Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Чыдамлылык күрсәтүдә Йәһвәдән үрнәк алыгыз

Чыдамлылык күрсәтүдә Йәһвәдән үрнәк алыгыз

«Җаныгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз» (ЛҮК 21:19).

114 ҖЫР «Сабыр булыгыз»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Ишагыя 65:16, 17 дә язылган сүзләр безне ничек ныгыта ала?

2017 елда үткән региональ конгресс «Бирешмәгез!» дип аталган иде. Бу конгресс программасы безгә көч өстәде һәм авырлыкларыбызны ничек кичереп булганын күрсәтте. Инде дүрт ел үтте, ә без һаман да бу мәрхәмәтсез дөньяда яшибез.

2 Ә сез соңгы елларда нинди авырлыклар кичердегез? Бәлки, сез туганыгызны я дустыгызны югалткансыздыр. Ә бәлки, сезгә куркыныч диагноз куйганнардыр яисә сез картлыкка хас авырлыклар кичерәсездер. Яки табигать афәте, җинаятьчелек һәм эзәрлекләүләрдән интегәсездер. Коронавирус пандемиясе дә сезгә авырлыклар өстәгәндер. Без бар бу авырлыклар үтеп китәчәк көнне зарыгып көтәбез. Киләчәктә бәла-казалар да, алар белән бәйле ачы хатирәләр дә юк булачак! (Ишагыя 65:16, 17 укы.)

3. Безгә нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен?

3 Бу дөнья безне жәлләми, ә якын киләчәктә тормыш тагы да авыррак булачак (Мат. 24:21). Шуңа күрә безгә бүген чыдамлыгыбызны үстерергә кирәк. Ни өчен? Гайсә болай дигән: «Җаныгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз» (Лүк 21:19). Безгә тигән бар авырлыкларны кичереп чыгар өчен, охшаш авырлыклар кичергән кешеләрнең мисаллары турында уйланырга кирәк.

4. Ни өчен Йәһвә — чыдамлык күрсәтүдә иң яхшы үрнәк дип әйтеп була?

4 Чыдамлык күрсәтүдә кем иң яхшы үрнәк? Бәлки, бу сезне гаҗәпләндерер, әмма бу Йәһвә Аллаһы. Шуның турында уйлап карагыз: Шайтан дөнья белән идарә иткәнгә, бөтен дөнья газап чигә. Йәһвә бар бу хәлне бер мизгелдә үзгәртә алыр иде, әмма ул билгеләп куелган көнне көтә (Рим. 9:22). Бу көн килгәнче, Йәһвә чыдамлылык күрсәтә. Ул нәрсәгә түзә? Әйдәгез, тугыз якка игътибар итик.

АЛЛАҺЫ НӘРСӘЛӘРГӘ ТҮЗӘ?

5. Аллаһының исеме ничек каралган булган һәм бу сездә нинди хисләр уята?

5 Аның исемен каралыйлар. Йәһвә үз исемен бик ярата һәм бар кешеләрнең аңа хөрмәт белән карауларын тели (Ишаг. 42:8). Әмма инде алты мең ел дәвамында Йәһвәнең исеме каралана (Зәб. 74:10, 18, 23). Барысы да Гадән бакчасыннан башланган. Иблис («Яла ягучы» дигәнне аңлата) Йәһвәне Адәм белән Хауваның бәхетен урлауда гаепләгән (Ярат. 3:1—5). Шул ук нигезсез гаепләүләр бүген дә яңгырый. Гайсә күпләрнең Аллаһы исеменә тиешле хөрмәт күрсәтмәгәннәрен күреп көенгән. Менә ни өчен ул үз шәкертләрен: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:9).

6. Йәһвәнең идарә итәргә хокукы бармы, юкмы икәнлеген билгеләр өчен, ни өчен шактый вакыт кирәк булган?

6 Аллаһының хакимлегенә каршы чыгу. Күк белән җир өстеннән идарә итү хокукы Йәһвәнеке; ул иң яхшы идарәче (Ачыл. 4:11). Ләкин Шайтан фәрештәләр белән кешеләргә Аллаһының андый хокукы юк дигән фикерне тагарга тырыша. Йәһвәнең идарә итәргә хокукы барлыгын раслар өчен, шактый вакыт кирәк булган. Зирәк Аллаһыбыз кешеләргә вакыт биргән, һәм бу вакыт эчендә алар бер-берсе өстеннән идарә итә алмаганнары ап-ачык күренгән (Ирм. 10:23). Аллаһының сабырлыгы ярдәмендә бу сорау бер тапкыр һәм мәңгегә хәл ителәчәк. Аллаһының хакимлеге иң яхшы, һәм аның Патшалыгы гына җирдә тәртип урнаштырачак. Тиздән бу һәркемгә ап-ачык булачак.

