Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Син соңгы «Күзәтү манарасы» чыгарылышларын игътибар белән укыдыңмы? Киләсе сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

Без майланганнарга нинди мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш?

Без майланганнарны нык иманнары өчен бик кадерлибез, әмма без аларны данламыйбыз һәм алар белән сокланмыйбыз. Шулай ук без аларның күктәге өметләре турында шәхси сораулар бирмибез (w20.01 29 б.).

Йәһвәнең безне кадерләгәнен без кайдан беләбез?

Изге Язмалар буенча, без әле ана карынында булганда, Йәһвә инде безне күргән. Ул догаларыбызны тыңлый. Йәһвә йөрәгебездә ни булганын күрә һәм хисләребезне аңлый. Эшләребез Йәһвәнең хисләренә тәэсир итә (1 Елъ. 28:9; Гыйб. сүз. 27:11). Нәкъ ул безне үзенә җәлеп иткән (w20.02 12 б.).

Кайчан сөйләргә, ә кайчан дәшмәскә урынлы?

Без Йәһвә турында сөйләргә шат. Моннан тыш, без ялгыш адым ясарга җыенган кардәшне кисәтергә әзер. Ә өлкәннәр киңәш бирергә кыенсынмый. Шул ук вакыт без конфиденциаль мәгълүматны сер итеп тотабыз; мәсәлән, эшчәнлегебез тыелган булган илләрдә эшебезнең ничек итеп оештырылганы турында сөйләп йөрмибез (w20.03 20, 21 б.).

Йәил китабының икенче бүлегендә сурәтләнгән саранча Ачылыш китабының тугызынчы бүлегендә сурәтләнгән саранчадан нәрсә белән аерылып тора?

Йәил 2:20—29 буенча, Аллаһы саранчаны куарга һәм ул китергән зыянны капларга вәгъдә иткән. Аннан соң гына Йәһвә үз рухын коя. Бу пәйгамбәрлек Бабыллыларның Исраилгә һөҗүм итүеннән үтәлә башлаган. Ачылыш 9:1—11 дә сурәтләнгән саранча майланган мәсихчеләрне аңлата. Алар Аллаһының хөкемнәрен игълан итә һәм шулай итеп бу дөнья кешеләрен җәфалый (w20.04 3—6 б.).

Бүген кем төньяк патша булып тора?

Россия һәм аның союздашлары. Алар Аллаһы халкына турыдан-туры тәэсир итә: вәгазь эшебезне тыя һәм Йәһвә Шаһитләрен нәфрәт итә. Моннан тыш, төньяк патша көньяк патша белән ярыша (w20.05 13 б.).

Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә искә алынган «рух җимеше» тугыз сыйфат белән генә чикләнәме?

Юк. Изге рух безгә башка яхшы сыйфатларны да, мәсәлән тәкъвалыкны, үстерергә булыша (Эфес. 5:8, 9) (w20.06 17 б.).

Интернетта үзеңнең фото я видео куюның нинди куркыныч ягы бар?

Бу материалларны караган кешеләр сез мактанчык һәм сезгә басынкылык җитеп бетми дип уйларга мөмкин (w20.07 6, 7 б.).

Вәгазьчеләр тәҗрибәле балык тотучылардан нәрсәгә өйрәнә ала?

Балыкчы балык йөзгән урынны һәм дөрес вакытны сайлый белә. Ул осталык белән төрле кораллар куллана һәм начар һава торышыннан курыкмый. Безгә балыкчыдан үрнәк алырга кирәк (w20.09 5 б.).

Өйрәнүчебезгә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә булышыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

Өйрәнүчегезне Изге Язмаларны һәр көн укырга, укыганнары турында уйланырга һәм дога кылырга дәртләндерегез (w20.11 4 б.).

1 Көринтлеләргә 15:22 дә Паул: «Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк»,— дип язган. Ул кемне күздә тоткан?

Паулның бөтен кешеләр дә терелтеләчәк дип әйтәсе килмәгән. Ул майланган мәсихчеләрне — «Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак изгеләндерелгәннәрне» күздә тоткан (1 Көр. 1:2; 15:18) (w20.12 5, 6 б.).

«Күз ачып йомганчы, быргының соңгы тавышы яңгыраганда» терелтелгән майланган мәсихчеләр күктә нәрсә эшләячәк? (1 Көр. 15:51—53)

Гайсә Мәсих белән бергә бу майланганнар халыкларны тимер таяк белән көтәр (Ачыл. 2:26, 27) (w20.12 12, 13 б.).