Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Гайсәнең соңгы сүзләреннән өйрәнәбез

Гайсәнең соңгы сүзләреннән өйрәнәбез

«Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз» (МАТТАЙ 17:5).

17 ҖЫР «Телим!»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Нинди шартларда Гайсә соңгы сүзләрен әйткән?

Б. Э. 33 елының 14 нисан көне. Гайсәне нахакка гаеплиләр, ул кылмаган җинаять өчен хөкем чыгаралар, аңардан мыскыллап көләләр һәм җәфалану баганасына кадаклыйлар. Аның аяклары белән куллары баганага кадакланганга, һәрбер сулышы, һәрбер әйткән сүзе аңа зур авырту китерә. Моңа карамастан аның әле әйтәсе сүзләре бар.

2 Әйдәгез, Гайсәнең җәфалану баганасында әйткән сүзләрен карап чыгыйк һәм моннан нәрсәгә өйрәнеп булганын күрик. Башка сүзләр белән әйткәндә, әйдәгез, Аллаһы Улын «тыңлыйк» (Мат. 17:5).

«ӘТИ, КИЧЕР АЛАРНЫ»

3. «Әти, кичер аларны»,— дип әйткәндә, Гайсә, мөгаен, кемне күздә тоткан?

3 Гайсә нәрсә әйткән? Баганага кадакланган Гайсә Аллаһыга болай дигән: «Әти, кичер аларны». Аллаһы Улы кемне күздә тоткан? Аның киләсе сүзләре җавапны аңларга булыша: «Чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Лүк 23:33, 34). Гайсә, күрәсең, аны баганага кадаклаган Рим гаскәриләре турында әйткән. Алар аның чынлыкта кем икәнен белмәгән. Гайсә кайбер яһүдләрне дә күздә тоткандыр. Алар аның үлемен таләп иткән, ләкин соңрак аңа иман итә башлаган (Рәс. 2:36—38). Гайсәне гаделсез хөкем итсәләр дә, ул бу кешеләргә ачу тотмаган (1 Пет. 2:23). Киресенчә, ул Йәһвәдән аларны кичерүен сораган.

4. Гайсәнең кичерергә әзер булуы безне нәрсәгә өйрәтә?

4 Гайсәнең сүзләре нәрсәгә өйрәтә? Гайсә кебек, без башкаларны кичерергә әзер булырга тиеш (Көл. 3:13). Башкалар, шул исәптән туганнар, Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулый ала, чөнки алар карашларыбызны һәм тормыш юлыбызны аңламый. Алар безнең турында ялган сөйләргә, кешеләр алдында безне кимсетергә, басмаларыбызны ертырга һәм хәтта көч куллану белән янарга мөмкин. Каршы килүчеләребезгә үпкә саклар урынына, Йәһвә аларның күзләрен ачсын дип дога кылыйк (Мат. 5:44, 45). Кайвакыт кичерү бик авыр — бигрәк тә без коточкыч гаделсезлеккә очрасак. Ләкин, йөрәгебездә ачу белән нәфрәт хисләре тамыр җибәрсә, үзебез генә зыян күрербез. Бер апа-кардәш болай дип аңлаткан: «Кичерү — кешенең начар эшен аклау яисә башыма менеп утырырга рөхсәт итү дигән сүз түгел. Бу бары тик үпкә хисеннән арыну» (Зәб. 37:8). Шулай итеп, кешене кичергәндә, без бу хәлгә тормышыбызны агуларга юл бирмибез (Эфес. 4:31, 32).

«СИН МИНЕМ БЕЛӘН БЕРГӘ ОҖМАХТА БУЛАЧАКСЫҢ»

5. Гайсә җинаятьчегә нәрсә вәгъдә иткән һәм ни өчен?

5 Гайсә нәрсә әйткән? Гайсә янында ике җинаятьче кадакланган булган. Башта аларның икесе дә Гайсәне мәсхәрәләгән (Мат. 27:44). Әмма соңрак берсенең йөрәге йомшарган. Ул Гайсә «һичбер начарлык кылмады» дигән нәтиҗәгә килгән (Лүк 23:40, 41). Моннан тыш, ул Гайсәнең терелтеләчәгенә һәм Патша булып идарә итәчәгенә ышанган. Бу аның Коткаручыбызга әйткән мондый сүзләреннән күренә: «Гайсә, үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер» (Лүк 23:42). Нинди иман күрсәткән бу кеше! Гайсә аңа болай дип җаваплаган: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә [Патшалыкта түгел, ә] оҗмахта булачаксың» (Лүк 23:43). «Сиңа», «син», «минем» дигән сүзләрне кулланып, Гайсә бу җинаятьчегә карата шәхси игътибар күрсәткән. Үзенең күктәге Атасы кебек, Гайсә дә шәфкатьле булган, шуңа күрә бу җинаятьчегә өмет биргән (Зәб. 103:8).

