Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Тыныч калып, Йәһвәгә таяныгыз

Тыныч калып, Йәһвәгә таяныгыз

2021 ЕЛНЫҢ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ: «Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз» (ИШАГ. 30:15).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Давыт патша кебек, кайберәүләребез нинди хисләр кичерә?

БАР кешеләрнең дә тыныч-имин шартларда яшиселәре килә. Борчылу бер кешегә дә шатлык китерми. Әмма бу хис безне читләтеп үтми шул. Давыт патша кебек, Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре дә мондый сорау бирә: «Кайчанга хәтле мин борчулы хафа эчендә яшәрмен һәм күңелем көн саен көенер?» (Зәб. 13:2)

2. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?

2 Борчылулардан тулысынча качып булмаса да, без бу хисләрне киметә алабыз. Бу мәкаләдә без борчылулар тудырган кайбер сәбәпләрне карап китәрбез. Аннан соң без җан тынычлыгын сакларга булышучы алты киңәшне карап чыгарбыз.

НӘРСӘ АРКАСЫНДА БЕЗ БОРЧЫЛА АЛАБЫЗ?

3. Нәрсә аркасында без борчыла алабыз һәм моны үзгәртү кулыбыздан киләме?

3 Борчылулар төрле сәбәпләр аркасында туарга мөмкин, һәм кайберләренә без берничек тә тәэсир итә алмыйбыз. Мәсәлән, ризык, кием һәм торак өчен бәяләр бер урында тормый. Сыйныфташларыбыз белән хезмәттәшләребез дә безне әхлаксызлыкка һәм намуссыз эшләргә тартырга мөмкин. Ә җинаятьчелек турында әйтеп торасы да юк. Без боларның барысына берничек тә тәэсир итә алмыйбыз. Һәм бу аңлашыла да, чөнки кешеләр Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәми. Өстәвенә, бу дөньяның илаһы, Шайтан, мәшәкатьләр ярдәмендә безне Аллаһыдан читләштерергә тели (Мат. 13:22; 1 Яхъя 5:19). Әйе, борчылулар тудырып торучы сәбәпләр чыннан да күп!

4. Нәрсә аркасында без хафага төшәргә мөмкин?

4 Авырлыклар вакытында безне борчу биләп ала ала. Мәсәлән, кемдер гаиләмне тәэмин итә алырмынмы дип борчыла. Ә кемдер, чирләп китсәм, эшсез калмаммы дип борчыла. Ә кемнедер, вәсвәсәгә эләксәм, Аллаһыга тугры кала алырмынмы дигән уйлар калдырмый. Тиздән Шайтан үз хакимлегендә булган кешеләрне Аллаһы халкына һөҗүм итәргә этәрәчәк. Шуңа күрә без: «Мин тугры калырмынмы?» — дип хафага төшәргә мөмкин. Бәлки, сез моның аркасында борчылу дөресме дип уйланасыздыр.

5. Гайсәнең «борчылмагыз» дигән сүзләре нәрсәне аңлата?

5 Гайсә үз шәкертләренә: «Борчылмагыз»,— дип киңәш иткән (Мат. 6:25). Бу бөтенләй борчылырга ярамый дигәнне аңлатамы? Әлбәттә юк. Хәтта Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре дә борчылган, әмма моңа карамастан алар Аллаһының хуплавын югалтмаган * (1 Пат. 19:4; Зәб. 6:3). Алайса, «борчылмагыз» дигән киңәш биргәндә, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул үз шәкертләрен рухландырырга теләгән һәм борчылулар Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауларга тиеш түгел дип өйрәткән. Безгә борчылуларны киметергә нәрсә булышыр? (« Моны ничек эшләп була?» дигән рамканы кара.)

ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫН САКЛАП КАЛЫРГА БУЛЫШУЧЫ АЛТЫ КИҢӘШ

6 нчы абзацны кара *

6. Филипиялеләргә 4:6, 7 дән күренгәнчә, борчылуларыбызны җиңәргә нәрсә булыша ала?

6 1. Догада булыгыз. Берәр проблема җан тынычлыгыгызны урласа, Йәһвәгә дога кылыгыз (1 Пет. 5:7). Догаларыгызга җавап итеп Йәһвә сезгә «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» бирер. (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.) Йәһвә үзенең кодрәтле изге рухы белән сезгә борчылуларыгызны җиңәргә булышыр (Гәл. 5:22).

