Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йолымны алга таба да кадерләгез

Йолымны алга таба да кадерләгез

«Адәм Улы... күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде» (МАРК 10:45).

18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Йолым нәрсә ул һәм ни өчен без аңа мохтаҗ?

КАМИЛ кеше Адәм, гөнаһ кылгач, мәңгелек тормыштан үзен генә түгел, ә токымнарын да мәхрүм иткән. Адәм, аңлы рәвештә гөнаһ кылганга, кичерүгә лаек булмаган. Ә Адәмнең токымнары турында нәрсә әйтеп була? Алар бит бернәрсәдә дә гаепле булмаган (Рим. 5:12, 14). Адәмнең токымнарын үлемнән коткару мөмкин булганмы? Әйе! Адәм гөнаһ кылганнан соң, Йәһвә кешелекне гөнаһ белән үлемнән ничек коткарачагын ачыклаган (Ярат. 3:15). Тиешле вакытта Йәһвә үз Улын, «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә» дип, җиргә җибәрергә ниятләгән (Марк 10:45; Яхъя 6:51).

2 Йолым нәрсә ул? Мәсихче Грек Язмаларында йолым диелгәндә, Гайсә Адәм югалтканны кайтарыр өчен түләгән бәя күздә тотыла (1 Көр. 15:22). Ни өчен без йолымга мохтаҗ? Чөнки, Йәһвәнең Муса канунында язылган тәкъва нормалары буенча, җан өчен җан бирергә кирәк булган (Чыг. 21:23, 24). Адәм камил тормышын югалткан, шуңа күрә, Аллаһының гаделлеге буенча, камил тормыш бирелергә тиеш булган, һәм Гайсә андый тормышны биргән дә (Рим. 5:17). Шулай итеп, Гайсә йолымга иман иткән бар кешеләр өчен «Мәңгелек ата» булып киткән (Ишаг. 9:6; Рим. 3:23, 24).

3. Яхъя 14:31 һәм 15:13 буенча, ни өчен Гайсә үзенең камил тормышын корбанга бирергә әзер булган?

3 Гайсә, үз Атасын һәм кешеләрне нык яратканга, үз тормышын корбанга теләп биргән. (Яхъя 14:31; 15:13 укы.) Мәхәббәт аңа ахыргача сафлык сакларга һәм Атасының ихтыярын үтәргә булышкан. Гайсә үлеменә кадәр тугры булып калган. Моның ярдәмендә Йәһвәнең кешелеккә карата нияте гамәлгә ашачак. Ни өчен Аллаһы Гайсәнең җәзалануына юл куйган? Бу мәкаләдә без бу сорауга җавап табарбыз. Без шулай ук йолым корбанын нык кадерләгән бер Изге Язмалар язучысының мисалына да игътибар итәрбез. Моннан тыш, без Йәһвә белән Гайсәгә йолым биргәннәре өчен ничек рәхмәт хисебезне үстерә алганыбызны белербез. Моның барысы безгә йолым өчен рәхмәтле булырга ярдәм итәр.

НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ ГАЗАП ЧИККӘН?

Гайсә йолым түләр өчен кичергән газаплар турында уйланыгыз (4 нче абзацны кара.)

4. Гайсәнең соңгы сәгатьләрен сурәтләп бирегез.

4 Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы сәгатьләрен күз алдына китерегез. Унике легионнан артыграк фәрештә чакыра алса да, Гайсә Рим гаскәриләренә үзен кулга алырга һәм каты кыйнарга ирек бирә (Мат. 26:52—54; Яхъя 18:3; 19:1). Рим гаскәриләре Гайсәне камчылый, һәм камчы аның тиресе белән итен умыра. Аннан соң алар, аның җәрәхәтләнгән аркасына багананы салып, аны күтәреп алып барырга куша. Гайсә җәфалану баганасын көчкә өстерәп барганга, Рим гаскәриләре үтеп баручы бер кешегә Гайсәнең җәфалану баганасын күтәреп алып барырга боера (Мат. 27:32). Җәзалау урынына килгәч, гаскәриләр Гайсәнең аякларын һәм кулларын баганага кадаклый. Багананы торгызганнан соң, Гайсәнең тәне кадакларга гына эленеп торганга, кул-аякларындагы җәрәхәтләр умырыла. Гайсәнең дуслары, бу хәлне күреп, бик көенә, әнисе өзгәләнә-өзгәләнә елый, ә дин җитәкчеләре Гайсәдән мыскыллап көлә (Лүк 23:32—38; Яхъя 19:25). Гайсәнең газаплары берничә сәгатькә сузыла. Гайсә көчкә сулый, йөрәге көчкә тибә, һәрбер тын алу Гайсәгә авырту китерә. Аллаһыга тугры калуын белеп, Гайсә соңгы тапкыр дога кыла. Аннан соң ул башын ия дә үлә (Марк 15:37; Лүк 23:46; Яхъя 10:17, 18; 19:30). Чыннан да, Гайсәнең үлеме кимсетү, михнәт, җәфа чигү белән тулы булган.

