Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Хезмәтегезгә уңай караш саклагыз

Хезмәтегезгә уңай караш саклагыз

«Орлыгыңны иртән дә чәч, кичен дә кулыңа ял бирмә» (ВӘГ. 11:6).

70 ҖЫР Лаеклы кешеләрне эзләгез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң, аның шәкертләре Иерусалимда һәм башка урыннарда ашкынып вәгазьли (1 нче абзацны кара.)

1. Гайсә хезмәткә ничек караган һәм аның шәкертләре турында нәрсә әйтеп була? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

ГАЙСӘ, хезмәт иткәндә, һәрвакыт хезмәтенә уңай караш саклаган, һәм ул үз шәкертләренең дә хезмәттән шатлык табуларын теләгән (Яхъя 4:35, 36). Гайсә үз шәкертләре белән булганда, алар хезмәт итүдә янып торган (Лүк 10:1, 5—11, 17). Әмма, яһүдләр Гайсәне кулга алып үтергәч, шәкертләрнең ашкынулары сүрелгән (Яхъя 16:32). Шуңа күрә, үледән терелгәч, Гайсә үз шәкертләрен игътибарларын хезмәткә тупларга дәртләндергән. Нәтиҗәдә, Гайсә күккә күтәрелгәннән соң, аның шәкертләре шулкадәр ашкынып вәгазьләгән ки, аларның дошманнары хәтта: «Сез бит үз тәгълиматыгыз белән бөтен Иерусалимны тутырдыгыз»,— дип әйткән булган (Рәс. 5:28).

2. Йәһвә вәгазь эшен ничек фатихалаган?

2 Гайсә вәгазь эше белән җитәкчелек итүен дәвам иткән, һәм Йәһвә беренче мәсихчеләрне зур үсеш белән фатихалаган. Мәсәлән, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә якынча 3 000 кеше суга чумдырылган (Рәс. 2:41). Аннан соң да шәкертләрнең саны үсә барган (Рәс. 6:7). Әмма Гайсә соңгы көннәрдә вәгазь эше тагы да киңрәк колач җәячәк дип пәйгамбәрлек иткән булган (Яхъя 14:12; Рәс. 1:8).

3, 4. Ни өчен кайбер территорияләрдә вәгазьләргә авыррак һәм без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?

3 Без барыбыз да хезмәткә уңай караш сакларга тырышабыз. Кайбер илләрдә бу әллә ни авыр түгел. Анда Изге Язмаларны өйрәнергә теләүчеләр шулкадәр күп, алар хәтта чиратка баса дип әйтеп була. Әмма башка илләрдә вәгазьләү авыррак, чөнки күпләрне өйдә тотып булмый, ә өйдә тотып булганнары Изге Язмалар белән кызыксынмый.

4 Әгәр дә сез вәгазьләү җиңел булмаган территориядә хезмәт итәсез икән, бу мәкаләдәге киңәшләр сезнең өчен аеруча файдалы булыр. Без кайбер кардәшләрнең мисалларына игътибар итәрбез. Алар, яхшы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә җиткерер өчен, күп тырышлык куя. Без шулай ук кешеләр безне тыңлыймы, юкмы — боларның барысына карамастан, ничек хезмәттә шатлыкны саклап калырга икәнлеген белербез.

КЕШЕЛӘРНЕ ӨЙДӘ ТОТУ АВЫР БУЛСА, ШАТЛЫКНЫ ЮГАЛТМАГЫЗ

5. Күп кенә кардәшләребез нинди авырлыкларга очрый?

5 Күп кенә кардәшләребезнең кешеләр белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге чикләнгән. Мәсәлән, кайбер вәгазьчеләргә күп фатирлы йортларга һәм саклана торган яшәү комплексларына керү бик авыр. Андый йортларда еш кына вахтёр я сакчы утыра, һәм алар, гадәттә, хуҗалар рөхсәт итмәсә, бер кешене дә кертми. Башка вәгазьчеләргә йортларга керү җиңел, әмма алар кешеләрне өйдә туры китерә алмый. Ә кайбер кардәшләргә, берәрсе белән сөйләшер өчен, зур ара үтәргә туры килә, ә ул кеше өйдә булмаска да мөмкин. Без дә, хезмәттә охшаш авырлыкларга очрасак, бирешмик. Үз хезмәтебезне ничек уңышлырак итеп була?