7. Йәһвәгә каршы кем фетнә күтәргән һәм Йәһвә алар белән нәрсә эшләячәк?

7 Балалары фетнә күтәрә. Йәһвә үзенең бар балаларын — фәрештәләрне дә, беренче кешеләрне дә — кимчелексез, камил итеп яраткан. Ләкин бер фәрештә, фетнә күтәреп, Шайтан булып киткән (бу сүз «Дошман» дигәнне аңлата). Ул камил кешеләрне, Адәм белән Хауваны, Йәһвәгә каршы котырткан. Соңрак аның фетнәсенә башка фәрештәләр белән кешеләр кушылган (Яһүд 6). Хәтта исраиллеләр дә, Аллаһының сайланган халкы, Йәһвәдән читкә киткән һәм илаһларга табына башлаган (Ишаг. 63:8, 10). Йәһвә моны хыянәт итү кебек күргән, ләкин ул чыдамлык күрсәтергә булган. Билгеләнгән көнне ул бар фетнәчеләрне юк итәчәк. Бу дөньяда интегеп яшәгән бар Аллаһының хезмәтчеләре өчен бу көн бәхетле көн булачак!

8, 9. Йәһвәне нәрсәдә гаеплиләр һәм без бу гаепләүләрнең ялган булуын ничек күрсәтә алабыз?

8 Шайтанның ялганы. Шайтан тәкъва кеше Әюпне, ә асылда Аллаһының бөтен хезмәтчеләрен, үз файдасын әзләп хезмәт итүдә гаепләгән (Әюп 1:8—11; 2:3—5). Шайтан әле дә Аллаһы хезмәтчеләрен гаепли (Ачыл. 12:10). Әмма без, тормышыбызда булган авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, Йәһвәне яратсак һәм аңа тугры булсак, Шайтанның ялганчы булуын расларбыз. Ул чакта Йәһвә, Әюпне чыдамлыгы өчен фатихалаган кебек, безне дә фатихалаячак (Ягък. 5:11).

9 Шайтан, ялган дин җитәкчеләрен кулланып, Аллаһы, имеш, кансыз һәм кешеләрне газаплый дигән фикер тарата. Мәсәлән, дин әһелләре, балалар үлгәч, Аллаһы аларны күккә үз фәрештәләре итеп алган дип аңлата. Бу чып-чын көфер сүз! Бәхеткә каршы, без хакыйкатьне беләбез. Хәтта каты авырып китсәк я якыныбыз үлеп китсә, без беркайчан да Аллаһыны гаепләмәбез. Безгә шул билгеле: яңа дөньяда Йәһвә чирләгән кешеләрне савыктырачак, ә үлгән кешеләрне үледән терелтәчәк. Кешеләргә яратучан Аллаһыбыз турында сөйләп, без Шайтанның гаепләүләренә җавап кайтарабыз (Гыйб. сүз. 27:11).

10. Зәбур 22:23, 24 тән без Йәһвә турында нәрсә беләбез?

10 Кадерле хезмәтчеләренең газап чигүләре. Йәһвә безне бик кызгана. Ул безнең эзәрлекләүләр, чирләр һәм камилсезлек аркасында ничек интеккәнебезне белә. Моны күреп тору аңа бик авыр. (Зәбур 22:23, 24 укы.) Без авырту сизгәндә, Йәһвә дә авырту кичерә. Ул безгә ярдәм итәргә теләп кенә калмый, ул бу авыртуны юк итәчәк. (Чыг. 3:7, 8; Ишаг. 63:9 белән чагыштыр.) Йәһвә киләчәккә кагылышлы мондый вәгъдә бирә: «Ул... [безнең] һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачыл. 21:4).

11. Йәһвә үлем йокысына талган хезмәтчеләренә карата нинди хисләр кичерә?