5. Гайсәгә нәрсә иң зур авырту китергән?

5 Гайсәне Аллаһыга каршы көфер сүз сөйләүдә гаепләгәннәр. Имеш, ул Аллаһыны һәм аның исемен хөрмәт итмәгән. Бу аңа, җәзалауга караганда, хәтта күбрәк авырту китергән (Мат. 26:64—66). Бу гаепләүләр Гайсәне шулкадәр җәфалаган ки, ул хәтта Атасы аның андый кимсетелүенә юл куймас дип өметләнгән (Мат. 26:38, 39, 42). Ни өчен Аллаһының яраткан Улы җәфаланып үләргә тиеш булган? Ни өчен Йәһвә моңа юл куйган? Әйдәгез, өч сәбәпкә игътибар итик.

6. Ни өчен Гайсә җәфалану баганасында үләргә тиеш булган?

6 Беренчедән, Гайсә, Исраил халкын билгеле бер ләгънәттән азат итәр өчен, җәфалану баганасында үтерелергә тиеш булган (Гәл. 3:10, 13). Исраиллеләр Аллаһы канунын үтәргә вәгъдә иткән, ләкин бу вәгъдәне үтәмәгән. Шулай итеп алар Адәм токымнары лаек булган ләгънәткә тагын бер ләгънәт өстәгән (Рим. 5:12). Муса кануны буенча, кайбер гөнаһлар өчен үлем җәзасы бирелгән. Кайвакыт җәзага тартылган кешенең үле тәнен * баганага асып куйганнар. Бу андый кешенең Аллаһы тарафыннан ләгънәт ителгәнен күрсәткән (Кан. 21:22, 23; 27:26). Канунны камил рәвештә үтәгән Гайсә, баганада җәзалап үтерелеп, яһүдләрнең ләгънәтен үз өстенә алган. Шулай итеп, Гайсәнең корбаны аны кире каккан яһүдләргә дә файда китерә алган.

7. Нинди икенче сәбәп аркасында Йәһвә үз Улының газап чигүенә юл куйган?

7 Икенчедән, газаплар кичереп, Гайсә киләчәктәге ролен — баш рухани ролен үтәргә өйрәнгән. Сынаулар вакытында Аллаһыга тыңлаучан булып калу никадәр авыр икәнлеген Гайсә үз башыннан кичергән. Гайсәгә шулкадәр авыр булган, ул хәтта «ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган». Әйе, Гайсә җан әрнүенең нәрсә икәнен яхшы белә, шуңа күрә ул «сынаулар кичерүчеләргә ярдәм итә ала». «Йомшак якларыбызны аңлап, безнең хәлебезгә керә» алган Баш рухани өчен без Йәһвәгә бик рәхмәтле! (Евр. 2:17, 18; 4:14—16; 5:7—10)

8. Гайсәнең газап чигүенә өченче сәбәп нинди булган?

8 Өченчедән, Йәһвә, бер мөһим сорауга җавап бирелсен өчен, Гайсәнең газапларына юл куйган. Бу сорауның асылы мондый: кеше, каты сыналганда, Аллаһыга тугры булып кала аламы? Шайтан әйтүенчә, кешеләр Аллаһыга үз файдалары өчен генә хезмәт итә. Аның карашыннан алар, Адәм шикелле, Йәһвәне яратмый (Әюп 1:9—11; 2:4, 5). Ләкин Йәһвә Гайсәнең тугрылыгында шикләнмәгән. Шуңа күрә ул аның каты җәфалануына юл куйган. Гайсә ахырга кадәр сафлыгын саклап калган һәм Шайтанның ялганчы булуын раслаган.

