Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Явыз дөнья кайчан бетәчәк? Гайсә Мәсихнең җавабы

Явыз дөнья кайчан бетәчәк? Гайсә Мәсихнең җавабы

Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, Изге Язмаларда дөнья бетүе турында әйтелгәндә, Җир шарының я кешелекнең түгел, ә бу бозык системаның һәм явыз кешеләрнең юк ителүе күздә тотыла. Изге Язмаларда бу явыз дөньяның кайчан юк ителәчәге турында әйтеләме?

ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРНЕҢ АХЫР ТУРЫНДА ӘЙТКӘН СҮЗЛӘРЕН КАРАП ЧЫГЫЙК

«Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез» (МАТТАЙ 25:13).

«Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз» (МАРК 13:33).

Аллаһы ахырның «көнен дә, сәгатен дә» билгеләсә дә, җирдә яшәүчеләрнең берсе дә бу дөнья төзелешенең ахыры кайчан булачагын төгәл белми (Маттай 24:36). Димәк, моны бөтенләй белеп булмыймы? Була. Чөнки Гайсә үз шәкертләренә дөньяның тиздән бетәчәген нинди вакыйгалар буенча билгеләп була икәнен әйткән.

АХЫРНЫҢ БИЛГЕСЕ

Гайсәнең сүзләре буенча, бу вакыйгалар шушы «дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» күрсәтүче билге булачак. Ул болай дигән: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр» (Маттай 24:3, 7). Ул шулай ук «үләтләр», ягъни эпидемияләр булыр дип әйткән (Лүк 21:11). Сез Гайсә пәйгамбәр алдан әйткән вакыйгаларны хәзер үз күзләрегез белән күрәсезме?

Кешеләр бүген сугышлар, ачлык, җир тетрәүләр һәм күпсанлы чирләрдән интегә. Мәсәлән, 2004 елда Һинд океанындагы зур җир тетрәү барлыкка китергән цунами аркасында 225 000 кеше һәлак булган. Өч ел эчендә COVID-19 пандемиясе аркасында бөтен дөнья буенча якынча 6,9 миллион кеше вафат булган. Гайсә әйткәнчә, андый вакыйгалар бу дөнья төзелешенең ахыры якын икәнен күрсәтә.

«СОҢГЫ КӨННӘР»

Изге Язмаларда ахыр алдындагы чор «соңгы көннәр» дип атала (2 Петер 3:3, 4). 2 Тимутигә 3:1—5 буенча, соңгы көннәрдә кешеләр әхлакый яктан түбән төшәчәк. (« Ахыр заман вакытында» дигән рамканы карагыз.) Әллә бүген кешеләр үзләрен генә сөючән, комсыз, рәхимсез, башкаларны яратмаучы түгелме? Бу да дөнья ахырының бик якын булуын дәлилли.

Соңгы көннәр озакка сузылырмы? Изге Язмалардан күренгәнчә, бу чор кыска вакытлы булыр. Аннары Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:15—18; 12:12).

ТИЗДӘН ҖИР ОҖМАХКА ӘЙЛӘНӘЧӘК!

Аллаһы явызлыкны юк итәчәк көнне һәм сәгатьне инде билгеләгән (Маттай 24:36). Әмма Аллаһы «беркемнең дә һәлак ителүен теләми» (2 Петер 3:9). Ул кешеләргә, аның нормаларын белеп, алар буенча яшәргә мөмкинлек бирә. Ни өчен? Чөнки ул безнең, бу дөньяның ахырын кичереп чыгып, җирдә оҗмахта яшәвебезне тели.

Кешеләр Аллаһы Патшалыгының идарәсе астында яңа дөньяда яши алсын өчен, Аллаһы җитәкчелегендә бөтен дөнья буенча аң-белем бирү программасы алып барыла. Гайсә әйткәнчә, «Патшалык хакындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (Маттай 24:14). Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре, кешеләргә Изге Язмалардагы өмет хәбәрен сөйләп һәм рухи белемнәр биреп, миллиардлаган сәгать үткәрә. Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча, бу вәгазьләү эше ахыр килгәнче бөтен дөнья буенча башкарылыр.

Кешеләр идарәсенә вакыт инде аз калган. Әмма сез, Аллаһы вәгъдәсе буенча, бу дөнья ахырын кичереп чыгып, җирдә оҗмахта яши аласыз. Яңа дөньяда яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында киләсе мәкаләдә әйтелә.

Гайсә «соңгы көннәр» турында әйткән пәйгамбәрлекнең үтәлеше безгә киләчәккә өмет бирә