Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бер-берегезне ярышуга котыртмагыз — тынычлыкка омтылыгыз

Бер-берегезне ярышуга котыртмагыз — тынычлыкка омтылыгыз

«Бер-беребезне ярышуга котыртып һәм бер-беребездән көнләшеп, дан сөючән булып китмик» (ГӘЛ. 5:26).

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Көндәшлек рухы кешеләргә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

БҮГЕНГЕ дөньяда кешеләр, башкалардан яхшырак итеп күренер өчен, нәрсә генә эшләми. Мәсәлән, эшмәкәр, үз максатына ирешер өчен, намуссыз эш итәргә әзер. Спортчылар, үз командасы җиңсен өчен, көндәшләренә, астыртын эш итеп, җәрәхәт китерергә мөмкин. Ә кайбер абитуриентлар, университетка керер өчен, имтиханнарны алдап-йолдап бирә. Мәсихчеләр андый эшләрдә катнашмый, чөнки моның барысы — «гөнаһлы тәннең эшләре» (Гәл. 5:19—21). Әмма бер мәсихче башка мәсихчене көндәшлеккә этәрә аламы? Ярышу рухы җыелыштагы тынычлыкны бозганга, безгә бу сорауга җавап табарга кирәк.

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Безне Йәһвәгә хезмәт итәргә чынлыкта нәрсә дәртләндерә? Нинди ике тискәре сыйфат бездә көндәшлек рухын үстерә ала? Аллаһының борынгы хезмәтчеләренең кайсысы көндәшлек рухына каршы тора алган? Бар бу сорауларга җавапны бу мәкаләдә табарбыз.

МОТИВЛАРЫГЫЗНЫ ТИКШЕРЕГЕЗ

3. Үз-үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

3 Вакыт-вакыт безгә үз-үзебезне тикшерергә кирәк. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин үз-үземне ничек бәялим: үземне башкалар белән чагыштырыпмы? Җыелыштагы эшләрне мин ни өчен башкарам: башкалардан, мәсәлән конкрет берәр кардәштән, яхшырак икәнлегемне исбатлар өченме яисә Йәһвәгә иң яхшысын бирергә тырышкангамы?» Ни өчен үзебезгә бу сорауларны бирергә кирәк? Әйдәгез, Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итик.

4. Ни өчен, Гәләтиялеләргә 6:3, 4 буенча, үзебезне башкалар белән чагыштыру дөрес булмас иде?

4 Изге Язмалар безне үзебезне башкалар белән чагыштырмаска өнди. (Гәләтиялеләргә 6:3, 4 укы.) Ни өчен бу мөһим? Бер яктан, без, үзебезне башкалар белән чагыштырсак, горурланып китә алабыз. Икенче яктан, әгәр чагыштырган кеше бездән яхшырак булса, без күңел төшенкелегенә бирелә алабыз. Ничек кенә булмасын, андый чагыштырулар ясау акыллы булмас (Рим. 12:3). Грециядән булган Катерина * исемле апа-кардәш болай ди: «Элек мин үземне чибәррәк, җиңел генә дуслар таба алган я яхшырак вәгазьләгән кардәшләр белән чагыштыра идем. Андый чагыштырулардан соң мин үземне булдыксыз итеп хис итә идем». Шуны онытмыйк: Йәһвә безне чибәр я оста телле булуыбыз яисә дуслар таба алуыбыз өчен үзенә җәлеп итмәгән. Ул безне без аңа тартылганга һәм Улын тыңларга әзер булганга җәлеп итте (Яхъя 6:44; 1 Көр. 1:26—31).

5. Хюн исемле кардәшнең мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

5 Үзебезгә мондый сорау биреп була: «Мин тынычлык булдыручы я сүз көрәштерүче буларак билгелеме?» Көньяк Кореядан булган Хюн исемле бер өлкәннең мисалына игътибар итик. Элек ул башка билгеләнгән абый-кардәшләрне көндәшләре итеп санаган. Хюн болай ди: «Мин аларны тәнкыйтьли идем һәм еш кына алар белән ризалашмый идем». Бу нәрсәгә китергән? Ул болай ди: «Моның аркасында җыелышның бердәмлеге какшады». Бәхеткә каршы, Хюнга дуслары проблемасын күрергә булышкан. Ул үзенең карашын үзгәрткән һәм хәзер шатлык белән хезмәт итүен дәвам итә. Әгәр дә сез, тынычлык булдырыр урынына, башкалар белән ярышырга һәвәс булуыгызны абайлап алсагыз, шунда ук чаралар күрегез.