6. Вәгазьчеләр белән балыкчылар арасында нинди охшаш як бар?

6 Гайсә вәгазь эшен балык тоту белән чагыштырган (Марк 1:17). Әгәр балыкчы озак вакыт балык тота алмаса, ул балык тоту вакытын, урынын һәм ысулын үзгәртә. Без дә хезмәттә охшаш чаралар күрә алабыз. Әйдәгез, берничә киңәшне карап китик.

Йорт хуҗаларын өйдә туры китерә алмасагыз, төрле вакытта, төрле урыннарда һәм төрле ысуллар белән вәгазьләгез (7—10 нчы абзацларны кара.) *

7. Без төрле вакытта вәгазьләсәк, нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

7 Төрле вакытта вәгазьләгез. Күпчелек кеше нинди вакытта өйдә була? Шул вакытта вәгазьләргә тырышсак, без күбрәк кешеләрне өйдә очратырбыз. Алар бит иртәме-соңмы өйләренә кайтырга тиеш! Күп кенә кардәшләр кичкә таба вәгазьли, чөнки, гадәттә, бу вакытта кешеләр өйдә була, яхшырак тыңлый һәм беркая да ашыкмый. Бәлки, сезгә Дэвид исемле өлкән кулланган бер ысул ярдәм итәр. Ул хезмәттәше белән вәгазьләгәндә, хуҗасы өйдә булмаган фатирга бер-ике сәгатьтән соң кабат килә. Ул болай дип сөйли: «Гаҗәеп, икенче килүдә без шулкадәр күп кешеләрне өйдә тотабыз» *.

Йорт хуҗаларын өйдә туры китерә алмасагыз, төрле вакытта вәгазьләгез (7, 8 нче абзацларны кара.)

8. Вәгазьче 11:6 да язылганны хезмәткә ничек кулланып була?

8 Без бирешергә тиеш түгел. Бу мәкаләнең төп шигыре нәкъ моны исебезгә төшерә дә. (Вәгазьче 11:6 укы.) Дэвид нәкъ шундый караш белән хезмәт итә. Бер мәртәбә аның белән мондый очрак булган. Бер йортта Дэвид фатир хуҗасын өйдә тота алмаган, әмма ул башка көннәрне дә килүен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, бер көнне фатир хуҗасы өйдә булган. Шул ир кеше, Дэвидны игътибар белән тыңлап, болай дигән: «Мин монда инде сигез ел яшим, ә Йәһвә Шаһитләре белән беренче тапкыр сөйләшәм». Дэвид болай ди: «Мин шуңа игътибар иттем: тырышлыклар куеп, ахыр чиктә кешене өйдә тоткач, кеше еш кына безнең хәбәребезне теләбрәк тыңлый».

Йорт хуҗаларын өйдә туры китерә алмасагыз, төрле урыннарда вәгазьләгез (9 нчы абзацны кара.)

9. Өйдә очрата алмаган кешеләр белән сөйләшер өчен, кайбер кардәшләр нәрсә эшли?

9 Төрле урыннарда вәгазьләгез. Өйдә булмаган кешеләрне очратыр өчен, кайбер кардәшләр башка урыннарда вәгазьли. Мәсәлән, урамда я стенд белән вәгазьләү кардәшләребезгә керергә авыр булган йортларда яшәүче кешеләр белән сөйләшергә мөмкинлек бирә. Шулай ук кардәшләребез шуңа игътибар иткән: паркларда, базарларда һәм эшмәкәр территориядә кешеләр теләбрәк сөйләшә һәм басмаларыбызны ала. Боливиядә хезмәт итүче Флойран исемле район күзәтчесе болай ди: «Без базарларда һәм кибетләрдә көндезге бердән алып өчкә кадәр вәгазьлибез. Бу вакытта, гадәттә, сатучыларның эшләре күп булмый һәм безнең күп кенә яхшы сөйләшүләребез була. Кайбер кешеләр белән хәтта Изге Язмалар өйрәнүе башлана».