ЙОЛЫМ КОРБАНЫН БИК КАДЕРЛӘГӘН КЕШЕ

9. Рәсүл Яхъя нинди үрнәк калдырган?

9 Йолым турындагы тәгълимат мәсихчеләрнең иманын ныгыта. Бу аларга, эзәрлекләүләргә карамастан, гомер буе вәгазьләргә ярдәм итә. Бу рәсүл Яхъяның мисалыннан яхшы күренә. Ул Мәсих һәм йолым турындагы хакыйкатьне, күрәсең, 60 елдан артык вәгазьләгән. Рим хөкүмәте Яхъяны җәмгыять өчен куркыныч кеше итеп санаган, аны хәтта Патмос утравына сөргенгә җибәргән. Яхъя бит ашкынып «Аллаһы турында сөйләгән» һәм «Гайсә хакында шаһитлек биргән» (Ачыл. 1:9). Яхъяның иман һәм чыдамлык мисалы чыннан да сокландыра!

10. Яхъя язган китапларда аның йолымны кадерләгәне ничек чагыла?

10 Яхъя язган китапларда аның Гайсәгә карата яратуы һәм йолым өчен рәхмәтле булуы чагыла. Бу китапларда йолым я йолым китергән фатихалар 100 дән артык тапкыр искә алына. Мәсәлән, Яхъя болай дип язган: «Берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез — гадел Гайсә Мәсих бар» (1 Яхъя 2:1, 2). Яхъя язган китапларда шулай ук «Гайсә хакында шаһитлек бирүнең» мөһимлегенә басым ясала (Ачыл. 19:10). Һичшиксез, Яхъя йолымны бик кадерләгән! Ә без йолымны кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

ЙОЛЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛУЫБЫЗНЫ НИЧЕК КҮРСӘТЕП БУЛА?

Йолым өчен рәхмәтле булсак, без вәсвәсәләргә каршы торырбыз (11 нче абзацны кара.) *

11. Вәсвәсәгә каршы торырга безгә нәрсә булышыр?

11 Гөнаһ кылу вәсвәсәсенә каршы торыгыз. Йолымны кадерләсәк, без мондый фикер йөртүдән качарбыз: «Гөнаһ кылсам да, бу әллә ни куркыныч түгел — Йәһвәдән кичерү сорармын». Киресенчә, вәсвәсәгә очраган чакта без болай дип уйларбыз: «Йәһвә һәм Гайсә минем өчен шулкадәр күпне эшләде! Ничек инде мин гөнаһ кыла алыйм?» Без шулай ук, вәсвәсәне җиңәр өчен, Аллаһыдан көч сорарбыз һәм болай дип дога кылырбыз: «Миңа вәсвәсәгә бирелмәскә булыш» (Мат. 6:13).

12. 1 Яхъя 3:16—18 дә язылган киңәшне ничек кулланып була?

12 Кардәшләрегезне яратыгыз. Кардәшләребезне яратып, без йолымны кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки Гайсә үз җанын безнең өчен генә түгел, ә кардәшләребез өчен дә биргән. Гайсә алар өчен үләргә әзер булган икән, димәк, ул аларны кадерли. (1 Яхъя 3:16—18 укы.) Кардәшләр белән ничек итеп мөгамәлә итүебездән аларга карата мәхәббәтебез күренә (Эфес. 4:29, 31—5:2). Мәсәлән, без газап чиккән кардәшләребезгә, шул исәптән авырганнарга я табигать афәтеннән зыян күргәннәргә, ярдәм итәргә тырышабыз. Ә берәрсе безне сүзе я эше белән рәнҗеткәндә, без ничек эш итәбез?

13. Ни өчен без башкаларны кичерергә тиеш?

13 Кардәшләребезне кичерү җиңел бирелмәсә, нәрсә эшләргә? (Лев. 19:18) Мондый киңәш буенча эш итегез: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (Көл. 3:13). Кардәшләребезне кичергән һәр очракта без күктәге Атабызга йолымны никадәр кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Йәһвәнең йолым бүләге өчен рәхмәтле булуыбызны ничек арттырып була?

ЙОЛЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛУЫГЫЗНЫ АЛГА ТАБА ДА ҮСТЕРЕГЕЗ

14. Йолым өчен рәхмәтле булуыбызны үстерергә безгә нәрсә булышыр?