11 Якын дусларны юксыну. Йәһвә үзенең үлгән тугры хезмәтчеләрен бик сагына һәм аларны яңадан күрергә тели! (Әюп 14:15) Сез Йәһвәнең Ибраһимны никадәр нык сагынганын күз алдына китерә аласызмы? (Ягък. 2:23) Ә «йөзгә-йөз карап» сөйләшкән Мусаны ул никадәр юксына! (Чыг. 33:11) Йәһвә шулай ук Давытны һәм үз хисләрен матур мәдхияләрдә язган башка мәдхия җырлаучыларны да күрергә бик тели (Зәб. 104:33). Аларның барысы инде күптән үлгән булса да, Йәһвә аларны онытмый (Ишаг. 49:15). Ул яраткан хезмәтчеләрен нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Изге Язмаларда хәтта, «аның карашыннан, барысы да тере» дип әйтелгән (Лүк 20:38, иск.). Тиздән Йәһвә аларны тормышка кайтарачак. Алар, үледән терелтелгәч, яңадан Йәһвәгә гыйбадәт кылачак, һәм Йәһвә аларның эчкерсез догаларын ишетәчәк. Үлем безнең якыныбызны алып киткән булса, Йәһвәнең хисләре турында белү бик юата.

12. Бу соңгы көннәрдә Йәһвәне аеруча нәрсә борчуга сала?

12 Дөньяда хөкем сөргән явызлык. Йәһвә Гадән бакчасында күтәрелгән фетнәнең авыр нәтиҗәләргә китерәчәген һәм, моны хәл итәр өчен, озак вакыт китәчәген белгән. Йәһвә дөньяда хөкем сөргән явызлыкны, гаделсезлекне һәм җәбер-золымны нәфрәт итә. Ә кемдер ятимнәрне, тол я көчсез кешеләрне кимсеткәндә, бу Йәһвәнең йөрәген бигрәк тә телгәли (Зәк. 7:9, 10). Дошманнар үзенең тугры хезмәтчеләрен эзәрлекләгәндә һәм төрмәгә утыртканда, Йәһвә аеруча борчыла. Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезне ярата. Сез дә бит, аның кебек, авырлыкларда чыдам каласыз.

13. Кешеләр никадәр түбән төшкән һәм Йәһвә нәрсә эшләячәк?

13 Әхлакый нормаларның төшүе. Шайтанга кешеләрне аздыру бик ошый. Ә бит алар Аллаһы сурәтендә барлыкка китерелгән. Йәһвә Нух көннәрендә, «кешеләрнең җирдә явызлыкка батканын» күргәч, «кешеләрне барлыкка китергәненә үкенгән» һәм «аның күңеле сызланган» (Ярат. 6:5, 6, 11, иск.). Нух көннәреннән берәр нәрсә үзгәрдеме? Юк. Дөнья һаман да әхлаксызлыкка баткан! Кешеләр, Шайтанны сөендереп, тормыш иптәшләренә хыянәт итәләр, никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә һәм гомосексуаль мөнәсәбәтләргә керәләр! (Эфес. 4:18, 19) Шайтан, Йәһвәнең берәр хезмәтчесен җитди гөнаһка тартса, аеруча сөенә. Билгеләнгән көнне Йәһвә, әхлаксызлыкны никадәр нәфрәт иткәнен күрсәтеп, бар тәүбә итмәгән кешеләрне юк итәчәк.

14. Кешеләр җиргә һәм хайваннарга нинди зыян китерә?

14 Кешеләр җирне һәлак итә. «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә». Җитмәсә, алар җирне һәм табигатьне һәлак итә. Ә бит Йәһвә кешеләргә җир турында кайгыртырга әмер биргән (Вәг. 8:9; Ярат. 1:28). Галимнәр хафага төшә, чөнки, аларның исәпләвенчә, кешеләрнең эшчәнлеге аркасында, берничә елдан соң бер миллионнан артык хайван белән үсемлекнең төре юкка чыгачак. Бәхеткә каршы, Йәһвә «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитәчәк» һәм җир оҗмахка әйләнәчәк дип пәйгамбәрлек иткән (Ачыл. 11:18; Ишаг. 35:1).

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ЧЫДАМЛЫГЫННАН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ?

15, 16. Безгә, Йәһвә кебек, чыдам булып калырга нәрсә булыша? Мисал китерегез.

