, ул ким дигәндә 17 кешегә хакыйкатькә килергә булышкан! *

13 Франциядә яшәүче Ришар исемле өлкән өйдән чыга алмаган яисә инвалидлар йортында яшәгән кардәшләргә мондый киңәш бирә: «Басмаларны өстәлгә игътибарны җәлеп итәрлек итеп куегыз. Бу кешедә кызыксыну уятыр, һәм ул сөйләшергә теләр. Андый сөйләшүләр өйдән чыга алмаган кардәшләребезне дә дәртләндерер». Шундый кардәшләр хатлар язып я телефон буенча шаһитлек биреп тә вәгазьли ала.

ХӨРМӘТЛЕ ВАЗИФАЛАР АЛМАУ

14. Давыт патша нинди үрнәк калдырган?

14 Өлкән яшебез, начар сәламәтлек я башка сәбәпләр аркасында, безгә җыелышта я теократик районда кайбер вазифалар бирелмәскә мөмкин. Андый очракта безне Давыт патша мисалы ныгыта ала. Давыт Йәһвәгә гыйбадәтханә төзергә бик теләгән. Ләкин Аллаһы бу эш өчен башка кешене сайлаган. Давыт, сайланган кешегә булышлык күрсәтеп, төзелешкә юмарт иганәләр биргән. Әйе, Давыт гаҗәеп үрнәк калдырган! (2 Иш. 7:12, 13; 1 Елъ. 29:1, 3—5)

15. Анри үз хисләрен ничек җиңгән?

15 Франциядә яшәүче Анри исемле абый-кардәш, начар сәламәтлеге аркасында, өлкән хезмәтен калдырган. Ул хәтта гади өй эшләрен башкара алмаган. Ул болай дип язган: «Мин үземне яраксыз итеп хис иттем һәм төшенкелеккә бирелдем. Әмма вакыт узу белән карашымны үзгәртергә кирәклеген аңладым. Шунда шатлыгым кире кайтты. Мин бирешмәскә тәвәккәл! Гидеон һәм аның 300 сугышчысы кебек, бик арган булсам да, мин көрәшемне дәвам итәргә телим» (Хак. 8:4).

16. Без фәрештәләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Фәрештәләр яхшы үрнәк күрсәтә. Йәһвә Аллаһы тугрылыксыз Ахаб патшаны кем ялгыштырыр дип сорагач, фәрештәләр үз тәкъдимнәрен ясый башлаган. Әмма Аллаһы бер генә фәрештәнең тәкъдимен сайлаган (1 Пат. 22:19—22). Башка фәрештәләр күңелсезләнгәнме һәм: «Ни өчен мин монда юкка вакыт бетерәм?» — дип уйлаганмы? Әлбәттә, юк. Фәрештәләр бик басынкы һәм данга Йәһвә генә лаек булганын таный (Хак. 13:16—18; Ачыл. 19:10).

17. Берәр билгеләнүгә ия булмау аркасында боексак, нәрсә эшләргә кирәк?

17 Йәһвә исемен йөртү һәм Патшалык хәбәрен тарату иң зур хөрмәт булуын истә тотыгыз. Билгеләнүләр килә дә китә, ләкин Йәһвә күзендә безне башка нәрсә кадерле итә. Йәһвә һәм кардәшләр безне басынкы һәм тыйнак булуыбыз өчен ярата. Шуңа күрә Йәһвә сезгә басынкы булып калырга булышсын дип үтенегез. Изге Язмаларда язылган басынкылык күрсәткән кешеләрнең мисаллары турында уйланыгыз. Кардәшләрегезгә хезмәт күрсәтергә әзер булыгыз (Зәб. 138:6; 1 Пет. 5:5).

ВАЕМСЫЗЛЫККА КАРАМАСТАН ХЕЗМӘТ ИТҮ

18, 19. Кешеләр яхшы хәбәрне әллә ни тыңламаса, шатлыкны ничек югалтмаска?