ДАН СӨЮЧӘН ҺӘМ КӨНЧЕЛ БУЛМАГЫЗ

6. Гәләтиялеләргә 5:26 буенча, мәсихчене көндәш булырга нинди ике сыйфат этәрә ала?

6 Гәләтиялеләргә 5:26 укы. Нәрсә аркасында мәсихче башкаларны көндәш итеп күрә башларга мөмкин? Беренчедән, дан сөю. Дан сөючән кешегә горурлык һәм үз теләкләрен беренче урынга кую хас. Икенчедән, көнчелек. Көнчел кеше башкаларның әйберләренә нәфес сузып кына калмый, ул аларны шул әйберләреннән мәхрүм итәргә тырыша. Өстәвенә, көнчелек — нәфрәтнең бер төре. Әйе, безгә көнчелектән һәм дан сөюдән качарга кирәк.

7. Дан ярату һәм көнчелек нинди зыян китерер? Мисал китерегез.

7 Дан яратуны һәм көнчелекне авиакеросинда була алган катнашмалар белән чагыштырып була. Самолет андый ягулык белән җирдән күтәрелергә һәм күпмедер вакыт очарга мөмкин, әмма җиргә ул хәвеф-хәтәрсез утыра алырмы, юкмы — бу яхшы сорау. Чөнки андый ягулык самолетның ягулык системасын эштән чыгара, һәм, нәтиҗәдә, самолетның двигательләре эшләүдән туктый. Бу һәлакәткә китерә. Шул ук рәвешчә горур һәм тәкәббер кеше дә Йәһвәгә күпмедер вакыт хезмәт итә алачак, әмма иртәме-соңмы ул иман һәлакәтенә эләгәчәк (Гыйб. сүз. 16:18). Хакыйкатьне калдырып, ул үзенә дә, башкаларга да зыян китерәчәк. Ничек без үзебезне дан яратудан һәм көнчелектән яклый алабыз?

8. Дан сөючән булмаска безгә нәрсә булышыр?

8 Рәсүл Паул филипиялеләргә болай дип язган: «Тартышмагыз һәм һавалы булмагыз, киресенчә, басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (Флп. 2:3). Паулның киңәше буенча эш итсәк, без дан сөючән булып китмәбез. Без шулай ук сәләтле кардәшләребезне, бигрәк тә алар үз талантларын Йәһвәне данлар өчен кулланса, көндәш итеп күрмәбез. Киресенчә, без алар өчен шатланырбыз, ә алар, үз чиратында, башкаларны үзләреннән өстен күрер, һәм бу җыелышның бердәмлегенә зур өлеш кертер.

9. Без көнчелеккә ничек каршы тора алабыз?

9 Көнчелеккә бирелмәскә безгә тыйнаклык сыйфаты булышыр. Тыйнак кеше үзенең чикләрен күрә. Ул үзен башкалардан сәләтлерәк я яхшырак итеп күрсәтергә тырышмый. Киресенчә, ул, башка кешеләрнең көчле якларын күреп, алардан өйрәнергә тырыша. Әйтик, җыелышыгызда берәр кардәш яхшы нотыклар сөйли, ди. Аңардан нотыкларны ничек әзерләгәне турында сорап була. Я, әйтик, берәр кардәш — бик оста хуҗабикә, ди. Аңардан рецептлар сорап була. Ә яшь булсагыз һәм сезгә дуслар табу җиңел булмаса, ул чакта күп дусларга ия булган кардәш белән киңәшләшеп була. Шулай эшләсәк, без көнчелеккә урын бирмәбез һәм күп яңа нәрсәләргә өйрәнербез.

БОРЫНГЫ МИСАЛЛАРДАН ӨЙРӘНЕГЕЗ

Басынкылык Гидеонга ифраимлылар белән тынычлык сакларга булышкан (10—12 нче абзацларны кара.)

10. Гидеон нинди хәлгә эләккән?