15 Йәһвә меңләгән еллар дәвамында күпме авырту кичергәне турында уйлап кына карагыз. (« Аллаһы нәрсәләргә түзә?» дигән рамканы карагыз.) Йәһвә бу явыз дөньяны инде күптән юк итә алыр иде, әмма ул бу дөньяга әле яшәргә мөмкинлек бирә, һәм моның ярдәмендә без дөньяга барлыкка килдек. Моның барысын мондый мисал белән сурәтләп була. Күз алдына китерегез: ир белән хатын бала көтә. Балалары әле ана карынында булганда, алар аның каты авыру белән туачагын һәм озак яшәмәячәген белеп ала. Әмма, бу аларга киләчәктә күпме генә газап китермәсен, алар балаларының тууына шат булачак. Әти-әни, баласы тугач, бар авырлыкларны кичереп, аны назлап кайгыртыр һәм аның тормышын җиңеләйтергә тырышыр.

16 Шул ук рәвешчә Адәм белән Хауваның токымнары да камилсез булып туа. Шулай да Йәһвә аларны ярата һәм алар турында кайгырта (1 Яхъя 4:19). Мисалда китерелгән ата-аналардан аермалы буларак, Йәһвә хәлне үзгәртә ала. Ул хәтта кешеләрнең газапларын юк итәчәк көнне һәм сәгатьне инде билгеләп куйган (Мат. 24:36). Йәһвәнең яратуы турында уйлану безгә, бу көн килгәнче, бирешмәскә булыша.

17. Еврейләргә 12:2, 3 тә китерелгән нинди сүзләр сезгә көч өсти?

17 Йәһвә — чыдамлылык күрсәтүдә иң яхшы үрнәк. Гайсә үз Атасыннан камил рәвештә үрнәк ала. Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә безнең хакка кимсетүләрне һәм җәфалану баганасында үлемне кичергән. (Еврейләргә 12:2, 3.) Билгеле, Йәһвәнең үрнәге Гайсәгә барысын да кичереп чыгарга булышкан. Йәһвәнең үрнәге безгә дә сынауларда нык калырга булышачак.

18. 2 Петер 3:9 буенча, Йәһвәнең сабырлыгы ярдәмендә нәрсә мөмкин?

18 2 Петер 3:9 укы. Йәһвә бу явыз дөньяны кайчан юк итәргә кирәклеген яхшырак белә. Йәһвәнең сабырлыгы ярдәмендә миллионлаган кеше аның белән таныша алган. Йәһвәнең һәрбер хезмәтчесе кешелеккә вакыт биргәне өчен аңа бик рәхмәтле, чөнки моның ярдәмендә алар хакыйкатькә килде, Йәһвәне яратты һәм аңа үз тормышларын багышлады. Бихисап күп кеше бөек афәтне кичереп чыкканнан соң, Йәһвәнең чыдамлык күрсәтүе юкка булмаганы ап-ачык күренәчәк!

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм безне нәрсә көтә?

19 Йәһвәнең үрнәгеннән күренгәнчә, без сынауларны шатлык белән кичерә алабыз. Шайтанның фетнәсе күп кайгы китерсә дә, Йәһвә «бәхетле Аллаһы» булып кала (1 Тим. 1:11). Йәһвә үз исемен изгеләндерәчәк, идарә итү хокукын раслаячак, явызлыкны бетерәчәк һәм бар проблемаларыбызны хәл итәчәк. Без бу вакытны түземсезлек һәм зур шатлык белән көтәбез. Йәһвәнең сабырлыгына рәхмәтле булыр өчен безнең бик күп сәбәпләр бар. Әйдәгез, без дә чыдам булыйк! Ул вакытта һәрберебез турында болай дип әйтеп булачак: «Сынауларда нык калган кеше бәхетле, чөнки ул, хуплау алгач, Йәһвә үзен яратучыларга вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак» (Ягък. 1:12).

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

^ 5 абз. Барыбызның да тормышында проблемалар җитәрлек. Аларның шактый өлешен бүген хәл итеп булмый. Безгә, сабырлык күрсәтеп, ахыргача түзәргә генә кала. Әмма без генә чыдамлык күрсәтәбез дип әйтеп булмый. Йәһвә дә, төрле сәбәпләр аркасында, чыдамлылык күрсәтә. Бу мәкаләдә без тугыз сәбәп карап китәрбез. Без шулай ук Йәһвәнең чыдамлылыгы ярдәмендә нәрсә мөмкин булганын һәм Йәһвәдән нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез.