Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бер-берегезгә карата назлы ярату үстерегез

Бер-берегезгә карата назлы ярату үстерегез

«Бер-берегезне туганнарча, назлы итеп яратыгыз» (РИМ. 12:10).

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Кешеләргә туганнарча ярату җитмәве нәрсәдән күренә?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА кешеләр соңгы көннәрдә «кеше яратмаучы» булырлар дип әйтелгән (2 Тим. 3:1, 3). Бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен без үз күзләребез белән күрәбез. Миллионлаган ирле-хатынлы парлар аерылыша һәм бер-берсен дошман итеп күрә, ә балалар ярату күрмичә үсә. Ә кайбер гаиләләрдә мөнәсәбәтләр шулкадәр салкын ки, хәтта өйдәгеләр үзләрен чит-ят кешеләр кебек тота. «Ата-аналар һәм балалар, бер-берсеннән читләшеп, компьютерларга, планшетларга, смартфоннарга һәм видеоуеннарга текәлеп утыра»,— дип әйтә бер гаилә консультанты. Читтән караганда, алар бергә яши, әмма чынлыкта бер-берсеннән ерак.

2, 3. a) Римлыларга 12:10 буенча, без кемне назлы итеп яратырга тиеш? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Без бу салкын дөньяга иярергә теләмибез (Рим. 12:2). Киресенчә, без туганнарыбызга гына түгел, ә кардәшләребезгә дә назлы ярату күрсәтергә телибез. (Римлыларга 12:10 укы.) «Назлы итеп ярату» дип әйткәндә, без туганнар арасында булган яратуны күздә тотабыз. Рухи гаиләбезгә дә, ягъни кардәшләребезгә дә, без андый ярату күрсәтергә тиеш. Кардәшләребезне туганнарча, назлы итеп яратып без бердәмлегебезгә өлеш кертәбез (Мик. 2:12).

3 Изге Язмалардагы кайбер мисаллар безгә андый яратуны үстерергә һәм саклап калырга булышыр. Әйдәгез, аларны карап китик.

ЙӘҺВӘ «НАЗЛЫ ХИСЛӘРЕН» БЕЛДЕРӘ

4. Ягъкуб 5:11 дәге сүзләр Йәһвәнең яратуы никадәр тирән булуын ничек күрсәтә?

4 Изге Язмалар безгә Йәһвәнең сыйфатларын ачыклый. Мәсәлән, анда «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Йәһвәнең бу сыйфаты безне аңа җәлеп итә. Шулай ук Изге Язмаларда Йәһвә «назлы хисләрен» белдерә дип әйтелә. (Ягъкуб 5:11 укы.) Чыннан да, Аллаһы безгә карата назлы!

5. Йәһвә шәфкатьлелеген ничек күрсәтә һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

5 Ягъкуб 5:11 дә Йәһвәнең назлы хисләре аның башка бер сыйфаты белән — шәфкатьлелек сыйфаты белән бергә искә алына (Чыг. 34:6). Мәсәлән, Йәһвә бу сыйфатны безнең гөнаһларыбызны кичергәндә күрсәтә (Зәб. 51:1). Ләкин Изге Язмаларда шәфкатьлелек, кичерүдән тыш, үз эченә күпкә күбрәкне ала. Бу сыйфат кешенең йөрәгеннән чыга һәм, башка кешенең газап чигүен күргәндә, аны шул кешегә ярдәм кулын сузарга дәртләндерә. Йәһвәнең безгә ярдәм итү теләге әни кешенең үз баласына карата хисләреннән дә көчлерәк (Ишаг. 49:15). Без авырлыклар кичергәндә, Йәһвәнең шәфкатьлелеге аны безне ныгытырга дәртләндерә (Зәб. 37:39; 1 Көр. 10:13). Без дә кардәшләргә шәфкатьле була алабыз. Моның өчен аларны кичерергә һәм үпкә тотмаска әзер булыйк (Эфес. 4:32). Әмма иң беренче чиратта, шәфкатьлелек безне авырлыкларга очраган кардәшләргә ярдәм кулын сузарга дәртләндерергә тиеш. Кардәшләргә карата назлы ярату һәм шәфкатьлелек күрсәткәндә, без назлы Атабыздан үрнәк алуыбызны раслыйбыз (Эфес. 5:1).