6. Гайсәнең җинаятьчегә әйткән сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Гайсәнең сүзләре нәрсәгә өйрәтә? Гайсә — Йәһвәнең камил чагылышы (Евр. 1:3). Гөнаһларыбыздан чыннан да тәүбә итсәк һәм Гайсә Мәсихнең түгелгән каны аша гына кичерелә алуыбызны танысак, Йәһвә безне кичерәчәк (1 Яхъя 1:7). Кайберәүләр Йәһвә аларның элекке гөнаһларын кичермәгән дип саный. Сез дә шулай уйласагыз, шуны онытмагыз: Гайсә үзенә әле генә иман итә башлаган җинаятьчегә шәфкатьлелек күрсәткән, ә без инде Аллаһының тугры хезмәтчеләре һәм аның әмерләрен үтибез. Димәк, бигрәк тә Йәһвә безгә шәфкатьлелеген күрсәтәчәк (Зәб. 51:1; 1 Яхъя 2:1, 2).

«УЛ СИНЕҢ УЛЫҢ! ...УЛ СИНЕҢ ӘНИЕҢ!»

7. Яхъя 19:26, 27 буенча, Гайсә Мәрьям белән Яхъяга нәрсә әйткән һәм ни өчен?

7 Гайсә нәрсә әйткән? (Яхъя 19:26, 27 укы.) Гайсә инде, күрәсең, тол булып киткән әнисе турында борчылган. Аның энеләре һәм сеңелләре Мәрьямнең физик ихтыяҗлары турында кайгырта алса да,— күрәсең, әле мәсихче булмаганга,— Мәрьямнең рухи ихтыяҗлары турында кайгырта алмаган. Яхъя исә Гайсәнең тугры рәсүле һәм якын дусты булган. Гайсә үз шәкертләрен рухи гаиләсе дип санаган (Мат. 12:46—50). Үз әнисе Мәрьямне яратканга, Гайсә аның турында кайгыртуны Яхъяга ышанып тапшырган. Яхъя Мәрьямнең рухи ихтыяҗлары турында яхшы кайгырта алыр иде. Әнисенә мөрәҗәгать итеп, Гайсә Яхъя турында: «Хәзер ул синең улың!» — дигән. Ә Яхъяга ул: «Менә хәзер ул синең әниең!» — дип әйткән. Шул көннән алып Яхъя Мәрьямнең улы булып киткән дип әйтеп була һәм аны үз әнисен кайгырткандай кайгырткан. Гайсә бу соңгы минутларда әнисенә бик зур ярату күрсәткән. Мәрьям бит Гайсәне нәни чагыннан кайгыртып килгән, һәм хәзер дә, Гайсәнең тормышының соңгы минутларында да, әнисе аның янында.

8. Гайсәнең Мәрьям белән Яхъяга әйткән сүзләре нәрсәне күрсәтә?

8 Гайсәнең сүзләре нәрсәгә өйрәтә? Кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез кайчак туганнар белән мөнәсәбәтләребездән дә якынрак булып китә. Туганнар безгә каршы чыгарга я бездән баш тартырга мөмкин. Гайсә вәгъдә иткәнчә, Йәһвә белән дус булганга һәм аның оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек иткәнгә, без, югалткан нәрсәләргә караганда, «100 тапкыр күбрәк» угыллар, кызлар, аналар һәм аталар таптык (Марк 10:29, 30). Йәһвәне һәм бер-берсен яраткан һәм бер Аллаһыга иман иткән рухи гаиләнең әгъзасы булу әллә шатлык китермиме? (Көл. 3:14; 1 Пет. 2:17)

«АЛЛАҺЫМ, НИГӘ СИН МИНЕ КАЛДЫРДЫҢ?»

9. Маттай 27:46 да язылган Гайсәнең сүзләре безгә нәрсә ачыклый?

9 Гайсә нәрсә әйткән? Үлеме алдыннан Гайсә каты тавыш белән: «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?» — дип әйткән (Мат. 27:46). Изге Язмаларда Гайсәнең бу сүзләрне ни сәбәпле әйткәне аңлатылмый. Әмма, әйдәгез, бу сүзләр турында тирәнрәк уйланып карыйк. Беренчедән, Гайсә, бу сүзләрне әйтеп, Зәбур 22:1 дәге пәйгамбәрлекне үтәгән *. Бу сүзләр Йәһвәнең Гайсәне бар яктан яклап тормаганын күрсәткән (Әюп 1:10). Гайсә Йәһвәнең аны ни өчен җәзалап үтерергә рөхсәт иткәнен аңлаган. Аның иманы тулысынча сыналырга тиеш булган. Моңа кадәр бернинди кеше дә андый сынауларга дучар булмаган. Гайсәнең бу сүзләре ул үлем җәзасы алырлык бернинди җинаять кылмаганын раслаган.