14 Йәһвәгә йолым өчен рәхмәтләр белдерегез. «Минемчә, Йәһвәгә йолым өчен һәркөн рәхмәт әйтү бик мөһим»,— дип әйтә Һиндстанда яшәүче 83 яшьлек Джоанна исемле апа-кардәшебез. Көн дәвамында кылган хаталарыгызны искә төшереп дога кылганда, Йәһвәдән кичерүен сорагыз. Әлбәттә, әгәр гөнаһыгыз җитди икән, сезгә өлкәннәрнең ярдәме кирәк булыр. Бу яратучы кардәшләр сезне игътибар белән тыңлар һәм Изге Язмалар нигезендә киңәшләр бирер. Сез рухи яктан савыксын өчен, өлкәннәр сезнең белән бергә дога кылыр һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез яңадан яхшырсын дип үтенер (Ягък. 5:14—16).

15. Ни өчен йолым турында уку һәм уйлану мөһим?

15 Йолым турында уйланыгыз. «Гайсәнең газаплары турында укыганда, мин күз яшьләремне тыя алмыйм»,— дип әйтә 73 яшьлек Раджамани исемле апа-кардәш. Сезнең дә, Аллаһы Улының газаплары турында укыганда, йөрәгегез сыкрыйдыр. Шулай да Гайсәнең корбаны турында уйланыгыз. Ул чакта Йәһвәгә һәм Гайсәгә карата мәхәббәтегез ныгыячак. Гайсәнең йолымы турында тирәнрәк уйланыр өчен, бу теманы шәхси өйрәнүдә я гаилә өйрәнүендә карап чыгыгыз.

Гайсә Искә алу кичәсен гади рәвештә үткәргән һәм үз шәкертләренә дә шулай эш итәргә кушкан (16 нчы абзацны кара.)

16. Башкаларга йолым турында сөйләү үзебезгә нинди файда китерә? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

16 Башкаларны йолым турындагы тәгълиматка өйрәтегез. Башкаларга йолым турында сөйләгәндә, үзебезнең дә рәхмәт хисе үсә. Башкаларны Гайсәнең йолымы турында өйрәтер өчен, безнең яхшы коралларыбыз бар. Мәсәлән, без «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның дүртенче дәресен куллана алабыз. Бу дәрес «Гайсә Мәсих кем ул?» дип атала. Шулай ук безнең «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китабыбыз бар. Аның бишенче бүлеге «Йолым — Аллаһының иң зур бүләге» дип атала. Моннан тыш, без һәр ел Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә киләбез һәм башкаларны бу очрашуга ашкынып чакырабыз. Бу безгә йолымны тагы да ныграк кадерләргә булыша. Әйе, үз Улы турында башкаларга сөйләргә кушып, Йәһвә безгә шундый зур хөрмәт күрсәткән!

17. Ни өчен йолым — Аллаһының иң бөек бүләге?

17 Һичшиксез, йолым өчен рәхмәтле булуыбызны үстерер өчен һәм рәхмәтле булып калыр өчен сәбәпләребез бик күп. Йолым ярдәмендә без, камилсез булсак та, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр саклый алабыз. Йолым ярдәмендә Шайтанның бар эшләре җимерелгән булачак (1 Яхъя 3:8). Йолым ярдәмендә Йәһвәнең җиргә карата нияте чынга ашачак: бөтен җир оҗмах булачак. Һәрбер кеше Йәһвәне яратачак һәм аңа шатланып хезмәт итәчәк. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһының иң бөек бүләге өчен — йолым өчен — рәхмәтле булуыбызны һәр көн күрсәтик!

20 ҖЫР Кадерле Улың өчен рәхмәт

^ 5 абз. Ни өчен Гайсә интегеп үлгән? Бу мәкалә шушы сорауга җавап бирәчәк һәм алга таба да йолымны кадерләргә булышачак.

^ 6 абз. Римлылар кешене, ул әле исән булганда, баганага кадаклаган я бәйләгән. Йәһвә үз Улының исән килеш баганага кадаклап үтерелүенә юл куйган.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өч абый-кардәш вәсвәсәгә каршы тора: берсе, әхлаксыз рәсемгә карамас өчен, башка якка карый; икенчесе тәмәке тартудан баш тарта; өченчесе ришвәт алмый.