ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Без Йәһвәгә беркайчан да «юк» дип әйтмәскә булдык
ТАЙФУН үткәч, елга ургылган пычрак ташкынга әверелде. Безгә аръякка чыгарга кирәк иде, ләкин ташкын күперне агызып киткән булган. Мин, ирем Харви һәм ами теленә тәрҗемә итүчебез бик курыктык һәм нәрсә эшләргә белмәдек. Әмма шулай да без елганы кичеп чыгарга булдык. Башта без машинабызны бераз зуррак булган йөк машинасына менгездек. Аны баулар я чылбырлар белән бәйләп куярга мөмкинлек булмады. Бу елганы кичү гомер узгандай булды. Елганы кичкәндә, без кайнар дога кылдык. Бу куркыныч хәлне күзәтеп, аръякта көткән абый-кардәшләр борчылып торды. Бу хәл 1971 елда туган илләребездән бик еракта — Тайваньның көнчыгыш ярында булды. Сезгә тормышыбызны сөйләп китәсем килә.
ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ
Харви дүрт угылның беренчесе булган. Харвиның гаиләсе хакыйкатьне 1930 елларда Мидленд-Джанкшен шәһәрендә (Көнбатыш Австралия) экономик кризис вакытында белгән. Йәһвәне яратканга, Харви 14 яшендә суга чумдырылган. Бер вакыт абый-кардәш Харвины җыелыш очрашуында укырга сораган, әмма ул булдыра алмам дип уйлап баш тарткан. Моңа абый-кардәш болай дип җавап биргән: «Әгәр берәрсе Йәһвә оешмасында сине берәр нәрсә эшләргә сорый икән, димәк, син моны башкара аласың дип саный!» (2 Көр. 3:5) Шулай итеп, әле яшь чагында ул мөһим сабак алган: Йәһвә оешмасында бирелгән йөкләмәләрдән баш тартырга кирәкми.
Ә мин әнием һәм апам белән хакыйкатьне Англиядә белдем. Әтием, башта каршы булса да, еллар узгач, безгә кушылды. Мин әтиемнең ризалыгын алмыйча суга чумдырылганда, миңа әле 10 яшь тә юк иде. Мин пионер булырга, ә аннары миссионер булып китәргә хыяллана идем. Әмма әтием миңа 21 яшемә кадәр пионер булырга рөхсәт итмәячәген белә идем. Шулкадәр озак көтәргә теләмәгәнгә, мин әтиемнең рөхсәте белән 16 яшемдә Австралиягә
күчендем. Апам инде анда яши иде. Нәтиҗәдә, 18 яшь тулгач, мин пионер хезмәтен башладым.Австралиядә мин Харви белән таныштым. Икебез дә миссионер булырга тели идек. 1951 елда без өйләнештек. Ике ел пионерлар булып хезмәт иткәннән соң, безне район хезмәтенә билгеләделәр. Теократик районыбызга Көнбатыш Австралиянең шактый гына өлеше керде. Шуңа күрә безгә еш кына эсседә сәяхәт итәргә туры килде.
ХЫЯЛЫБЫЗ ЧЫНГА АША
1954 елда безне Гилад мәктәбенең 25 нче сыйныфына чакырдылар. Ниһаять, хыялыбыз чынга аша башлады! Нью-Йоркка килгәч, без баш-аяк Изге Язмаларны өйрәнүгә чумдык. Бу мәктәптә безне шулай ук испан теленә дә өйрәттеләр. Харви «р» хәрефен дөрес әйтә алмаганга, аңа испан теле авыр бирелә иде.