10 Гидеон һәм ифраимлылар арасында булган бер очракка игътибар итик. Гидеон Манашше кабиләсеннән булган. Йәһвәнең ярдәме белән Гидеон һәм аның 300 сугышчысы зур җиңү яулаган булган. Берәрсе, алар урынында булса, горурланып та китә алыр иде. Бер көнне Гидеон янына ифраимлылар килгән, ләкин котлар өчен түгел, ә талашыр өчен. Күрәсең, бу хәл аларның «үтләренә кадалган». Үз абруйлары турында уйлавы аларның күзләрен шулкадәр томалаган ки, алар хәтта Гидеонның җиңүе Йәһвәгә дан китергәнен һәм аның халкын яклаганын игътибарсыз калдырган (Хак. 8:1).

11. Гидеон ифраимлыларга ничек җавап биргән?

11 Гидеон, басынкылык күрсәтеп, ифраимлыларга: «Сезнең белән чагыштырганда, мин нәрсә эшләдем соң?» — дигән. Аннан соң ул аларга ифраимлыларның Йәһвә ярдәме белән элегрәк нинди җиңү яулаганнарын исләренә төшергән. Гидеонның сүзләреннән соң ифраимлылар тынычланганнар (Хак. 8:2, 3). Алар белән сөйләшкәндә, Гидеон үзен горур тотмаган, һәм моның ярдәмендә Аллаһы халкында тынычлык сакланган.

12. Ифраимлылар һәм Гидеон мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Бу очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Ифраимлылар мисалыннан күренгәнчә, безнең абруебызга караганда, Йәһвәнең абруе күпкә мөһимрәк. Өлкәннәр һәм гаилә башлары, Гидеон сезнең өчен яхшы үрнәк калдырган. Берәрсе сезгә үпкәләсә һәм үпкәләр өчен әллә ни сәбәп тә булмаган кебек тоелса, бу хәлгә шул кешенең күзләре белән карарга тырышыгыз. Шулай ук бу кешене мактагыз. Әлбәттә, моның өчен басынкылык кирәк булачак. Әмма җыелыштагы тынычлык, үзебезнең хаклыгыбызны раслауга караганда, күпкә мөһимрәк.

Йәһвәгә таянганга, Һанна барысын үз кулына алмаган һәм күңел тынычлыгын саклый алган (13, 14 нче абзацларны кара.)

13. Һанна нинди авыр хәлгә эләккән һәм аңа нәрсә булышкан?

13 Һанна исемле хатын-кыз мисалы турында уйланыйк. Аның ире Илкана исемле левиле булган. Әмма Илкананың, Һаннадан башка, тагын бер хатыны — Пәнинә булган. Әмма Илкана, Пәнинәгә караганда, Һаннаны күбрәк яраткан. Тик «Пәнинәнең балалары бар иде, ә Һаннаның юк иде», дип әйтелә Изге Язмаларда. Моның аркасында Пәнинә Һаннаны «бертуктаусыз мыскыллап торган». Бу хәл аркасында, Һанна, көенеп, каты елаган һәм тамагыннан ризык үтмәгән (1 Иш. 1:2, 6, 7). Шулай да Изге Язмаларда Һанна Пәнинәдән үч алырга теләгән дип беркая да әйтелми. Ул, Йәһвәгә кайнар дога кылып, күңелендә булганның барысын да сөйләп биргән һәм тулысынча Йәһвәгә таянган. Пәнинә Һаннаны кимсетүдән туктаганмы? Без моны белмибез. Әмма безгә шул билгеле: Һанна күңел тынычлыгына ия булган һәм «аның йөзе бүтән моңсу» булмаган (1 Иш. 1:10, 18).

14. Без Һанна мисалыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Һанна белән булган очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Берәрсе үзен сездән өстен куйса, сез нинди караш сакларга икәнлеген үзегез сайлыйсыз. Сез шул кеше белән ярышырга мәҗбүр түгел. Яманлыкка яманлык белән җавап кайтармагыз. Теге кеше белән тыныч-тату мөнәсәбәтләр саклап калырга тырышыгыз (Рим. 12:17—21). Ул сезнең тырышлыкларыгызны кадерләмәсә дә, сез күңел тынычлыгын саклап калырсыз.

Барысын да Йәһвә ярдәме белән башкарганнарын аңлаганга, Аполлос белән Паул бер-берсенә көндәш булмаган (15—18 нче абзацларны кара.)

15. Аполлос белән Паулның нинди уртак яклары булган?

15 Аполлос һәм рәсүл Паулның мисаллары да игътибарга лаек. Алар икесе дә Изге Язмаларны яхшы белгән, шулай ук яхшы укытучылар буларак билгеле булган, һәм һәрберсе күп кенә кешегә Мәсихнең шәкерте булып китәргә булышкан. Шул ук вакыт алар бер-берсен көндәш итеп санамаган.

16. Сез Аполлосны ничек сурәтләп бирер идегез?

16 Аполлос гыйлем үзәге булып торган Искәндәриядә туып үскән. Күрәсең, ул яхшы оратор булган һәм «Язмаларны яхшы белгән» (Рәс. 18:24). Аполлос Көринттә яшәгәндә, кайбер кардәшләр аны башка кардәшләргә, шул исәптән рәсүл Паулга, караганда ныграк яраткан (1 Көр. 1:12, 13). Аполлос моңа ничек караган? Билгеле, ул моны хупламаган. Аполлос Көринттән киткәч, рәсүл Паул аны кире кайтырга сораган (1 Көр. 16:12). Ул бүленешләр сәбәпчесе булса, Паул аны кире кайтырга сорар идеме? Мөгаен, юктыр. Билгеле, Аполлос үз сәләтләрен кешеләргә Аллаһы турында сөйләр өчен һәм кардәшләрне ныгытыр өчен кулланган. Ул шулай ук басынкы кеше булган. Әкил белән Прискиллә «Аллаһы юлын аңа төгәлрәк аңлаткач», ул аларга үпкәләмәгән (Рәс. 18:24—28).

17. Паул җыелыштагы тынычлыкка ничек өлеш керткән?

17 Рәсүл Паулга Аполлосның уңышлары турында яхшы билгеле булган. Әмма ул Аполлос минем данымны урлар дип уйламаган. Паул басынкы, тыйнак һәм зирәк кеше булган. Бу аның көринтлеләргә язган хатыннан күренә. Көринтлеләр үзләре турында: «Мин — Паулныкы»,— дип әйтсәләр дә, ул бу сүзләр белән ризалашмаган һәм бөтен данны Йәһвә белән Гайсәгә биргән (1 Көр. 3:3—6).

18. 1 Көринтлеләргә 4:6, 7 дән күренгәнчә, Аполлос белән Паулдан нәрсәгә өйрәнеп була?

18 Аполлос белән Паулдан нәрсәгә өйрәнеп була? Мәсихче күп кешегә хакыйкатькә килергә булышса, аңа моның барысы Йәһвә ярдәме белән мөмкин булганын истә тотарга кирәк. Җыелышта хөрмәтле вазифаларга ия булган кешенең тынычлык булдырырга күбрәк мөмкинлеге бар. Без хезмәттәш ярдәмчеләргә һәм өлкәннәргә бу яктан зур тырышлыклар куйганнары өчен бик рәхмәтле. Алар, өйрәткәндә, үз белдегенә түгел, ә Аллаһы Сүзенә таянып өйрәтә. Алар үзләренә игътибар җәлеп итми, ә Гайсәдән үрнәк алырга дәртләндерә. (1 Көринтлеләргә 4:6, 7 укы.)

19. Һәрберебез нәрсә эшли ала? (« Башкаларда көндәшлек рухын уятмагыз» дигән рамканы кара.)

19 Аллаһы һәрберебезгә төрле сәләтләр һәм талантлар биргән, һәм без аларны «бер-беребезгә хезмәт итәр өчен куллана» алабыз (1 Пет. 4:10). Бәлки, без үзебезне әһәмиятсез дип саныйбыздыр. Йорт кечкенә кирпечләрдән торган кебек, без дә үзебезнең кечкенә, күренмәгән эшләребез белән җыелышыбызны ныгыта алабыз. Әйдәгез, барыбыз да, көндәшлек рухыннан арыныр өчен, бар көчебезне куйыйк! Ул чакта җыелышыбызда бердәмлек һәм тынычлык хөкем сөрәчәк (Эфес. 4:3).

80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»

^ 5 абз. Фарфор ваза чатнаса, иртәме-соңмы ул ватылачак. Шундый ук зыянны җыелышка ярышу рухы китерә ала. Мәсихчеләр бер-берсе белән ярышса, бу аларга Аллаһыга тынычлыкта һәм иминлектә гыйбадәт кылырга комачаулаячак. Бу мәкаләдә без ни өчен үзебезне башкалардан өстен күрергә кирәкмәгәнен һәм ничек җыелышта тыныч атмосфера булдырып булганын карап китәрбез.

^ 4 абз. Исемнәр үзгәртелгән.