10. Гайсәнең Йәһвәгә әйткән сүзләре безне нәрсәгә өйрәтә?

10 Гайсәнең сүзләре нәрсәгә өйрәтә? Беренчедән, Йәһвә һәрбер иман сынавыннан безне яклап торыр дип уйламыйк. Гайсә бар сынауларда да тугры булып калган. Безгә дә, хәтта үлем янаса да, тугры булып калырга кирәк (Мат. 16:24, 25). Йәһвә без каршы тора алмаслык вәсвәсәләргә дучар булуыбызны рөхсәт итмәячәк. Моңа шикләнмик (1 Көр. 10:13). Икенчедән, кешеләр безне дә, Гайсәне кебек, нахакка гаепләргә мөмкин (1 Пет. 2:19, 20). Дошманнар без ниндидер начарлык кылганыбыз аркасында түгел, ә без дөньядан булмаганга һәм хакыйкать турында шаһитлек биргәнгә безне эзәрлекли (Яхъя 17:14; 1 Пет. 4:15, 16). Гайсә Йәһвәнең ни өчен бу сынауларны рөхсәт иткәнен аңлаган, әмма Аллаһының башка хезмәтчеләре ни өчен Аллаһы моңа юл куя дип уйларга мөмкин (Хаб. 1:3). Шәфкатьле һәм сабыр Аллаһыбыз моны иман җитмәве билгесе дип санамый, ул үзенең хезмәтчеләре юатуына мохтаҗ булуларын аңлый (2 Көр. 1:3, 4).

«ЭЧӘСЕМ КИЛӘ»

11. Ни өчен Гайсә Яхъя 19:28 дәге сүзләрне әйткән?

11 Гайсә нәрсә әйткән? (Яхъя 19:28 укы.) Гайсә, «Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен»: «Эчәсем килә»,— дип әйткән. Зәбур 22:15 тә болай диелә: «Көчем чүлмәк кыйпылчыгы сыман кибеп бетте, телем аңкавыма ябыша». Өстәвенә, күп газап кичергәннән соң, аның чыннан да эчәсе килгәндер. Шуңа күрә, сусавын басар өчен, ул эчәргә сораган.

12. Гайсәнең «эчәсем килә» дигән сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

12 Гайсәнең сүзләре нәрсәгә өйрәтә? Гайсә башкалардан ярдәм сорауны көчсезлек билгесе дип санамаган. Безгә дә алай уйларга кирәкми. Гадәттә, берәр нәрсә эшләргә кирәк булса, без моны үзебез эшлибез һәм башкалардан ярдәм көтмибез. Әмма, нәрсәдер кулыбыздан килмәсә, ярдәм сорарга оялмыйк. Мәсәлән, олы яшьтә булсак яисә каты авырсак, без дустыбызны үзебезне кибеткә я табибка алып барып кайтуын сорый алабыз. Ә төшенкелеккә бирелсәк, без өлкәнне я башка җитлеккән мәсихчене безне тыңларга һәм «яхшы сүз» белән күңелебезне күтәрергә сорый алабыз (Гыйб. сүз. 12:25). Онытмыйк: кардәшләр безне бик ярата һәм, бәхетсезлеккә очраганда, безгә ярдәм итәргә тели (Гыйб. сүз. 17:17). Әмма алар безнең ни уйлаганыбызны белә алмый. Ярдәмгә мохтаҗ булуыбызны әйтмәсәк, алар моның турында белмәскә дә мөмкин.

«ТОРМЫШКА АШТЫ!»

13. Гайсәнең үлемгә кадәр саф булып калуы ярдәмендә нәрсә мөмкин булган?

13 Гайсә нәрсә әйткән? 14 нисан көнне, көндезге өчләрдә, Гайсә каты тавыш белән: «Тормышка ашты!» — дип әйткән (Яхъя 19:30). Әйе, Гайсә Аллаһы ихтыярын тулысынча үтәгәнен аңлаган. Үлеменә кадәр саф булып калып, Гайсә күп нәрсә башкарган. Беренчедән, ул Шайтанның ялганчы икәнен раслаган. Гайсә бит камил кешенең, Шайтан нәрсә генә эшләмәсен, саф булып кала алуын күрсәткән. Икенчедән, Гайсә тормышын йолым итеп биргән. Гайсәнең корбаны ярдәмендә камилсез кешеләр Аллаһы күзендә тәкъва булырга һәм мәңгелек тормышка өметләнергә мөмкин. Өченчедән, Гайсә Йәһвә хакимлеге яклы булуын күрсәткән һәм Атасының исемен изгеләндергән.

14. Без һәрбер көнебезне ничек яшәргә тәвәккәл?

