Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Өйрәнүчеләрегезгә суга чумдырылырга ярдәм итегез

Өйрәнүчеләрегезгә суга чумдырылырга ярдәм итегез

«Һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен» (РӘС. 2:38).

72 ҖЫР Хакыйкатьне таратабыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Гайсәнең шәкертләре Иерусалимда җыелган халыкка нәрсә дип әйтә?

ИЕРУСАЛИМГА күп халык килә. Алар — төрле илләрдән һәм төрле телләрдә сөйләшә. Алар шаккатыргыч могҗизага шаһит була: гап-гади, белемсез яһүдләр аларның туган телләрендә сөйләшә! Әмма бу кешеләр сөйләгән хәбәр аларны тагын да ныграк гаҗәпләндерә. Рәсүл Петер, халык төркеменә мөрәҗәгать итеп, алар, Гайсә Мәсихкә иман итсәләр, котыла алачаклар дип әйтә. Ишеткәннәре бу халыкны шулкадәр таң калдыра, алар хәтта: «Безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сорый. Рәсүл Петер аларга: «Һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен»,— дип җаваплый (Рәс. 2:37, 38).

Абый-кардәш үз хатыны белән бер яшь ир-ат белән өйрәнү үткәрә. Бу ир-атның кулында — «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап (2 нче абзацны кара.)

2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

2 Бу гаҗәеп нәтиҗәләргә китергән. Шул ук көнне якынча 3 000 кеше, суга чумдырылып, Гайсәнең шәкерте булып киткән һәм шулай итеп шәкертләр булдыру эшенә нигез салынган. Гайсә кушкан бу эш бүген дә дәвам ителә. Әйе, бүген, кеше суга чумдырылсын өчен, аның белән берничә сәгать сөйләшү генә җитми. Гадәттә, моңа берничә ай, бер ел я хәтта күбрәк вакыт таләп ителә. Шәкертләр булдыру эше күп көч таләп итә, һәм Изге Язмалар өйрәнүләре үткәргән кардәшләр моны ишетеп кенә белми. Бу мәкаләдә без өйрәнүчегә суга чумдырылырга ничек ярдәм итеп булганын карап китәрбез.

ӨЙРӘНҮЧЕГӘ БЕЛЕМНӘРЕН КУЛЛАНЫРГА БУЛЫШЫГЫЗ

3. Маттай 28:19, 20 буенча, суга чумдырылыр өчен, өйрәнүче нәрсә эшләргә тиеш?

3 Суга чумдырылганчы, кеше Изге Язмалардан белгәннәрен тормышында кулланырга тиеш. (Маттай 28:19, 20 укы.) Гайсә «акыллы кеше» турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән. Шул кеше, тирән казып, йортын кыя өстенә салган булган. Безнең өйрәнүчебез, белгәннәрен кулланса, шул акыллы кешегә охшаш булыр (Мат. 7:24, 25; Лүк 6:47, 48). Аңа өйрәнгәннәрен кулланырга ничек булышып була? Әйдәгез, өч киңәшкә игътибар итик.

4. Өйрәнүчегезгә суга чумдырылу максатына ирешергә ничек булышып була? (« Өйрәнүчегезгә максатлар куярга һәм аларга ирешергә булышыгыз» дигән рамканы карагыз.)

4 Өйрәнүчегезгә максатларына ирешергә булышыгыз. Ни өчен бу мөһим? Күз алдына китерегез: сез ерак җиргә барырга телисез. Маршрутны төзегәндә, сез юлда булачак кечкенә тукталышларны да планлаштырасыз. Андый тукталышлар ярдәмендә юл әллә ни озын булып тоелмаячак. Өйрәнүче дә, кечкенә максатлар куеп, аларга ирешсә, суга чумдырылу аның өчен ирешмәслек максат булып тоелмас. Максатлар кую турында әйткәндә, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның һәр бүлегендә китерелгән «Максатлар» дигән рамка булыша ала. Дәресне өйрәнгәннән соң, рамкада китерелгән максат өйрәнүчегезгә белгәннәрен кулланырга ничек ярдәм итә алганы турында фикер алышыгыз. «Башка максатлар» дигән юлга өстәмә максатларны язып куегыз. Бу рамканы кулланып, өйрәнүчегезгә кечкенә һәм зур максатлар куярга һәм аларга акрын-акрын ирешергә булышыгыз.