Йорт хуҗаларын өйдә туры китерә алмасагыз, төрле ысуллар белән вәгазьләгез (10 нчы абзацны кара.)

10. Хезмәттә тагын нинди ысуллар кулланып була?

10 Төрле ысулларны кулланып вәгазьләгез. Әйтик, сез фатир хуҗасын өйдә тота алмыйсыз, ди. Сез төрле вакытта килеп карадыгыз, әмма уңышка ирешмәдегез. Бу кешегә ничек тә булса шаһитлек биреп буламы? Катарина исемле апа-кардәш болай ди: «Мин өйдә очрата алмаган фатир хуҗаларына хатлар калдырам һәм шул хатларда шәхсән очрашканда әйтәсе сүзләрне язам». Бу мисал безне нәрсәгә өйрәтә? Участокта вәгазьләгәндә, төрле ысулларны кулланып, һәр кешегә шаһитлек бирергә тырышыгыз.

КЕШЕЛӘРНЕҢ ВАЕМСЫЗЛЫГЫ ШАТЛЫГЫГЫЗНЫ УРЛАМАСЫН

11. Ни өчен кайбер кешеләр безнең хәбәребезгә ваемсыз?

11 Кайбер кешеләр безнең хәбәребезгә ваемсыз. Аларга Аллаһы да, Изге Язмалар да кирәкми. Кайберләре күп газап күргәнгә Аллаһыга ышанмый. Башкалары дин әһелләренең икейөзлелеген күрә, шуңа күрә Аллаһы Сүзе белән кызыксынмый. Моннан тыш, эш, гаилә һәм төрле проблемаларны хәл итү кешеләрнең күп вакытларын ала, һәм алар Изге Язмалар үзләренә ничектер ярдәм итә ала дип уйламый. Кешеләрнең безнең хәбәребезне кадерләмәгәннәрен күреп, ничек шатлыгыбызны югалтмаска?

12. Филипиялеләргә 2:4 тә язылган сүзләр безгә хезмәттә ничек ярдәм итә?

12 Кешеләр белән эчкерсез кызыксыныгыз. Әлек хәбәребезгә ваемсыз булган күп кенә кешеләр соңрак хәбәребезне кабул итә. Ни өчен? Чөнки кардәшләребез аларга карата эчкерсез кызыксыну күрсәткән булган. (Филипиялеләргә 2:4 укы.) Алдарак искә алынган Дэвид абый-кардәш болай дип әйтә: «Хезмәттә кеше белән сөйләшә башлагач һәм моның аңа кызык булмаганын күреп алгач, без Изге Язмалар белән әдәбиятны кире сумкага тыгып куябыз һәм: „Ни өчен бу тема сезне кызыксындырмый, моны белеп буламы?“» — дип сорыйбыз. Кешеләр безнең эчкерсез кызыксынуыбызны сизә. Алар безнең нәрсә әйткәнебезне онытырга да мөмкин, ә менә безнең мөнәсәбәтебезне алар онытмаячак. Кеше безнең белән сөйләшергә теләмәсә дә, эчкерсез кызыксынуыбыз аңа игелекле мөнәсәбәтебезне күрсәтер.

13. Безнең хәбәребезне ничек кеше ихтыяҗларына яраклаштырып була?

13 Без хәбәребезне кешеләрнең ихтыяҗларына яраклаштырсак, аларга эчкерсез кызыксыну күрсәткән булырбыз. Әйтик, сез кешенең баласы булганына игътибар иттегез, ди. Ул чакта кеше белән Изге Язмалар балаларны тәрбияләргә ничек булыша алганы турында һәм Изге Язмалар гаилә тормышын ничек бәхетле итә алганы турында сөйләшеп була. Я, бәлки, без ишектә берничә йозак булганына игътибар иттек, ди. Ул вакытта кеше белән бүгенге көндә җинаятьчелекнең артканы турында һәм киләчәктә бу проблема ничек хәл ителәчәге турында сөйләшеп була. Нинди генә темага сөйләшсәк тә, кешегә Изге Язмаларның шәхсән аңа ничек ярдәм итә алганын күрсәтергә тырышыйк. Өстәрәк искә алынган Катарина болай дип әйтә: «Мин Изге Язмаларның үз тормышымны ничек үзгәрткәне турында еш кына уйланам». Бу Катаринага кешеләргә инандырырлык итеп вәгазьләргә ярдәм итә, һәм кешеләр моны күрми калмый.

