Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Имин киләчәккә ирешер өчен ышанычлы җитәкчелек бармы?

Имин киләчәккә ирешер өчен ышанычлы җитәкчелек бармы?

Үткән мәкаләләрдә әйтелгәнчә, кешеләр, яхшы киләчәккә ирешер өчен, язмышка, югары белемгә, байлыкка таяна һәм яхшы кеше булырга тырыша. Ләкин алай эш итү хаталы картаны куллануга тиң. Андый картаны кулланып, кеше кирәкле урынга килеп җитә алмас. Алай булгач, имин киләчәккә ирешер өчен ышанычлы җитәкчелекне табып булмыймы? Табып була.

ИҢ ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ КЕМ БИРӘ АЛА?

Карарлар кабул иткәндә, без, гадәттә, үзебездән олырак, тәҗрибәлерәк кешеләр белән киңәшләшәбез. Нәкъ шулай ук имин киләчәккә ирешер өчен җитәкчелекне без үзебездән күпкә олырак һәм тәҗрибәлерәк шәхестән сорый алабыз. Аның киңәшләрен 3 500 ел элек языла башлаган Изге Язмалардан табып була. Бу Язмаларга Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китаплары керә.

Ни өчен Изге Язмаларга ышанып була? Чөнки аның Авторы — галәмдәге иң олы, иң зирәк Шәхес. Аның турында «борынгыдан яшәп килгән Зат», ул «мәңгедән-мәңгегә» яши дип әйтелә (Даниял 7:9; Зәбур 90:2). Ул «Күкләрне Барлыкка Китерүче, хак Аллаһы, Җирне булдыучы» (Ишагыя 45:18). Ул безгә үзенең Йәһвә дигән исемен ачкан (Зәбур 83:18).

Изге Язмаларда бер милләт я раса икенчесеннән өстенрәк куелмый, чөнки аның Авторы бөтен кешеләрне барлыкка китергән. Изге Язмалардагы киңәшләр искерми һәм бар илләрдә яшәүче кешеләр өчен кулланырлык. Ул иң күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм иң таралган китап *. Шуңа күрә һәркем аны аңлый һәм аннан җитәкчелек таба ала. Бу фактлар Изге Язмалардагы мондый сүзләрнең хаклыгын раслый:

«Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (РӘСҮЛЛӘР 10:34, 35).

Кайгыртучан ата-аналар үз балаларын өйрәткән кебек, күктәге Атабыз Йәһвә Аллаһы безгә үз Сүзе — Изге Язмалар аша җитәкчелек бирә (2 Тимутигә 3:16). Аның Сүзенә ышанып була, чөнки ул безне барлыкка китергән һәм безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә.

Андый киләчәккә ирешер өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Моны киләсе мәкаләдән белегез.

^ 6 абз. Изге Язмаларның тәрҗемәләре һәм таралуы турында күбрәк белер өчен, www.pr418.com сайтында ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ТАРИХ ҺӘМ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР дигән вкладканы ачыгыз.

^ 16 абз. Күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар — Аллаһы яки кеше сүземе?» дигән китапның 9 нчы бүлеген карагыз. Ул Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган һәм аны www.pr418.com сайтында КИТАПХАНӘ > КИТАПЛАР ҺӘМ БРОШЮРАЛАР дигән вкладкада табып була.