5. Марк 10:17—22 буенча, Гайсә бай кешегә нәрсә дип әйткән һәм моны эшләргә аны нәрсә дәртләндергән?

5 Өйрәнүчегә тормышында үзгәрешләр ясарга булышыгыз. (Марк 10:17—22 укы.) Гайсәгә бер бай кеше мөрәҗәгать иткәч, ул аңа, бар милкен сатып, акчасын ярлыларга өләшергә киңәш иткән (Марк 10:23). Гайсә, бу кешегә андый үзгәрешләр ясау авыр булганын белсә дә, шул киңәшне бирергә оялмаган. Ни өчен? Чөнки ул шул кешене яраткан. Без кайвакыт, өйрәнүче әле үзгәрергә әзер түгел дип уйлап, аңа берни дә әйтмәскә мөмкин. Чыннан да, кеше, тамырланган гадәтләрен үзгәртеп, яңа шәхескә киенсен өчен, вакыт таләп ителә (Көл. 3:9, 10). Әмма без аның белән моның турында мөмкин кадәр иртәрәк сөйләшә башласак, ул бу үзгәрешләрне тизрәк ясаячак. Шуңа күрә, бу сорауны кузгатып, сез аның турында кайгыртканыгызны күрсәтерсез (Зәб. 141:5; Гыйб. сүз. 27:17).

6. Ни өчен өйрәнүченең фикерен белергә ярдәм итүче сораулар бирергә кирәк?

6 Өйрәнү үткәргәндә, өйрәнүчене үз фикерләре белән бүлешергә дәртләндерегез. Моңа ирешер өчен, фикерен белергә булышучы сораулар бирегез. Андый сораулар ярдәмендә, сез өйрәнүчегезнең үткән материалга ышанамы һәм аны аңлыймы икәнлеген күрерсез. Өйрәнүчегезгә регуляр рәвештә андый сораулар бирсәгез, четерекле сорауларны карап чыгу күпкә җиңелрәк булачак. «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапта өйрәнүченең фикерен белергә булышучы сораулар еш кулланыла. Мәсәлән, дүртенче дәрестә мондый сорау бар: «Cез Йәһвәнең исемен кулланганда, ул нәрсә хис итә?» Ә тугызынчы дәрестә мондый сорау бар: «Сез нәрсә турында дога кылыр идегез?» Өйрәнүчегезгә башта андый сорауларга җавап бирү авыр булырга мөмкин. Сез аның игътибарын китапта китерелгән шигырьләргә һәм рәсемнәргә юнәлтә аласыз.

7. Тормыштан алынган мисаллар өйрәтүдә ничек булыша ала?

7 Өйрәнүчегә үз тормышын үзгәртергә булышыр өчен, тормыштан алынган мисаллар китереп була. Мәсәлән, өйрәнүчегә җыелышларга йөрү авыр, ди. Андый очракта аңа «Йәһвә минем хакта кайгырта» дигән видеороликны күрсәтеп була. Әлеге видеоролик 14 нче дәрестә, «Өстәмә материал» дигән рамкада, китерелә. Башка дәресләрдә дә охшаш сылтамалар бар. Сез аларны шул ук рамкада таба аласыз. Аларны шулай ук «Тирәнрәк казыгыз» дигән өлештә табып була *. Шул ук вакыт өйрәнүчегезне башкалар белән чагыштырмагыз һәм: «Ул булдырган бит, син дә булдыра алырсың»,— дип әйтмәгез. Кеше бу нәтиҗәгә үзе килергә тиеш. Моның өчен видеороликтагы кешегә үзгәрешләр ясарга нәрсә булышканына игътибар итегез. Мәсәлән, аңа нинди шигырь булышкан? Ул алган белемнәрен үз тормышында ничек кулланган? Йәһвә аңа ничек ярдәм иткән? Болар турында фикер алышыгыз.