Уку вакытында укытучылар безгә Япониядә хезмәт итәргә теләүчеләр япон теле курсларына языла ала дип әйтте. Без оешма безне үзе билгеләсен дип уйладык, шуңа күрә курсларга язылмадык. Моның турында белгәч, безнең укытучыбыз Альберт Шрёдер болай диде: «Моның турында тагын бер кат уйлап карагыз». Әмма без барыбер бу курсларга язылырга батырчылык итмәдек. Шунда Шрёдер кардәш безгә болай диде: «Без башка укытучылар белән сезне укучыларның исемлегенә инде керттек. Карарбыз, япон теле сезгә бирелер микән?» Япон теле Харвига җиңелрәк бирелде.
1955 елда Япониягә килгәндә, анда нибары 500 вәгазьче бар иде. Харвига — 26, ә миңа 24 яшь иде. Безне Кобе дип аталган портлы шәһәргә билгеләделәр. Анда дүрт ел хезмәт иткәннән соң, без кире район хезмәтенә кайттык. Безнең районыбыз Нагоя шәһәре янында иде. Бу билгеләнүдә безгә барысы да ошый иде: кардәшләр дә, табигать тә, җирле ризык та. Тиздән безне башка җиргә билгеләделәр, һәм бу очракта да без Йәһвәгә «юк» дип әйтмәскә булдык.
ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮ — ЯҢА АВЫРЛЫКЛАР
Район хезмәтендә өч ел катнашканнан соң, Япония филиалы безгә Тайваньда ами телендә сөйләшүче кардәшләр белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Анда кайбер кардәшләр мөртәтләр булып киткән икән. Хәлне *. Без Японияне бик яраттык, шуңа күрә бу тәкъдимне кабул итү җиңел булмады. Әмма Харви Йәһвәнең йөкләмәсеннән баш тартырга ярамаганын белә иде, шуңа күрә без ризалаштык.
җайга салыр өчен, филиал анда япон телендә сөйләшүче кардәшне җибәрергә булдыТайваньга без 1962 елның ноябрендә килдек. Ул вакытта анда 2 271 вәгазьче бар иде. Аларның күпчелеге ами телендә сөйләшә иде. Башта безгә кытай телен өйрәнергә кирәк иде. Безнең нибары бер дәреслек һәм инглиз телен белмәүче укытучы бар иде. Әмма шулай да без бу телне үзләштерә алдык.
Тайваньга килгәч, Харвины филиал хезмәтчесе итеп билгеләделәр. Филиал кечкенә булганга, Харви Бәйтелдә бар эшен башкарырга һәм хәтта аена өч атна ами телендә сөйләшүче кардәшләр белән хезмәттәшлек итәргә өлгерә иде. Шулай ук ул вакыт-вакыт өлкә күзәтчесе булып хезмәт итә иде һәм конгрессларда нотыклар белән чыгышлар ясый иде. Харви япон телендә нотыклар сөйли алыр иде, һәм кардәшләр дә аны аңлар иде, ләкин хөкүмәт дини очрашуларны кытай телендә генә үткәрергә рөхсәт итә иде. Шуңа күрә Харвига үз нотыкларын әле генә өйрәнеп килгән кытай телендә сөйләргә туры килде. Ә тәрҗемәче аны ами теленә тәрҗемә итте.
Ул вакытта Тайваньда сугыш хәле игълан ителгән булганга, конгресслар үткәрер өчен, рөхсәт алырга кирәк иде. Бу җиңел булмады. Еш кына полиция бу эшне суза иде. Әгәр рөхсәт конгресс үтәчәк атнаның башына кадәр һаман да бирелмәгән булса, Харви, полициягә барып, рөхсәт бирелгәнчегә кадәр шунда утыра иде. Бу ысул уңышлы иде, чөнки чит ил кешесенең полиция участогында утыруы аларны уңайсыз хәлгә куя иде.