18 Кешеләр яхшы хәбәргә ваемсыз булганга я аларны өйдә тота алмаганга, күңелсезләнгәнегез бармы? Сезгә шатлыгыгызны югалтмаска һәм аны хәтта арттырырга нәрсә булышыр? Кайбер гамәли киңәшләрне « Хезмәтегезне баетыгыз» дигән рамкада табып була. Шулай ук хезмәткә дөрес караш саклау мөһим. Бу үз эченә нәрсәне ала?

19 Вәгазьнең төп максаты — Аллаһының исеме һәм аның Патшалыгы турындагы хәбәрне игълан итү. Гайсә тар юлны азлар гына табачак дип әйткән (Мат. 7:13, 14). Вәгазьләгәндә, без Йәһвә, Гайсә Мәсих һәм фәрештәләр белән хезмәттәшлек итәбез (Мат. 28:19, 20; 1 Көр. 3:9; Ачыл. 14:6, 7). Йәһвә лаеклы кешеләрне генә җәлеп итә (Яхъя 6:44). Шуңа күрә, кешеләр хәбәребезне тыңламаса, боекмагыз. Бәлки, алар икенче тапкыр тыңлар.

20. Күңел төшенкелеге белән көрәшәбез икән, Ирмия 20:8, 9 да язылганнар безгә ничек булыша ала?

20 Ирмия пәйгамбәр очрагы турында уйланыйк. Ул вәгазьләгән җирдә кешеләр аның хәбәрен тыңларга теләмәгән һәм Ирмияне «көне буе» хурлаган һәм мыскыллаган. (Ирмия 20:8, 9 укы.) Ирмия шулкадәр төшенкелеккә бирелгән ки, хәтта сөйләүдән туктарга теләгән. Әмма ул бирешмәгән. «Йәһвә сүзе» Ирмия йөрәгендә ялкынланып яна торган ут сыман булган. Шуңа күрә ул сөйләми булдыра алмаган. Без дә, һәр көн Изге Язмаларны өйрәнсәк һәм укыганнар турында уйлансак, аның кебек була алырбыз. Нәтиҗәдә, шатлыгыбыз үсәр һәм хезмәтебез уңышлырак булыр (Ирм. 15:16).

21. Күңел төшенкелеген без ничек җиңә алабыз?

21 «Күңел төшенкелеге — Шайтанның уңышлы бер коралы»,— дип әйтә бу мәкаләдә искә алынган Дебора. Ләкин Йәһвә Шайтаннан күпкә көчлерәк. Шуңа күрә боегу хисләре басканда, Йәһвәдән ярдәм эзләгез. Ул сезгә кимчелекләрегезгә дөрес караш сакларга ярдәм итәр, авырган вакытта сезне калдырмас, билгеләнүләргә акыллы караш сакларга булышыр һәм, территориягездәге кешеләр ваемсыз булса да, шатлыкны югалтмаска ярдәм итәр. Йөрәгегезне күктәге Атагызга бушатыгыз. Аның ярдәмендә сез күңел төшенкелеген җиңә алырсыз.

41 ҖЫР «И Раббым, догамны ишет»

^ 5 абз. Барыбыз да вакыт-вакыт күңел төшенкелегенә бирелә. Бу мәкаләдә без андый чакларда нәрсә эшләргә кирәклеген белербез. Без Йәһвә ярдәме белән күңел төшенкелеген җиңеп булганын күрербез.

^ 4 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 12 абз. Лорел Низбетның тәрҗемәи хәлен «Уяныгыз!» (ингл.) 1993 ел, 22 гыйнвар чыгарылышында укыгыз.

^ 69 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәшебез күңел төшенкелегенә бирелгән. Әмма ул элеккеге хезмәте турында уйлана һәм Йәһвәгә дога кыла. Ул Йәһвәнең үз тырышлыкларын кадерләгәнен онытмый, һәм бу аны юата.