8. Без өйрәнүченең йөрәгендә Йәһвәгә карата ярату ничек үстерә алабыз?

8 Өйрәнүчегезне Йәһвәне яратырга өйрәтегез. Моның өчен Йәһвәнең күркәм сыйфатларына игътибар итегез. Йәһвә — бәхетле Аллаһы, һәм ул үз хезмәтчеләренә ярдәм итә. Моны өйрәнүчегә аңларга булышыгыз (1 Тим. 1:11; Евр. 11:6). Йәһвә безгә биргән нормалар файдага гына бара һәм Йәһвәнең яратуын раслый (Ишаг. 48:17, 18). Өйрәнүче Йәһвәгә яратуын үстергән саен, аның үзгәрешләр ясарга теләге дә көчәя барачак (1 Яхъя 5:3).

ӨЙРӘНҮЧЕНЕ КАРДӘШЛӘР БЕЛӘН ТАНЫШТЫРЫГЫЗ

9. Марк 10:29, 30 дагы сүзләр өйрәнүчене ничек ныгыта ала?

9 Суга чумдырылу үтәр өчен, өйрәнүчегә нәрсәдәндер баш тартырга туры киләчәк. Мәсәлән, Гайсә белән сөйләшкән бай кешегә байлыгын калдырырга кирәк булган. Кайбер Изге Язмаларны өйрәнүчеләр шундый ук сайлау алдында тора: кемгәдер Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән эшне калдырырга кирәк, башкаларга дөньядагы дусларын калдырырга туры килә, ә кайберәүләр туганнары белән мөнәсәбәтләрен югалта, чөнки туганнары, Йәһвә Шаһитләрен өнәп бетермәгәнгә, алардан баш тарта. Гайсә боларның барысын да калдыру җиңел булмаячагын белгән. Әмма ул үзенә иярүчеләргә зур әҗер вәгъдә иткән: алар яраткан рухи гаиләгә кушылачак. (Марк 10:29, 30 укы.) Сез өйрәнүчегезгә бу гаиләнең өлеше булып китәргә ничек булыша аласыз?

10. Мануэльның очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Өйрәнүче белән дуслашыгыз. Өйрәнүчегез белән эчкерсез кызыксыныгыз. Мексикадан булган Мануэль болай ди: «Минем белән өйрәнү үткәргән абый-кардәш һәр өйрәнү алдыннан хәлләремне белешә иде. Моның ярдәмендә мин, үземне иркен хис итеп, төрле темаларга сөйләшә ала идем. Мин аның үзем турында кайгыртканын сизә идем».

11. Өйрәнүчеләребез белән бергә вакыт үткәрсәк, бу аларга нинди файда китерәчәк?

11 Гайсә үз шәкертләре белән бергә вакыт үткәргән кебек, безгә дә өйрәнүчеләребез белән вакыт үткәрү мөһим (Яхъя 3:22). Өйрәнүче рухи яктан үсә барса, ник аны кунакка чакырмаска? Мәсәлән, бергәләп чәй эчеп, ашап була я айлык очрашуны карап була. Аеруча дөньяви бәйрәмнәр вакытында өйрәнүче андый чакыруны бик кадерләр, чөнки ул үзен ялгыз итеп хис итәргә мөмкин. Угандадан булган Казибве исемле бер өйрәнүче болай дип исенә төшерә: «Өйрәнү үткәргән абый-кардәш минем белән буш вакытын үткәрә иде. Аның белән аралашканда, мин күп яңа нәрсәләр белдем. Бу өйрәнүдә алган белемгә тиң иде. Мин Йәһвәнең чыннан да үз хезмәтчеләре турында кайгыртканын күрдем. Йәһвәнең хезмәтчеләре бик бәхетле. Нәкъ шундый тормышны мин эзләдем дә!»