ТАУЛАРДА ВӘГАЗЬЛИБЕЗ
Кардәшләр белән вәгазьләгән атналарда, без тауларны, елгаларны кичә идек һәм ким дигәндә бер сәгать җәяү йөри идек. Беренче тапкыр тауга менгәнемне әле дә хәтерлим. Без тиз генә иртәнге ашны ашадык та, алтынчы яртыда кузгала торган автобуска утырып, кирәкле авылга барып җиттек. Аннан соң, киң елганы ерып чыгып, без текә тау итәгенә килеп чыктык. Бу тау шулкадәр текә иде, хәтта алда баручы абый-кардәшнең аяклары минем борын төбендә иде.
Ул көнне Харви җирле кардәшләр белән хезмәт итте, ә мин берүзем бер кечкенә авылда вәгазьләдем. Бу авылда яшәүчеләр япон телендә сөйләшә иделәр. Көндезге берләрдә мин шулкадәр ачыккан идем, хәтта аңымны югалта яздым. Ниһаять, Харви килде һәм өч чи йомырка алып килде. Ул аларны журналларга алыштырган иде. Ул миңа аларны ничек ашап булганын күрсәтте: йомырканың ике ягыннан тишек ясап, эчен суырып алырга кирәк икән. Бу әллә ни тәмле булып күренми иде. Әмма нәрсә эшлисең инде? Башка чара юк иде. Икенче йомырканы Харви ашады. Ә өченче йомырканы кем ашады дип уйлыйсыз? Анысын да мин ашадым, чөнки, аңымны җуйсам, Харви мине таудан алып төшә алмас иде.
КӘМИТ ОЧРАК
Минем белән булган бер кәмит очракны сөйлисем килә. Без Харви белән район конгрессына килдек һәм Патшалык Залы янында яшәгән бер җирле кардәштә тукталдык. Ами халкында физик чисталыкка зур әһәмият бирелә, һәм район күзәтчесенең хатыны безгә «ванна» әзерләде. Харвиның күп эшләре булганга, юынырга беренче итеп мин бардым. Тайваньда яшәүче кешеләрнең «ванналары» — бу нибары бер чиләк салкын су, бер чиләк кайнар су һәм буш ләгән. Әмма иң кызыгы, моның барысы урамда, Патшалык Залы алдында әзерләнеп куелган иде. Әмма шул вакытны абый-кардәшләр Патшалык Залы янында конгресска әзерләнеп йөрде. Мин район күзәтчесенең хатыныннан берәр чаршау сорадым, ә ул миңа бер кисәк үтә күренмәле клеёнка китереп бирде! Бер яктан, йорт артына да качып була иде, әмма анда казлар бар иде һәм алар үзләренә якынлашучы һәркемне чеметеп алырга тора иде. Шунда мин болай дип уйладым: «Кардәшләр эшләре белән бик мәшгуль, шуңа күрә миңа игътибар да итмәс. Ә менә юынудан баш тартсам, мин хуҗаларны рәнҗетермен. Эх, беткән баш беткән — ни булса, шул булыр!»
АМИ ТЕЛЕНДӘГЕ БАСМАЛАР
Ами телендәге җыелышлар, наданлык аркасында һәм туган телләрендә басмалар булмаганга, рухи яктан үсми иде. Вакыт узу белән ами телендә латин хәрефләре нигезендә язу барлыкка килде, шуңа күрә кардәшләр җирле Йәһвә Шаһитләрен укырга һәм язарга өйрәтергә булды. Бу эш җиңел булмаса да, ахыр чиктә җирле кардәшләр Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнә башлады. Беренче тапкыр ами телендәге басмаларыбыз 1966 елда чыкты, ә 1968 елда «Күзәтү манарасы» бастырыла башлады.
Хөкүмәт әдәбиятның кытай телендә генә чыгуын рөхсәт итә иде. Шуңа күрә ами телендәге «Күзәтү манарасы» журналы башка телләрдәге журналлардан аерылып тора иде. Мәсәлән, бер вакыт журналларыбызда мәкаләләр кытай телендә дә, ами телендә дә чыга иде. Шунлыктан басмаларыбыз кытай телен өйрәнү буенча әсбапларга охшый иде. Шул вакыттан бирле, кешеләргә хакыйкать белән танышырга булышыр өчен, Аллаһы оешмасы Рәс. 10:34, 35).