ЙОНАФАН ҺӘМ АНЫҢ «ҖАН ДУСТЫ» ДАВЫТ

6. Давыт белән Йонафанның дуслыгы нинди булган?

6 Изге Язмаларда туганнарча ярату күрсәткән кешеләр турында әйтелә. Бу кешеләр арасында Давыт белән Йонафан булган. Изге Язмаларда алар турында болай дип әйтелә: «Йонафан Давытның җан дусты булып китте һәм аны үз җанын яраткандай ярата башлады» (1 Иш. 18:1). Давыт патша итеп майланган булган. Шунлыктан Шаул аңардан көнләшкән һәм аны үтерергә теләгән. Әмма Шаулның улы Йонафан үз атасына иярмәгән һәм Давытны үтерергә омтылмаган. Давыт белән Йонафан хәтта бер-берсенә тугры дус булып калырга ант иткән (1 Иш. 20:42).

Яшь аермасы Йонафан белән Давытка туганнарча ярату күрсәтергә комачауламаган (6—9 нчы абзацларны кара.)

7. Давыт белән Йонафанның дуслыгына нәрсә комачаулый алган?

7 Давыт белән Йонафанның дуслыгы һәм туганнарча яратулары чыннан да сокландыргыч. Ә бит күп нәрсә аларның дуслыгына киртә куя алыр иде! Мәсәлән, Йонафан белән Давыт арасында яшь аермасы якынча 30 ел булган. Йонафан болай дип уйлый алган: «Давыт миннән яшьрәк. Аның тәҗрибәсе дә азрак. Мин аны дус итеп күрмим». Әмма Йонафан алай уйламаган һәм Давытка түбәнсетеп карамаган.

8. Сезнеңчә, ни өчен Йонафан Давытка яхшы дус булган?

8 Йонафанның Давыттан көнләшер өчен сәбәпләре булган кебек. Шаул патшаның улы буларак, Йонафан тәхет миңа күчәргә тиеш дип уйлый алган (1 Иш. 20:31). Ләкин Йонафан басынкы һәм Йәһвәгә тугры булган. Шуңа күрә Йонафан Йәһвәнең карарына хөрмәт белән караган һәм Давытны булачак патша итеп күргән. Бу Шаулның ачуын чыгарса да, Йонафан Давытка тугры булып калган (1 Иш. 20:32—34).

9. Йонафан Давытны көндәше итеп күргәнме? Аңлатыгыз.

9 Йонафан Давытны туганнарча яраткан, шуңа күрә аны көндәш дип санамаган. Йонафан җәядән ук атуда оста булган һәм сугышта зур кыюлык күрсәткән. Халык күзендә Йонафан белән Шаул «бөркеттән дә тизрәк, арысланнан да көчлерәк» булган (2 Иш. 1:22, 23). Шуңа күрә Йонафан батыр йөрәкле булуы белән һәм сугыштагы уңышлары белән мактана алган. Әмма Йонафан алай эшләмәгән. Ул Давыттан яхшырак булырга омтылмаган һәм аңардан көнләшмәгән. Киресенчә, Йонафан Давытның кыюлыгы һәм Йәһвәгә таянуы белән сокланган. Давытның Голиатны җиңгәнен күргәч, Йонафан аны үз җанын яраткандай ярата башлаган. Без кардәшләрне назлы итеп яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

НАЗЛЫ ХИСЛӘРНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?

10. Кардәшләргә «ихлас күңелдән тирән мәхәббәт» күрсәтү нәрсәне аңлата?

