Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һәркем имин киләчәккә омтыла

Һәркем имин киләчәккә омтыла

Сез нинди киләчәккә омтыласыз? Күп кенә кешеләр кебек, сез үзегезнең һәм якыннарыгызның бәхетле, сәламәт һәм имин булуын телисездер.

Әмма күпләр киләчәккә шикләнеп карый. Алар COVID-19 пандемиясе кебек көтелмәгән вакыйгаларның дөньяның өстен аска китергәнен, экономиканы җимергәнен һәм тормышларына янаганын күрә. Нәтиҗәдә, алар үзләрен бер дә тыныч-имин хис итми.

Андый билгесезлек аркасында кешеләр яхшы киләчәккә юл эзли. Кайберәүләр күзгә күренмәгән көчләргә я язмышка ышана. Башкалар югары белем һәм байлык чын уңышка китерер дип саный. Ә кемдер, яхшы кеше булсаң, тормышың да яхшы булыр дип уйлый.

Өстә китерелгән нәрсәләр сез теләгән киләчәккә китерә аламы? Моның турында белер өчен, түбәндәге сорауларны карап чыгыйк:

  • Киләчәгегез нәрсәгә бәйле?

  • Югары белем һәм акча тормышны бәхетле итә аламы?

  • Яхшы кеше булу имин киләчәккә гарантия булып торамы?

  • Имин киләчәккә ирешер өчен, җитәкчелекне кайдан табарга?

«Күзәтү манарасы»ның шушы санында бу сорауларга җавап бирелә.