7. Йәһвәгә дога кылганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

7 Йәһвәгә дога кылганда, йөрәгегездә булганны ачып салыгыз. Конкрет булыгыз. Аллаһыга проблеманың нәрсәдә икәнен әйтегез һәм нәрсә хис иткәнегезне сөйләгез. Бу проблема чишәрлек булса, хәл итү юлын табар өчен, Аллаһыдан зирәклек сорагыз һәм эш итәргә көч бирсен дип үтенегез. Ә инде проблема хәл ителмәслек булса, Аллаһыдан моның турында чиктән тыш борчылмаска булышсын дип сорагыз. Догагыз конкретрак булса, Йәһвәнең җавабын ачыграк күрерсез. Догагызга тиз арада җавап алмасагыз, бирешмәгез. Йәһвә догаларыгызның конкрет булуын гына түгел, ә өзлексез булуын да тели (Лүк 11:8—10).

8. Догаларыбыз үз эченә нәрсә алырга тиеш?

8 Йәһвәгә борчылуларыгыз турында сөйләгәндә, рәхмәт сүзләрен дә әйтергә онытмагыз. Авыр булган чакта да фатихалар турында уйлану файдалы. Хисләрегезне сүзгә салу авыр булса да һәм «Йәһвә, ярдәм ит» дип кенә әйтә алсагыз да, Йәһвә сезне ишетер һәм аңлар (2 Елъ. 18:31; Рим. 8:26).

9 нчы абзацны кара *

9. Чын яклауны кайдан табып була?

9 2. Үз зирәклегегезгә таяныр урынына Йәһвәнең зирәклегенә таяныгыз. Б. э. к. VIII гасырда яһүдләр ассириялеләрнең һөҗүменнән курыккан. Ассириялеләрнең коллары булырга теләмәгәнгә, алар Мисырдан ярдәм эзли башлаган (Ишаг. 30:1, 2). Йәһвә мисырлылар белән союз булдыруның нәрсәгә китерәчәге турында алдан кисәткән булган (Ишаг. 30:7, 12, 13). Ишагыя аша Йәһвә чын яклауны кайдан табып булганын әйткән. Ул болай дигән: «Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз» (Ишаг. 30:15ә).

10. Нинди ситуацияләрдә Йәһвәгә таянуыбыз сынала?

10 Йәһвәгә таянуыбыз нинди очракларда күренер? Туа алган хәлләрне карап чыгыйк. Әйтик, сезгә акчалы эш тәкъдим итәләр, ди, әмма ул күп вакыт алыр һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулар. Сез нәрсә эшләрсез? Ә әгәр эштә каршы җенестәге кеше сезгә игътибар күрсәтә башласа, ул чакта сез ничек эш итәрсез? Я, әйтик, гаилә әгъзагыз: «Я мин, я Аллаһың»,— дип ультиматум куя, ди. Бу очракларның һәрберсендә сезгә авыр сайлау ясарга туры килер. Әмма Йәһвә сезне җитәкчелексез калдырмас (Мат. 6:33; 10:37; 1 Көр. 7:39). Тик мондый сорау кала: сез аңа таянырсызмы һәм аның җитәкчелеге буенча эш итәрсезме?

11 нче абзацны кара *

11. Эзәрлекләүләр вакытында тыныч булып калыр өчен, нинди очракларны карап чыгып була?

11 3. Изге Язмаларда язылган яхшы һәм тискәре мисаллардан өйрәнегез. Тыныч калып, Йәһвәгә таяну никадәр мөһим икәнлеген Изге Язмалардагы күп кенә очраклар дәлилли. Бу мисалларны тикшергәндә, Аллаһының хезмәтчеләренә, каршылыкларга карамастан, тыныч булып калырга нәрсә булышканына игътибар итәргә тырышыгыз. Мәсәлән, Югары киңәшмә рәсүлләргә вәгазьләмәскә боергач, алар куркуга бирелмәгән. Алар кыюлык белән мондый җавап биргән: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәс. 5:29). Камчыланганнан соң да, рәсүлләр курыкмаган. Ни өчен? Чөнки алар Йәһвәнең үзләренә ярдәм иткәнен белгән. Йәһвә аларга карап сөенгән, шуңа күрә алар яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иткән (Рәс. 5:40—42). Стифән дә куркуга төшмәгән. Аңа үлем янаганда, ул шулкадәр тыныч булып калган ки, хәтта «аның йөзе фәрештә йөзе кебек» булган (Рәс. 6:12—15). Йәһвәнең хуплавын белү Стифәнгә тыныч булып калырга ярдәм иткән.

