Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хезмәтегезне чын йөрәктән башкарыгыз!

Хезмәтегезне чын йөрәктән башкарыгыз!

ЯКЫН дустыгыздан хат алганда, сез нәрсә хис итәсез? Тимути исемле мәсихче андый хатны рәсүл Паулдан алган булган. Безгә бу хат бүген 2 Тимутигә хат буларак билгеле. Мөгаен, Тимути, тыныч урын табып, үз дустының хатын укырга ашыккандыр. Тимутинең шуны беләсе килгәндер: «Паулның хәлләре ничегрәк икән? Паулның миңа хезмәттә булыша алган киңәшләре бар микән? Бу хат мине башкаларга тагы да яхшырак ярдәм итәргә өйрәтерме?» Тимути бар бу сорауларына җавап алган. Әйдәгез, без дә бу хатның кайбер файдалы фикерләренә игътибар итик.

«МИН ҺӘР ЯКТАН НЫК КАЛАМ»

Хатның беренче сүзләреннән үк Тимути Паулның җылы мөнәсәбәтен сизә алган. Паул аны наз белән «яраткан улым» дип атый (2 Тим. 1:2). Бу хатны Тимути якынча б. э. 65 елында алган. Ул вакытта Тимути инде 30 дан узган һәм тәҗрибәле мәсихче өлкән булган. Ул Паул белән 10 елдан артык хезмәттәшлек иткән һәм аңардан күп нәрсәгә өйрәнгән.

Паулның сынауларны тугрылык белән кичереп чыгуын белү Тимутине бик ныгыткандыр. Паул Римда төрмәдә утырган һәм үлем җәзасын көткән (2 Тим. 1:15, 16; 4:6—8). Ул Тимутигә болай дип язган: «Мин һәр яктан нык калам» (2 Тим. 2:8—13). Тимутине Паулның кыюлыгы рухландырган булса кирәк. Безне дә Паулның гаҗәеп мисалы дәртләндерә ала.

«БҮЛӘКНЕ УЧАКНЫ ЯЛКЫНЛАНДЫРГАНДАЙ ЯЛКЫНЛАНДЫРЫП ТОР»

Паул Тимутине хезмәттәге вазифаларын кыйммәтле бүләктәй кадерләргә дәртләндергән. Ул аңа болай дип язган: «Аллаһы үзеңә биргән бүләкне учакны ялкынландыргандай ялкынландырып тор» (2 Тим. 1:6). «Бүләк» дип тәрҗемә ителгән сүз грекча ха́рисма дип яңгырый. Бу сүз ниндидер эшләр я казанышлар өчен бирелә торган бүләкне аңлатмый; киресенчә, ул бирүченең киң күңелле булуын һәм юмарт игелеген күрсәтә. Тимутинең җыелыштагы махсус вазифалары аның өчен андый бүләк булган (1 Тим. 4:14).

Паул Тимутине бу бүләк белән нәрсә эшләргә дәртләндергән? «Учакны ялкынландыргандай» дигән сүзләрне укыганда, Тимути, мөгаен, өйдәге мичне күз алдына китергәндер. Мичтә күмерләр сүнә барса, аларны дөрләтеп җибәрергә кирәк. Бер сүзлектә әйтелгәнчә, Паул кулланган грек фигыле (аназопире́о) «ялкынландырырга, яндырып җибәрергә» дигәнне аңлата, шуңа күрә күчмә мәгънәдә бу сүз берәр эштә ашкынып катнашуга карый. Асылда, Паул Тимутигә болай дигән: «Хезмәтеңне чын йөрәктән башкар! Ялкынланып тор». Бу киңәш безгә дә кагыла. Без дә бүген ашкынып хезмәт итәргә тиеш.

«БУ ХӘЗИНӘНЕ... САКЛА»

Тимути Паулның хатында тагын бер файдалы киңәш күргән. Паул аңа болай дип язган: «Үзеңә ышанып тапшырылган бу хәзинәне бездә яшәүче изге рух ярдәме белән сакла» (2 Тим. 1:14). Тимутигә нинди хәзинә бирелгән? Моңа кадәрге шигырьдә Паул «файдалы сүзләрне», ягъни Изге Язмалар аша ачылган хакыйкатьне, телгә ала (2 Тим. 1:13). Аллаһының хезмәтчесе буларак, Тимутигә җыелышта да, вәгазьдә дә хакыйкатькә өйрәтергә кирәк булган (2 Тим. 4:1—5). Шулай ук Тимути, җыелыштагы өлкән буларак, Аллаһының көтүе турында кайгырткан (1 Пет. 5:2). Ышанып тапшырылган хәзинәне, ягъни хакыйкатьне, саклар өчен, Тимути изге рух җитәкчелеге һәм Изге Язмалар буенча эш итәргә тиеш булган (2 Тим. 3:14—17).

Без дә хакыйкатькә ия һәм аның белән хезмәттә уртаклашабыз (Мат. 28:19, 20). Бу хәзинәнең никадәр кыйммәтле булуын онытмас өчен, без өзлексез дога кылырга һәм Изге Язмаларны тырышып өйрәнергә тиеш (Рим. 12:11, 12; 1 Тим. 4:13, 15, 16). Бәлки, безнең өстәмә вазифаларыбыз бардыр — мәсәлән, без өлкән булып хезмәт итәбез яисә тулы вакытлы хезмәттә катнашабыздыр. Андый хөрмәтле билгеләнүләр безне басынкы булырга һәм Аллаһыга таянырга дәртләндерергә тиеш. Аллаһыдан бирелгән хәзинәне югары бәяләсәк һәм Йәһвә безгә хезмәтебезне башкарырга булышыр дип өметләнсәк, без бу бүләкне саклый алачакбыз.

МОНЫ «ЫШАНЫЧЛЫ КЕШЕЛӘРГӘ ТАПШЫР»

Тимути белемнәрен һәм тәҗрибәсен башкаларга тапшырырга тиеш булган. Менә ни өчен Паул аңа: «Миннән ишеткән... нәрсәләрне башкаларны да өйрәтергә яраклы булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр»,— дип язган (2 Тим. 2:2). Бүген дә җыелыштагы өлкәннәр шулай ук эш итәргә омтыла. Яхшы күзәтче белемнәрен яшерми, ул көнчел түгел. Ул башкаларны теге я бу йөкләмәне ничек үтәргә кирәклегенә өйрәтә һәм кардәшләр бу йөкләмәне яхшырак үтәр дип курыкмый. Өлкәннең максаты — башкаларны өстән-өстән өйрәтү генә түгел. Ул кардәшләрне үз вазифаларына рухи караш белән карарга һәм җитлеккән булырга өйрәтә. Нәтиҗәдә, «ышанычлы кешеләр» аңлау сәләтен үстерә һәм җыелыш өчен чын фатиха булып китә.

Һичшиксез, Паулның хаты Тимутинең йөрәгенә үтеп кергән. Мөгаен, ул бу хатны кат-кат укыган һәм андагы киңәшләрне хезмәттә ничек кулланып булганы турында тирәнтен уйлангандыр.

Без дә бу киңәшләргә колак салырга телибез. Моның өчен безгә Аллаһының бүләген учакны ялкынландыргандай ялкынландырып торырга, үзебезгә бирелгән хәзинәне сакларга һәм тәҗрибәбез белән белемнәребезне башкалар белән уртаклашырга кирәк. Шулай эшләсәк, без «үз хезмәтебезне һәрьяклап» үти алырбыз (2 Тим. 4:5).