10 Изге Язмалар безне «бер-беребезгә ихлас күңелдән тирән мәхәббәт» күрсәтергә дәртләндерә (1 Пет. 1:22). Йәһвә бу яктан камил үрнәк күрсәтә. Аның тугры хезмәтчеләренә яратуы шулкадәр көчле ки, хәтта бернәрсә дә безне аның яратуыннан мәхрүм итә алмас (Рим. 8:38, 39). Бу шигырьдә «тирән» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе күп тырышлыклар куюны аңлата. Чыннан да, кардәшләребезгә ярату күрсәтер өчен, кайвакыт күп көч таләп ителә. Башкалар безне күңелсезләндергәндә, без, аларны яратып, сабырлык күрсәтергә, алар белән тыныч-тату яшәргә һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегебезне саклар өчен, бар көчебезне куярга тиеш (Эфес. 4:1—3). Кардәшләр белән тыныч-тату яшәр өчен, аларның кимчелекләренә игътибарыбызны тупламаска тырышыйк һәм кардәшләргә Йәһвә карашы белән карыйк (1 Иш. 16:7; Зәб. 130:3).

Паул Әүдия белән Синтиһиягә тату яшәргә киңәш иткән. Кайвакыт кардәш белән тыныч мөнәсәбәтләр саклау җиңел түгел (11 нче абзацны кара.)

11. Ни өчен кайвакыт кардәшләребезне туганнарча ярату авыр?

11 Кайвакыт кардәшләрне туганнарча ярату авыр — аеруча аларның йомшак якларын күргәндә. Күрәсең, хәтта беренче гасырдагы мәсихчеләргә бу җиңел бирелмәгән. Мәсәлән, Әүдия белән Синтиһияне исебезгә төшерик. Мөгаен, аларга Паул белән, «иңне иңгә терәп, яхшы хәбәр хакына» хезмәттәшлек итү авыр булмаган, ә менә бер-берсе белән алар ни өчендер уртак тел таба алмаган. Рәсүл Паул аларны: «Раббыбызга хезмәт итеп бер фикердә булыгыз»,— дип өндәгән (Флп. 4:2, 3).

Яшь һәм олы яшьтәге өлкәннәр бер-берсе белән дуслык үстерә ала (12 нче абзацны кара.)

12. Кардәшләргә карата туганнарча ярату үстерергә нәрсә ярдәм итә?

12 Кардәшләргә карата яратуны ничек үстереп була? Алар белән якынрак танышсак, аларны аңларга һәм яратырга җиңелрәк булыр. Яшь аермасы я чыгышыбыз комачауларга тиеш түгел. Йонафан да бит Давыттан 30 яшькә олырак булган. Шулай да алар бик якын дуслар булган. Ә сез яшьрәк я олырак яшьтәге берәр кардәш белән дуслаша аласызмы? Шулай эшләп, сез «бөтен кардәшлекне яратканыгызны» күрсәтерсез (1 Пет. 2:17).

12 нче абзацны кара *

13. Ни өчен бар кардәшләр дә якын дусларыбыз булып китә алмый?

13 Кардәшләрне туганнарча яратсак та, бу без аларның һәрберсе белән якын дус булырбыз дигән сүз түгел. Билгеле, берәр кардәш без кызыксынган нәрсәләр белән кызыксынса, бу безне җәлеп итә. Гайсә бар рәсүлләрен дә «дусларым» дип атаган, ләкин Яхъяны ул аеруча якын күргән (Яхъя 13:23; 15:15; 20:2). Шулай да Гайсә Яхъяга ниндидер аерым мөнәсәбәт күрсәтмәгән. Мәсәлән, Яхъя белән Ягъкуб Гайсәдән Патшалыкта күренекле урын сорагач, Гайсә аларга: «Кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим»,— дип әйткән (Марк 10:35—40). Гайсәдән үрнәк алып, без якын дусларыбызга, башкаларга караганда, яхшырак мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш түгел (Ягък. 2:3, 4). Югыйсә без җыелышның бердәмлеген какшатырбыз (Яһүд 17—19).

14. Филипиялеләргә 2:3 буенча, ярышу рухыннан качарга безгә нәрсә ярдәм итәр?