Өйрәнүгә төрле кардәшләр белән килсәк, өйрәнүчегә җыелышка кушылу җиңелрәк булыр (12 нче абзацны кара.) *

12. Ни өчен өйрәнүгә төрле кардәшләрне чакырырга кирәк?

12 Өйрәнүгә төрле вәгазьчеләрне чакырыгыз. Болай карасаң, өйрәнүне үзеңә үткәрү я бер үк кардәш белән өйрәнүгә килү уңайлы. Әмма өйрәнүгә төрле вәгазьчеләрне чакырсак, бу өйрәнүчегә күбрәк файда китерәчәк. Бу сүзләрнең хаклыгын Молдовадан булган Дмитрий мисалы раслый: «Бар өйрәнүләр төрле һәм кызыклы иде, чөнки, материалны аңлатканда, һәр вәгазьче үзенә хас булганча аңлата иде. Бу миңа өйрәнгән материалга киңрәк карарга булышты. Шулай ук, җыелышка беренче тапкыр килгәч, мин анда күп таныш йөз күрдем».

13. Ни өчен өйрәнүчене җыелышларга чакырырга кирәк?

13 Өйрәнүчене очрашуларга йөрергә дәртләндерегез. Ни өчен бу мөһим? Очрашуларга йөрү Йәһвәнең таләбе һәм безнең гыйбадәт кылуыбызның аерылгысыз өлеше булып тора (Евр. 10:24, 25). Өстәвенә, без кардәшләр белән рухи гаилә. Очрашуларга килеп, без бер өстәл артында кичке аш ашагандай булабыз. Кешене очрашуларга килергә дәртләндереп, без аңа суга чумдыруга илтүче мөһим адым ясарга булышабыз. Әмма бу адым барысына да җиңел бирелми. Әйдәгез, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китаптан бу авырлыкны җиңәргә булышучы киңәшләрне карап китик.

14. Өйрәнүчене очрашуларга йөрергә ничек дәртләндереп була?

14 «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 10 нчы бүлеге җыелыш очрашуларына йөрүнең мөһимлеген ассызыклый. Бу китап чыкканчы, аны кулланып караган тәҗрибәле вәгазьчеләр бу дәреснең чыннан да эффектив булуы турында әйткән. Әлбәттә, кешене очрашуга чакырыр өчен, 10 нчы дәресне көтәсе юк. Моны иртәрәк тә эшләп була. Өйрәнүчене бер мәртәбә чакыру белән чикләнмик, аны алга таба да очрашуларга чакырып торыйк. Һәр өйрәнүченең үз авырлыклары була. Шуңа күрә өйрәнүчегезгә очрашуларга йөрергә нәрсә комачаулаганын билгеләргә тырышыгыз һәм бу яктан аңа ярдәм күрсәтегез. Ул очрашуга беренче чакырудан ук килмәсә, артык борчылмагыз. Сабыр булыгыз һәм бирешмәгез.

ӨЙРӘНҮЧЕГЕЗНЕ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ

15. Өйрәнүчебез нәрсәдән куркырга мөмкин?

15 Сез Йәһвә Шаһите булып китәргә курка идегезме? Бәлки, сез өйдән өйгә йөреп вәгазьли алмам дип борчылгансыздыр. Ә бәлки, туганнарыгыз белән дусларыгыз каршы чыгар дигән фикер сезне куркыткандыр. Алай булса, сез өйрәнүчегезнең хисләрен аңлый аласыз. Гайсә дә кешеләрнең андый куркулары булачагын белгән. Шулай да ул үз шәкертләрен куркуга бирелмәскә һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндергән (Мат. 10:16, 17, 27, 28). Гайсә үз шәкертләренә куркуларын җиңәргә ничек ярдәм иткән? Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

16. Өйрәнүчегезне шаһитлек бирергә ничек өйрәтеп була?