14. Гыйбрәтле сүзләр 27:17 буенча, хезмәттәшләр бер-берсенә ничек ярдәм итә ала?

14 Кардәшләрегез белән хезмәттәшлек итегез. Рәсүл Паул Тимутине вәгазьләү һәм өйрәтү ысулларына өйрәткән. Ул Тимутине башкаларны да өйрәтергә дәртләндергән (1 Көр. 4:17). Без дә, Тимути кебек, җитлеккән кардәшләрдән өйрәнә алабыз. (Гыйбрәтле сүзләр 27:17 укы.) Шон исемле пионерның мисалына игътибар итик. Ул авылларда вәгазьләгән. Андагы кешеләр, үз диннәре белән канәгать булганга, хакыйкатьне әллә ни тыңламаган. Аңа шатлыгын югалтмаска нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Берәр кардәш белән вәгазьләү мөмкинлеге туганда, мин аны кулдан ычкындырмый идем. Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, безнең күп вакытыбыз юлга китә иде, һәм без бу вакытны осталыкларыбызны яхшыртыр өчен кулланырга тырыштык. Мәсәлән, без, яңа гына булган сөйләшүне искә төшереп, тагын андый сөйләшү булса, нәрсәне яхшыртып булганы турында фикер алыша идек».

15. Ни өчен дога вәгазьнең мөһим өлеше булып тора?

15 Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Моны хезмәткә барганда һәрвакыт эшләгез. Йәһвәнең изге рухы ярдәм итмәсә, уңышка ирешеп булмый (Зәб. 127:1; Лүк 11:13). Йәһвәгә дога кылганда, догагыз конкрет булсын. Мәсәлән, Йәһвәдән сезне тыңларга теләгән я яхшы хәбәргә мохтаҗ булган кешегә юнәлтсен дип сорагыз. Аннан соң догагыз буенча эш итегез: бар очраган кешеләргә вәгазьләгез.

16. Хезмәтебез уңышлы булсын өчен, ни өчен яхшы шәхси өйрәнү кирәк?

16 Шәхси өйрәнүгә вакыт бүлеп куегыз. Изге Язмалар безне Йәһвәнең «камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белергә» дәртләндерә (Рим. 12:2). Хакыйкатьне тапканыбызга нык инанган булсак, бу безнең сөйләшүебездә дә сизелер. Катарина болай ди: «Күпмедер вакыт әлек мин кайбер тәгълиматларны тирәнрәк өйрәнергә булдым. Мин Барлыкка Китерүченең барлыгына, Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына һәм Йәһвәнең оешмасы барлыгына дәллиләр эзләдем». Андый тирән өйрәнү ярдәмендә Катарина үз иманын ныгыткан һәм хезмәттән күбрәк шатлык кичерә башлаган.

НИ ӨЧЕН ХЕЗМӘТКӘ УҢАЙ КАРАШ САКЛАРГА КИРӘК?

17. Ни өчен Гайсә хезмәткә уңай караш саклаган?

17 Кайбер кешеләр Гайсәнең хәбәренә ваемсыз булса да, Гайсә хезмәткә уңай караш саклаган һәм хезмәтен дәвам иткән. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул һәр кешегә хакыйкатьне белү никадәр мөһим икәнлеген белгән һәм мөмкин кадәр күбрәк кешегә шаһитлек бирергә тырышкан. Шулай ук ул аның көннәрендә хәбәргә ваемсыз булган кешеләрнең кайберләре иртәме-соңмы хакыйкатьне кабул итәчәкләрен белгән. Гайсәнең гаиләсен искә төшерик. Гайсәнең өч ярым ел хезмәт итүе дәвамында аның бер энесе дә аңа иярмәгән (Яхъя 7:5). Әмма, Гайсә терелгәннән соң, алар аңа иман итә башлаган (Рәс. 1:14).