12. 1 Петер 3:14 һәм 4:14 буенча, ни өчен эзәрлекләүләр безгә шатлык китерә ала?

12 Йәһвәнең рәсүлләрне хуплаганы ап-ачык булган, чөнки ул аларга хәтта могҗизалар кылырга көч биргән (Рәс. 5:12—16; 6:8). Әмма без бүген могҗизалар кылмыйбыз. Шулай да үз Сүзе аша Йәһвә безне шуңа ышандыра: без тәкъвалык өчен газап чиккәндә, ул безне хуплый һәм безгә изге рухын бирә. (1 Петер 3:14; 4:14 укы.) Шуңа күрә киләчәктә эзәрлекләүләр вакытында ничек түзә алырмын дип борчылыр урынына Йәһвәнең безне коткарачагына инде бүген ышаныч үстерү хәерлерәк. Беренче мәсихчеләр кебек, Гайсәнең мондый вәгъдәсен истә тотыйк: «Мин сезгә сүзләр һәм зирәклек бирермен, һәм бар дошманнарыгыз, берләшсә дә, сезгә каршы да тора алмас, бернәрсә әйтә дә алмас». Өстәвенә, Гайсә болай дигән: «Җаныгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз» (Лүк 21:12—19). Шуны да истән чыгармыйк: Йәһвә тугры булып үлгән хезмәтчеләре турында бар нечкәлекләренә кадәр хәтерли; ул аларны терелтергә вәгъдә итә.

13. Ни өчен Йәһвәгә таянмаган кешеләрнең мисалларын карап чыгу файдалы?

13 Изге Язмаларда Йәһвәгә таянмаган кешеләрнең дә мисаллары бар. Бу сабакларны карап чыгу безгә аларның хаталарын кабатламаска булышыр. Мәсәлән, Яһүд патшасы Аса мисалын исебезгә төшерик. Идарә итүенең башында Зирәхнең зур гаскәре аңа каршы чыккан, ләкин, Аса Йәһвәгә таянганга, Аллаһы аңа җиңү биргән (2 Елъ. 14:9—12). Вакыт узу белән Асага каршы Исраил патшасы Баша чыккан. Аның гаскәре Зирәхнекеннән күпкә кечкенәрәк булган. Аса Йәһвәгә таяныр урынына Сурия патшасы белән килешү төзегән һәм аңа акча биргән (2 Елъ. 16:1—3). Хәтта картлык көннәрендә каты авырып киткәч тә, Аса патша Йәһвәдән ярдәм эзләмәгән (2 Елъ. 16:12).

14. Аса патша нинди сабак калдырган?

14 Башта, авырлыклар туганда, Аса Йәһвәдән ярдәм эзләгән. Ләкин соңрак ул, мин проблемаларны үзем чишә алам, дип саный башлаган. Беренче караштан, Сурия патшасына мөрәҗәгать итү гамәли адым булган, ләкин ул яһүдләргә дәвамлы тынычлык китермәгән. Йәһвә Асага бер пәйгамбәр аша мондый сүзләр әйткән: «Аллаһың Йәһвәгә түгел, ә Сурия патшасына таянганың өчен, Сурия патшасының гаскәре синең кулыңнан котылды» (2 Елъ. 16:7). Йәһвә безгә үз Сүзе аша җитәкчелеген бирә. Шул җитәкчелекне исәпкә алмыйча, үзебез барысын хәл итә алабыз дип уйлау акылсыз. Карар кабул итү ашыгыч булса да, тыныч калып, Йәһвәгә таяну мөһим. Шул чакта ул адымнарыбызны уңышлы итәр.

15 нче абзацны кара *

15. Изге Язмаларны укыганда, нәрсә эшләп була?