14 Кардәшләрне туганнарча яратуыбыз җыелышны ярышу рухыннан саклар. Йонафан Давытка көндәш булырга теләмәгән һәм тәхет өчен көрәшмәгән. Без барыбыз да Йонафаннан үрнәк алырга тиеш. Кардәшләребезнең сәләтләреннән көнләшер урынына, басынкы булып, башкаларны үзебездән өстен күрү яхшырак. (Филипиялеләргә 2:3 укы.) Һәрбер кардәш җыелышның иминлегенә үз өлешен кертә алуын истән чыгармыйк. Басынкы караш сакласак, без кардәшләрдә яхшыны күрербез һәм алардан нәрсәгәдер өйрәнә алырбыз (1 Көр. 12:21—25).

15. Таня белән булган очрактан сез нәрсәгә өйрәнәсез?

15 Башыбызга көтмәгәндә берәр бәла төшсә, Йәһвә безне кардәшләрнең туганнарча яратуы һәм гамәли ярдәмнәре аша юата һәм ныгыта. Таня исемле апа-кардәш белән булган очрак моны раслый. 2019 елда ул өч баласы белән Кушма Штатларда үткән «Мәхәббәт мәңгелек» дип аталган халыкара конгресска барган. Ул болай дип сөйли: «Шимбә көнне конгресстан кунакханәгә кайтканда, каршыга килүче машина безгә бәрелде. Беребезгә дә зыян килмәде, әмма без бик курыктык. Машинадан чыгып, без юл читенә бастык. Берникадәр вакыттан соң бер машина туктады, аның хуҗасы, кул болгап, безне машинасына чакырды. Бу конгресстан кайтучы безнең абый-кардәшебез булган икән. Өстәвенә, бу хәлне күреп, Швециядән булган биш кардәш туктады. Апа-кардәшләр кызым белән мине назлы кочаклап алды. Без нәкъ моңа мохтаҗ идек. Мин аларга: „Безне көтмәсәгез дә була, барысы да әйбәт“,— дисәм дә, алар безне калдырып китәргә теләмәде. Хәтта ашыгыч медик ярдәм килгәч тә, алар китәргә ашыкмады. Бу авыр хәлдә без Йәһвәнең яратуын ачык күрдек. Бу очрак кардәшләргә һәм Йәһвәгә карата яратуыбызны һәм рәхмәт хисебезне ныгытты». Сез авыр вакытларда кардәшләрнең ярдәм итүләрен исегезгә төшерә аласызмы?

16. Туганнарча ярату күрсәтер өчен, безнең нинди сәбәпләребез бар?

16 Туганнарча ярату күрсәтү бик күп файда китерә. Без сынауга очраган кардәшләрне юата алабыз, Аллаһы халкының бердәмлегенә өлеш кертәбез, Мәсих шәкертләре булуыбызны раслыйбыз һәм шулай итеп эчкерсез кешеләрне хак гыйбадәт кылуга җәлеп итәбез. Иң мөһиме, без Йәһвәне — рәхимлелек Атасын һәм һәртөрле юаныч Аллаһысын данлыйбыз (2 Көр. 1:3). Әйдәгез, алга таба да туганнарча ярату сыйфатын үстерик һәм күрсәтик!

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

^ 5 абз. Гайсә аның шәкертләрен ярату буенча танып белерләр дип әйткән. Без ярату күрсәтергә тырышабыз да. Кардәшләр белән мөнәсәбәтләребезне үстерер өчен, без аларга гаилә әгъзаларына караган кебек карарга һәм наз белән мөгамәлә итәргә тиеш. Бу мәкалә безне андый яратуны үстерергә һәм аны югалтмаска өйрәтер.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ КОММЕНТАРИЙ: яшьрәк өлкән олы яшьтәге өлкәннән күп нәрсәгә өйрәнә. Соңрак олы яшьтәге өлкән аны хатыны белән кунакка чакыра. Алар бер-берсенә ярату һәм юмартлык күрсәтә.