18. Ни өчен без вәгазь эшебезне дәвам итәбез?

18 Без кемнең яхшы хәбәрне кабул итәчәген төгәл белмибез. Кемгәдер моның өчен, башкаларга караганда, күбрәк вакыт кирәк. Хәтта безне тыңларга теләмәгән кешеләр дә, безнең яхшы тәртибебезне һәм уңай карашыбызны күреп, вакыт узу белән Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китә ала (1 Пет. 2:12).

19. Безгә 1 Көринтлеләргә 3:6, 7 дә язылган нинди хакыйкатьне онытмаска кирәк?

19 Әйдәгез, шуны истә тотыйк: без утыртсак та һәм су сипсәк тә, үстерүен Аллаһы үстерә. (1 Көринтлеләргә 3:6, 7 укы.) Эфиопиядә хезмәт итүче Гетахун исемле абый-кардәш болай ди: «Мин сирәк вәгазьләнә торган территориядә 20 дән артык ел дәвамында бердәнбер Йәһвә Шаһите идем, ә хәзер монда 14 вәгазьче бар. Аларның 13 е суга чумдырылган, шул исәптән минем хатыным һәм өч балам. Ә очрашуларга уртача 32 кеше килә». Гетахун үзенең вәгазьдән туктамаганына һәм Йәһвәнең эчкерсез кешеләрне оешмага җәлеп иткәненә бик шат (Яхъя 6:44).

20. Безнең хезмәтебез коткару эшләренә нәрсә белән охшаш?

20 Йәһвә өчен һәр кешенең тормышы кадерле. Ул безгә зур хөрмәт күрсәткән: без аның Улы белән мөһим эштә хезмәттәшлек итәбез — бу дөнья ахырында бар халыклардан эчкерсез күңелле кешеләрне эзлибез (Һәг. 2:7). Безне җимерекләр астында калганнарны коткаручылар белән чагыштырып була. Коткаручылар күпме кешене коткара алачакларын белми, әмма алар бергәләп тырышлыклар куя. Аларның хезмәтләре бик мөһим. Безнең хезмәтебез турында да шуны ук әйтеп була. Без Шайтан дөньясыннан күпме кешене коткара алачагыбызны белмибез, әмма Йәһвә, андый кешеләрне коткарыр өчен, һәрберебезне куллана ала. Боливиядә яшәүче Андреас исемле абый-кардәш болай ди: «Кеше хакыйкатьне белеп суга чумдырылса, бу безнең күмәкләшеп хезмәт итүебезнең нәтиҗәсе». Әйдәгез, хезмәтебезгә уңай караш белән карыйк. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне һәм хезмәтебезне фатихалаячак һәм бу безгә зур шатлык китерәчәк.

66 ҖЫР Аллаһының изге серен игълан итик

^ 5 абз. Әгәр кешеләрне өйдә тота алмасак яисә алар хәбәребезгә ваемсыз булса, хезмәтебезгә ничек уңай караш сакларга? Бу мәкаләдә без шатлыкны югалтмаска булыша алган берничә киңәшне карап китәрбез.

^ 7 абз. Хезмәтнең бар төрләрендә катнашканда да, вәгазьчеләр шәхси мәгълүмат турындагы законнарны үтәргә тиеш.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: (өстән аска) ирле-хатынлы пар кешеләрне өйдә тоту авыр булган участокта вәгазьли. Беренче йортның хуҗасы — эштә, икенче йортның хуҗасы — хастаханәдә, ә өченче йортның хуҗасы — кибеттә. Бу ирле-хатынлы пар беренче йорт хуҗасын кич белән килеп өйдә туры китерә. Икенче йорт хуҗасын хастаханә янында стенд белән вәгазьләгәндә очрата, ә өченче йорт хуҗасына телефон аша вәгазьли.