15 4. Изге Язмалардагы шигырьләрне ятлагыз. Йәһвәгә таянуның мөһимлеген күрсәтүче шигырьләрне укыганда, аларны истә калдырырга тырышыгыз. Шигырьләрне ятлар өчен, аларны кычкырып укыгыз яисә, язып, күз алдына куегыз. Аллаһы Йошуага, акыллы эш итәр өчен, Канун китабын регуляр рәвештә акрын тавыш белән укырга кушкан. Бу Йошуага, куркуга бирелмичә, Аллаһы халкын җитәкләп алып барырга булыша алган (Йош. 1:8, 9). Изге Язмалардагы күп кенә фикерләр сезгә җан тынычлыгына ия булырга булышыр. Нәтиҗәдә, сез борчу хисе тудыра алган ситуациядә тыныч булып калырсыз (Зәб. 27:1—3; Гыйб. сүз. 3:25, 26).

16 нчы абзацны кара *

16. Җыелыш безгә тынычлык сакларга ничек булыша?

16 5. Аллаһы халкы белән аралашыгыз. Авырлыклар вакытында тыныч калып, Үзенә таянырга булышыр өчен, Йәһвә кардәшләребезне куллана. Җыелыш очрашуларында яңгыраган нотыклар, комментарийлар, шулай ук кардәшләр белән аралашу безгә күп файда китерә (Евр. 10:24, 25). Җыелыштагы якын дустыбызга йөрәгебезне бушату да безне борчылулардан арындыра. Дустыбызның «яхшы сүзе» безгә дәвамлы тынычлык китерә ала (Гыйб. сүз. 12:25).

17 нче абзацны кара *

17. Еврейләргә 6:19 буенча, Патшалыкка өмет итүебез авырлыклар вакытында тыныч булып калырга ничек ярдәм итә?

17 6. Өметегезне ныгытыгыз. Яңа дөньяга өмет «җаныбыз өчен якорь сыман», ул безгә борчылулы вакытларда сынмаска ярдәм итә. (Еврейләргә 6:19 укы.) Безне бернәрсә дә хафага төшермәячәк вакытлар турында уйланыгыз (Ишаг. 65:17). Үзегезне яңа дөньяның тыныч шартларында күз алдына китерегез (Мик. 4:4). Өметегез турында башкаларга сөйләү дә иманыгызны ныгытыр. Шуңа күрә вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә ашкынып катнашыгыз. Ул чакта сез «ахырга кадәр» мәсихче өметкә «тулысынча ышанып яшәрсез» (Евр. 6:11).

18. Без киләчәктән нәрсә көтә алабыз һәм моңа ничек әзерләнергә?

18 Бу дөньяның ахыры якынлашып килгән саен, борчылыр өчен сәбәпләр арта гына барыр. Быелгы еллык шигырь бу авырлыкларны кичереп чыгарга һәм тыныч булып калырга булышыр. Без моны үз көчебез белән түгел, ә Йәһвә ярдәме белән эшли алабыз. Әйдәгез, бу ел дәвамында тәртибебез белән Йәһвәнең мондый сүзләренә инанган булуыбызны күрсәтик: «Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз» (Ишаг. 30:15).

8 ҖЫР Йәһвә — ныгытмабыз ул

^ 5 абз. 2021 елның еллык шигыре безне җан тынычлыгын урлый алган авырлыкларда Йәһвәгә таянырга дәртләндерә. Бу мәкалә безгә еллык шигырь буенча эш итәргә булышыр.

^ 5 абз. Кайбер тугры кардәшләр каты авырый: аларны борчу я паника биләп ала. «Борчылмагыз» дип әйткәндә, Гайсә андый борчылуларны күздә тотмаган.

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 1) Көн дәвамында апа-кардәшебез Йәһвәгә үз борчуларын сөйли.

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 2) Төшке аш вакытында шул ук апа-кардәшебез, акыллы киңәшләр табар өчен, Изге Язмалар укый.

^ 67 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 3) Ул Изге Язмаларда язылган уңай һәм тискәре очраклар турында уйлана.

^ 69 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 4) Апа-кардәшебез истә калдырырга теләгән шигырьне суыткычка ябыштырып куя.

^ 71 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 5) Вәгазьләгәндә, апа-кардәшебез шатланып хезмәттәше белән аралаша.

^ 73 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 6) Ул киләчәк турында уйлана һәм шулай итеп өметен ныгыта.