ами телендә күп басмалар бастырды (ҖЫЕЛЫШ САФЛАНДЫРЫЛА
1960—1970 елларда ами телендә сөйләшкән күп кенә кардәшләр Аллаһының нормалары буенча яшәми иде. Изге Язмалардагы принципларны аңлап бетермәгәнгә, кайберләре әхлаксыз тормыш алып барды, эчкечелеккә бирелде, тәмәке тартты һәм бетель чәйнәде. Кардәшләргә Йәһвәнең карашын аңлатыр өчен, Харви җыелышларга килеп китә иде. Мин тәрҗемәи хәлемнең башында искә алган очрак шул сәяхәтләрнең берсендә булды да.
Басынкы кардәшләр үзгәрергә әзер иде, әмма күпләр үзгәрергә теләмәде. 20 ел эчендә Тайваньдагы вәгазьчеләрнең саны шактый кимеде: 2 450 вәгазьчедән 900 генә калды. Бу безнең йөрәгебезне әрнетә иде. Ләкин без Йәһвәнең нәҗесләнгән оешманы беркайчан да фатихаламаячагын белә идек (2 Көр. 7:1). Ахыр чиктә Йәһвә ярдәме белән җыелышларда тәртип урнашты, һәм хәзер Тайваньда 11 000 нән артык вәгазьче хезмәт итә.
1980 елларда ами телендәге җыелышлар рухи яктан ныгыды, һәм Харви күбрәк кытай җыелышларына игътибар бирә башлады. Ул кайбер апа-кардәшләребезнең ирләренә хакыйкать белән танышырга булышты. Харвиның өйрәнүчесе беренче тапкыр дога кылгач, аның никадәр шатланганы әле дә хәтеремдә. Мин дә берничә хатын-кызга хакыйкать белән танышырга булыштым. Тайвань Бәйтелендә мин хәтта бер өйрәнүчемнең кызы һәм улы белән хезмәт иттем.
БИК ЗУР ЮГАЛТУ
Без яраткан ирем Харви белән якынча 59 ел бергә гомер иттек. Ләкин 2010 елның 1 гыйнварында рак аркасында Харвиның гомере өзелде. Тулы вакытлы хезмәттә ул якынча 60 ел үткәрде. Мин аны әле дә юксынам. Әмма, Патшалык эше Япония белән Тайваньда киңәя барганда, аның белән хезмәт итә алуыма мин бик шатмын. Без ике катлаулы телдә сөйләшергә өйрәндек, ә Харви бу телләрдә хәтта язарга да өйрәнде.
Берничә ел элек Җитәкче совет, олы яшем аркасында, миңа Австралиягә кайту яхшырак булыр диде. Башта мин: «Минем Тайваньнан беркая да китәсем килми!»— дип уйлап куйдым. Ләкин Харви мине Йәһвә оешмасына «юк» дип әйтмәскә өйрәтте, шуңа күрә мин бу йөкләмәдән дә баш тартмадым. Вакыт узу белән бу карарның зирәк булуын күрдем.
Хәзер мин Австралазия филиалында хезмәт итәм, ә ял көннәрендә җирле җыелыш белән вәгазьлим. Мин Бәйтелдә япон һәм кытай телләрендә экскурсияләр үткәрәм. Бу миңа зур шатлык китерә. Иремнең Йәһвәгә «юк» дип әйткәне булмады. Аның тереләчәгенә өмет миңа көч өсти (Яхъя 5:28, 29). Мин бу вакытны зарыгып көтәм!
^ 14 абз. Тайваньның рәсми теле — кытай теле, әмма элек дистәләгән еллар буе япон теле рәсми тел булган. Шуңа күрә күп кенә кабиләләр япон телендә сөйләшкән.