Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Шайтан тозакларыннан котылып була!

Шайтан тозакларыннан котылып була!

«Алар Иблиснең... тозагыннан котылырлар» (2 ТИМ. 2:26).

36 ҖЫР Йөрәгебезне саклыйбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Шайтан белән аучы арасында нинди охшаш як бар?

АУЧЫНЫҢ максаты — җәнлекне тоту я аны үтерү. Бу максатка ирешер өчен, аучы төрле тозаклар куллана. Андый тозакларның кайберләре хәтта Изге Язмаларда да искә алына (Әюп 18:8—10). Ничек соң аучы җәнлекне тозакка тота? Ул шул хайванны күзәтә һәм тозакны хайван көтмәгән урында һәм вакытта куя. Шайтан да шулайрак эш итә. Ул безне күзәтә, кызыктырырга тырыша һәм үз тозакларын көтмәгән урында куя. Шул ук вакыт Изге Язмаларда, Шайтан безне тозакка эләктерсә дә, без котыла алабыз дип әйтелә. Икенче яктан, Аллаһы Сүзе безне Шайтан тозакларына бөтенләй эләкмәскә өйрәтә.

Горурлык белән комсызлык — Шайтанның иң уңышлы кораллары (2 нче абзацны кара.) *

2. Шайтан кешеләрдә нинди ике сыйфат үстерергә тырыша?

2 Горурлык һәм комсызлык Шайтанның уңышлы кораллары булып тора *. Ул инде меңләгән ел дәвамында кешеләрдә бу сыйфатларны үстерергә тырыша. Шайтан үз ятьмәләренә эләктерергә тырышкан аучыга охшаш (Зәб. 91:3). Әмма бу без, һичшиксез, аның тозакларына эләгербез дигәнне аңлатмый. Ни өчен? Чөнки Йәһвә Шайтанның алымнарын безгә алдан әйтеп куйган (2 Көр. 2:11).

Изге Язмалардагы мисаллар безгә Шайтанның тозакларына эләкмәскә булышыр, ә эләксәк — котылырга булышыр (3 нче абзацны кара.) *

3. Ни өчен Йәһвә горурлык һәм комсызлык сыйфатларын үстергән кешеләрнең мисалларын яздырткан?

3 Безне горурлыктан һәм комсызлыктан яклар өчен, Йәһвә Изге Язмаларда үз хезмәтчеләренең мисалларын яздырткан. Бу мәкаләдә каралачак мисаллардан күренгәнчә, Шайтан хәтта Йәһвәнең тәҗрибәле хезмәтчеләрен дә үз ятьмәсенә эләктерә алган. Әмма бу хәлебез өметсез булуын аңлатмый. Йәһвә ул мисалларны безнең өчен «кисәтү итеп» калдырган (1 Көр. 10:11). Алар безгә Шайтанның тозакларына эләкмәскә, ә эләксәк — алардан качарга булышыр.

ГОРУРЛЫК

4 нче абзацны кара.

4. Горурлык нәрсәгә китерә?

4 Шайтан безнең горур булуыбызны тели, чөнки, тәкәбберләнеп китсәк, аның кебек булырбыз һәм мәңгелек тормышка өметебезне югалтырбыз (Гыйб. сүз. 16:18). Менә ни өчен рәсүл Паул мәсихче, масаеп китсә, «Иблискә чыгарылган хөкемгә тартылыр» дип язган булган (1 Тим. 3:6, 7). Хакыйкатькә яңа килгән мәсихченең дә, күп еллар Йәһвәгә хезмәт иткән мәсихченең дә андый тозакка эләгүе бар.

5. Вәгазьче 7:16, 20 буенча, горурлык нәрсәдә чагылырга мөмкин?

5 Эгоизм — горурлыкның бер ягы. Тормышыбызда ниндидер авырлык туганда, Шайтан безнең Йәһвәгә түгел, ә үзебезгә таянуыбызны тели. Әйтик, нахакка гаепләүләргә я гаделсез мөгамәләгә дучар булсагыз, сез нәрсә эшләрсез? Андый чакларда Йәһвәне һәм аның оешмасын гаепли башласагыз, Шайтан шат булыр иде. Иблис, без Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланыр урынына, барысын да үз кулыбызга алырбыз дип көтә. (Вәгазьче 7:16, 20 укы.)

6. Бер апа-кардәшнең мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Нидерланд иленнән булган бер апа-кардәшнең мисалына тукталыйк. Ул башкаларның кимчелекләренә артык игътибар биргән. Көннәрнең берсендә ул түзәр хәлем юк дигән нәтиҗәгә килгән. Ул болай ди: «Мин үземне ялгыз хис итә идем һәм бу хисләр белән бернәрсә дә эшли алмый идем. Мин иремә, башка җыелышка күчсәк, яхшырак булыр дип әйттем». Әмма соңрак ул апа-кардәш безнең телевидениебездәге 2016 ел март чыгарылышын караган. Анда башкаларның кимчелекләренә ничек дөрес караш саклап булганы турында әйтелгән иде. Бу апа-кардәш болай ди: «Бу чыгарылыш миңа, башкаларны тәнкыйтьләр урынына, күбрәк үз хаталарыма игътибар итәргә һәм үз-үзем белән намуслы булырга булышты. Мин күбрәк Йәһвә һәм аның хакимлеге турында уйлана башладым». Бу очрактан нинди сабак алып була? Әгәр безнең берәрсе белән киеренке хәл туса, безгә күбрәк Йәһвә турында уйларга һәм аңардан ул безгә бу ситуациягә аның күзләре белән карарга булышсын дип сорарга кирәк. Безнең күктәге Атабыз кардәшләребезнең хаталарын күрә, әмма аларны кичерә. Йәһвә бездән дә шуны ук көтә (1 Яхъя 4:20).

7 нче абзацны кара.

7. Узия патша белән нәрсә булган?

7 Горурлык аркасында, Яһүд патшасы Узия киңәшне кире каккан һәм үзбелдекле эш иткән. Узия бик сәләтле патша булган. Ул күп кенә сугышларда җиңгән, шәһәрләр төзегән һәм игенчелектә зур уңышларга ирешкән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Аллаһы аны үз фатихасыннан аермаган» (2 Елъ. 26:3—7, 10). Әмма башка шигырьдә болай дип әйтелә: «Әмма зур куәткә ирешкәч, ул үз башына горур йөрәкле булып китте». Узия патша фимиам мәзбәхендә фимиам яндыру өчен Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә керергә теләгән, әмма Канун буенча аның моны эшләргә хакы булмаган. Йәһвә Узияне горурлыгы өчен махау чире белән җәзалаган, һәм ул үзенең үлеменә кадәр аерым йортта яшәгән (2 Елъ. 26:16—21).

8. 1 Көринтлеләргә 4:6, 7 дә язылган сүзләр безгә горурланып китмәскә ничек булыша ала?

8 Ә бүген берәр мәсихче Узия эләккән тозакка эләгә аламы? Хосе исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул уңышлы бизнесмен, җыелышта хөрмәт казанган өлкән булган. Хосе конгрессларда нотыклар белән чыгыш ясаган, һәм хәтта район күзәтчеләре дә аның белән киңәшләшкән. Ул болай дип сөйли: «Йәһвәгә таяныр урынына, мин күбрәк үз белдегемә һәм үз тәҗрибәмә таяна башладым. Мин рухи яктан көчле, миңа куркыныч янамый дип уйлый идем. Мин Йәһвәнең кисәтүләрен һәм киңәшләрен кире кактым». Хосе җитди гөнаһ кылган һәм җыелыштан чыгарылган булган. Берничә ел элек ул җыелышка кире кайткан. Хосе мондый нәтиҗәгә килгән: «Йәһвә миңа шуны аңларга булышты: билгеләнүләргә караганда, тыңлаучанлык мөһимрәк». Шуны онытмыйк: безнең бөтен сәләтләребез һәм билгеләнүләребез — Йәһвәдән. (1 Көринтлеләргә 4:6, 7 укы.) Ә горур булсак, Йәһвә безне кулланмас.

КОМСЫЗЛЫК

9 нчы абзацны кара.

9. Комсызлык Шайтанны һәм Хауваны нәрсәгә этәргән?

9 Комсызлык сүзен ишеткәндә, беренче чиратта Шайтан Иблис булып киткән фәрештә күз алдына киләдер. Элек аның күктә күп хөрмәтле вазифалары булгандыр. Әмма ул күбрәкне теләгән. Ул башкаларның үзенә табынуын теләгән, ә моңа Йәһвә генә лаек. Шайтан безнең дә аның кебек булуыбызны тели. Ул кешеләрдә канәгатьсезлек рухы үстерә. Хаува белән сөйләшкәндә, Шайтан нәкъ шул алымны кулланган да. Белгәнебезчә, Йәһвә Адәм белән Хауваны Гадән бакчасында урнаштырган. Алар «һәрбер агачтан туйганчы ашый алган», тик бер агачтан гына ашарга ярамаган (Ярат. 2:16). Шулай да Шайтан Хауваның йөрәгенә ялган фикер салган. Ул, бәхетле булыр өчен, нәкъ тыелган агачтан җимеш ашарга кирәк дигән. Хаува үзендә булганны кадерләмәгән, шуңа күрә ул күбрәкне тели башлаган. Моның нәрсәгә китергәнен без барыбыз да яхшы беләбез: Хаува гөнаһ кылган һәм нәтиҗәдә үлгән (Ярат. 3:6, 19).

10 нчы абзацны кара.

10. Давыт комсызлык тозагына ничек эләккән?

10 Комсызлык Давытның йөрәгендә дә тамыр җәйгән. Йәһвә Давытны мул итеп фатихалаган. Ул бай, зур исемгә ия булган һәм күп җиңүләр яулаган. Давыт Йәһвә биргән бүләкләрнең бихисап күп булганын таныган һәм хәтта болай дигән: «Алар санап бетергесез күп!» (Зәб. 40:5) Әмма бер мәлне Давыт моның турында оныткан һәм канәгатьлек хисен югалткан. Давытның берничә хатыны булса да, ул кияүдә булган Битсәбия исемле хатын белән якынлык кылган. Нәтиҗәдә, Битсәбия балага узган. Җитмәсә, Давыт Битсәбиянең ире Урины үтерткән (2 Иш. 11:2—15). Нәрсә турында уйлаган соң Давыт?! Әллә ул Йәһвә бернәрсә дә күрми дип уйлаганмы? Давыт Йәһвәгә күп еллар хезмәт итсә дә, ул комсызлыкка бирелгән, һәм бу аңа бик кыйммәткә төшкән. Бәхеткә каршы, вакыт узу белән Давыт үз гөнаһын таныган һәм тәүбә иткән. Ул Йәһвәгә үзен кичергәне өчен бик рәхмәтле булган! (2 Иш. 12:7—13)

11. Эфеслеләргә 5:3, 4 буенча, безне комсызлыктан нәрсә яклый ала?

11 Давыт очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Без, Йәһвә биргән бар нәрсәләр өчен рәхмәтле булсак, комсызлык тозагына эләкмәбез. (Эфеслеләргә 5:3, 4 укы.) Безгә булганына канәгать булырга кирәк. Без өйрәнүчеләрне һәр көн Йәһвәнең фатихалары турында уйланырга һәм алар өчен рәхмәтләр әйтергә дәртләндерәбез. Өйрәнүче бер атна дәвамында шулай эшләсә, ул Йәһвәгә төрле нәрсәләр өчен җиде тапкыр рәхмәтләр белдерер (1 Тис. 5:18). Ә безнең үзебезнең андый гадәтебез бармы? Йәһвә шәхсән безгә биргән нәрсәләрне кадерләсәк, без рәхмәтле булырбыз. Рәхмәтле булсак, без канәгатьлек хисен кичерербез. Канәгатьлек хисе исә — комсызлыктан иң яхшы дару.

12 нче абзацны кара.

12. Комсызлык аркасында, Яһүд Искариот нәрсә эшләгән?

12 Комсызлык аркасында, Яһүд Искариот Гайсәгә хыянәт иткән. Яһүд иң баштан ук начар кеше булса, Гайсә аны рәсүл итеп сайламас иде (Лүк 6:13, 16). Яһүд, күрәсең, ышанычлы һәм сәләтле кеше булган. Гайсә юкка гына аны акча өчен җаваплы кеше итеп куймаган. Бу акчаны Гайсә һәм рәсүлләр вәгазь эше белән бәйле чыгымнарны каплар өчен кулланган. Бүген бу иганәләр бөтендөнья вәгазь эше өчен иганәләр дип аталыр иде. Гайсә үз рәсүлләрен комсызлыктан күп тапкыр кисәтсә дә, вакыт узу белән Яһүд акча урлый башлаган (Марк 7:22, 23; Лүк 11:39; 12:15). Әйе, Яһүд Гайсәнең сүзләренә игътибарлы булмаган шул.

13. Нинди очракта Яһүднең комсызлыгы аеруча күренгән?

13 Яһүднең комсызлыгы аеруча Гайсәнең үлеме алдыннан ап-ачык күренгән. Гайсә үз шәкертләре белән, шул исәптән Мәрьям һәм Марта белән, элек махаулы булган Шимун исемле кешегә кунакка килгән. Шул кичне Мәрьям Гайсәнең башына кыйммәтле хуш исле май агызган. Моны күреп, Яһүднең һәм башка шәкертләрнең ачуы чыккан. Шәкертләр, бу майны сатып, шул акчаны ярлыларга өләшеп булыр иде дип әйткән, әмма Яһүднең мотивлары гел башка булган. Ул, «карак булганга», бу акчаны урларга теләгән. Соңрак Яһүд Гайсәне кол бәясенә — 30 көмеш тәңкәгә саткан (Яхъя 12:2—6; Мат. 26:6—16; Лүк 22:3—6).

14. Бер ирле-хатынлы пар Лүк 16:13 тә китерелгән принципны ничек кулланган?

14 Гайсә үз шәкертләренә «берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз» дигән. (Лүк 16:13 укы.) Бу сүзләр безнең көннәргә дә кагыла. Румыниядән булган ирле-хатынлы пар бу киңәшне үз тормышларында кулланган. Аларга баерак илдә эш тәкъдим иткәннәр. Алар болай дип сөйли: «Безнең зур бурычыбыз бар иде, һәм без башта бу эшне Йәһвәнең җитәкчелеге дип кабул иттек. Әмма беренче карашка гына алай тоела иде». Чынлыкта исә андый эш аларга рухи яктан зыян китерә алган. Аларга акыллы карар кабул итәргә «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 август санында чыккан «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә тугрылыклы бул» дигән мәкалә булышкан. Алар болай дип дәвам итә: «Күченер өчен төп сәбәбебез күбрәк акча эшләү булса, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне икенче урынга куйган булыр идек. Без бит бу күченү безгә рухи яктан зыян китерәчәген белә идек». Шуңа күрә алар бу тәкъдимне кире каккан. Аннары нәрсә булган? Ире үз илләрендә эш таба алган, бу эш аларның төп чыгымнарын каплаган. Хатыны болай ди: «Йәһвәнең кулы кыска түгел». Бу ирле-хатынлы пар Йәһвәне үз Хуҗасы итеп сайлаганына бик шат.

ШАЙТАННЫҢ ТОЗАГЫННАН КОТЫЛЫГЫЗ

15. Ни өчен без Шайтанның тозагыннан котылып булганына шикләнмибез?

15 Без горурлык я комсызлык тозагына эләксәк тә, аннан котыла алабыз. Паул Шайтанның тозагына «тере килеш» эләккән кешеләр аннан котыла ала дип язган (2 Тим. 2:26). Давыт белән шулай булган да. Натан пәйгамбәр аны фаш иткәч, ул тәүбә иткән һәм Йәһвә белән янә дус булып киткән. Әйдәгез, Йәһвәнең Шайтаннан көчлерәк булганын беркайчан да онытмыйк! Йәһвәнең ярдәмен кабул итсәк, Шайтанның юлыбызда корган теләсә нинди тозагыннан котыла алырбыз.

16. Шайтанның тозакларына эләкмәскә нәрсә булышыр?

16 Билгеле, Шайтанның тозакларыннан котылуга караганда, аларга бөтенләй эләкмәү хәерлерәк. Әмма бу Аллаһы ярдәме белән генә мөмкин. Мин беркайчан да горур я комсыз булып китмәм я мин рухи яктан нык дип уйламагыз! Аллаһыга күп еллар хезмәт иткән тугры хезмәтчеләр дә бу тозакларга эләккән. Бу ямьсез сыйфатлар сезнең фикерләрегезгә я карарларыгызга тәэсир итмәдеме? Йәһвәдән моны күрергә булышсын дип сорагыз (Зәб. 139:23, 24). Бу сыйфатларга йөрәгегездә тамырланырга ирек бирмәгез!

17. Тиздән дошманыбыз Шайтан белән нәрсә булачак?

17 Шайтан инде берничә мең ел кешеләрне аулап йөри, әмма тиздән ул үзе бәйләнгән булачак һәм ахыр чиктә юк ителәчәк (Ачыл. 20:1—3, 10). Без бу көнне зарыгып көтәбез! Әмма, бу вакыт килгәнче, безгә Шайтан кулланган тозакларны истә тотарга кирәк. Горурлык һәм комсызлык тозагына эләкмәгез. «Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качар» (Ягък. 4:7).

127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү

^ 5 абз. Шайтан — тәҗрибәле аучы. Без Йәһвәгә күпме ел хезмәт итсәк тә, ул безне үз тозакларына эләктерергә тырыша. Бу тозаклар — горурлык белән комсызлык, һәм алар ярдәмендә Шайтан безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерергә тырыша. Бу мәкаләдә без шушы тозакларга эләккән Аллаһының кайбер хезмәтчеләренә игътибар итәрбез һәм, аларның хаталарын кабатламас өчен, нәрсә эшләп булганын белербез.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: бу мәкаләдә урынсыз горурлык турында сүз бара. Бу сыйфат күрсәткән кеше үзен башкалардан өстен куя. Комсызлык дигәндә, акчага, хакимлеккә, җенси мөнәсәбәтләргә я башка ниндидер нәрсәгә хирыслык күздә тотыла.

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш, горурлык күрсәтеп, җитәкчелек буенча эш итәргә теләми. Апа-кардәш, болай да күп әйбер сатып алса да, һаман туктый алмый.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: комсызлык аркасында, Аллаһының бер улы һәм Узия патша горурланып киткәннәр, Хаува тыелган җимешне ашаган, Давыт зина кылган, ә Яһүд карак булып киткән.