16 Өйрәнүчегезне башкаларга иманы турында сөйләргә өйрәтегез. Гайсә үз шәкертләрен беренче тапкыр вәгазьләргә җибәргәч, алар бик дулкынлангандыр. Аларга нәрсә ярдәм иткән? Гайсә аларга кайда барырга һәм нәрсә сөйләргә икәнлеген аңлатып биргән (Мат. 10:5—7). Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? Өйрәнүчегезгә аның кемгә вәгазьли алганын аңлатыгыз. Мәсәлән, аның белән берәр теманы карап чыккач, бу белемнәр кайсы танышларын кызыксындыра ала дип сорагыз. Аннары сөйләшүгә ничек әзерләнеп булганын күрсәтегез. Мәсәлән, сез үзегез моны гади итеп ничек аңлатыр идегез — шуны күрсәтеп була. Өйрәнүчегез белән бергәләп репетиция ясагыз. Әзерләнгәндә, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның «Кайберәүләр әйтә» һәм «Берәрсе сорарга мөмкин» дигән өлешләрен кулланыгыз. Шулай ук Изге Язмаларны кулланырга һәм әдәпле булырга өйрәтегез.

17. Маттай 10:19, 20, 29—31 не кулланып, өйрәнүченең Йәһвәгә ышанычын ничек үстереп була?

17 Өйрәнүчегезне Йәһвәгә таянырга өйрәтегез. Гайсә үз шәкертләрен Йәһвәнең яратуында һәм ярдәм итәчәгендә ышандырган. (Маттай 10:19, 20, 29—31 укы.) Сез дә өйрәнүчегезне Йәһвә аны ярдәмсез калдырмаячагында ышандырыгыз. Өйрәнүчегез белән дога кылганда, аның максатларын искә алсагыз, өйрәнүчегә Йәһвәгә таяну җиңелрәк булачак. Польшадан булган Францишек болай ди: «Минем белән өйрәнү үткәргән абый-кардәш еш кына мин үз максатларыма ирешә алсын дип дога кыла иде. Мин Йәһвәнең аның догаларына җавап биргәнен күрдем һәм үзем дә дога кыла башладым. Мин конгресска һәм җыелыш очрашуларына барыр өчен эштән сорап киткәндә, Йәһвәнең кайгыртуын сиздем».

18. Шәкертләр булдыру эше Йәһвәдә нинди хисләр уята?

18 Йәһвә Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрне кадерли. Йәһвә шулай ук өйрәнү үткәргән кардәшләр дә, өйрәнүчеләренә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булышыр өчен, күпме тырышлыклар куйганын күрә. Йәһвә андый фидакарь укытучыларны бик ярата (Ишаг. 52:7). Өйрәнү үткәрәбезме без я безне өйрәнүләргә чакыралармы, өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә һәм суга чумдырылуга ирешергә булышыр өчен, әйдәгез, бу мәкаләдәге киңәшләрне кулланыйк.

60 ҖЫР Яхшы хәбәр тормыш бирә

^ 5 абз. Бу мәкаләдә без Гайсәнең кешеләргә үзенең шәкертләре булып китәргә ничек булышканын карап китәрбез һәм Гайсәдән бу яктан ничек үрнәк ала алганыбызны белербез. Без шулай ук «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның кайбер үзенчәлекләренә игътибар итәрбез. Бу китапның максаты бит — өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә булышу һәм аларны суга чумдырылуга әзерләү.

^ 7 абз. Тормыштан алынган мисалларны «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» дигән басмада, «Изге Язмалар» дигән бүлектә, «Файда» дигән өстәмә исемдә, «„Изге Язмалар тормышны үзгәртә“ („Күзәтү манарасы“ның рубрикасы)» дигән өлештә табып була я JW Library® кушымтасында, «Мультимедия» дигән бүлекчәдә, «Интервью һәм очраклар» дигән өлештә табып була.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш өйрәнүгә хатыны белән килгән. Ул шулай ук өйрәнүгә башка абый-кардәшләрне дә чакыра.