14 Гайсәнең сүзләре нәрсәгә өйрәтә? Һәр көн сафлык саклап яшәргә тәвәккәл булыйк. Максвелл Френд исемле абый-кардәшнең сүзләренә игътибар итик. Ул Гилад мәктәбендә укыткан. Бер халыкара конгресста ул үзенең бер нотыгында тугрылык турында болай дигән: «Бүген эшли алган я әйтә алган нәрсәләрне иртәгәгә калдырмагыз. Сез иртәгә исән булырсыз дип төгәл әйтә аласызмы? Һәр көнегезгә мәңге яшәргә лаек булуыгызны күрсәтер өчен соңгы мөмкинлеккә карагандай карагыз». Чыннан да, һәр көн Йәһвәгә тугрылыгыгызны күрсәтер өчен соңгы көн кебек булсын. Ул чакта, безгә хәтта үлем янаса да, без Йәһвәгә шикләнмичә болай дип әйтә алырбыз: «Йәһвә, мин сафлыгымны сакларга, Шайтанның ялганчы икәнен расларга һәм хакимлегең белән исемеңне якларга тырыштым».

«ҮЗ РУХЫМНЫ СИНЕҢ КУЛЫҢА ТАПШЫРАМ»

15. Лүк 23:46 буенча, Гайсә нәрсәдә шикләнмәгән?

15 Гайсә нәрсә әйткән? (Лүк 23:46 укы.) Тулы ышаныч белән Гайсә Йәһвәгә: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам»,— дип әйткән. Гайсә Йәһвәнең үзен терелтәчәгендә шикләнмәгән. Аның тормышы Йәһвәнең кулында булган.

16. Джошуа мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

16 Гайсәнең сүзләре нәрсәгә өйрәтә? Тормышыгызны Йәһвә кулына тапшырырга әзер булыгыз. Моның өчен сезгә бөтен йөрәктән Йәһвәгә таянырга кирәк (Гыйб. сүз. 3:5). Джошуа исемле яшь абый-кардәшебезнең мисалына игътибар итик. 15 яшендә, үлемгә китерүче чире аркасында, аның гомере өзелгән. Моңа кадәр ул Аллаһы кануннарына каршы килүче дәвалау чараларыннан баш тарткан булган. Джошуа әнисенә мондый сүзләр әйткән: «Әнием, минем тормышым — Йәһвәнең кулында. Йәһвә мине, һичшиксез, терелтәчәк. Мин моңа бер дә шикләнмим. Ул йөрәк түрендәгесен белә. Мин аны чын күңелдән яратам» *. Һәрберебез үзенә мондый сораулар бирә ала: «Минем өчен тормышыммы яисә Йәһвә белән дуслыгым мөһимрәкме? Мин Йәһвәгә тормышымны ышанып тапшырырга әзерме? Аның мине терелтә алуына ышанаммы?»

17, 18. Без Гайсәнең соңгы сүзләреннән нәрсәгә өйрәнәбез? (« Гайсәнең соңгы сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез?» дигән рамканы да кара.)

17 Гайсәнең соңгы сүзләре шундый мәгънәле! Аларны карап чыгып, без башкаларны кичерергә кирәклеген һәм Йәһвәнең дә безне кичергәнен исебезгә төшердек. Безнең ярдәмгә килергә әзер рухи гаиләбез бар, ләкин ярдәмне сорарга кирәк. Гайсәнең сүзләре Йәһвә безне сынауларда калдырмаячагында ышандыра. Моннан тыш, без һәр көн сафлык саклап яшәүнең мөһимлеген күрдек һәм тормышыбызны Йәһвәгә ышанып тапшырырга кирәклеген исебезгә төшердек. Һичшиксез, Гайсәнең җәфалану баганасында әйткән соңгы сүзләре безнең өчен зур әһәмияткә ия!

18 Әйдәгез, Гайсәнең сүзләрен истә тотыйк һәм аларны кулланырга тырышыйк! Шулай итеп, без Йәһвәнең «Аны тыңлагыз» дигән сүзләре буенча эш итүебезне күрсәтербез (Мат. 17:5).

126 ҖЫР Уяу бул, нык тор, батыр бул

^ 5 абз. Маттай 17:5 тән күренгәнчә, Йәһвә үзенең Улын тыңлавыбызны тели. Бу мәкаләдә без Гайсәнең җәфалану баганасында әйткән соңгы сүзләренә игътибар итәрбез һәм моннан нәрсәгә өйрәнеп булганын күрербез.

^ 9 абз. Гайсәнең Зәбур 22:1 дәге сүзләрне әйткәненә өстәмә сәбәпләрне бу чыгарылыштагы «Укучыларның сораулары»нда табып була.

^ 16 абз. «Уяныгыз!» (ингл.) 1995 ел, 22 гыйнвар чыгарылышында «Джошуаның иманы — балаларның хокуклары өчен көрәштә җиңү» дигән мәкаләне карагыз.